«Кызыл Шәрык»: Халык теленә кергән йорт
Башкалабыз Казанда сакланып калган, тарихлары милли мәдәниятебезнең асыл затлары белән бәйле борынгы йортлар белән таныштыруны дәвам итәбез. Без аны «Казанның агач йортлары» проекты буларак «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы белән берлектә башлап җибәргән идек. Агач йортлар архитектурасыннан инде Казаныбызның таш йортларына күчәбез.
Элеккеге Камал, хәзерге Тинчурин театры янындагы, Татарстан урамы, 3/2 нче йорт адресы буенча Түбән Кабан яры буенда урнашкан ярымтүгәрәк фасадлы сары йортны һәр казанлы яхшы белә. Аның халыктагы исеме – «Красный Восток». Үзебезчә әйтсәк, «Кызыл Шәрык» була инде ул.

Ә ИТЕКНЕҢ РОЛЕ НИНДИ?
«Кызыл Шәрык» атамасы йортка әле күптән түгел, 90 нчы елларда гына ябыша. Бу аның түбәсенә беркетелгән «Красный Восток» реклама конструкциясе белән бәйле. Аңа кадәр йортның язмышы итек белән тыгыз бәйләнгән була...
Татарстан һәм Мәрҗани урамнары чатында урнашкан бу өй совет заманындагы иң зур итек фабрикасының стахановчылары, белгечләре өчен төзелгән торак йорт булып исәпләнгән, элеккерәк чорда халык аны «Валтрест» дип йөрткән. Проектны архитектор Семён Копец эшләгән. Ул 1940 елдан алып 1957 елга чаклы Казанның баш архитекторы вазыйфасын башкаруы белән билгеле.
«Валтрест» йорты Казан архитектурасында кабатланмас урынны били, дип исәпли хәзерге архитекторлар да. Ул заманында эре, колачлы шәһәр төзелеше проектын үзара берләштерә – парадныйларга хас архитектура ансамбле белән мәдәният йортына йөз тотып эшләнә. Бу проект буенча Кабан күле белән тирә-юньдәге йортлар үзара гаять масштаблы, уникаль композицияне тәшкил итәргә тиеш була.
«МӘСКӘҮ» КУНАКХАНӘСЕНӘ ОММАЖ
Бинаның стилистикасы Бөек Ватан сугышына кадәрге чорга хас булган совет конструктивизмы, постконструктивизмы белән Жолтовский-Фомин рухындагы неоклассицизмны берләштерә. Әйтергә кирәк, йорт башлыча мөселманнар яшәгән Болак артында сәүдәгәр Иван Шемякин акчаларына төзелгән беренче храм урынына салына. Әле ХХ йөз азагында да аның гыйбадәтханә урыны булуын хәтерләүче казанлылар очрый.
Мәскәүнең Моховая урамындагы Иван Жолтовскийның неоклассицизм стилендәге йорты белән рухлана Казан архитекторлары. Йортның фасадындагы колонналар берничә катка сузыла, әвәләп ясалган бизәкләре дә бик җентекләп эшләнгән, югары сыйфатта. Түбәсендәге бельведер исә заманы өчен гаять алдынгы исәпләнгән «Мәскәү» кунакханәсенә ишарәли. Бу инде – аерым бер затлылык, модалы ым, хәзерге тел белән әйтсәк, үзенә күрә оммаж, дигән сүз.
Асылда, йортның эчке корылышы да үз заманы өчен алдынгы санала: автоном җылылык системасы, подвалдагы кладовкалар, түбәсендә урнашкан кер киптерү урыннары... Беренче каты зур витражлы эркердан гыйбарәт. Өстә исә хәтта ял итеп утыру һәм Казан манзарасын күзәтеп йөрү урыннары да була.
ТОРАК КЫНА ТҮГЕЛ…
Йортның өске катлары бүген дә торак вазыйфасын башкара. Совет заманында беренче катта ателье, балалар бакчасы эшли, хәзер биредә Саклык банкы урнашкан. Шулай ук – «Түбәтәй» кафесы, кофейня һәм башка төр туклану урыннары.
Универсиада алдыннан «Валтрест», ягъни «Кызыл Шәрык» йортында ремонт булган: фасадны буяганнар, түбәсен алыштырганнар. Әмма монда яшәүчеләр ремонтка, аның сыйфатына дәгъва белдерә. Үз көчләре белән тимердән үрелгән капка ясап куйганнар, балалар мәйданчыгы булдырганнар. Югарыда урнашкан күзәтү мәйданына элек теләсә кем кереп-менеп йөри алса, хәзер инде анда җиңел генә үтеп булмый.
Биредә яшәүчеләрнең яше дә яшәрә: алар, бу йортның тарихи объект булуын яхшы аңлап, торак буларак кына түгел, ә мәдәни мирас буларак та хөрмәтләргә тырыша.
Луиза Янсуар, Фәнзилә Җәүһәрова
Добавить комментарий