Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды
«Күзгә чак шәйләнә торган манара янында Заһитов белән мин Кызыл байракны беркетә башладык…»

«Күзгә чак шәйләнә торган манара янында Заһитов белән мин Кызыл байракны беркетә башладык…»

Берлин. 1945 елның 30 апреле. Җирле вакыт белән 22 сәгать 40 минут. Өлкән сержант Гази Заһитов һәм сержант Михаил Минин рейхстаг өстенә кызыл байракны – Җиңү байрагын беркетәләр...

22 мая 2025

Белешмә:
Гази Заһитов, татар, БАССРның Яңагыш авылында туып-үсә. РККА сафларында – 1940 елдан. Фронтта – беренче көннән. 3 нче удар армиянең 79 нчы укчылар корпусы 136 нчы армия туп-артиллерия бригадасының разведка төркемендә сугыша. Берлин өчен сугышларда рейхстагны алу һәм кызыл байрак беркетү өчен иреклеләрдән төзелгән штурм төркемнәренең берсенә керә. II һәм III дәрәҗә Дан, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары, «Батырлык өчен», «Сугышчан казанышлар өчен» медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан соң туган авылында колхоз рәисе, МТСта механик булып эшли. 1953 елда юл һәлакәтендә вафат була.

Беренче булып рейхстаг өстенә байракны Михаил Егоров һәм Мелитон Кантария күтәрмәгәнлеге сугыштан соң дистә еллар узгач кына билгеле була. Аңлашылмаучанлык 150 нче укчы гаскәр командиры генерал Василий Шатиловның җиңүле донесениесе аркасында килеп чыга: 30 апрельдә үк ул командованиегә рейхстаг алынуы һәм аның өстенә Җиңү байрагы беркетелүе турында ялгыш хәбәр юллый.

Җиңү турындагы хәбәр өстәгеләргә барып ирешсә дә, рейхстаг өчен сугышның әле кызган чагы гына була. 30 апрель кичендә генә капитан Владимир Маков җитәкчелегендәге штурмлау төркеме ут астында рейхстаг түбәсенә чыга. Төркемгә Гази Заһитов, Александр Лисименко, Алексей Бобров, Михаил Минин керә.

Үзәк фасад, «Германия» скульптура төркеме өстендә Минин һәм Заһитов кызыл байрак беркетеп куя. Маков рация буенча бу турыда җитәкчелеккә кыска гына хәбәр җибәрә.

Ләкин иң югарыга, Сталин белән Жуковка, бу юлы донесениене берәү дә җиткерми, чөнки иртәнге ялгыш хәбәр өчен башың белән җавап бирергә туры килергә мөмкин. Шуның аркасында рейхстагка Җиңү байрагын беренче булып күтәргән сугышчыларны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итүгә дә юл куелмый. Аларның барысына да Кызыл Байрак ордены тапшырыла…

Икенче көнне, 1945 елның 1 маенда, сугыш тынгач, сержантлар Михаил Егоров һәм Мелитон Кантарияны икенче байрак белән рейхстаг гөмбәзенә үткәрәләр. Икесенә дә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Безнең көннәрдә РФ Оборона министрлыгының Хәрби тарих институтында Җиңү байрагын күтәрүгә кагылышлы барлык архив документларын тикшерәләр. Нәтиҗә мондый: рейхстаг түбәсенә беренче булып кызыл байракны капитан Владимир Маков төркеме беркеткән. Институт ул вакытта биш сугышчыга Россия Федерациясе Герое исемен бирү (үлгәннән соң) турындагы үтенечен хуплый...

Эш ничек була соң? Михаил Минин истәлекләреннән: «Алдан үзе белән фонарь эләктергән Гази Заһитов йөгерде. Ярымҗимерек баскычны ул яктыртып барды. Без баскычка чыга торган бөтен коридорларга гранаталар тондырып, автоматтан атып, тикшерә бардык… Мин чормага чыга торган урында, байракның тоткасына дип, стенадан метр ярым озынлыктагы нәзек торба йолкып алдым. Иркен чормага эләктек, тик түбәгә ничек чыгарга дигән проблема туды. Бу юлы да Заһитов коткарды: фонаре белән йөк чыгырын һәм каядыр югарыга сузылган ике зур чылбырны күреп алды, шуларны яктыртты. Чылбырга ябышып, ишетү тәрәзәсе аша бинаның көнбатыш фронтоны өстендәге түбәгә чыктык.

Күзгә чак шәйләнә торган манара янында Заһитов белән мин кызыл байракны беркетә башладык. Кинәт түбәдә шартлаган снаряд яктысында Лисименко без көндез үк билгеләп куйган ориентир – ат белән алагаем зур хатын-кыздан торган бронза скульптураны күреп алды. Байракны шул хатынның башындагы таҗына беркетү яхшырак дигән карарга килдек. Егетләр мине снаряд һәм миналар ярылудан дерелдәп торган атның койрык өстенә утырттылар, һәм мин байракны бронза хатынның таҗына беркеттем... Вакытны билгеләп куйдык. Җирле вакыт белән 22 сәгать 40 минут иде».

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Номер темасы