Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Кырыс чорның көләч кешесе

Кырыс чорның көләч кешесе

Кутуйның нинди хыялы тормышка ашмый кала

05 февраля 2019

Без аның «Рөстәм маҗаралары»ндагы Рөстәменә кызыгып, урманны аркылыга-буйга иңләп, абага чәчәге эзли идек. Галияне яклап, Искәндәргә нәфрәтләнә… Балачакта татар әдәбияты кабинетында эленеп торган язучы портретлары арасында иң күзне ямьләгәне, ирен читләрендә күз төшерү белән елмаю уята торганы – аныкы. Һич онытасым юк: дәресләр беткәч, җыештыручы апалар да, швабраларына иякләрен терәп, аның дөньяны яктыртырдай көләч елмаюына сихерләнеп тора иделәр. Торалар-торалар да: «Бигрәк чибәр, сөйкемле кеше булган инде…», – диеп, кабат эшләренә тотыналар…
 1-8
Тормышта да көләч, якты, ихлас, кешелекле, намуслы зат буларак теркәп калдырган аны истәлеклә­рендә замандашлары. Сүзебез Гадел Кутуй турында. Сезне аның тор­мыш сәхифәләре буйлап сәяхәткә чакырам.
«АҢА ТАТАР ДӨНЬЯСЫ ҖИТМИ ИДЕ...»
«1917 елда Самарадан 7 чакрым­дагы поселокка – Кряжга күчтек. Га­дел белән мин Куйбышевтагы 1 нче мәктәпкә кереп укый башладык. Гадел бик яхшы укыды. Тыйнак булса да, кешеләр белән тиз ара­лашып китә иде. Ишек алдында­гы карчыклар бик ярата иде үзен. Бик ярдәмчел, җитез малай иде. Су­гышканын, бәхәсләшкәнен, тәртип бозганын хәтерләмим. Мәктәптә укыган чагында 14 яшендә беренче шигырен язды. Шигырь, әлбәттә, русча язылган иде. Без бит класс­та татарлардан икәү генә. Үзара да русча сөйләшә идек. Татарча сөйләшсәң, үртиләр чөнки.
Гадел сүз тыңлаучан бала бул­ды. Кушкан эшне тиз генә эшли дә үзенә буш вакыт калдыра иде. Буш вакытында клубка, театрга бара. Әдәбият түгәрәгенә йөри башлады. Шулай да канәгать түгел иде ул. Аңа татар дөньясы җитми иде.
Уналты яшендә Куйбышевтагы университетка укырга керде... Ка­занга ашкынды. Әнинең ризалыгын алып, минем белән киңәште дә, әтигә әйтмичә генә, Казанга китеп барды. Юкса әти җибәрмәс иде... »
Апасы Зәйнүл Кутуева истәлекләреннән.
 – Кутуй татар поэзиясендә үзен беренче футурист ша­гыйрь дип игълан иткән кеше. Кайнар заман. Ул шул чактагы әдәби хәрәкәтнең үзәгендә тора; трибунада ул, матбу­гатта ул – яза, бәхәсләшә, якалаша!.. Яшь, чибәр, гаять дәртле, энергияле, үзе бик оста оратор, тавышы көр, шигырьләрен ялкынлы па­фос белән сөйли; күп укыган, бик күпне белә, русчасы шәп, татарчасы да әйбәт. Кыскасы ул өстен, күп өстен иде бездән ул чагында...
Язучы Әмирхан Еники.

 
ҖИҢНӘН БАШЛАНГАН МӘХӘББӘТ
«Берсендә Гомәр Гали әйтә:
Нигә бу чибәр кыз да безнең белән бармый? – ди.
Шулай итеп мин алар компания­сенә керәм. Гадел бик чибәр, яшь, бик оста сөйли, мин гашыйк булып йөри идем. Ләкин безнең мәхәббәт тиз генә кушылып китмәде. Алар Такташ белән икесе бер кичне өйләнделәр: Такташ – Гөлчәһрәгә (Гөлчәһрә Хәмзина), Гадел – аның Газзә (Газзә Бадамшина) исемле дус кызына. Такташның «Алсу» поэ­масындагы Газзә инде ул. Озак тор­мадылар. Газзә Мәскәүгә Гөлчәһрә янына китеп барды...
Безгә еш килеп йөри башлады Га­дел. Мин сабыр гына, оялчан гына кыз идем. Бик тиз кызара идем... Бер көнне кинога чакырды. «Унион» га (хәзерге «Родина» кинотеатры) бардык. Килсәк, сеанс башланырга бер сәгатьтән артыграк вакыт бар.
– Менә яхшы булды, сөйләшәсе сүзләр дә бар. Синең егетең бар­мы? – ди Кутуй.
...Аннары сөйләшеп йөрдек. Кино­дан миңа кайттык. Чәй эчтек. Гадел ул чакта тун киеп йөри иде. Туны­ның җиңе ертылган. Мин аны тегеп бирдем. Гадел көлде:
– Гадәттә, мәхәббәт сәдәфтән башлана, безнеке җиңнән башлан­ды, – ди.
1926 елның 26 декабрендә өйлә­нештек. Өйләнешү бик гади булды. Гадел ике кәрзинен күтәреп миңа килде. Кәрзиннәрендә китаплар, солдатлар кия торган ише белье иде.
Мин укыйм, Гаделдән алдарак кайтам. Кечкенә мичемне ягып җибәрәм, бәрәңге әрчеп турыйм да, бер озынча чирәп савытым бар иде, шуның бер ягына суган белән бәрәңге, икенче ягына кот­летлар ясап куям. Бераздан Гадел кайта, аның артыннан ук диярлек Такташ килеп керә.
– Сез, дуслар, уйламагыз, ник бу безгә көн дә килә, дип. Сезнең бергә тормыш уңар микән дип карап йө­рим, – диде ул берсендә.
Үзенең Гөлчәһрә белән тормышы әйбәт түгел иде.
– Тормышыгыз булыр шикелле, Галимә өй эшен ярата кебек, – диде.
Гадел белән Такташ бик дуслар иде. Яшь булсалар да, бервакыт Так­таш әйтә: «Мин алдан үлсәм, син ми­нем каберемә беренче уч туфракны салырсың, син үлсәң, мин салыр­мын. Шулай килештеләр».
Хатыны Галимә Кутуева истәлекләреннән.
– Гаделне кызлар бик ярата иде. Зәйнәп Бәширова сәгать урынына аның фоторәсемен кулына бәйләп йөрде. «Сәгать ничә?» – дип сорасалар, «Хәзер Кутуйдан сорыйм, ул ни әй­тер», – дия иде.
Апасы Зәйнүл Кутуева.

«БЕЗ КИЛГӘННЕ КЕШЕ КҮРМӘСЕН...»
«1931 елның февралендә Гаделне «җидегәнчелек»тә* гаепләп кулга алдылар. Тугыз ай тоттылар. Аклап чыгардылар, бер гаеп тә тапмады­лар. Ләкин җәмәгатьчелек арасын­да аларга мөнәсәбәт яхшырмады. Бер җиргә дә эшкә алмыйлар, бер­кем исәнләшми, сөйләшми, кайсы күрмәмешкә салына, кайсы, күзгә‑күз очрашса да, дәшми үтә. Гадел кайта да башын ике кулы арасына салып утыра. Ул чагында дуслар таш­лады, туганнар да бик сирәк киләләр. Килсәләр дә:
– Ишекне бикләгез, без килгәнне кем дә күрмәсен, – диләр.
Гадел көн буе йөреп эш эзләп кай­та да башын тотып утыра, сөйләш­ми. Мин дә аңа сүз дәшәргә куркам. Беркөнне бик шатланып кайтты. Үзе белән бергә РТЯ** да укыган укытучы эшкә чакырган... Укыту эшен бик яратты Гадел...
Бервакыт ул өйдә юк чакта биш-алты кыз килеп керде. «Адельша Нурмухаметович дома?» – дип со­рыйлар, ә үзләре, юри аның өйдә юк чагын туры китереп, мине карарга дип килгәннәр... Гадел – бик чибәр, бик яхшы сөйли, шәп ора­тор иде бит ул. Күп шигырьләрне яттан белә. Кызларны тәмам авы­зына караткан... Аның ярты гомере театрда, артистлар арасында үтте. Театрда бик яраталар иде үзен...
Бераздан Гаделнең әсәрләрен баса башладылар. Сугыш алдыннан биш‑алты ел бик әйбәт, рәхәтләнеп торып калдык. Тормыш мул түгел иде. Гаделнең кышкы пальтосы бул­ганын хәтерләмим, һәрвакыт туңып йөрде. Чөнки балалар үсә, өч бала бит, укый башладылар. Әле дә хә­теремдә: базардан салам көлтәләре алып кайттым да, шуларны киндергә төреп матрас ясадым. Гадел сугышка киткәндә дә әле безнең караватта теге салам матрас иде».
Хатыны Галимә Кутуева истәлекләреннән.
* 1930 елда татар әдәбияты вәкилләренә карата контрреволюцион, милләтчел берләшмә төзүдә гаепләүгә корылган сәяси эш. Исеме – җидедән, ягъни ул җиде язучыны берләштерә дип фаразлана.
** РТЯ - Татар телен гамәлгә кую институты (Институт реализации татарского языка).
 
 1-7
Гадел Кутуй гаиләсе белән. 1938 ел.
 
 
1-6
Ялкынлы иҗат дәвере. 1925 ел.
 
ҮЛМӘСКӘ ТИЕШЛЕ ДУСЛЫК ХАКЫНА...
«Такташ белән Кутуй бик дус­лар иде. Җан дуслар дип әйтәсем килә, чөнки алар – аерылгысыз, кая гына барма, алар гел бергә!.. Җыелышларда, кичәләрдә, театрда җиңел сөякле Кутуй белән салмаг­рак хәрәкәтле Такташ, энә белән җеп шикелле, гел бер-берсенә та­гылып йөриләр. Ә бит болай чын­лабрак караганда, бер-берсеннән шактый нык аерылалар иде. Таби­гатьләре дә бер түгел, иҗатларында да охшашлык юк. Такташ басынкы­рак, сабыррак, кешеләр белән мө­гамәләдә йомшаграк булса, Кутуй, киресенчә, дәртлерәк, кайнаррак, кискенрәк кеше иде...
Менә Такташ үлде... Табут алып чыгар алдыннан Такташ белән бә­хилләшергә Кутуй килде.
– Иптәшләр, рөхсәт итегез әле миңа да бер сүз әйтергә!
Барысы да көтелмәгән тавыш­ка борылып карады, кайберәүләр бер мәлгә ни әйтергә белмичә уңайсызланып калды. Комиссия членнарының берсе – Закир Гали:
Ку-туй! – дип куйды, аннары кинәт кызып: – Каян килеп кердең әле син, кем чакырды?! Такташка синең бернинди дә мөнәсәбәтең юк, хәзер үк чыгып кит! – диде.
Кутуй тагын нидер әйтергә омты­лып карады, ләкин аңа авыз ачарга да ирек бирмәделәр. Бу юлы инде берничә кеше, кайсы ачуланып, кайсы үгетләгәндәй итеп, аңа чы­гып китәргә куштылар. Шагыйрь­нең гәүдәсен Мәдәният йортыннан алып чыккач, Кутуй юл буе дияр­лек күтәрешеп барырга күпме генә омтылып караса да, аны табутка якын җибәрмәделәр. Зиратка ба­рып җиткәннән соң, кабергә туфрак ташларга хәтта көрәк тә бирмичә азапладылар үзен. Кыскасы, үлгән Такташны тере Кутуйдан әнә шулай «сакларга» тырыштылар.
Кутуй, кусалар да, Такташ табуты артыннан бер адым да калмыйча ияреп бара, шагыйрьнең гәүдәсен җиргә иңдергән чакта, кысыла-кы­сыла булса да кабер якасында басып тора – күпме чыдамлык һәм «әрсез­лек» кирәк булгандыр аңа?! Үлмәскә тиешле дуслык хакына. Такташны озатырга килгән халык зур югалту кичергәнен аңлый иде, әмма ләкин бу минутта иң бәхетсез кеше Кутуй булгандыр, мөгаен…»
Язучы Әмирхан Еники истәлекләреннән.
«ИРЛӘРЧӘ НЫК БУЛ!»
«Кутуй театрны, аның артист­ларын, режиссерларын, компо­зиторларын ярата, аларга хөрмәт белән карый, иҗатлары белән кы­зыксынып тора иде. Бер бик әйбәт сыйфаты бар – ул объектив була белә. Эшләрең ошаганда югары бәя биреп күңелне канатландырса, ошамаганда, җитешмәгән якла­ры булса, шактый каты итеп әйтә дә белә иде.
Иҗат эшенең югарылыгын һәм матурлыгын күрергә яратты. Бүген ирешкән белән генә тыныч­ланырга теләми, киләчәкне тизрәк җиткерәсе, дөресрәге, үсешне тизләтәсе килә иде аның. Ул үзе­нең яшәешендәге идеалга омтыла иде. Кешенең эше дә, уйлары да, мәхәббәте дә матур булырга тиеш, дип ышанып яшәде ул. Мин аның бер генә тапкыр да исерек вакы­тын күрмәдем. Аңа кәеф күтәрер өчен эчәргә кирәк түгел, аның кәефе һәрвакыт диярлек күтәренке иде.
Бик кешелекле кеше иде Кутуй. Уртак танышыбыз булган бер ха­ным сөйләде: 1939 елның салкын, пычрак көзендә Ирек мәйданы тук­талышында бер баласын күтәреп, икенчесен җитәкләп трамвай көтеп дер‑дер калтырап торганда, Кутуй килеп чыккан. Ул инде бу ханымның авыр хәлдә калуын, иренең фаҗи­гале рәвештә юкка чыкканлыгын ишеткән булган. «Хәлең турында ишеттем. Түземле була күр. Ирләрчә нык бул», – дип, ике баланы ике ку­лына күтәреп, Куйбышев мәйда­нына кадәр төшереп, квартирына ук илтеп куйган. Балаларга конфет биреп китеп барган...»
Режиссер Ширъяздан Сарымсаков истәлекләреннән.
«НИНДИ ЧӘЙ ДИ УЛ!..»
«1934 ел. Җәйнең бик ямьле, кояшлы көннәренең берсе. Татар дәүләт академия театры бинасын­нан чыктым да уйлана-уйлана ба­рам. Берәү кычкыра:
– Риза, тукта әле!
Кызу-кызу атлап каршыма Кутуй килә.
– Синең янга бара идем әле, – ди бу, серле генә елмаеп. – Ярый үзең очрадың.
 
1-1
Аерылмас җан дуслар. Һади Такташ белән Гадел Кутуй. 1929 ел.
 
– Нәрсә әллә безгә – академия театрына атап берәр пьеса яздың­мы?
– Язуын бер нәрсә яздым да. Тик пьеса түгел… Озын хикәя, по­весть… Синең фикереңне ишетү кызыклы… Кулъязмамны укырга авырсынсаң, үзем үк укып чыгам. Вакытың булса, бүген үк, хәзер үк… Әле яңа гына тәмамлап, нокта куеп чыктым. Димәк, иң кайнар килеш сиңа укыйм. Беренче булып син хө­кем чыгарасың... Өй аулак, Галимә дә, балалар да юк…
Унбиш-егерме минут узмаган­дыр, мин инде Кутуйның Комлев урамындагы фатирының кечкенә бүлмәсендә, искерәк бер креслога утырып, «Тапшырылмаган хатлар» повестен тыңлый идем.
Ул зур осталык белән, мавык­тыргыч итеп язылган иде. Кутуй аны үзе дә бик оста итеп, дулкынла­нып, һәр җөмләсенең, сүзенең асыл мәгънәләрен җиткерерлек итеп укый. Икенче хатны укып чыккач, миңа карап:
– Яртысы тәмам, әле тагын ике хат укыйсы бар, әллә примуста чәй кайнатып, чәй эчеп алабызмы?
– Юк, юк, – мин әйтәм, – нинди чәй ди ул! Бөтен тәэссоратны бо­зып! Әйдә, укы! Ахырына кадәр, туктамыйча…
Бу әсәрне хәзер уннарча телдә яратып, дулкынланып укыйлар…»
Язучы Риза Ишморат истәлекләреннән.
«МИН ДӘ БАРМАСАМ, БҮТӘН ДӘ БАРМАСА...»
«Мин аны солдат итеп күз алдыма да китерә алмый идем.
– Китмә, – дим.
– Мин дә бармасам, бүтән дә бар­маса, кем сугышны бетерер? – ди. Кутуй кешенең киңәшен тыңлап тора, әмма үзенчә эшли иде.
Соңгы тапкыр сугыштан кайт­канда Кутуй элеккеге Кутуй түгел иде инде. Рухсыз иде. Әллә үзенең язмышын алдан сизенгәнгәме, ул бик үзгәреп кайткан иде. «Җи­дегәнчелек» вакытында да мин аның алай күңелсез булганын хәтерлә­мим».
Актриса Фатыйма Ильская истәлекләреннән.
– Хәерле көн, кадерле хатыным! Шатлыгымны уртаклашырга ашыгам... «Батырлык өчен» медале алдым. Миңа ул бик кадерле һәм бик ошый. Минем батырлыгым әллә ни зур түгел. Ләкин мин куркак түгел. Заданиене тоташ ут яңгыры астында үтәдем.
Беләм, син минем өчен бик куркасың. Курыкма, һәлак булыр дип уйлама. Ышан, җаным, мин тормышны яратам, тынычын да, кайнап торганын да яратам... Сугыш, әлбәттә, сугыш инде ул. Ләкин мин өйгә исән‑сау кайтачагыма ышанам...
Гаделең.
18.XI.42
 
1-5
«Тапшырылмаган хатлар»ның рус теленә тәрҗемә басмасы. Әсәрне Советлар Союзында яшәүче халыкларның тагын башка бик күп телләренә тәрҗемә итеп бастыралар. Ул бик популяр була.
 
«КҮЗЛӘРЕМӘ КАЗАН КҮРЕНӘ...»
«Сугыш вакыты. Бу елларда та­тар телендә чыга торган бердән­бер өлкә газетасы «Кызыл Татарстан». Фронттан яраланып яки ялга кайткан язучы һәм журналистлар иң элек безгә киләләр.
Менә беркөнне өске каттан:
– Кутуй кайткан, Кутуй килде, – дигән сүзләрне ишетәбез.
– Кутуй?!
Йөгерә-йөгерә баскычтан менә­без. Әле берничә генә көн элек Мәскәү радиосыннан аның тавы­шын ишеткән идек бит. Ялкынлы чыгышында ул кырыклап фашист­ны үз куллары белән дөмектерүе турында сөйләгән иде. Менә хәзер үзен дә күрәбез икән…
Салкын һәм ярым караңгы ко­ридорга таба борылуга, бер төркем иптәшләрне күреп алабыз. Алар стена буена чүгәләп утырган Кутуй тирәсенә җыелганнар. Башында – колакчынлы бүрек, өстендә – кыска тун. Тунын чишеп җибәргән, гим­настеркасында орден-медальләре күренеп тора. Үзе ябык, авыру. Әмма күзләре, иреннәре елмая.
Без аны бүлмәгә чакырабыз. Ул кычкырып шигырь укып җибәрә:
Хыял күзе белән илгә карыйм,
Карап туймыйм – рәхәт күңелгә!
Рус шәһәрен ярсып яклаганда,
Күзләремә Казан күренә…»
Журналист Мәрьям Дибаева истәлекләреннән.
«БЕРЛИНГА БАРЫБЕР ҖИТӘЧӘКМЕН!..»
«Гадел Кутуй Варшава һәм Одер өчен барган сугышларда солдатлар белән беррәттән катнашты, авто­матын кулына алып, танкларга утырып, сугыш эченә керде. Колак төбеннән сызгырып үткән пуля­ларның, җирнең астын‑өскә актар­ган бомбаларның ярчыклары үзенә тимәвенә гаҗәпсенеп, киләчәктә дә сау калачагына ышаныч белән сөйли иде ул.
Җиңү язы килде. Познань шәһә­рендә идек. Берлин операциясе өчен зур хәзерлек бара. Кутуйга, сәламәтлеге начар булганлыктан, врачлар барырга рөхсәт итмәде. «Кайдан күрендем шул врачлар­га? Мин Берлинга барыбер барып җитәрмен!» – дигән сүзләре колак төбемдә яңгырап тора…
Апрель урталарында госпитальгә керде. Мин килгәндә караватында мендәргә сөялеп утыра иде. Кәефе күтәрелеп китте, елмаеп җибәрде. Кулларымнан тоткан килеш, шат­ланып, нәрсәләр генә сорашмады! Берлинга барырга ашыгуын әйтте, врачлар рөхсәт бирми, дип зар­ланды. Бакчага чыктык, эскәмиягә утырдык. Көн аяз, җылы. Күктән төрле якка самолетлар үтеп тора…
Көн кичкә авышкач, урыннан тордык, ләкин Гадел бүлмәгә берү­зе керә алмады. Ике кулын минем иң башларыма салды да, карава­тына кадәр күтәреп алып бардым. Тагын мендәренә сөялеп утырды; тагын кочаклаштык… Таш баскыч­ка басу белән ниндидер көч мине туктатты һәм шул чакны Тукай­ның больницада төшкән рәсеме күз алдыма килеп басты. Ниндидер сизенү белән Гадел янына боры­лып кердем дә:«…Без Берлинда очрашырбыз, әүвәлгедәй кайнар чәйләр эчәрбез, без сине сагына­быз, көтәбез… Сине халкың, туган илең көтә…» – дидем.
Гадел 27 апрельдә автоматын ала (ул аны газета исеменнән командировкаларга чыкканда да калдырмый иде) да үтеп баручы бер машинага утырып Берлинга юл тота. Юлда барышлый хәлдән тая, врачлар аны янә госпитальгә озата…
Тиздән Берлин өстендә җиңү байрагы җилфердәде. Без Гариф Галиев, Ибраһим Гази, Шәрәф Мөдәррис белән бергә Рейхстаг­ның җимерек стеналарын тамаша кылып йөргәндә, ташларга язылган меңләгән исем арасында «Кутуй» дигән исемне дә укыдык. Кем язга­ны билгесез иде. Әмма кем генә бул­масын, ул «Без – сталинградчылар», «Сагыну», «Тапшырылмаган хатлар» белән рухланып, Берлингача килеп җиткән совет солдаты иде».
Әдәбият галиме Шакир Абилов истәлекләреннән.
 
 1-5
«Без – сталинград­чылар!» әсәренең рус телендәге тәрҗемә басмасы. Кутуй Сталинград сугышлары вакы­тында бик каты өшеп калган була. Атакага күтәре­лергә сигналны кө­теп, карга күмелеп кайвакыт сәгатьләр буе ята солдатлар. Соңрак тиешенчә дәвалап җитке­релмәгән авыруы яңадан калкып чыга…
«МИНЕ ГАДЕЛ ДИП АТАГЫЗ…»
«Аның белән беренче тапкыр 1945 елның 14 гыйнварына кар­шы төндә, Висла елгасының аргы ягындагы плацдармда очраштым.
– Кутуй, Беренче Белоруссия фронты газетасы хезмәткәре, – дип, кул биреп күреште. Аннары, кинәт, күңеллеләнеп китеп, малайларча шуклык белән, кулын бүрегенә ти­дереп, честь бирде.
– Кутуй, дип, яисә исемем белән Гадел дип кенә атагыз, – диде ул, яныма утырып. Үзе йөзен балкытып дустанә елмая, чак кына кысыл­ган күзләрендә кешегә ышаныч һәм кызыксыну чагыла иде. Аягын­дагы киез итеге, окоп тузаны кун­ган сырган чалбары, бил каешына таккан трофей маузер, иңенә аскан иске кыр сумкасы – барысы да аның сугыш ачысы-төчесен инде җитәр­лек татыган фронтовик икәнлеген әйтеп тора иде.
…1945 елның марты. Ландсберг шәһәреннән көнбатыштарак ур­нашкан бер авылдагы өйдә Гадел бик мавыгып офицерлар белән әдәбият, сәнгать турында сөйләшә. Шунда кайсыдыр үз иҗаты турында сөйләвен үтенде. Әмма Гадел язган түгел, ә язачак әсәрләре турында әйтте:
– Сугыштан соң, – диде ул, – «Тап­шырылмаган хатлар»ның икенче китабын язарга, «Рөстәм маҗара­лары»н тәмамларга уйлыйм. Ан­нары Бөек Ватан сугышы турында бер повесть язмакчы булам. Аның өчен материал җитәрлек…
Кәефе китебрәк тора иде, темпе­ратурасы күтәрелеп. Бу аерылушы­быз соңгы аерылу булыр дип башы­ма да китермәдем…»
«Красная звезда» газетасы хәбәрчесе
М.Новигатский.
– Ул шәхес буларак бик күркәм кеше иде. Юк‑бар нәрсәгә тавыш куптаруны, ваклануны, кешене хаксызга кимсетүне һич кенә дә күтәрә алмый. Кутуйның кешеләр­не яратуына, аларны эчке бер җылылыгы белән әсир итә алуына таң калырлык. Кая гына бармасын, кем белән генә сөйләшмәсен, һәркайчан үз эзен калдыра иде.
Фронтовик дусты, язучы Гариф Галиев.

«КУТУЙ ҮЛДЕ...»
«Познаньда бик әйбәт госпи­таль бар иде. Комиссары үзебезнең Казан кешесе, медперсоналдан да татарлар бар. Кутуйны шушы иптәшләр кулына калдырып, ре­дакция алгарак китте. Кире Поз­наньга барганда Кутуй янына кер­дем. Ул инде госпитальдән чыккан, өйдә. Бик беткән. Тукайның үләр алдыннан Клячкин шифаханә­сендә төшкән соңгы рәсеменә ох­шап калган. Юка одеал астында беләк буе гына булып ята. Хуҗа хатыны алдына йомыркалар, пи­рожкилар куйган. Ләкин бу берсен дә ашамый икән.
Икенче көнне госпитальгә озат­каннар. Кайсы госпитальгә? Белү­че юк. Сораша торгач, әллә ни ерак түгел бер немец шәһәрендә ятуын белеп алдык. Гариф белән (Гариф Галиев) икәү юлга чыктык, гос­питальне барып таптык. Анда аны «дәвалану өчен тылга оза­тылган» диделәр.
– Нинди стадия?
– Ачык процесс.
Андый авыру белән кешеләр го­мер буе яши. Кутуй терелмәс дигән уйны башка да китермәдек. Берлин­да көтмәгәндә аңардан открытка алдык. Юлдан җибәргән. «Поезд мине тылга алып китеп бара, ләкин мин әле кире борылып кайтырмын, Берлинны алуда катнашырмын», – дип яза. Күптән язган, открытка кай­дадыр адашып йөргән. Кутуйның үз кулы белән язган бу открытка­сына куандык: димәк, кайтып, инде Казанны «алганда» очрашырбыз.
Кинәт хат: «Кутуй госпитальдә үлде…» Гариф Галиев, тиз генә җые­нып, ул вафат булган госпитальне эзли китте. Польша җирендә, Лодзь шәһәрендә булып чыкты (Гадел Ку­туй чынлыкта Згеж шәһәрендәге госпитальдә вафат була. – Авт.). Госпитальдәге татар кызлары: «Кутуй абый безнең кулда үлде», – дигәннәр.
Ул гел алда булырга тырышты һәм гел алда булды да…»
Язучы Ибраһим Гази истәлекләреннән.
Мин иптәшләрем янында әле. Башта салкын тигән иде, ютәләтте, күкрәкне кысты. Күкрәккә һәм аркага 70 банкы (берьюлы) салдылар... Чирләү сәбәпле һич кая чыкмыйча өйдә генә ятарга туры килде. Язу-сызудан калган вакытны сезнең турыда уйлануга, хыяллануга багышладым. Иптәшләр мине үтә оптимист диләр. Мин: «Казанга кайткач, алай итәм дә болай итәм», – дип гел сөйләнеп утырам. Алар минем «кайтам» дип өзеп әйтүемә гаҗәпләнәләр, «быел кайтам» диюемә шаккаталар. Сагыну, өйгә омтылу шулкадәр көчле ки, кайберәүләр ул кайту көннәренең тууына да ышанмыйлар инде. Ә мин ышанам, өйгә кайтып керәсемне беләм һәм шул көнне көтәм.
...Их, җәй кайтып булса иде...
Гаделең.
24.III.45

 
ТР Дәүләт архивы, Милли китапханәсе фондларында сакланган материалларга, «Илһам» җыентыгы, «Гадел Кутуй турында истәлекләр» китапларына нигезләнеп әзерләнде.
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: