«Кырыс дала сөрүче, яңа кала төзүче яшь йөрәкләр кем соң ул?»*
«Иң яхшысы – юлга спорт костюмы кию һәм берничә «ковбой» күлмәге алу. Чирәм җирләрдә итек һәм ботинкасыз булмый, әмма башмак та алырга кирәк. Комбайнда да, ындыр табагында да, ашлык чыгаруда да башмак киеп эшләү уңайлы. Ә тагын үзең белән матрас тышлыклары алырга кирәк. Шуларга яңа чабылган печән тутырасың да ястыкка яткандай рәхәтләнеп йоклыйсың. Һәм тагын туп, волейбол сеткасы, аккордеон, гитара, балалайка, берәр гади радиоалгыч та эләктерергә онытмаска кирәк, чөнки газеталар кайвакыт соңарып килә».
Казан университетында чыгарылган «Ленинец» газетасы чирәм җирләргә барачак студентларга әнә шундый киңәшләр бастырып чыгара. Моннан аңлашылганча, төзелеш отрядлары сугышчыларын авыр эшләр көткәнлеге бер хәл, әле шактый катлаулы шартларда да яшәргә туры киләчәк икән. «Көнкүреш мәсьәләләрен үзегез хәл итегез!» – дәүләт тарафыннан студентлар хәрәкәтенә мөнәсәбәт әнә шундый була. Югыйсә республика отряды төзелеш-монтаж эшләрен, мәсәлән, беренче (югары) категорияле төзелеш тресты күләмендә башкара. Өстәвенә, трест бу эшләрне бер ел дәвамында, ә егетләр ике ай эчендә эшләп чыга иде, дип искә ала өлкә студентлар төзелеш отрядының 1974–1976 еллардагы командиры Владимир Соколов.
1970 елда Татарстан студентлары Себерне яуларга юл тота. Томск өлкәсенең төньягындагы Стрежевой шәһәрчегендә шартлар күпләрне аяктан егарлык була. Тирә‑якта сазлыклар, дымлылык бик зур, кигәвене, вак чебене, черкие җанга тия! Кайвакыт билдән сазда эшләргә туры килә. Чып‑чын каторга – башка сүз юк! Шул ук вакытта бу отрядка эләгү бер дә җиңел булмый. Конкурс – бер урынга җиде кеше! Аңлагансыздыр, прагматиклар анда озак тоткарланмый.
Яңа эш көнен бөтен ихтыяр көчен җыеп башлап җибәрә идек, дип искә ала «БКД-Север» махсус төзелеш отряды вәкиле, ә аннары 1970 елда Кама аръягы зона студентлар төзелеш отрядының беренче комиссары Валерий Герасимов. Әмма төнлә дә уятырга мөмкиннәр – баржа бушатырга кирәк. Табигате һәм климат шартлары белән ерак Себергә тиңләшә алырлык Стрежевойга ул вакытта бөтен нәрсә җәен баржа белән китерелә. Шул исәптән спиртлы эчемлекләр дә. Шуңа күрә җирле халыкны бушату эшенә җәлеп итү куркыныч була. Баржалар төнлә бушатыла. Җирле халык йоклый, ә студентлар эшли.
Добавить комментарий