Курку белмәс һәм баш имәс шагыйрь
«Роталарның сугышчан рәтендә булып, яугирләрне һөҗүмгә күтәрде һәм алар белән бергә шәһәргә бәреп керде...» Бу Нур Баянны бүләкләү кәгазеннән бер өземтә. Хәрби начальникныкы түгел, шагыйрьнеке.
Нур Баянга I дәрәҗә Ватан сугышы орденын китерәчәк бәрелешләр 1944 елның сентябрь–октябрь айларында Венгриядә бара. Безнекеләр һөҗүм итә, һәм «майор иптәш Баян еш кына полк подразделениеләренең сугышчан рәтендә булып, үз үрнәге белән сугышчыларны батырлыкларга өндәде» дип билгеләнә шул ук бүләкләү кәгазендә.
1944 елның 16 октябрендә полкташлары белән һөҗүмгә күтәрелүчеләрнең беренче сафында кайсы шәһәргә керүе дә билгеле – Береттьоуйфалу. Шагыйрь Нур Баян сугышның беренче елыннан ук фронтка китә. Пәһлевандай гәүдәсе дә юк, күзлекле – гап‑гади интеллигент. Дивизия газетасы редакторы, укчы полк парторгы була, әмма үз үрнәге белән ышандыруны, материалларны алгы сызыктан алып кайтуны өстен күрә. Кызыл Йолдыз һәм Ватан сугышы орденнары – шуның дәлиле.
Сугыш бетәргә ике атна кала һәлак була. 1945 елның апрелендә Австрия өчен сугышта. 15 майда Актаныш районының Әнәк авылында туып‑үскән шагыйрь Нур Баянга 120 ел тулды. Казанда һәм Яр Чаллыда урамнарга аның исеме бирелгән.
Р.S. Бөек Ватан сугышы кырларында 31 татар язучысы һәлак була (Татарстанның Язучылар берлегенә 50 язучы кергән. – Ред иск.).
Татар язучылары һәм сәнгать әһелләре (сулдан уңга): Сибгат Хәким, Усман Әлмиев, Нур Баян, Җәүдәт Фәйзи, Муса Җәлил. 1939 ел.
Добавить комментарий