Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Курку белмәс Жан

Курку белмәс Жан

Яшерен оешма партизаны Жан шәхсән үзе генә дә абвер, СД һәм полициянең егерме агентын юк итә. Немецлар аны 1943 елның февралендә кулга ала. Нинди генә җәзалауларга дучар ителсә дә, герой беркемне дә сатмый, аңардан хәтта чын исемен дә әйттерә алмыйлар.

25 мая 2025

Жанның Казан егете Иван Кабушкин булуы турында ике дистә ел узгач кына беләләр. Сугышның беренче көнен кече лейтенант Иван Кабушкин СССРның Көнбатыш чигендә каршылый. Берничә көнгә сузылган сугыштан соң әсирлеккә эләгә. Аны хәрби әсирләр колоннасында оккупацияләнгән Минскига китерәләр.

Әсирлектән качып, партизан хәрәкәтенә кушыла. Кабушкин әлеге хәрәкәтнең хәрби Советына – элеккеге совет хәрбиләренең яшерен оешмасына керә. 203 нче партизан отрядының разведка башлыгы ярдәмчесе була.

Жанга хыянәтчеләрне һәм фашист агентларын ачыклау һәм юк итү төркеме белән җитәкчелек итү ышанып тапшырыла. Төркем уңышлы гына эш итә: Кабушкин үзе генә дә абвер, СД һәм полициянең егерме агентын юкка чыгара.

Оператив төркем башлыгы буларак, Жан дошман машиналарына һөҗүмнәр, лагерьлардан хәрби әсирләрнең качуын оештыра, корал, сугыш кирәк-яраклары, азык‑төлек таба. 1942 елның маенда ВКП (б) ның яшерен шәһәр комитеты җитәкчелеге юк ителгәннән соң, Кабушкинга Минскида яшерен оешманы яңадан торгызу бурычы йөкләнә.

Ләкин шул ук елның көзендә немецлар шәһәр комитеты әгъзаларын берәм‑берәм кулга алырга керешкәч, Жанны эзәрлекли башлыйлар. Аны 1943 елның февралендә кулга алалар: элемтәче, немецларга эләгеп, җәзалауларга түзә алмый...

Гестапода партизанны кызган тимер, ток белән җәзалыйлар, аннары махсус таш капчыкта ярты ай эчертмичә, ашатмыйча тоталар, ләкин рухын сындыра алмыйлар. Жан беркемне дә сатмый, хәтта үзенең чын исемен дә әйтми. Аны 1943 елның 4 июлендә Минск төрмәсендә җәзалап үтерәләр...

Искиткеч батырлыгы һәм тугрылыгы өчен Иван Константинович Кабушкинга (үлгәннән соң) Советлар Союзы Герое исеме бирелә. СССР Югары Советы Президиумының бу турыдагы Указы 1965 елның 8 маенда басылып чыга.

Кабушкин Татарстан башкаласында җидееллык мәктәпне тәмамлаган, армиягә алынганчы трамвай йөртүче булып эшләгән. Казан урамнары буйлап ул йөрткән Х №24 трамвай вагоны сакланып калган. Вагон «Метроэлектротранс» МУП бинасы янында урнаштырылган. Белоруссиянең Бөек Ватан сугышы тарихы музеенда Иван Кабушкинга багышланган стенд урнаштырылган, Минск һәм Барановичи шәһәрләрендә аның исеме белән аталган урамнар бар.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера