Крестовниковлар йорты: Казанның йөрәге кайда тибә?
Без Тукайлы халык булуыбызны гел кабатларга яратабыз. Ә Казанның йөрәге кайда тибә икәнен сорасалар, нәрсә дип җавап бирә алабыз? Бәлки, Тукай исемен йөрткән, аның музее урнашкан һәм татарга бәйле тарихи хәтерне саклаган шушы урамнардадыр? Татар зиратына да, гадәттә, бу урамны кистереп юл сабабыз без. Маршрутыбызның беренче йорты – Тукай урамы, 126. Атаклы Крестовниковлар йорты.
Фәнзилә Хәкимовна Җәүһәрова белән йортның нәкъ каршысында очрашабыз. Без бу йортның төрле чакларын беләбез: зәңгәрсу буяулы чаклары да булды аның, хәзер менә – сары.
Совет чорында Крестовниковлар йортында балалар бакчасы урнаша. Хәзерге көндә ул Камал театрының рәсмиләштерелгән базасы булып санала. Монда яшь артистлар белән режиссерлар, техник хезмәткәрләр дә яши. Театр карамагында булган йортта төзекләндерү эшләрен дә алар башкарган, әле дә булдыра алган кадәр карап-сипләп торалар.
ТАРИХКА ЭКСКУРС
– Казан шәһәрендә XIX, XX гасырларда төзелгән агач йортлар бик аз сакланган. Сакланганнары да тузган торакны бетерү кебек масштаблы программа нигезендә сүтелеп, алар урынын шактый төссез, унификацияләнгән торак комплекслар, панель йортлар биләп бетереп килә, – дип сөйли Фәнзилә Хәкимовна. – Ә менә сабын заводыннан (хәзерге «Нәфис Косметикс») ерак түгел, Екатерининская урамындагы (хәзерге Тукай урамы) урнашкан менә бу ике катлы йорт бүген иң яхшы сакланган һәм үзенчәлекле нәкышләнгән агач йортларның берсе.
Бу әллә кайдан үзенә җәлеп итә торган йортны ХХ гасыр башында танылган Мәскәү фабрикантлары – дан-шөһрәтләре Казанда гына түгел, Парижда, Филадельфиядә, Чикагода да таралган сабын җитештерүчеләр – бертуган Крестовниковлар төзетә. Йорт төзү инициативасы абыйларыннан аермалы буларак Казанда даими яшәгән Иосиф Константиновичка карый.
Йортның кайчан төзелүен төгәл белмибез, шулай да тарихчылар 1905‑1914 еллар аралыгы белән билгели. Аның рус төзелеш традицияләренә хас кояш, кошлар, үсемлекләр уеп ясалган тәрәзә йөзлекләре беркетелгән фасады әллә каян аерылып, үзенә тартып тора. Биредә без йортларны рус балта осталарына хас ысул – агачны челтәрләп, уеп-кисеп бизәүнең күркәм үрнәкләре белән таныша алабыз, – дип дәвам итә Фәнзилә Хәкимовна. – Йортка керүнең төп капкасы – төньяктан, ә көньягында ашханә аша чыга торган веранда (ул хәзер юкка чыккан) булган.
Күргәнебезчә, йорт ике катлы. Аның кирпечтән эшләнгән беренче каты хуҗалык эшләре корылмасы буларак проектланган, ә өске кат хуҗаларга торак буларак таза, нык бүрәнәләрдән төзелгән. Әлбәттә, еллар йортны бераз үзгәрткән. Биредә өстәмә тәрәзәләр, ишекләр уелган, чуеннан коелган затлы коймалар сүтелгән, алар урынына менә бу кирпеч корылмалар күтәрелгән. Шуңа күрә хәзерге бу йортны чын мәгънәсендәге тарихи архитектура һәйкәле буларак күзаллавы авыр, ләкин аның Казанда санаулы гына калган тарихи агач йортларның берсе булуына һәм беркадәр каралып, сакланып торуына куана алабыз.
КЕМНӘР УЛ – КРЕСТОВНИКОВЛАР?
Инкыйлабка кадәр Казанга килүчеләр туташ-ханымнарга алып кайта торган иң зур, кадерле бүләк – Крестовниковлар гаилә ширкәтендә җитештерелгән мәрмәр сабын саналган. Аның рәсми исеме дә нәкъ шундый – «Мраморное мыло». Бу хакта «Казань. Времён связующая нить» дип аталган китапта: «ХХ йөз башы Казанында шәһәрнең төп сәнәгать потенциалын Алафузовлар белән Крестовниковлар ширкәтләре тәэмин иткән» дип язылган. Мәсәлән, Беренче бөтендөнья сугышы башланганчыга кадәр Крестовниковларның шәм белән сабын заводы елына 8 миллион сумнан артык товар җитештерә.
Крестовниковлар династиясенә нигез салучы булып 1 нче гильдия сәүдәгәре Козьма Васильевич исәпләнә. Мәскәүгә ул Переяславль-Залесский каласыннан күчеп килә. Аның уллары – Александр белән игезәкләр Ксенофонт һәм Константин 1826 елда 1 нче Мәскәү гильдиясенә күчә. 1831 елда «Бертуган А.,К. һәм К. Крестовниковлар» сәүдә йортына нигез салына һәм 1832 елда аларга шәһәрнең Мактаулы гражданнары статусы бирелә. Тагын бер кызыклы факт: Крестовниковлар Россиянең егермедән артык шәһәрендә сәүдә контораларын тота.
Луиза Янсуар, Фәнзилә Җәүһәрова
Добавить комментарий