Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Мәңгелектән кайтканнар

Хәтирә Мансур кызы Мәрдәншина лаеклы ялда, әмма аның ял итәргә вакыты юк. Ул төннәр буе эзләнү сайтлары һәм форумнарында утыра һәм эзли дә эзли... Бөек Ватан сугышы кырларыннан кайтмаганнарны эзли ул. Әлегә кадәр туганнары эзләп тә таба алмаганнарны таба. Аннары солдатның туганнары белән бергә җирләнгән урыннарга бара, сугышчының исемен обелискларда, туганнар каберлекләрендә, «Хәтер китабы»нда мәңгеләштерүгә ирешә. Шул ук вакытта ул бернинди дә рәсми эзләнү оешмаларында тормый. «Бу минем шәхси карарым, тормыш рәвешем, – ди Хәтирә Мансур кызы. – Минем хезмәтем безгә яшәү бүләк иткән, шатланырга, матур гамәлләр кылырга, нәселебезне дәвам итәргә мөмкинлек биргән бабаларыбыз өчен эшли алган эшләрнең бик аз өлеше генә».

ДӨРЕС ЯЗЫЛМАГАН

– Әниемнең ике абыйсы сугыштан кайтмаган. 2008 елда олы абыйсын таптык. Үзем эзли башлаганчы, 65 ел дәвамында безгә: «Мәгълүмат юк, хәбәрсез югалган», – дип җавап бирә килделәр. Тик ул югалмаган. Ул 1943 елның мартында Курск дугасында һәлак булган. Аның исеме дөрес язылмаган булган, шуңа күрә без аны шулкадәр озак таба алмаганбыз. Мин Әхмәтшин Нашир Мөхазаловичның (писарь шулай язган) 1906 елда туган Әхмәтшин Әхмәткәшиф Мөфаздалович (Кәшиф – аны туганнары шулай дип атаган) булуын исбатладым. Һәм аның исемен туганнар каберлегендә мәңгеләштерүгә ирештем.

Ачыкланганча, әниемнең абыйсы 69 нчы укчы дивизиясенең Аерым чаңгы батальонында кызылармеец-укчы булган һәм 1943 елның 2 мартында Орел өлкәсенең Дмитровск районы Топоричный поселогы өчен сугышта үлгән.

Орел өлкәсенең Дмитровск-Орловск шәһәрендә дүрт мәртәбә аның каберендә булдым. Ул вакытта каберлектә 175 солдат җирләнгән дип санала иде. Хәзер мин тапкан мәгълүматларга таянып, каберлеккә куелган плитәгә меңнән артык исем язылды. Исемлекне шәһәр администрациясенә тапшырдым. Күз алдына китерәсезме, тагын күпме солдат «сугыштан кайтты»!

ЭЗЛӘҮДӘ ТӨП ПРОБЛЕМА

Эзләүдә төп проблема солдат турында баштан ук дөрес язылмаган мәгълүмат. Хата фамилия, исем, атасының исеме, хәтта туган урыны i язылышында китәргә мөмкин. Татарлардагы иске исемнәр, бигрәк тә авыл кешесенең исеме, еш кына башка халыкларга әйтү өчен авыррак, шуңа күрә аны теләсә кем – полкташларыннан алып дөрес яза белмәгән писарьларга кадәр – барысы да җиңелләштергән. Нәтиҗәдә кешеләр туганнарын еллар буе таба алмый, ә аның исем-фамилиясе бөтенләй башка яңгыраш алган булып чыга: Киситдинов-Кизитдинов-Низитдинов... Голезетен-Гелаземин-Гелазетен…

БЕР САПЕР ТАРИХЫ

Бер кызыклы тарих «туган урынын ачыкларга булышыгыз» дигән үтенечтән башланып китте.

ФАДЕЕВ Григорий Халилулаевич (1920–1942), Үзәк фронтның (1 нче формирование) Гаскәр тылын саклау идарәсе СССР НКВД гаскәрләренең Кызыл Байраклы 17 нче Брест чик буе отряды саперы, нацист лагерьлары тоткыны, кызылармияче.

1920 елның 15 гыйнварында Татарстанда элеккеге Шөгер районы Кәркәле-Теркмак авылында туган. Татар. Православие динендә. 1941 елның җәенә туганнары: әтисе Хәлилула Фәрфетдинов; улы туган урында яшәгән. Совет хәрби әсиренең лагерьдагы персональ картасына (ОМҮА: Ф.58, оп. 977520, 2264) караганда, 1941 елның 18 августында Белоруссиянең Рогачев шәһәре тирәсендә әсирлеккә эләгә.

Көнбатыш Пруссиянең Торн шәһәрендә (хәзер – Польшаның Торунь шәһәре) урнашкан шталаг-20Ц (шул ук – 312) лагеренда тоткынлыкта була. Лагерь номеры – 9673. 1941 елның 22, 27 сентябрендә һәм 7 октябрендә тиф һәм паратифка каршы вакцина ясала. 1942 елның 1 апрелендә хәрби әсир Г.Х. Фадеевка «үпкә туберкулезы» диагнозы куела. 1942 елның 18 октябрендә шталаг-20Ц (шул ук – 312) лазаретында вафат була. Лагерь табибы язган язуга караганда, үлеменең сәбәбе – үпкә туберкулезы. Хәзерге вакытта, мөгаен, аның җәсәде Польшаның Торунь шәһәре тирәсендәге Глинки бистәсендә урнашкан хәрби зираттадыр.

«Чик сакчылары Хәтер китабы»нда һәм «Татарстан Республикасы Хәтер китабы»нда исем-фамилиясе күрсәтелмәгән.

Үтенечкә, Шөгер – хәзерге вакытта Татарстанның Лениногорск районы, дип җавап бирдем. Ләкин сугышчының беркайда да исәпләнмәве миңа тынгылык бирмәде. Һәм мин «Мемориал»ның гомумиләштерелгән мәгълүмат банкы»нда мөмкин булган барлык вариантларны карарга уйладым һәм параллель рәвештә авыл Советына шалтыраттым. Гомумиләштерелгән банкта түбәндәге мәгълүматны таба алдым:

Фамилиясе: Фәрхетдинов

Атасының исеме: Хәлиулла Туган көне: __.__.1920

Чакырылу датасы һәм урыны: 17.01.1940, Шөгер РХК,

ТАССР, Шөгер районы.

Хәрби званиесе: кызылармияче

Исемлектән чыгарылу сәбәбе: хәбәрсез югалган

Чыгарылу көне:__.12.1941

Мәгълүмат чыганагы: ОМҮА

►►Хәтирә Мәрдәншинаның эзләнү эшләре белән шөгыльләнә башлавына 16 елдан артык. Шушы еллар эчендә күпме солдатны тапкандыр – санамаган. Меңнән артык, ди героинябыз үзе. 2011 елда Россия Оборона министрлыгының «Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм хәбәрсез югалганнар турында хәтерне мәңгеләштергән өчен» медале белән бүләкләнгән.

Авыл Советында архивларны күтәрделәр һәм мондый гаилә яшәгәнен әйттеләр. Гаиләдә өч туган үскән. Ир туганнарның берсе сугышта һәлак булган, ә аның кызы исән икән. Мин ул ханымның адресын һәм телефонын таптым. Аның улы да Брест шәһәрендә хезмәт иткән һәм хәбәрсез югалган туганы турында мәгълүмат эзләгән, ләкин таба алмаган.

Менә сезгә сугышчыны табу катлаулы, ләкин мөмкин хәл булуына мисал. Туганнары гомер буе Фәрхетдиновны эзли, ә әсирлектәге сугышчы Фадеев фамилиясе белән вафат була. Ни өчен солдат исем-фамилиясен үзгәрткән? Моның турында фаразларга гына кала. Бәлки, әсирлеккә эләккәнгә, туганнары өчен борчылып, чын исемен яшерергә тырышкандыр. Ләкин әтисенең исемен һәм өй адресын дөрес итеп калдырган – менә шул мәгълүмат эз алырга ярдәм итте дә. Өстәвенә, хәрби әсирнең шәхси карточкасында фотосы да бар.

Мин бу мәгълүматларны «Татарстан Республикасы Хәтер китабы» редакциясенә тапшырдым һәм ул 27 нче, өстәмә томга керде.

Ләкин иң мөһиме: тагын бер солдат «өенә кайтты»!

МӘХӘББӘТ АҢЛАТУ

Кайвакыт солдатны табарга ярдәм иткән кешеләр миңа мәхәббәтләрен дә аңлата. Менә Абдолла Дастановтан шундый хат алдым:

«Хатирә, мин Сезне гомерем буе яратачакмын! Чөнки сез миңа бабам – Самарзаев Астанның кайда күмелгән булуын таптыгыз – әбиемнең исеме Рысбикә иде! Сезгә рәхмәтемне ничек җиткерергә белмим! Бабамның дөрес фамилиясе Самурзаев Дастан булырга тиеш. Миңа хәзер, мөгаен, Ленинград өлкәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәктер».

«Рәхмәт Сезгә! Барлык туганнарым шатлана һәм Сезгә рәхмәт әйтә! Сезгә Җир йөзендәге барлык изгелекләрне генә телим!»

Мондый сүзләрдән соң тагын да күбрәк эшлисе килә. Чөнки мин башкарган эш кемнәргәдер зур шатлык китерә.

– Абдолла улы белән, Ленинград өлкәсенә барып, Ленинград фронтының 128 нче укчы дивизиясендә сугышкан, 1943 елның 14 гыйнварында Ленинград өлкәсенең Мгинский районы тирәсендә һәлак булган Самурзаев Дастанның каберен күреп кайтты.

Абдолла – Казахстаннан, ул журналист. Ул безнең kremnik.ru сайтында бабасын эзләгән һәм бер елдан соң гына миңа мөрәҗәгать итте. Мин аның бабасын таптым (шулай ук исеме дөрес язылмаган иде), һәм менә инде Абдулла улы белән, Ленинград өлкәсенә барып, Ленинград фронтының 128 нче укчы дивизиясендә сугышкан, 1943 елның 14 гыйнварында Ленинград өлкәсенең Мгинский районы тирәсендә һәлак булган Самурзаев Дастанның каберен күреп кайтты. Ул шунда ук дивизиянең уртак каберлегендә җирләнгән.

БАБАМ ӨЧЕН РӘХМӘТ


Ислам Кәлимуллинның туганнары белән мин 2017 елда, Вязьмага барып, күмү эшләрендә катнашып кайттым. Моңа сайттагы шундый хәбәр этәргеч бирде:

КӘЛИМУЛЛИН Ислам Кәлимулла улы, 1917 елгы, ТАССР, Биектау районы, Коркачык авылында туган. Гәүдәсе Смоленск өлкәсендә табылган. Шәхес медальон буенча ачыкланган. Туганнарын эзлибез! 1946 елда әнисе эзләткән.

Миңа солдатның оныгы – Миләүшә Имамованы (Ермакова) табарга насыйп булды. Ул, сүз уңаеннан, Татарстанның атказанган артисты.

«Бабам турында хәтер Вязьма җирендә мәңгеләштерелде, – дип язды Миләүшә эзләнү сайтында. – Бабам җирләнгән туганнар каберлеге безнең өчен изге урынга әверелер. Бабам турында хәтер һәм бәһаләп бетергесез хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт! Сезнең алда баш иябез!»

  

БАРЫСЫН ДА ЙӨРӘГЕМ АША ҮТКӘРӘМ

Эзләнүчеләр медальон буенча табылган сугышчының туганнарын эзли. Медальонда солдатның фамилиясе һәм туган авылының исеме генә сакланып калган. Карта буенча шундый исемгә охшаш торак пунктны табам. Телефон аша берәрсе белән элемтәгә кереп булмасмы дип тырышам. «09» белешмә бирми, ләкин озак вакыт үгетләгәннән соң, оператор кызганды, күрәсең, беренче өч санны әйтте. Калганнарын очраклы рәвештә җыйсагыз гына инде, диде. Җыйдым, бер ханым җавап бирде. Хәлне аңлатам: шундый авылдан һәлак булган солдатның туганнарын эзлим, фамилиясен атыйм. «Көтегез, хәзер чакырам», – дигән җавап ишетәм. Мин күрше авылдагы тегермәнгә эләккәнмен икән, нәкъ шул чакта теге солдатка туган тиешле кеше тегермәнгә килгән! Бу могҗиза түгелмени?!

Мисаллар күп. Аларның барысын да йөрәгем аша үткәрәм.

Табылган исемнәрне принтерда бастырып чыгардым һәм «Хәтер китабы» редакциясенә илттем. Ничектер бер тапкыр санадым: бер ай эчендә 100ләп сугышчы турында мәгълүмат тупланган. Бу бер ай эчендә генә! Ә 16 елдан артык вакыт эчендә күпме булгандыр. Санамыйм да. Иң мөһиме – солдатны кайтару.

Хәер, кайвакыт табылган солдат белән кызыксынмаган, бу аларга кирәк булмаган кешеләр дә очрый. Солдат өчен рәнҗеп, атна буе елаган чакларым да бар. Мөмкинлегем булса, барлык каберлекләргә үзем барыр, күчереп күмүләрдә катнашыр идем. Әмма шатлык һәм кайгы яшьләре кушылган мизгелләр күбрәк. Кайчак шулай елашып утырабыз: бер якта – мин, таба алганыма сөенеп, икенче якта – табылучының туганнары, табылганга, солдатның каберен барып күрү мөмкинлеге өчен чиксез дулкынланудан.

Мондый уңышлы эшләрдән соң атна буе очып кына йөрисең.

ӘЛЕ КИЧӘ ГЕНӘ ТАБЫЛДЫ

Кичә генә бер сугышчы – Мәүләвиев Зиннур Мәүләви улын таптым. Ул кәгазьдә Алексей Степанович итеп күрсәтелгән, иптәшләре аны шулай атаган. Шул исем белән ул Белоруссиянең Витебск өлкәсе Сенно шәһәрендәге туганнар каберлегендә җирләнгән. Үзе ТАССРның, Чаллы районы Муз.Завод авылында туган булган. Хәзер туганнары аның кайда күмелгәнен белә һәм күрә ала.

ХАТЫН-КЫЗНЫ ТҮГЕЛ, ИР-АТНЫ ЭЗЛӘГЕЗ

Бервакыт «Одноклассники»да бер солдатның оныгы Наталья Арепьевадан хат алдым:

«Хәерле көн, Хәтирә!

Мин бабамны, әниемнең әтисен эзлим. Хәбәрсез югалган. Базада мин аны таптым. Аның кайда булуы турында бернинди хәбәр дә юк...

Бәлки, сез ярдәм итә алырсыз? Алдан ук чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм!

Бабайдан калган бердәнбер нәрсә – аның соңгы хаты, анысын да тәрҗемә итә алмыйбыз (хат гарәп хәрефләре белән язылган – ред.иск.)».

Солдатның исеме Купров Шәми Камал улы була. Эзли торгач, төрле кешеләргә юлыктым, алар барысы да туган көннәре, авыллары һәм сугышка чакырылу урыннары буенча берләштерелде. Башта… хатын‑кыз – Купрова Шәми Камал кызы табылды. Аннары – Купров Шәмшетдин Камалетдин улы. Шундый ук мәгълүмат белән. Ләкин бу Купровларның барысының да авыл исеме дөрес язылмаган иде. Безнең өчен бик гади булган татар авылы исеме кем өчендер әйтелеш ягыннан катлаулы булган, күрәсең: «Татарская АССР, Дрожжановский р-н, д., Тат.-Бездна, с. Татбизна».

Һәм менә бар мәгълүмат бергә җыелгач, солдат табылды! Ул югалмаган, ул һәлак булган. Украина җирендә җирләнгән.

Оныгы Наталья болай дип җавап бирде:

«Сезнең алда баш иябез!!! Сүзләр җитми, куллар калтырый… Шунысы кызганыч: хәзер Украинага барып булмый. Әниемә 85 яшь... Аңа әйтергә куркып торам, ә әйтергә кирәк.

Без чиксез бәхетле! Без хыялланырга да кыймаган могҗизаны Сез эшләдегез!»

Сүз уңаеннан, Натальяның әнисе, 85 яшьлек «сугыш чоры баласы» Маһирә Шамил кызы Матушкина, Россия Президентына әтисез үткән балачагы турында хат яза. Әтисе Купров Шәми кызы Маһирәгә 6 яшь булганда сугышка китә һәм 1943 елда хәбәрсез югала. Һәм күпме еллар аны таба алмыйлар. Бу турыда vsebudet.art сайтында болай дип язылган:

«Маһирә гомере буе хәрби ведомстволарга запрослар җибәрә: сугышчы Купровның кайда һәлак булуын һәм күмелүен табарга тели. Әммаэзләнүләр һәрчак уңышсыз тәмамлана. Хәбәрсез югалган солдатның кызы өчен Оборона министрлыгында мәгълүмат булмый, гәрчә ул Гречкодан башлап Ивановка кадәр – һәр яңа министрга мөрәҗәгать итсә дә. Маһирә министрларны җавапсызлыклары һәм битарафлыклары өчен битәрли. Ә менә узган ел әтисенең җирләнгән урынын тапкан өчен рәхмәтен белдерә – моны Казан волонтеры (Хәтирә – ред.иск.) эшли, аңа сугышчының кызы Маһирә Шамил кызы мөрәҗәгать иткән була. Архивта озак эзләнүләрдән соң ул шундый мәгълүматны таба.

«Исемлектән чыгарылу сәбәбе: үлем. Чыгарылу датасы: 28.11.1943. Беренчел җирләү урыны: Украина ССР, Запорожье өлкәсе, Больше-Белозерский районы, Незаможное авылы, көньяк-көнбатыштарак, 500 м, сулдан уңга 4 нче».

Маһирәнең әтисе хәбәрсез югалмаган, һәлак булган».

►► Күпләр солдатларны табуда Хәтирәгә Аллаһы Тәгалә ярдәм итә дип саный. Ә, бәлки, әниседер? Ул кызына хәтер сүзеннән алынган Хәтирә исемен кушкан бит... 

ДӨРЕС ИСЕМ

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 80 елга якын вакыт узган. Ләкин солдатлар әле һаман да табыла тора, аларның исемнәре кайта, билгесезлектән чыгарыла. Ләкин елдан‑ел азрак. Вакыт – аяусыз. Медальон табылган очракта да, ул еш кына укырлык хәлдә булмый.

Ләкин мин эзләнүләремне дәвам итәм. Эшнең иге‑чиге юк. «Мемориал» гомумиләштерелгән мәгълүмат банкы» белән хезмәттәшлек үз нәтиҗәләрен бирә, чөнки күпләр писарь җибәргән хата аркасында гына югалган булып санала. 

НИЧЕК ЭЗЛӘРГӘ, КАЙДАН БАШЛАРГА:

Башта «Мемориал» гомумиләштерелгән мәгълүмат банкы» һәм www.kremnik.ru. сайтларыннан карагыз, ЗАГСның Республика архивыннан үлем турында белешмә соратып була. Әгәр анда булмаса, солдатның фронтка чакырылган яки киткән урыныннан башларга кирәк. Авыл советларына шалтыратыгыз, «Хуҗалык китаплары»н күтәрүне сорагыз. Картлардан белешегез. Кайвакыт 30–40 тапкыр шалтыратырга, шәһәрара, халыкара шалтыратулар ясарга туры килә. Ләкин ярдәм итү мөһимрәк. Миндә андый мисаллар күп. Татарстан, Россия төбәкләре, элеккеге СССР буенча эшлим.

ИСЕМ-ФАМИЛИЯНЕҢ ДӨРЕС ТҮГЕЛЛЕГЕН НИЧЕК АҢЛАРГА:

Әгәр дә эзләнү сайтларында сугышчының исеме табылмаса, охшашларны эзләп карагыз: исем-фамилияләр, туган яки фронтка чакырылган урыннар. Төрле вариантларны тикшерегез: эзләү тәрәзәсенә фамилия, исем яки беренче өч-дүрт хәрефне генә кертегез. Кешенең туган, яшәгән, укыган урыннарын, хәрби карточкада аның туганнарын карагыз. Әгәр солдат карточкасында хатыны, әти-әнисе турында, тагын шундый берәр мәгълүмат туры килә икән, бу без эзләгән кеше булачак.


– Ислам Кәлимуллинның туганнары белән Вязьмага барып, күмү эшләрендә катнашып кайттым.

Фотолар: Анна Арахамия, Хәтирә Мәрдәншина архивыннан

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: