Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Мадьяр меланхолиясе, яки букер белән нобель арасында 10 ел

Мадьяр меланхолиясе, яки букер белән нобель арасында 10 ел

Быелгы Нобель исемлекләре дә, ниһаять, игълан ителде. Әдәбият буенча озын исемлекләрдә берничә ел дәвамында исеме чагылгалап киткән бер автор бар иде. Әмма шулай да ул чын-чынлап җиңәргә мөмкин «уенчылар» арасында әллә ни каралмады. Шулай да быелгы Нобель – аныкы: мадьяр, ягъни венгр язучысы Ласло Краснохоркаи турында бара сүз. Аның эпик иҗатын кайбер әдәбият галимнәре «мадьяр эпикасы», «мадьяр меланхолиясе» дип бәяли.

13 октябрь 2025

КИНО ҺӘМ ӘДӘБИЯТ

Киң катлам сәнгать сөючеләргә аның исеме, бәлки, беренче чиратта әдип буларак билгеле дә түгелдер. Күпләр аны Венгрия һәм Европаның автор киносы, арт‑хаус вәкиле, дөньякүләм танылган режиссёр Бела Тарр автордашы, аның атаклы фильмнарының сценарийларын язучы буларак белә, мөгаен. Әлеге фильмнар – күп кенә кинофестивальләрдә яңгыраган, интеллектуаль сәнгать тарафдарларын тетрәндергән тасмалар: «Проклятие», «Последний корабль», «Сатанинское танго», «Человек из Лондона», «Туринская лошадь» һ.б.

Бүгенге көндә Ласло Краснохоркаи рус теленә өч китабының тәрҗемәсе һәм «Иностранная литература», «Нёман» журналларында басылган кыска хикәяләре белән билгеле. Шулай ук «Сеанс» киноальманахында аның «Самое позднее – в Турине» эссесы дөнья күрде. «Иностранная литература» журналы 2013 елдагы май санында язучы белән Оксана Якименко эшләгән күләмле һәм гаять кызыклы әңгәмәне дә укучыларына тәкъдим итте. Ул чагында Оксана Якименко әңгәмәсен бик конкрет сораудан башлаган иде:

– Ни өчен сезне рус теленә тәрҗемә итмиләр?

– Моны сез миннән сорыйсызмы? - дип елмая Краснохоркаи. - Минем өчен бу – четелекле тема. Һәрвакыт уйлый идем: мине тәрҗемә итәр тел, иң беренче чиратта, рус теле диеп. Әгәр дә рус әдәбиятын укымаган булсам, беркайчан да яза башларга батырчылык итмәс идем. Кафкадан кала, мине язу эшенә килергә өндәгән язучылар – Толстой белән Достоевский. Алар булмаса, язарга башыма да килмәгән булыр иде. Беренче романымны («Сатанинское танго». – Авт.) аларның бик зур тәэсире нәтиҗәсендә иҗат иттем. Әйбәт буржуаз гаиләдә үскән яшүсмер, кинәт кенә, гыйсъянга бирелеп, атам йортын ташлап чыгып киттем. Нәкъ менә Достоевский каһарманнары кебек, тормышның иң төбенә төшеп карыйсым килде – анда чын дөреслек белән ихласлык яшеренеп ята булып тоелды чөнки. Чыннан да, ул вакытта әле тормышның бер читендә, коточкыч фәкыйрьлектә яшәп тә, иң асыл, «четелек» бозып таркатмаган сыйфатларны саклап яшәп яткан кешеләрне очрата ала идең... Мин терлек асрый торган фермада да җигелеп эшләдем, сыерлар да карадым, басуда да тир түктем, – нәрсә белән генә шөгыльләнмәдем... Унтугыз яшьтә, университеттан чыгып, армиягә бардым, аннан соң Венгрия буйлап йөрергә чыгып киттем...

Рус теленә тәрҗемә итмәүләре яхшыдыр да. Берлинда яшәгәндә, Сорокин дигән язучы белән таныштым, ул миннән ник тәрҗемәләрем булмавын төпченде. Мин көлдем: рус укучыларында «бик әйбәт венгр язучысы бар икән, әмма, тәрҗемәләре булмагач, аны укырга хыялланырга гына кала инде» дигән иллюзия калсын.

40 ТАН АРТЫК ТЕЛГӘ ТӘРҖЕМӘ ИТЕЛГӘН ӘДИП

Бүгенге көндә Краснохоркаины инде бөтенләй тәрҗемә ителмәгән дип әйтеп булмый. Китапларының икесе – «Сатанинское танго» белән «Меланхолия сопротивления» Corpus нәшриятында басылып чыкты, «Гомер навсегда» дигәне – Поляндриядә. Хәзерге вакытта Поляндрия аның «Возвращение барона Венкхейма» китабын әзерли, дип ишетеп беләбез.

Асылда, дөнья күләмендә аның исеме китап укучыларга бик яхшы билгеле, ул 40 тан артык телгә тәрҗемә ителгән автор. Моннан тыш, язучыны премияләр белән дә даими «иркәләп» кенә торалар: үзләрендә ул Аттила Йожеф, Тибор Дери, Дьюла Круди, Шандор Мараи исемендәге премияләр һәм Венгриянең Лайош Кошут исемендәге милли премиясе лауреаты. 2013 елда дөнья күләмендә «иң яхшы тәрҗемә ителгән китап» өчен бүләкләнде, 2015 елда Халыкара Букер премиясенә лаек дип табылды. Букер белән Нобель арасында – 10 ел.

2008 елдан Ласло Краснохоркаи Берлин университетына профессор буларак эшкә чакырыла. Ул вакытын нигездә язу эшенә һәм сәяхәтләргә багышлый. Краснохоркаи Монголия, Кытай, Японияне урап кайткан, Атлантиканы йөзеп чыккан, Европа белән АКШны гизгән кеше.

СЬЮЗЕН ЗОНТАГ ЛАСЛО КРАСНОХОРКАИНЫ «АПОКАЛИПСИСНЫҢ ВЕНГР МАСТЕРЫ» ДИП АТЫЙ, ЯЗУЧЫ ИҖАТЫН ГОГОЛЬ ҺӘМ МЕЛВИЛЛ КОЛАЧЫ БЕЛӘН ТИҢЛӘШТЕРӘ. КРАСНОХОРКАИНЫҢ ЯЗУ ӨСЛҮБЕН ЕШ КЫНА ГОГОЛЬНЕҢ «МЁРТВЫЕ ДУШИ» ӘСӘРЕ БЕЛӘН ДӘ ЧАГЫШТЫРАЛАР.

УТОПИЯ, АНТИУТОПИЯ ҺӘМ ЧЫНБАРЛЫК

Асылда Краснохоркаины интеллектуаль, элитар мохиткә нәкъ менә Тарр белән төшергән фильмнар һәм Зонтаг соклануы, канаты астына алуы таныта. Милан Кундера популярлыгы чорлары бераз сүлпәнәя төшеп килә, аны безнең мадьяр каһарманыбыз алыштыра. Краснохоркаи образы бу чорның таләпләре белән ымсынуларына да бик тәңгәл килеп тора: скептик һәм хакимияткә каршы бунтарь, ялгызак, аутсайдер, үз эчке фәлсәфәсе һәм зирәклегенә таянып яши торган аскет һәм визионер.

Аны күбрәк утопия һәм антиутопия вәкиле буларак күрсәтергә яраталар. Хәтта Википедия дә шундый бәяләмә бирелгән: «Краснохоркаи кешеләрнең бу дөньядагы яшәешен абсурд һәм гротеск дәрәҗәсенә җиткереп сурәтли, эчке дөнья белән тышкы дөнья арасындагы бәйләнешләрнең тулаем өзелүенә ишарә итә, шуңа да әсәрләре үзенә күрә бер утопик, антиутопик кыйссаларны хәтерләтә».

Әмма мин, киресенчә, Краснохоркаи әсәрләреннән безнең бүген инде логик аң белән вамлап җиткерә алмый торган шаккаткыч чынбарлыгыбыз саркылып тора, дияр идем. Аның моңлы, сагышлы эпик «киндерләреннән» баш калкыткан каһарманнар үз гади, үтә гадәти генә зарлары белән кинәт миф образларына әверелеп киткәндәй тоела. Аларның тавышы мәңгелеккә барып бәрелә дә кире әйләнеп кайта, кайтаваз булып, тынгы тапмый, өзгәләнеп кайтарыла да кайтарыла...

«Минем күзләрем белән органикам шундый итеп яратылган инде: барысын да күрәм (хәтта күрергә ярамаганны да) һәм тән тирем белән, аңа нидер кабып, ялкынсынып киткән шикелле тоям, – ди Краснохоркаи. – Ахры, шуңа мин язучыдыр да инде».

 

Луиза Янсуар

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера