Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Компаслар кирегә әйләнгәндә, яки ялгызлык турында сөйләшик

Компаслар кирегә әйләнгәндә, яки ялгызлык турында сөйләшик

12 мартта Америка киноакадемиясе, һәр елдагыча, «Оскар» җиңүчеләрен игълан итәчәк. Быелгы иң яхшы фильмнар исемлегендә – «Аватар: путь воды», «Тар», «Топ Ган: Мэверик», «Фабельманы», «Элвис», «На Западном фронте без перемен», «Все везде и сразу», «Банши Инишерина», «Говорят женщины», «Треугольник печали» картиналары. Арада киң катлам аудитория өчен кызыклы булган, киң масштаблы уен тамашалары да, эстетикасы һәм социаль эчтәлеге буенча аерым бер зәвыкка ия публика өчен каралганнары да бар. Шуларның икесенә тукталып үтик. Алар бүгенге көннең аеруча куркыныч бер зәхмәте – котылгысыз ялгызлык турында...

13 марта 2023

«БӘЛКИ, СИН АҢА ОШАМЫЙ БАШЛАГАНСЫҢДЫР...»
«БАНШИ ИНИШЕРИНА»
Елы: 2022
Иле: Бөекбритания
Жанры: драма, комедия
Режиссеры: Мартин Макдонах
Сценарий авторы: Мартин Макдонах
Рольләрдә: Колин Фаррелл, Брендан Глисон, Керри Кондон, Барри Кеоган, Пэт Шорт, Гари Лайдон, Джон Кенни, Шила Флиттон һ.б.
Бүләкләре: 3 номинациядә җиңүче – «Алтын глобус» («Иң яхшы фильм», «Иң яхшы сценарий», «Иң яхшы ир‑ат роле»), 9 номинациядә «Оскар»га тәкъдим ителгән.
Банши_2
«Мин нинди генә темага язсам яки төшерсәм дә, барыбер кара юмор килеп чыга», – дип шаяртырга ярата Макдонах үзе. Чыннан да, «караңгы драматургия» юнәлешендә 90 нчы еллар азагыннан, бигрәк тә нуленчеләрдә ул дөнья күләмендә иң танылган һәм куелган драматургларның берсе булгандыр, мөгаен. «Калека с острова Инишмаан», «Лейтенант с острова Инишмор», «Королева красоты», «Сиротливый запад», «Человек-подушка», «Однорукий из Спокана» пьесаларын театраль һәм мәдәни мохиткә нинди булса да кагылышы булганнардан ишетмәгән кеше сирәктер. Макдонахның сценарий авторы, режиссер һәм продюсер буларак «Залечь на дно в Брюгге», «Семь психопатов», «Три билборда на границе Эббинга, Миссури» кебек эшләре билгеле. «Банши Инишерина» бу исемлекне уңышлы дәвам итә.
Кино өлкәсендәге күпчелек белгечләр фикеренчә, Макдонах, ниһаять, иң шәп картинасын төшергән.
Фильм котылгысыз һәм сүз табалмас дәрәҗәдә искиткеч – әйтерсең, борынгы ирланд балладасы. Биредә эпоха 99 ел элек дип бирелсә дә, ул Вакыт кысаларыннан ирекле, хәер, урын чикләреннән дә: Инишерин утравы Җир йөзендә юк бит. Ватандашы, абсурд остасы Беккетнең иң яхшы традицияләрен дәвам иткән әлеге иҗат җимеше – чын мәгънәсендә алтын стандарт. Антон Долин, кино тәнкыйтьчесе*

Нигездә, бу әсәрнең сценарие драматургия материалы буларак иҗат ителә башлый. Инишмаан белән Инишмор турындагы 2 пьесаны төгәлләүче өченче өлеш нәкъ менә «Банши с острова Инишир» була. Әмма Макдонах, пьесаны дөньяга чыгармыйча, фильм өчен саклый.
Сюжет бит гади: Инишеринда яшәүче гадәти бер ачыкавыз Падриак (Колин Фаррелл) гадәттәгечә дусты Колм (Брендан Глисон) өенә сугыла һәм аны пабка чакыра. Әмма тегесе, ни сәер, ишеген ачмый. Падриак аптырап кала – мондый хәлнең әле булганы юк бит. Сеңлесе Шивон янына кайтып, бу турыда әйтә. Шивон шаярып: «Ә бәлки син аңа ошамый башлагансыңдыр», – ди. Һәм, чыннан да, очрашкач, Колм Падриакка бүтән аның белән аралашырга, хәтта сөйләшергә дә теләмәвен әйтә. Аның хәзер бөтен кызыксынуы, әйтерсең, кулындагы скрипкасына һәм музыкага гына юнәлтелгән. Әмма Падриак җиңел генә бирешергә теләми – сәбәбен аңлатуын таләп итә. Һәм Колм ультиматум куя: әгәр Падриак аны ялыктырудан туктамый икән, ул һәр сүз кушкан саен бармакларын кисәчәк...
Фильмның сценарие искиткеч, бары тик Макдонах кына яза алган стильдәге диалогларга корылган. Чыннан да, бу картина, кырыслыгына карамастан, гаҗәеп наз һәм поэзия белән сугарылган. Күз явын алырдай матур һәм соклангыч пейзажлар арасында яшәгән гадәти кешеләрнең тормышы бик фәкыйрь куанычлардан тора. Әйтерсең, алар тирә‑ягына әйләнеп тә карарга ияләшмәгән. Бары тик ара‑тирә каршы яктан ату тавышлары белән шартлаулар ишетелсә генә, башларын күтәреп карыйлар. Анда да озакка түгел – материкта Гражданнар сугышы бара, әмма бу – аларның сугышы түгел, шуңа әллә ни исләре китми, алга таба яшәвен дәвам итәләр.
Картинаның исеменә чыгарылган «Банши» – Ирландия белән таулы Шотландия фольклорында үлем килүен хәбәр итүче феяларның берсе. Экранда ул бик тә колоритлы, кара ябынчадан йөри торган карчык – миссис Маккормик образында гәүдәләнеш таба. Баштарак без аңа әллә ни игътибар да итмибез – коргаксыган гәүдәле бер кар‑ чык инде шунда, әле тегендә, әле монда йөргәләп тора. Әмма, тора-бара, аның елмаюы, сәер сүзләре артында ниндидер сер барын абайлап алабыз. Ул фильмның башында ук атна азагына кадәр Инишеринда кемдер һичшиксез үләчәген әйтеп куя.
Фильмның буеннан-буена бер тема үзәктә – кешенең ялгызлыгы, алай гына да түгел, котылгысыз ялгызлыгы.
Һәм без, бу бер-берсен күралмас хәлгә килгән ике дусны еллар буена нәрсә бер‑ ләштергән соң, дип баш ватабыз. Асылда, бернәрсә дә түгел, бары тик янәшә яшәү белән әлеге дә баягы котылгысызлык. Ахыр чиктә, араларының ясалма рәвештә суынуы, өзелүе шактый аяныч һәм фаҗигале хәлләргә китерә. Югыйсә, Колм дустына бары тик вакыт узып барганны, һәм үзеннән соң мәңгелеккә нидер калдырырга теләве турында гына аңлатырга тели шикелле... Әмма тулы бер гомерне, уртак язмышны бер селтәнү белән генә тураклап ташлап булмый икән шул.
Макдонах әсәренә хас булганча, беркем дә беркемне аямый – эленеп куелган мылтыклар да, тиешенчә, ата. Әмма алар, шулай ук Макдонах стилендәгечә, бөтенләй без уйламаган тарафка ата.
Макдонах картинасының иң ягымлы һәм фәлсәфи геройлары – хайваннар. Әлбәттә, фаҗига аларны да аямый, әмма фильмның башыннан азагына кадәр без аларның ничек итеп кешеләргә хәерхаһлы булуын күзәтәбез. Алар «аңгыра бәндәләр»нең ялгызлыгын булдыра алган кадәр җиңеләйтергә тырыша, аларны җылыталар, көлдерәләр, юаталар... Ике аяклы җүләрләр хакына хәтта корбан да булалар.
Фильмдагы мөһим геройлардан берсе – Дженни исемле ишәк. Аның исеме чыннан да – Дженни, режиссер, ишәкне аптырашта калдырмас һәм тилмертмәс өчен, бу исемне калдыра. Колин Фаррелл аның үзен чын йол‑ дызларча тотуын, ягъни гел кәефсез булуын искә ала.
«ҺӘРКЕМ ДИРИЖЕРЛЫК ИТӘ АЛМЫЙ, БУ БИТ ДЕМОКРАТИЯ ТҮГЕЛ»
«ТАР»
Елы: 2022
Иле: АКШ
Жанры: драма, музыкаль фильм
Режиссёры: Тодд Филд
Сценарий авторы: Тодд Филд
Рольләрдә: Кейт Бланшетт, Ноэми Мерлан, Нина Хосс, Софи Кауэр, Марк Стронг, Аллан Кордунер, Мила Богоджевич, Мари‑Лу Селлем, Джулиан Гловер, Адам Гопник һ.б.
Бүләкләре: иң яхшы хатын‑кыз роле (драма) – «Алтын глобус», Британия академиясе бүләге, Актерлар Гильдиясе премиясе – иң яхшы хатын‑кыз роле (Кейт Бланшетт), Венеция кинофестивалендә «Иң яхшы хатын‑кыз роле» өчен Вольпи кубогы (Кейт Бланшетт), 6 номинациядә «Оскар»га тәкъдим ителгән.
Тар_4
Тодд Филд кискен темаларга сөйләшергә курыкмый торган, әмма бер үк вакытта гаҗәеп сәнгати нечкәлек, төгәллек белән эш итүче режиссёрлардан. Америка киноакадемиясе һәм тамашачылар тарафыннан инде күптәннән классика саналан «Как малые дети» драмасыннан соң, нигездә ул зур кинода хыялларын чынга ашырмый килде шикелле. Әйтик, берара Филд заманыбызның иң үзенчәлекле язучыларыннан булган Кормак Маккартиның «Кровавый меридиан» эпик романын төшерәчәк икән, дигән сүзләр ишетелгәләде. Ахыр чиктә, аның эзләнүләр квинтэссенциясе «Тар» фильмында чагылыш тапкан булып чыкты.
Яңа картинасында Филд бик тә анык итеп Икс буыны вәкилен күрсәтә – бу бумерлар һәм миллениаллар арасында калган үзенчәлекле катлам. Берәүләр өчен Лидия Тар – ирләрдән дә болайрак уңышка ирешкән һәм талантка ия булган уникаль хатын-кыз, гендер өлкәсендәге прогрессның эталоны. Ә менә миллениаллар өчен ул, киресенчә, «иске тәртипләр» символы, аны пыран-заран китерергә кирәк, димәк. Бу җәһәттән караганда, без чорның ни дәрәҗәдә бер чиктән икенчесенә ташлана торган кыйммәтләр белән эш итүен аңлыйбыз.
Геннадий Устиян, кино тәнкыйтьчесе

Венеция кинофестивале бүләген алганнан соң, бу фильмны «Кейт Бланшетт белән 2 сәгать ярымлык ужас симфониясе» дип атаганнар иде. Фильмга тамашачыларның да, кино тәнкыйть‑ челәренең дә карашлары гаять каршылыклы һәм төрле. «Искиткеч!» дип күккә чөюдән алып, «Нәрсәгә безгә мондый кино!» диючеләргә кадәр. Шәхсән үземнең фикергә килгәндә, 2 сәгать ярымлык чын эстетик ләззәт, дияр идем. Кейт Бланшетт бу фильмдагы төп роле өчен инде хәзер үк мөмкин булган барлык бүләкләрне җыеп чыкты, әле «Оскар»ның да булуы фаразлана. Һәм, булган очракта, чынлап та лаеклы – экранда аның виртуозларча оста, бар нечкәлекләре белән дә таң калдыра, сихерли торган роленә чын мәгънәсендә гашыйк буласың.
Рольгә әзерләнгәндә, Кейт Бланшетт яңадан фортепианода уйнарга өйрәнә, немец телендә сөйләшә башлый, дирижёрлык буенча дәресләр ала. Кадрда ул чынлыкта Дрезден филармония оркестры белән идарә итә. Героинясы Лидия Тар өчен сөйләшү манерасын куйганда, Бланшетт Сьюзен Зонтаг язмаларын тыңлый һәм үзләштерә.
Фильмның 40 нчы минутларына җиткәндә, аның байопик түгеллеген бөтенләй онытасың. Һәрхәлдә, Тодд Филд 16 ел буе төшерергә әзерләнгән бу фильмының нәкъ менә сәнгать әсәре булуын ассызыклый, реаль шәхесләргә ишарәне эзләмәскә киңәш итә. Әмма бүгенге чынбарлык белән параллельләр үзеннән-үзе калкып чыга. Хәзерге алыштырулар культурасы чәчәк аткан, соң дәрәҗәдә агрессия котырган бер чорда бу картина безнең кешелек дәрәҗәбезнең ни бәя торганын тагын бер мәртәбә искә төшерергә чакыра.
Сюжет буенча, Лидия Тар – Берлин филармония оркестрын җитәкләүче беренче һәм бердәнбер хатын‑кыз дирижёр. Ул гомумән – бик күп өлкәләрдә бер һәм бердәнбер. Экранда вакыйгаларның башында аның интервью биргән мизгелләре тәкъдим ителә – озын һәм барлык нечкәлекләре белән төшерелгән бу интервью асылда «чын», аны Бланшетт героинясы чын журналистка псевдогероинясы исеменнән бирә. Ул Малерның Бишенче симфониясе буенча эш ничек баруын, булачак китабына ниләр керәчәген сөйли. Без, Лидия артыннан ияреп, аның уңышлы һәм затлы тормышы белән яши башлыйбыз. Менә ул, банкир Каплан белән очрашып, яшьлеген һәм тормышындагы җиңүләрне искә ала. Аларның бергәләп хатын‑кыз дирижёрларны яклар һәм үстерер өчен фонд төзегән булулары ачыклана. Аннары без аның белән бергә атаклы Джульярд мәктәбенә барып эләгәбез – биредәге студентлар һәм, шул исәптән, без дә беренче мәртәбә Лидиядәге агрессия һәм тирания чаткылары белән очрашабыз. Баштарак аңа моны гафу да итәбез – шулай ияләшенгән, иҗат кешеләренә эксцентриклык һәм кәеф үзгәрешләре килешә, алар башка кануннар буенча яши, алар үзләренең энергиясен күп сарыф итә... Һәм без аларга еш кына барысын да кичерәбез. Әмма иҗатчы, үзенең омтылышлары һәм амбицияләре артыннан куа‑куа, кайсы чиккә кадәр барып җитәргә сәләтле? Һәм, бер үк вакытта, аның нәзберек йөрәген, талантын аяусыз чынбарлык белән каршылыкта ничек саклап калырга?
Бланшетт героинясы – зур талантка ия шәхес, әмма бу талант кешелеклелек белән бергә керешеп китмәгән очракта, без аның нинди фаҗигагә китерә алуын да күрәбез. Асылда, без фильмның буеннан-буена Тар очрагында да, башкалар очрагында да бер үзенчәлекне күзәтәбез – ничек итеп кешедә югары илаһият белән җанвари инстинктлар көрәшә. Һәм кайсы кайсысын җиңә...
Тар фикеренчә, ул инде – шундый биеклектә, аңа беркемнең дә кулы җитмәячәк. Һәрхәлдә, күтәрелмәячәк. Әмма нинди генә пьедесталга менеп басмасын, кешене иң гади, хәтта ки гадәти нәрсәләр харап итә һәм юкка чыгара. Шул ук фанатлар булсынмы ул, янәшәңдәге «дуслар», «көндәшләр», иң якын, ышанычлы кешеләрме. Талант белән хакимлек бергә кушылган очракта, хәтәр һәр адымда сагалый.
Фильмда буыннар арасындагы конфликт белән аерма да шактый кискен, авырттыра торган итеп күрсәтелгән. Әйтик, яшь музыкантларның инде исеме билгеле, алардан бер биш башка югары маэстрога якынаерга бернинди дә мөмкинлеге юк. Алар өчен ул, билгеле ки, Алла урынында.
«Тар» сюжеты үз эченә реаль фигураларны һәм аларның язмышларын ала, әмма режиссёр махсус аларны ачыктан-ачык күрсәтмәүне кулай тапкан. Аның героинясы – җыелма образ. Фактлар яшерелгән, барысы да – ишарәләр, ымнар, сылтамалар рәвешендә генә. Димәк, шул рәвешле, картина акыллы, зирәк тамашачыга юнәлтелгән. Интерпретация өчен фильмда җитәрлек урын һәм колач бар.
Алина Рослякова, театр тәнкыйтьчесе

Әмма нәкъ менә шул Алланы юкка чыгарып, аның турындагы мифны, легенданы таптап уйнарга яратуны да күрсәтә безгә режиссёр. Лидия үзенең лекцияләре, мастер-класслары вакытында да, гадәти аралашулары яссылыгында да өзлексез ау объекты булуы турында уйлап та карамый. Әмма смартфоннар аны даими рәвештә фаш итеп тора – видеоларны туры эфир режимында күрсәтеп торалар, «кирәкле» чатларга да җибәрәләр... Бүгенге «цифра буыны» өчен изге берни дә юк икәнлеген Тодд Филд аерым калкытмый гына бик аяусыз итеп ассызыклап уза – сак булыгыз, дими, ә без моңа әзер идекме, дип сорый, бәлки.
Фильмдагы тагын бер үзәк өзгеч тема – кешенең үз асылын югалтып, дөнья шаукымына бирешүе, аның колына әверелүе. Менә шушысы чын мәгънәсендә төп эчке лейтмотив булып тора да. Бу яссылыкта без гениаль Лидиянең эчке иблисләре белән ничек көрәшүен күзәтәбез. Аның төшләренә, ул төшләрдәге котылгысыз лабиринтларга кереп күмеләбез, адашабыз, котылып, кире чыгабыз. Кайсыдыр бер борылышта бөтенләйгә адашу ихтималы барлыгын да тоябыз...
Филд бик сак кына, тамчылап кына өстәгән тагын бер бизәк – чын иҗат, шул исәптән музыка да, бар тик ярату халәтеннән генә туа ала... Яратудан ук булмаса да, сокланудан, гашыйклыктан...
Әмма бу темага фильмда безне артык чакырып тормыйлар. Күрәсең, дөньялыкның ышанулардан, инанулардан тоталь рәвештә баш тарткан бер чорында... безне котылгысыз хроник ялгызлыктан хәтта ул да коткарырга сәләтле түгел...
Луиза Янсуар
Фотолар: goodfon.ru, kinopoisk.ru

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: