
«Китап – минем язмышым...»
Рәниф Шәрипов, шагыйрь, драматург, публицист; «Җомга», «Бөртек-бөртек яктылык» китаплары өчен
02 мая 2025
Мин җете хәтерләгән беренче китап – «Том Сойер маҗаралары». Анда балачак кичерешләре бик төгәл сурәтләнгән, үзе гаҗәеп мавыктыргыч.
Балачак китапларым, дигәндә, алар китап кына түгел, ә журналлар да. Күп еллар дәвамында әллә ничә буын баланы тәрбияләп үстергән китап – «Әлифба», билгеле. Шундый ук миссиясе булган журнал – «Ялкын». Тагын бер миңа бик кадерле басма – «Кызыклы физика».
«Тарихкача яшәгән малайның күргәннәре». Бу китап миңа үсмер елларда бик көчле тәэсир итте. Шул малайның күргәннәре хәзер дә исемдә.
Тормышымда иң мөһим карар кабул итәргә булышкан китап – Николай Амосовның «Мысли и сердце» китабы. Ул – күренекле хирург, галим һәм язучы. Китабы көндәлек язмалар характерында, табиб анда үзенең профессиональ өлкәдәге уңышларын, уңышсызлыкларын, тойгыларын, борчуларын терки, бик катлаулы сорауларга җавап табарга тырыша. Мин медицина белән бик кызыксынам, һәм бу китапның кулыма килеп керүе яхшы булды...
Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен кабат укыйм. Бу – юмор белән өретелгән татар тормышының энциклопедиясе.
Беркайчан да искерми торган мәңгелек классика дип тә Мәһдиевне саныйм. Бездән соңгы буыннарга да татар тормышының ни икәнен сөйләячәк ул. Татар кешесе гомумән үз классик әдәби мирасын белергә тиеш, дип исәплим.
«Доктор Живаго» әсәре мине бөтенләй җәлеп итмәде. Югыйсә, ул бит инде бөтен дөнья таныган роман булып санала. Әмма мин, никадәр тырышсам да, эченә кереп китә алмадым.
Өстәл китабым – Рабиндранат Тагорның кыска шигырьләре. Ике‑өч юлга сыйган могҗиза дип атар идем мин аларны.
Кәгазь китапны яратам. Аудиокитапларны кабул итмим, без китапны кәгазьдә укып үскән буын.
Китап – минем язмышым, таянычым, юл күрсәткечем.
Берничә дефицит китабымны укырга дип алдылар да кире кайтармадылар. Ул китаплар үземә бик кадерле иде. Шуларның берсе – Олжас Сөләймановның «АЗиЯ» китабы.
Бүгенге укучыга кыска, ләкин эчтәлекле китаплар кирәк. Замана укучысы китапны безнең кебек комсызланып «йотмый», бик сайланып кына укый.
Добавить комментарий