Сезгә шул хакта хәбәр итәсем килә...
“Донос” сүзен хәтта аны язучылар үзләре дә өнәми. Бу сүз безнең өчен бары тик тискәре мәгънәгә генә ия.
22 ноября 2016
“Донос” сүзен хәтта аны язучылар үзләре дә өнәми. Яла ягучы беркайчан да: “Төнлә донос яздым әле”, - дими, үзен әллә кемгә куеп: “Тиешле җиргә хәбәр иттем!” – дип мактана, бәлки әле үзен социаль гаделлек һәм әхлаклылыкны яклап көрәшүче итеп тә тоядыр. Бу сүз безнең өчен бары тик тискәре мәгънәгә генә ия. Синонимнары да әллә ни түгел: яла, әләк, чагу һ.б. Юридик сүзлектә ул “күрәләтә ялган донос” терминында гына калган. Бу сүз инде беркайчан да акланмас кебек!
Совет пионерыннан саклан
Сталин вакытында бу сүзне агартырга, гражданнарны аның ул кадәр үк начар түгеллегендә инандырырга маташу булган. Мәсәлән, “Пионерская правда” газетасының 1938 елның июнендә чыккан санындагы “Будь начеку!” материалында пионервожатый язмасын укыйбыз: “Күз алдында гаделсезлек кылынганны күргән чын пионер беркайчан да битараф калмаячак. Өлкәннәр ил җитәкчеләренә яла яга һәм партиянең дөрес курсын шиккә ала икән, нишләргә? Пионер, бу сүзнең яхшы мәгънәсендә, советларга каршы кеше хакында йорт буенча җаваплыга, урам себерүчегә, сыйныф җитәкчесенә, участок милиционерына хәбәр итәргә тиеш. Әгәр факт күзгә бәрелеп тора икән, аны яхшылап аңлатып язу һәм бу хатны пионер оешмасына илтеп бирү зарур...” Илһамланган тимурчылар советларга каршы кешеләрне бик актив ачыклый һәм дәфтәр битенә тырыша-тырыша хәрефләр тезә: “Сез-гә шул хак-та хә-бәр и-тә-сем ки-лә...” Әти-әниләре исә сабыйларын тырыша-тырыша өй эше әзерләп утыра дип уйлап сөенә!
“Пионерская правда” газетасында хәтта “Совет пионеры – халык разведчигы” таныклыгы да бастырыла, аны кисеп алып, буш калдырылган урынга фотосурәт ябыштырырга һәм пионер оешмасында мөһер суктырырга гына кирәк була.
Өлкәннәр паркта утырган, шахмат яки домино уйнаган, һава торышы, сәясәт, тегесе-бусы турында гәпләшкән. Алар үзләре янындагы бала-чага гербарий җыя яки чикерткә тота, дип уйлап бик нык ялгышкан: яшь доносчылар күпкә мөһимрәк эш – халык дошманнарын ачыклау белән мәшгуль булган!
Бәйрәм көннәрендә, коммунизм төзүчеләр исереп, җырлар җырлаганда, бигрәк тә шәп “уңыш” җыелган. Күбрәк эчкән саен куплетлар да кыюланган. Пионерлар исә язып барган:
Написал Фома донос,
И случился с ним понос.
Настрочил он писем рой –
Сразу вылез геморрой...
“Кызыл” хатын – “ак” иренә каршы
Пионер оешмаларындагы бу хәл партия тормышының турыдан-туры чагылышы булган. Әйтик, РКП(б) ҮК секретаре С.Гусев үз докладында, йодрыгын селки-селки: “Партиянең һәр әгъзасы донос язарга тиеш. Әгәр без нәрсәдән дә булса интегәбез икән, бу яла ягучылыктан түгел, бәлки әләк язучыларның җитәрлек булмавыннан”, - дип ачыктан-ачык сөйләгән.
Социалистик реализм тарафдарлары булган язучылар, докладчы коммунистларны тыңлап, үз нәтиҗәләрен ясаган. Күбесе инде иҗат белән шөгыльләнмәгән, хакимияткә ярарга тырышып көн күргән. Мәсәлән, драматург Константин Треневның атаклы “Любовь Яровая” пьесасында сюжет мондыйрак: хатыны – кызыллар, ире исә – аклар яклы. Яроваяны акгвардиячеләр штабында яшерен документлар эзләгәндә тоталар, әмма ире ярдәмгә килә – барысын да көнләшүгә кайтарып калдыра, янәсе хатыны аның мәхәббәт хатларын эзләгән. Җибәрәләр. Ә инде шәһәргә большевиклар кергәч, хатын иренә качарга бирми, аны кызылларга сата. Ирен алып китеп барган патруль артыннан бер дә борчылмыйча карап калып, ул комиссарга: “Мин бүгенге көннән генә ышанычлы иптәш”, - дип белдерә.
Асылда, бу пролетарлык чорын донослар өчен гаепләү дөрес тә түгел – чөнки марксизмга нигез салучы Карл Маркс үзе дә яшь чагында моның белән мавыккан. Җитмәсә әле акчага. 1960 елның 9 гыйнварында немецларның “Рейхсруф” газетасы Марксның Лондонда, Парижда һәм Швейцариядә эмиграциядә булган революционер иптәшләре өстеннән донослар язуы һәм һәркайсы өчен кырыгар марка алуы турында фактлар бастыра. Әтисеннән акча килеп торса да, соңрак исә Фридрих Энгельс иганәсендә яшәсә дә, еш кына биржада оттырганга, ул вакытта Маркс гел акчага кытлык кичергән.
Яшерен канцелярия
Ничек кенә булмасын, тик Сталин репрессияләре – безнең катлаулы тарихыбызның аерылгысыз бер өлеше. Ул еллардагы процесслар турындагы материаллар белән танышканда, кичәге җәлладларның тиз арада ничек корбанга әйләнүе ачык күренә. Чып-чын абсурд театры! “Халык дошманын” уйнаучы актер чирләп китсә, режиссер аның роленә “тикшерүчене” билгеләгән. Ул кулларындагы канны юган да, номер суккан роба кигән. Бөтен нәрсә буталып беткән.
Рус һәм татар авылларында таза хәлле крестьяннарны үз авылдашлары ук кулакка чыгарып юк иткән. Һәм, әйтергә кирәк, моны бик теләп эшләгән. Дәртләнеп, мәчет манараларын һәм чиркәү чаңнарын аударганнар, алпавыт утарларын тар-мар иткәннәр, мародерлык белән шөгыльләнгәннәр. Дөрес, алар донос язмаган, чөнки яза белмәгәннәр. Әмма килгән комиссарның колагына бөтен әләкләрен пышылдарга өлгергәннәр!
Без барысын да Сталинга һәм аның әшнәләренә кайтарып калдырырга күнеккән. Әмма, миңа калса, Иосиф Виссарионович көнкүреш дәрәҗәсендә булган вазгыятьне законлаштырган (һәм яңа дәрәҗәгә күтәргән!) гына. Халык моның белән күптән шөгыльләнгән! Бу ул заманның рухында булган, пролетариат гавамы һәм интеллигенциянең асылын тәшкил иткән. Бөтенесе дә революциядән генә башланганмыни? Императорлар чорында сәяси эзәрлекләү булмаганмы? Яшерен канцелярия, яки Өченче бүлекне кая куясыз? Рус телендәге “сексот” (яшерен хезмәткәр) сүзе нәкъ менә патша Россиясендә пәйда булган. Ә элегрәк? Явыз Иван вакытында әләкләмәгәннәрдер, дисезме? Яисә Казан ханы Сафагәрәй сараенда? Ул заманда масштаблар гына башкарак булган...
Әләкче һөнәре
Рус патшалыгы законнары җыелмасында (“Соборное уложение 1649 года”) әләкләмәгән өчен җәза бирү каралган: “А буде кто, сведав или услыша на царское величество в каких людях скоп и заговор или иной какой злой умысел, а государю, и его государевым боярам и ближним людем, а в городах воеводам и приказным людем про то не известит… и его то казнити смертию безо всякие пощады”. Кылынган җинаять турында донос “извет” дип аталган, аның белән шөгыльләнүчеләр исә “изветчик” дип йөртелгән.
Петр I заманында доносчылык һөнәргә әйләнә, әләк өчен гонорар түлиләр. Ә 1725 ел Указы буенча, хуҗасын әләкләгән крепостнойга патшадан азатлык кәгазе бирелгән. Һәм менә тагын бер мөһим нәрсә. Әгәр фискаль донос ялган булса, чагучы судан коры чыккан: законда “фискалны гаепләргә ярамый” дип язылган. Кайберәүләр фикеренчә, 1715 ел Указы реформатор патшаның хәйләсе булган – ул Россия элитасының европалашуын тизләтү максатын куйган. Рус дворяннары, хезмәтчеләре аңламасын һәм патшага чакмасын өчен, тиз арада чит телләрдә сөйләшергә өйрәнгән. Тора-бара исә хәтта иң ялкау алпавытларның да һәм кием-салымы, һәм фикерләре, һәм белем дәрәҗәсе үзгәргән. Менә шулай итеп русларның кимчелеге аларны мәгърифәткә һәм алгарышка китергән.
Бездә шундый бер шөбһә бар – донос россиялеләрнең яраткан шөгыле түгел микән? Аларның холкының үзенчәлеге! Әлбәттә, бөтенесенеке дә түгел. Безнең арада да намуслы, принципиаль, тәртипле кешеләр булган һәм бар. Әмма аларны ала каргаларны яраткан кебек яратканнар...
“А”дан “Б”га кадәр ара
Журналист һәм язучы Рафаэль Мостафин үзенең соңгы “Һәрберсен исемләп искә алыйк” китабында репрессияләнгән язучылар һәм аларның җәлладлары турында сөйли.
“Пролетар идеология сафлыгын “ярсып кайгыртучылардан” булган Кави Нәҗми чыгышларының берсендә үзенең бөтен каләмдәшләрен ике төркемгә бүлә. “А” төркеменә, ягъни “чиста”, яки “сулларга”, ул үз иҗат юлларын Октябрьгә кадәр үк башлаган, әмма Совет властен сөенеп кабул иткән язучыларны кертә... “Б” төркеменә “нәҗесләр”, яки “уңнар” керә... Аның мантыйгы буенча, әдәбиятта бары тик “А” төркеме әдипләре һәм яшь пролетар язучылар, шул исәптән үзе һәм тагын берничә каләмдәше генә калырга хокуклы булып чыга. “Б” төркеме язучыларын исә ул буржуаз дип атый, тарих барышы барыбер аларны һәлакәткә дучар итәчәк, дип фаразлый. Кави Нәҗми каләмдәшләрен физик юкка чыгаруны күздә тотмагандыр, әлбәттә. Әмма аның күп кенә нигезләмәләре һәм нәтиҗәләре соңрак турыдан-туры гаепләү бәяләмәләренә күчкән шул...”
Кави Нәҗми төзегән исемлекләр энкэвэдэчыларга зур ярдәм була. Озак уйлап тормыйча, алар анда авторның үзен дә кертәләр – “Б” төркеменә! Исемен Казан урамнарының берсе йөрткән язучы 1937 елда кулга алына һәм Черек күлдәге бер кешелек камерага ябыла. Аны өч ай газаплыйлар һәм гаебен танытмакчы булалар. Үрә катырып дивар буена бастыралар, янәшәсенә усал овчарка бәйлиләр – аның тешләре ир-атның җенес әгъзаларыннан бер генә сантиметр ераклыкта шакылдый, селкенсәң – беттең! Кыйнап, аның бөерләрен имгәтәләр, тешләрен коялар. Биш тапкыр, ялганлап, атарга дип алып чыгалар. Һәм Нәҗми бирешә, кемнедер гаепләп, беркетмәгә кулын куя. Ябыккан, буйсынган, бетерешкән язучыны өенә җибәрәләр. Хакимият биргән фатирындагы кабинетында утырып, тәмамланмаган кулъязмаларына карап, елап утырырга гына кала. Кави Нәҗми “А”дан “Б”га кадәр араның шулкадәр кыска булачагын күз алдына да китермәгән була. Һәрхәлдә, үзе өчен.
Әләктән – мөртәтлеккә
Вакыт бара, репрессияләр аппараты үзгәрә – атуны илдән сөрү, сөргенлеккә җибәрү, психушкага утырту яки дөньяда барлыгыңны оныту алыштыра. Хакимияткә каршы язучының әсәрләрен бастырмыйлар. Ул читкә кагылган кешегә – мөртәткә әйләнә. Аның тыңлаучан дусларына фатирлар, иҗат йортларына юлламалар, мактаулы исемнәр, премияләр һәм дәүләт заказлары бирәләр, ә аңа – шымытыр!
Совет чорының 80нче елларында язучылар даирәсендәге вазгыять белән кызыксынган кешеләргә мин режиссер Константин Воиновның сюжеты буенча да, актерлар уены буенча да, салынган фикере буенча да искиткеч шәп “Шапка” фильмын карарга киңәш итәм. Сценарийга нигез итеп Владимир Войнович һәм Григорий Горинның “Кот домашний средней пушистости” пьесасы алынган. Минемчә, бүгенге язучылар оешмаларында да донос тыныч кына “яшәп ята”. Бәлки, элеккеге кебек үк ачыктан-ачык түгелдер – ул бөтен кешенең күз алдында кәнәфидә кукраеп утырмый инде, шулай да шкаф артына качып, сызгырганны көтеп тора!
Үз-үзебезне тәнкыйтьләүдән тайчынмыйча әйтә алабыз – әләк язу өлкәсендә без журналистлар да язучылардан бер дә кимен куймыйбыз. Бигрәк тә гади корреспондентлыктан башлап, ниндидер югарырак вазыйфага ирешә алганнарга эләгә. Һәр баш мөхәррир өстеннән шактый әләк язылган, дип сөйлиләр, алар караңгы урында саклана һәм үз сәгате сугуын көтеп ята. Тагын, Казанда бары шул фискаль жанрда гына махсуслашкан бик сәләтле кеше дә бар, дип сөйлиләр. Аның турында каян белдекме? Табигый ки, аның өстеннән язылган доностан. Үзебез язган идек.
Фискалдан – аноним комментаторлыкка
Шаярту шаярту белән, әмма хәзерге доносның билгеле бер метаморфозалар кичерүен без дә таныйбыз. Явызлык теләүче хәзер нинди дә булса мәкаләгә комментарийлар биргәндә зәһәрен чәчә. Мәсәлән, “Бизнес-онлайн” материалларына. Биредә чын фамилиясен куеп язучылар сирәк. Тоташ – анонимнар. Безнең халык төрле сәбәпләр буенча һәм төрле персоналарга карата шул рәвешле парын чыгара. Замана әләкчесе үзгәрәк. Аның элемтәләре, бәйләнешләре саллы, ул үзенең югары урындагы танышына шылтырата һәм якынча болайрак сөйли: “Син бу адәм турында “югарыда” нәрсәләр сөйләгәннәрен ишетмәдеңмени (бу урында нинди дә булса түрәнең исеме атала – уйдырманы тикшереп карамасыннар өчен эшләнә бусы)? Мин синең урында булсам, аның бу романын бастырырга җөрьәт итмәс идем. Минем сиңа мөнәсәбәтем яхшы икәнен беләсең бит, шуңа шылтыратам да...”
Күпчелек очракта шул җитә. Кешене кире боралар. Кулъязмасын кире кайтарып бирәләр. Ул аптырашта! Телефоннан үзенә яла ягулары аның башына да килми.
Донос һәм аның җирле үзенчәлекләре
Бездәге һәрнәрсә үзенчәлекле булган кебек, үзебезнең җирле әләкнең дә үзенчәлекләре бар. Алар турында безгә үзебезгә дустанә мөнәсәбәттәге юмористик журнал редакциясендә сөйләделәр. Билгеле инде, мәзәк телендә. Иске, совет мәзәге бу: “МДУда бер профессор кандидатлык диссертациясен яклау процедурасыннан соң икенчесенә сөйли икән:
- Грузиядән диссертация якларга килсәләр, шәраб, шашлык алып киләләр... Урта Азиядән – кавын, йөзем... Татарстаннан килүче артыннан исә донос килеп җитә...”
Сүз уңаеннан, бу мәзәкне сөйләгән юмористик журнал мөхәррире үз басмасының исемен атамауны үтенде – сакланганны Аллаһ саклар, ди бит. Без вәгъдә бирдек-бирүен, әмма тиешле җиргә шыпырт кына сызгалап җибәрдек: “Сезгә шул хакта хәбәр итәм... Игелек теләүче”.
Без аларга җирәнеп карыйбыз
Ә менә бусы чынлап та булган хәл. Безнең таныш язучыбыз М., 1990нчы еллар башында көнбатыш илләрен велосипедта урарга ниятләгәч, андагы гореф-гадәтләргә гаҗәпкә калган иде. Туристлар таптап бетергән сукмакларда боларны күреп булмый, ә ул ике тәгәрмәчле транспортында Европаны гизгән һәм аны үзе өчен бөтенләй башка яктан ачкан! Аны бигрәк тә инсафлы немецларның теләсә нинди хокук бозулар турында полициягә хәбәр итү тизлеге таң калдырган. Бервакыт трассадан барганда, коеп яңгыр ява башлаган, ул телефон будкасына кереп яшеренгән. Ә анда кемдер кергәч, ут үзеннән-үзе кабына икән. Салкын яңгыр туктамаган, һәм М. төнен шул будкада гына үткәрергә булган. Йокы капчыгына төренеп, бөкләнеп яткан. Әмма инде биш минуттан соң ук аны полиция сиренасы уяткан. Язучыны велосипеды белән участокка алып киткәннәр, документларын тикшергәч, хостелга илтеп куйганнар. Моны әле ул очраклы хәл дип кенә уйлаган. Янәсе, полиция янәшәдән генә үтеп баргандыр, будкада ут янгач, карарга булгандыр. Икенче көнне исә карурманда, кешесез җирдә М. тушенка банкасын җылытыр өчен кечкенә генә учак якмакчы булган. Һәм тагын уңышсызлык! Өч минуттан инде ул полиция машинасында утырган, штрафка тартылган. Шәһәр буасында су коенырга җыенгач, аны өченче тапкыр полиция алып киткән һәм тагын штраф салган. М. аптыраган, үзен көн-төн күзәтәләр, дип уйлаган, өзелеп үз иленә кайтып китәсе килгән.
Гамбургта ул Казан университетында укыган немец кызына өйләнгән якташын очраткан, ул инде беркатлы татарның күзләрен ачкан. Әгәр немец тәртип бозуны күрә икән, ул шундук полиция номерын җыя. Үзе беркайчан да борынын тыкмый. Бу - полиция эше! Ул шулай ук музыка яки телевизор тавышын әкренәйтүне таләп итеп диварга шакымый, тиешле җиргә шылтырата гына.
Моннан шул аңлашыла: “әләк-донос”, төрле җиргә күчеп йөреп, начарга да, яхшыга да әйләнә ала икән. Менә шундый фокус-покус. Минем ишеткәнем бар, Япониядә дә әләккә мөнәсәбәт нәкъ Германиядәге кебек. Франция законнары исә 1791 елда ук гражданлык доносы (délationcivique) турында төшенчәне рәсмиләштергән. Революцион законнар хәзерге француз хокукында да сакланган.
Безнең менталитет исә башкарак. Без тәртип яки кагыйдә бозучыны, җинаятьчене үзебез тотарга, аның танавына тондырырга һәм җавап алырга – үзебезгә дә суктырырга тиеш. Менә шундый эчкерсез, самими безнең күңелебез, шунлыктан төннәр буе әләк язучыларга яки тавышларын танытмаска тырышып телефоннан шылтыратучыларга без җирәнеп карыйбыз.
Добавить комментарий