Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Китап киштәсе

Китап киштәсе

Джек Лондон аркасында философларны укыдым

10 марта 2025

Марат Кәбиров шәхесе һәм иҗаты бүгенге чор әдәбиятында аерым бер урын алып тора. Ул гел турыга гына сызган сукмаклардан йөрергә яратмый, аларны күбрәк үзе салырга омтыла. Беренчеләрдән булып, ул ХХ йөз азагы – нуленче еллар әдәбиятына Көнбатышның бестселлер булып йөргән романнары рухын, синтезын кертеп җибәрде, жанрлар белән эксперимент ясарга курыкмады, элитар һәм масса әдәбияты арасындагы чикләрнең ни дәрәҗәдә шартлы булуын исбатлады, укучысы белән онлайн-платформалар аша турыдан-туры аралашуны җайга салды.

Яшьлеге Әфган афәте елларына туры килеп, андагы мәхшәрнең шаһиты да булган Марат Кәбировның бу темага әсәрләре дә бар. «Сары йортлар сере», «Акбабайның туган көне», «Убырлар уянган чак», «Мәхәббәттән җырлар кала», «Бердәнбер һәм кабатланмас», «Елмаю», «Китап» һ.б. әсәрләрен китап кибетләреннән алып та, язучының үз сайтыннан алып та укырга була.

Ә үзе кемнәрне укый соң Марат Кәбиров?

МИН ХӘТЕРЛӘГӘН БЕРЕНЧЕ КИТАП…

Исемен белмим, әмма гарәп имлясындагы китаплар күп иде бездә. Аларны кешегә бик күрсәтмәскә тырышалар. Шуларны идәнгә тезеп, машина итеп уйнаган өчен әрләгәннәре хәтердә.

БАЛАЧАК КИТАПЛАРЫМ…

Әнгам Атнабаев шигырьләре. Шуның белән хәреф танырга өйрәндем. Аннан Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Һади Такташ, Муса Җәлил, Хәсән Туфан китаплары укылды. Чәчмә әсәрләрдән Динис Исламов, Фатих Хөсни, Әмирхан Еники китаплары. Руслардан Достоевскийны нык яраттым.

Хис-тойгыларны тотып карарлык дәрәҗәгә җиткерә ала торган язучы. Шуннан Чехов, Лев Толстой хикәяләре. Боларның берсе дә балалар өчен язылган әсәрләр түгел иде. Балалар әдәбиятын мин үскәч кенә, үземнең балалар булгач кына укый башладым бугай. Бәләкәй чактагы язучылар егет булганга кадәр озатып барды. Әле дә укыштырам.

ҮСМЕР ЧАГЫМДА НЫК ТӘЭСИР ИТКӘН КИТАП…

Джек Лондонның «Мартин Иден», Габриэль Гарсиа Маркесның «Ялгызлык» романы – боларны мин тәүге мәртәбә татар телендә укыдым. «Мартин Иден»да кешенең югарырак баскычка күтәрелү өчен көрәше, рухи үсеше сурәтләнә. Ул минем офыкларны киңәйтеп җибәрде – романда телгә алынган философларның, шагыйрьләрнең әсәрләре белән танышуга этәрде. Джек

Лондон аркасында бик күп философларның китапларын укып чыктым. «Мартин Иден»да иң гаҗәпкә калдырган нәрсә социализмның билгеле бер вакыттан соң җимереләчәге турындагы фикер булды. Коллар җәмгыяте җимереләчәк дигән фикер үзе дә, аны СССРда бастырып чыгарулары да гаҗәп иде. Аңа кадәр ике тапкыр укыган булсам да, СССР таркалгач, тагы бер кат укып чыктым.

Гарсиа Маркесның «Ялгызлык» романы язылышы белән дә, укылу үзенчәлеге белән дә аерылып тора. Аның телгә алып сөйләрлек сюжеты да юк кебек, тик укып чыкканнан соң, шул китаптагы тормышны сагыну тойгысы кала. Кала, яши. Озак яши. Ул тойгы китапны кабат укып та басылмый. Ул тойгы миндә әле дә яши.

ДОМИНО ПРИНЦИБЫ, ДИЛӘРМЕ ӘЛЕ АНЫ, БЕР АКЫЛ ИЯСЕ БЕЛӘН ТАНЫШКАЧ, ИКЕНЧЕСЕНЕҢ ФИКЕРЕ ДӘ КЫЗЫКСЫНДЫРА.

ТОРМЫШЫМДА ИҢ МӨҺИМ КАРАР КАБУЛ ИТӘРГӘ БУЛЫШКАН КИТАП

Тормышта мин мөһим карарлар кабул итеп текә борылышлар ясамадым. «Менә шул китап булмаса, болай итмәс идем», – дип әйтә алмыймдыр. Тетрәндергән әсәрләрнең һәркайсы җанда үз чагылышын тапкандыр. Шул ук «Мартин Иден», шул ук «Ялгызлык», мәсәлән. Андрей Платоновның «Котлован» дигән әсәре. Минем «Сары йортлар сере» һәм «Акбабайның туган көне» повестьлары шушы әсәрләр тәэсирендә язылды. Владимир Набоковның «Лолита»сы, Патрик Зюскиндның «Парфюмер»ы – болар уку барышында үзгәрә, «борылып ята» торган әсәрләр. Укыган саен яңа яклары белән ачыла торган. Мин аларга сокланып: «Карале, болай да язып була икән!» – дип йөрдем. Нәтиҗәдә, үземнең «Елмаю» романы барлыкка килде – вакыйгаларның да, персонажларның да астын‑өскә әйләндерә торган әсәр.

Барысын да санап тормыйм. Укып чыккан һәр яхшы китап мине дә үзгәрткән, әйбәтрәк итәргә тырышкан.

ХӘЗЕР УКЫЙМ…

Нигездә, әдәби осталыкны үстерү турындагы нон-фикшн. Яңалыгы да, файдасы да юк инде аларның, эш режимына күчәргә ярдәм итәләр – шул гына. Һәм бу мөһим кебек. Дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын яулаган әсәрләр, бестселлерлар. Нәрсәгәдер өйрәнергә теләп укыйм да – бик килеп чыкмый. Мин хәзер дә элекке китапларны күбрәк кулга алам. Дэниел Киз, Рэй Брэдбери, Стивен Кинг, Харлан Эллисон, Уильям Голдинг, Фатих Әмирхан, Мәхмүт Галәү, Фатих Хөсни, Аяз Гыйләҗев, Әмирхан Еники, Нурихан Фәттах, Мөхәммәт Мәһдиев, Флүс Латыйфи... Горурланыбрак әйтә торган бер нәрсә бар әле тагын... «Дөньякүләм бестселлер» дип тәкъдим ителә торган китаплардан үзебезнең татар язучыларының әсәрләре күпкә әйбәтрәк. Мин яңа әсәрләрне, нигездә, «Казан утлары» журналыннан укыйм. Һәркайсы үзенчәлекле. Прозага яшьләрнең килүе, яңа исемнәр күбәюе сөендерә. Исемләп әйтеп тормыйм, я берәрсен онытып калдырырмын. Болай дип кенә әйтәм: яхшы әсәрләр языгыз, сезне мин укыйм.

СОҢГЫ АРАДА ИҢ ТЕТРӘНДЕРГӘН ӘСӘР...

Андый әсәрләр юк бүгенге әдәбиятта. Әллә минем күңел каткан, әллә язучылар йомшарган. Бәлки, икесе дә бардыр. Хәзер бит укучыны җәлеп итү дә бик авыр, аны берни белән дә аптыратып булмый. Фаҗигале үлемнәргә, төрле һәлакәтләргә, шартлауларга гадәти хәл итеп карый торган халык бит ул! Үз тормышына битараф кеше кемдер язган китапка капланып елап утыра алмый инде. Бәлки, бүгенге чор кешесен яктылык белән тетрәндереп буладыр. Елатырлык матурлык белән…

КАЙСЫ КИТАП МИНЕ БӨТЕНЛӘЙ ҖӘЛЕП ИТМӘДЕ…

У-у-у-ууу... Адәм гомере болай да кыска, аларны санап вакыт уздырмыйк инде.

ЯРАТКАН ҺӘМ УКЫРГА КИҢӘШ ИТӘ ТОРГАН КИТАПЛАРЫМ…

Яраткан әсәрләрнең бер ишен югарыда телгә алдым... Бер мәлне миңа соңгы ун елда басылган яхшы романнар исемлеге төзергә туры килде. Бүтән алай кыланмыйм. Аннан соң, китап та бәхет шикеллерәк бит инде ул. Бөтен кешегә дә ярый торган бәхет булмый. Булган хәлдә дә аны һәркем үзе табарга тиеш. Бәхетсезләр дә аңласын өчен, кием кебек дияргә дә буладыр, чөнки син һәр әсәрдә кемнеңдер тормышын, язмышын киеп карыйсың. Бөтен кешегә дә ярашлы кием булмый. Китап та шулай. Мин яраткан китапларны ярату өчен минем кебек булырга кирәк.

ӨСТӘЛ КИТАБЫМ…

Кинәт кенә карадым да менә – Ркаил Зәйдулла белән Газинур Морат китапларына күзем төште. Берсе – «Сунар», икенчесе «Ике икең биш була» дип атала. Укылган инде алар, шулай да вакыт‑вакыт актарып чыгам. Өстәл китаплары дияргә мөмкин бугай. Электрон вариантта Луиза Янсуарның «Минем чәчем җиде толым» романы тизрәк укыганны көтеп ята. Лилия Фәттахова, Лилия Гыйбадуллина, Ландыш Әбүдәрова, Гөлүсә Батталова, Рүзәл Мөхәммәтшин, Рөстәм Галиуллин әсәрләрен, иркенләбрәк укыр өчен, дип, интернеттан җыеп куйдым. Өстәлдә торгач, алар да өстәл китабы инде.

БЕРКАЙЧАН ДА ИСКЕРМИ ТОРГАН КЛАССИКА ДИП ИСӘПЛИМ…

Бүгенге чорда язылган бер әсәрне дә алай дип әйтә алмыйм. Мин әйтә торган сүз түгел бу. Вакыт әйтергә мөмкин. Тик кайчакта ул да дәшми кала.

КӘГАЗЬ КИТАПМЫ, ЭЛЕКТРОН ФОРМАТМЫ?

Икесе дә. Кәгазь китапның үз өстенлеге бардыр. Электрон китапларның – үзенеке. Мин электрон китапларны ешрак кулланам, чөнки мөмкинлекләре күбрәк – хәтта телевизор экраныннан да укырга була. Күп җайланмаларда кеше тавышы белән дә укытырга мөмкинлек бар. Мин барысын да укыйм. Һәркайсы үз урынында кирәк, алар бер-берсен алыштыра алмый.

АУДИОКИТАПЛАР…

Әлбәттә! Ниндидер тынычрак эш эшләп йөрисең, әйтик, бакча утыйсың, я кар көрисең, ә китап укыла. Вакытны икеләтә файдалы үткәрүнең иң җайлы ысулы.

КИТАП – МИНЕМ ӨЧЕН…

..мәгълүмат чыганагы. Юк, болай дип әйтергә кирәктер... Бүтәннәр язган китап ул – рухи, ә үзем язганы матди байлык чыганагы.

ҮЗ КИТАПЛАРЫМНАН КАЙСЫЛАРЫН УКЫРГА ТӘКЪДИМ ИТӘР ИДЕММЕ?

Тәкъдим итмим берсен дә. Уены‑чыны итеп кисәтәм генә: әгәр Марат Кәбиров китапларын укымый калырлык көч таба аласыз икән, укымаска тырышыгыз.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера