Кирмәнчек: аяныч тарихлы оҗмах почмагы
Көч урыннары
МОНДА ӘРВАХЛАР ДОГА КЫЛА
Менә ул биек Кирмән тавындагы крепость. Әмма кирмәнгә эләгү – нәкъ борынгы заманнардагы кебек – бер дә җиңел түгел. Иң кулае – таудагы Изгеләр чишмәләре аша җәяүләп юл тоту. Могҗизалар менә шушында – Кирмән елгасы үзәнендә башлана да инде.
Чишмәләрдәге су бәллүрдәй чиста. Җиде чишмәнең боздай салкын суы җир астыннан бәреп чыгып, текә, куе карурман каплаган калкулыктан түбәнгә омтыла. Изге чишмәләр бик шифалы, дип сөйли халык.
– Аларның һәркайсы кеше организмына үзенчә тәэсир итә, – дип бәян кыла безгә Урта Кирмән мәктәбенең тарих укытучысы Ринат Хәйруллин. – Суны уң кул белән генә эчәргә кирәк, әүвәл кулны өч тапкыр чишмә суында чайкап алу шарт. Шул вакытта дога укырга да була.
Беренчесеннән башлыйбыз. Кулны суны салкыны өтеп ала, тик мин шулай да инде җиденче – иң мөһим чишмә – Җан чишмәсенә барып җиттем. Ә аның янәшәсендәге куе агачлар күләгәсенә эскәмия корганнар. Монда килеп утыруга эсселектән җилләр исте, яфраклар лепердәве һәм су чылтыравы гына ишетелә – чын-чынлап көч өсти торган урын бу!
– Кешеләр бу су белән дәваланып кына калмый, – дип сөйли юламаныбыз. – Явыз рухлар өйгә кермәсен өчен, шуның белән ишек-тәрәзәләрне дә юалар.
Бу чишмәләр турында күп риваятьләр сөйләнә. Менә шуларның берсе. Борын‑борын заманда җиде кыз мондагы Кирмән елгасына суга китә дә әйләнеп кайтмый. Алар ниндидер явыз кулларга эләгә. Аннары ни булганы билгесез, ләкин шунысы хак: кызлар әсир төшкән җирдә җиде чишмә бәреп чыга.
Моннан берничә ел элек бу урыннарга бер күрәзәче килеп киткән, диләр. Аның әйтүенчә, җир астындагы чишмә юллары кешедәге кан әйләнеше системасын кабатлый икән. Урманлы Кирмән тауларында борынгы әрвахлар яшәгәненә халыкның ышануы юкка түгеллеген дә әйтеп биргән күрәзәче. Дошман кысрыклавыннан качып, мондагы урманнарга чигенгән болгар сугышчылары икән алар. Шунда качып котылганнар да шунда ук калганнар да…
1993 елда Урта Кирмән мәктәбе укучылары чишмәләрдән ерак түгел генә манаралары һәм ярымае булган каплаулы ял урыны корып куйган. Ул әрвахларга бик ошаган дип әйтәләр, үзләренең мәчете дип уйлап, намаз укырга киләләр икән. Җирле халык бу корылманы «әрвахлар мәчете» дип йөртә. Ә менә ак таштан ясалган яңасы берни белән дә игътибарны яуламый. Шул күгәрченнәрнең аны бик яратуын искә алсак кына инде, «әрвахлар мәчете»нә керергә курыккан кошкайлар монысын бик үз иткән. Хәтта кошлар да әрвахларның тынычлыгын бозарга теләми...
КИРМӘН ДӘШӘ...
Тимер очлыклар, Ираннан китерелгән нефрит сәйләннәр, Кавказдан килгән сланец кисәкләре... Ринат Миңнегаян улы безгә бу тирәләрдәге казу эшләре вакытында археологлар юлыккан табылдыкларның фотоларын күрсәтә. Күрәсең, монда сак кирмәне генә түгел, сәүдә үзәге дә булган, чөнки хәзерге Мәскәү–Уфа юлы нигездә кайчандыр Шәрык белән Көнбатышны тоташтырган борынгы сәүдә юлын кабатлый бит.
Сүз уңаеннан, бу шәһәрне табу җиңел түгел, чөнки аның бер корылмасы да сакланмаган. Болгар шәһәре Кирмәнчек турында беренче булып, әле XIX гасырда ук, Казан университеты профессоры Сергей Шпилеровский телгә ала. Аның фикеренчә, «кирмән» сүзе кергән өч авыл янындагы борынгы ныгытма калдыкларын XIV гасыр рус елъязмаларында телгә алынган «Кременчук (Кирменчук-крепостца)» хәрабәләре дип кабул итәргә мөмкин. Тарихчыларның бу ныгытма турындагы фикерләре кайбер мәсьәләләрдә аерылса да, Кирмәнчекне бу төбәкнең монголларга кадәрге тарихы белән дә, Алтын Урда чоры белән дә бәйләп карап була. Мөгаен, иң киң таралган фикер шушыдыр: Кирмәнчек Болгар дәүләтенең төньяк чигендә зур гына шәһәрлектән гыйбарәт сак ныгытмасы булган, ә аның янәшәсендә авыллар урын алган.
Изге чишмәләрдән кирмәнгә кадәр – бер чакрым ярым чамасы ара. Өстәвенә, тауга күтәрелергә кирәк. Әмма ару турында уйлап та карамыйсың. Кояш кыздыра, төрле үләннәр һәм җир җиләге аяктан егарлык хуш ис тарата. Ә тирә-ягы! Моннан да матуррак урын юктыр, дип уйларга өлгермисең, йөз метр узуга, бөтенләй башкача манзара ачыла. Гаҗәп!
Һәм менә килеп җиттек. Офыкларга кадәр сузылган хозурлык! Бу тирәдәге бөтен матурлыклар – уч төбендәге кебек кенә, шулар арасында нечкә җеп кебек М‑7 юлы күренә, анда исә кырмыскалар хәтле генә булып машиналар чабыша. Кыскасы, әлеге хозурлыкны бер күрүгә үк шикләнми әйтергә мөмкин: кирмән өчен моннан да яхшырак урынны бу якларда һич табып булмас иде.
Сүз уңаеннан, шәһәрнең гомуми мәйданы – 8,5 гектар чамасы, ә ныгытылган өлеше 1,5 гектарны тәшкил иткән. Кирмәнчекне төньяктан – урман, көньяктан – ул чакта мул сулы Кирмән елгасы, көнбатыштан текә яр чикләгән. Дошманнан шәһәрлекне өстәмә рәвештә махсус урлардан гыйбарәт чокыр-ерымнар системасы саклаган. Аңлашыла ки, безнең көннәргә анысы сакланмаган диярлек – бу тирәләр күп еллар сөрелгән-эшкәртелгән. Әмма археологлар аның калдыкларын үҗәтләнеп эзли. Һәм табалар да. Бу эшнең нәтиҗәсе – каршымдагы ур, аны шул борынгы замандагыга бик якын рәвештә торгызалар. Күз алдына да китерү кыен – бу урга мең ел! Әмма бу аның кечкенә бер өлеше генә. Калганы исә җимерелүдән ышанычлы итеп каплап куелган.
Ә ур артында – казык читән. Х гасырда юан имәннән булган ул, хәзер – нараттан. Ике күзәтү манарасының кыяфәте үк анда сакчылар яшеренгән кебек хис тудыра. Бераз алга атлап, күпер, капка аша узасың да кальга эченә килеп тә керәсең. Әмма текә баскычтан өскә – манараның иң очына менми калырга мөмкинме соң? Кыскасы, күгәрченнәрне куркыта-куркыта, бөтен җитезлегемне җыеп, югары үрмәлим. Икенче манара тагын да биегрәк, шулкадәр өскә менү күпләрнең хәленнән килерлек түгел. Кызганыч. Югарыдан ачылган манзараны тел белән сурәтләп бетереп булмый, аны күрергә кирәк!
– Әлбәттә, бу – күзәтү манарасының имитациясе генә, чынбарлыкта аның нинди булганлыгы билгеле түгел, – дип аныклый икенче юламаныбыз, Мамадышның туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Минзилә Садриева. – Шуңа да карамастан, бу корылмага карап, без ул вакытта нинди күзәтү манаралары булуын күз алдына китерә алабыз.
Шунысын да искә алып үтик: Кирмән шәһәрлеге – Россиянең мәдәни мирас объекты статусына ия археология һәйкәле санала. Биредә ел саен диярлек барган казу эшләре Кирмәнчектәге мәдәни катламның тирәнлеге нибары 40 сантиметр булуын күрсәтте. Бу исә монда хәзерге заман катламы кушылмаган борынгы җирлек турында сүз барганлыгын раслый. Кешеләр биредә ничек яшәгән, ни белән шөгыльләнгән, нәрсәгә табынган? Бу сорауларга җаваплар аяк астында ята.
– Биредәге халык игенчелек, терлекчелек, чүлмәкчелек белән гомер кичергән. Монда иртә язда килсәгез, чүлмәк ватыклары табарга мөмкин, – дип сөйли Ринат Хәйруллин һәм, үз сүзләрен раслап, кувшин кисәкләре салынган тартма ала. – Рәсемне күрәсезме? Нигездә, бу – су сурәтләре. Аңа карата хөрмәтле, изгеләштерелгән мөнәсәбәт, әле мәҗүсилек чорыннан ук килгән. Авыл зиратларын елга аръягына урнаштыру гадәте юктан гына килеп чыкмаган бит, борынгылар исәннәр белән үлеләр арасында һәрвакыт су агып торуын хуплаган…
– Әлбәттә, бу – күзәтү манарасының имитациясе генә, чынбарлыкта аның нинди булганлыгы билгеле түгел, – дип аныклый икенче юламаныбыз, Мамадышның туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Минзилә Садриева.
Совет елларында биредә бу гореф-гадәтне бозарга һәм ике дөнья арасына... машина юлы салып куярга булганнар. Дөресрәге, ике арада түгел, ә нәкъ борынгы хан зираты – Кирмәнчекнең тагын бер тарихи урыны өстеннән. Кешеләр изге урынны яклар өчен хәтта сәнәкләр күтәреп чыкканнар дип сөйлиләр, тик аларның сүзләренә колак салмаганнар. Трасса салынгач, юлны «үлем юлы» дип атый башлаганнар – биредә үлем‑җитемнәр белән тәмамланган аварияләр санап бетергесез. Бүген исә М‑7 юлы яманаттан котылган, хәзер ул, әрвахларның тынычлыгын бозмыйча, башка маршрут буенча үтә.
«Ханнар зиратын» шәһәрлектән дә күреп була, мондагы биеклек мөмкинлек бирә. Борынгы каберлек Урта Кирмән авылыннан ерак түгел, Кирмән елгасының уң ярында урнашкан. Анда егермедән артык кабер ташы һәм таш кисәкләре сакланган. Күбесендә XIV гасыр уртасына караган гарәп язулары бар. Танылган совет археологы, тюрколог һәм этнограф Һарун Йосыпов шулкадәр сандагы кабер ташларының бергә җыелып торуы Кирмәнчекнең «зур феодаль үзәк» булганлыгын раслый дип саный.
Ачык һавадагы заманча музей эчендә борынгы Болгар дәүләте чикләрен саклап, биредә яшәгән һәм эшләгән кешеләр истәлегенә зур таш куелган. Кирмәнчек соңгы тапкыр 1396 елгы елъязмаларда искә алына. Билгеле булганча, аның сугышчыларына Урда гаскәрләре һәм юлбасар ушкуйниклар һөҗүменә күп тапкыр каршы торырга туры килгән. Шәһәр янган, һәм дошманнар аны кабат яндырганчы, яңадан төзелә торган булган…
Совет елларында биредә бу гореф- гадәтне бозарга һәм ике дөнья арасына... машина юлы салып куярга булганнар. Дөресрәге, ике арада түгел, ә нәкъ борынгы хан зираты – Кирмәнчекнең тагын бер тарихи урыны өстеннән. Кешеләр изге урынны яклар өчен хәтта сәнәк күтәреп чыккан булган дип сөйлиләр, тик тырышлыклары бушка киткән.
ШИФАЛЫ КҮЗ ЯШЬЛӘРЕ
Мин басма буйлап урман эченә, чишмә тавышына таба атлыйм. Тагын бераз баруга, боздай салкын саф су кулларымны өтеп ала. Җирле халык аның тегенди- мондый гына түгел, ә бик шифалы су икәнлегенә ышана. Күз чишмәсе – Кирмәннең тагын бер могҗизасы. Аны эзләп табар өчен, изге чишмәләрдән бераз гына уңгарак каерырга кирәк.
Риваятьләрдә әйтелгәнчә, бу урыннарга еш кына Гәрәй хан һәм аның хатыны – Казан ханбикәсе Сөембикә килә торган булган. Бик мөмкин! Моннан ерак түгел, Нократ белән Чулман кушылган урында, Грахань авылы бар, имеш, аны Гәрәй хан хөрмәтенә шулай атаганнар да. Янәсе, үз урдасына юл тотканда, хан кораблары белән шунда туктаган. Ул вакытта Шәрык белән Көнбатышны тоташтырган юл турында да онытмыйк, бу юлдан хан кәрваны да узган булырга мөмкин бит.
– Риваятьтә хәбәр ителгәнчә, дошман гаскәре Казанны алыр алдыннан, Сөембикә бирегә килгән. Яман хәлләр булачагын сиземләп, бәлки, ханбикә озак кына елаган. Күз яшьләре җиргә тамган урыннан чишмә бәреп чыккан, – дип дәвам итә Кирмән фольклоры белән таныштыруны Ринат Хәйруллин. – Чишмә суы, чыннан да, чип-чиста, моны пробалар да раслый. Бу тирә авыллары халкы хәтта кыярны да шушы салкын суда консервлый!
Әлеге чишмә суы күз авыруларын дәвалый дип санала. Дәвалану рецепты бик гади: зур савытка чишмә суы алып, йөзне шунда чумдырырга да күзләрне ачкалап-йомгалап торырга кирәк.
Сүз уңаеннан, тагын бер риваятьтә биредәге урыннар шулай ук ханнар, патшалар белән бәйләнгән. Имеш, кайдадыр шушында – һич тә Кабан күле төбендә түгел – Казан хәзинәсе бик ышанычлы итеп яшереп куелган. Хәзинә эзләүчеләр әле революциягә кадәр үк Кирмәнчектән ерак түгел бер җир асты юлы тапкан, дип сөйлиләр. Тоннель тау авызына илткән. Казан ханлыгы хәзинәсен алар барыбер таба алмаган, хәер, шул вакыттан соң ул байлыкны һичкем эзләмәгән дә. Менә сезгә тагын бер Кирмән маршруты! Дөресрәге, тарихи-экстремаль квест.
Катерина Котова
Автор фотосы
Добавить комментарий