Мансур Абдрахманов: татарның Совет Чоры философы Һәм Идеологы
Һәрбер халык дөньяны үз фәлсәфәсе аша танып белә. Бу фәлсәфәнең чаткылары халык авыз иҗатында, әйтем-мәкальләрдә, гореф‑гадәт һәм йолаларда табыла, ә матур әдәбиятта ул үзен тагын да куәтлерәк итеп ача ала. Төрки-татарларда меңәр ел булган фәлсәфи күзаллау XX гасырда Европа философиясе белән очраша. Казан дәүләт университеты профессоры Мансур Абдрахманов – диалектик материализм фәлсәфәсен һәрбер татар баласы туган телендә аңларлык итеп дәреслек төзегән мөгаллим дә, философия фәннәре докторы дәрәҗәсенә ирешкән беренче татар галиме дә.
БӨЕК СУГЫШНЫҢ БЕР ЯТИМЕ
Ул 1912 елның 31 гыйнварында Казанда туа. Госманов мәчетенең (хәзерге Солтан мәчете) туулар, никахлар һәм үлемнәр теркәү кенәгәсендә Мансурның иске стиль белән 18 гыйнвар көнне тууы хакында метрика язмасы бар. Документтан булачак философның әтисе – Спас өязе Пичкас волостенең Көек авылы крестьяны Ибраһим Габдрахман улы Гомәров, ә әнисе Рабига Хөсәен кызы Таһирова икәне дә ачыкланды.
Бу авылдан чыккан иң атаклы кешеләрнең берсен барыбыз да беләбез: Көектә каһарман шагыйрь Абдулла Алиш туган. Авылның язма тарихы 1656 ел тирәсеннән башлана, инкыйлабка кадәр ул ике мәчетле, ике мәктәпле, биш тегермәнле, 2 меңләп халкы булган зур авыл буларак дан казана.
Ибраһим Гомәров ни сәбәп белән Көектән Казанга киткәндер, әмма гаиләсенең киләчәге алга таба татар мәркәзе белән бәйле. Мансур туган чакта 22 яшьлек Ибраһим приказчик булып эшли. 1914 елның җәендә гаилә башлыгы Беренче бөтендөнья сугышына алына. Күп тә үтми, хәзерге Польшаның Быхава шәһәрчеге тирәсендә 1914 елның 11 августында хәбәрсез югала.
Рабига ханым ике улы – Мансур һәм Мәсгут белән ялгызы кала. Рабига Хөсәен кызы Таһирова үзе 1892 елда Казанда туса да, аның нәсел-нәсәбе Әтнә районы Мәрҗән авылыннан булган. Бу авыл Шиһабетдин Мәрҗани нәселе барып тоташа торган җирлекләрнең берсе. Бәлки, Мәрҗани һәм Абдрахманов арасында уртак туганлык җепләре дә булгандыр…
Рабига ханым яхшы белем ала, Казанда кызлар мәктәбендә укыта, Гражданнар сугышы елларында тегүчелек белән дә көн күрә. Ире һәлак булгач, яңадан кияүгә чыкмый. 1921 елгы ачлык вакытында Мансур белән Мәсгут балалар йортына эләгә. Рабига ханым, сәламәтлегенең нык какшаганын аңлап, улларын балалар йортына тапшыра, бераздан вафат була.
Дәһшәтле ачлык елларында Казанда ятимнәр һәм бик фәкыйрь ата-аналарның балалары өчен йортлар күпләп ачыла. Анда ачлык аркасында аеруча зыян күргән гаилә балалары да була. Алар өчен бу – исән калу мөмкинлеге. Сәламәтлек саклау комиссариаты һәм Американың ачлыктан котылу идарәсе ярдәм итсә дә, бу оешмаларның күбесендә яшәү шартлары коточкыч начар була. Мөгаен, шунлыктандыр Мансур белән Мәсгут, тиз арада балалар йортыннан качып, әниләренең туганнарына барып керәләр.
1924 ел. Мансурга 12 яшь. Моңа кадәр башта бераз мәдрәсәдә, аннан татар мәктәбендә укыган яшүсмер Ленин исемендәге 4 нче рус мәктәбенә керә, биредә биш ел укый. Укытучылары да, шәрикләре дә шәп була аның. Мәсәлән, бер сыйныфташы һәм буш вакытта шахмат уйнаганда төп иптәше – Рәшит дигән малай. Озакламый ул малайның даны бөтен Союзга таралачак, дөнья аны Рәшит Нәҗметдинов дигән гроссмейстер буларак беләчәк.
Тәрбиягә алган туганнарына булышу йөзеннән, Мансур җәй көннәрендә сезонлы эшләрдә катнаша. Башта бер кондитерда йомышчы малай булып йөри, үсә төшкәч, Казанда мех комбинаты төзелешендә бетон коючы булып эшли.
1929 елда мәктәпне тәмамлый, комсомолга кабул ителә. Авылларда халыкны агартырга тиешле яшьләр сафына керә һәм культармияче буларак Яңа Ибрай авылына җибәрелә.
ЯҢА ИБРАЙДА
Аксубай районының Яңа Ибрай авылы – Абдрахманов өчен туган авыл дәрәҗәсенә якын торган урын. 1930 елда ул бирегә башлангыч мәктәпкә укытучы булып килә. Ул елларда Яңа Ибрай – 800ләп хуҗалыгы булган искиткеч зур авыл. Мансур монда бер ел эшләргә тиеш булса да, 4 елын уздыра.
Мансурга утырып калган балалар укый торган сыйныфны бирәләр. Балалар белән бергә егетнең үзенә дә укырга туры килә. Ул бит әле педагогик белем алган укытучы да түгел, өстәвенә, рус мәктәбендә укып, татар авылына шәһәрдән килгән. Язу да алышынган, яңалифкә күчкән вакыт.
Яңа Ибрай мәктәбе музеенда Абдрахмановның шул еллардагы блокнотлары саклана. Анда аның физик күнегүләр ясау тәртибе, расписаниеләре теркәлгән. Ул үзе кыш көне чаңгыда шуа, балалар белән бергә агачтан «тимераяк» ясап, аларны бозда шуарга өйрәтә. Спорт белән дуслык һәм үз өстендә эшләү аңа балалар белән эшне оештырырга да булыша, тормышында да төп ярдәмче була.
Мәктәп директоры кинәт үлеп киткәч, Мансурны аның урынына билгелиләр. Бик тиз арада кызу эш башлана: ул мәктәп өчен ике катлы агач бина төзетә, нәтиҗәдә, башлангыч мәктәп җидееллыкка (колхоз яшьләре мәктәбенә) әйләнә. Авылда колхоз төзүгә дә Мансур һәм аның белән бергә килгән яшьләр зур өлеш кертә.
Авылда Мансур гомерлек юлдашын да таба. Яшьтәше, мәктәптә татар теле укытып йөргән Зәкиязәйнәп Хуҗамәхмүт кызына гашыйк була ул. Яшь укытучылар гаиләсе башта мәктәп чормасында яши. Зәйнәп соңрак, 1935–1939 елларда, Казан педагогика институтында укып чыга,
Мансур белән Зәйнәп 1934 елда Казанга китәләр. Әмма авыл белән элемтә беркайчан да өзелми. 1966–1967 елларда Яңа Ибрайда 320 урынга исәпләнгән яңа таш бина җитештерелә. Бу яңа төзелешкә дә Мансур Абдрахмановның ярдәме тими калмый, чөнки бу елларда ул Татарстан Югары Советы Рәисе вазыйфасын башкара, депутат буларак, авылдашларына ярдәм кулын суза. 1974 елдан мәктәп Мансур Абдрахманов исемен йөртә.
ПЕДИНСТИТУТТАН – ПОЛИТРУККА
Ике ел армия хезмәтен үтәгәннән соң, 1936 елда Мансур Казан педагогика институтының тарих факультетына укырга керә. Соңгы курска җиткәч, укуны туктатырга туры килә, чөнки ул 1939 елның декабрендә фин сугышына китә, анда чаңгычылар батальонында хезмәт итә. Кыска сугыш тәмамлангач, ниһаять, кызыл диплом иясе була һәм үзе укыган тарих кафедрасына эшкә урнаша. Карьерасы бик тиз күтәрелә: институтта партбюро секретаре, декан урынбасары, китапханә директоры.
Бөек Ватан сугышы башлангач, институт җитәкчелегендә булган ирләрнең күбесе үз теләкләре белән фронтка китә. Мансур берничә тәүлек эчендә пединститут китапханәсен тулысы белән дәүләт университетына тапшыра (институт бинасында госпиталь ачылырга тиеш була). Шуннан соң, югары белемле яшь кешене әүвәл Куйбышевтагы хәрби‑сәяси училищега, аннары Фрунзе академиясенең командирлар курсларына җибәрәләр. Нәтиҗәдә, Абдрахманов сугышта пулемёт ротасы командиры буларак катнаша.
1943 елның 4 июлендә Белгород янында командир Абдрахманов бик каты яралана, аның янында гына мина шартлый. Мансур бер аяксыз кала. Шуннан соң Ереванда һәм Әрмәнстанның башка шәһәрләрендә эвакогоспитальләрдә бер ел тирәсе дәвалана. 1944 елда, култык таякларына таянып, Казанга кайтып керә. Сугышка кадәр сәламәтлеге ташып торган мөгаллимне сугыштан соңгы буын студентлары һәрвакыт аксыйаксый гына кафедрадан төшкән, кайвакыт яралы аягы бик борчыганга, дәресләрен калдырырга мәҗбүр булган ветеран дип истә калдырган.
Аны янәдән Казан педагогика институтына өлкән укытучы итеп эшкә алалар. Әмма бу юлы да ул пединститутта озак тормый. 1944 елның көзендә Казан дәүләт университетына аспирантурага укырга керә. «Казан губернасында крестьян хәрәкәтен җитәкчелек итүдә РСДРП Казан комитеты эшчәнлеге» темасына кандидатлык диссертациясен язып яклый.
Хезмәт биографиясе университетта дәвам итә. 1948–1949 елларда – марксизм-ленинизм кафедрасы өлкән укытучысы, аннан философия кафедрасы укытучысы, соңрак доценты була. Ә 1950–1953 елларда ул данлыклы тарих-филология факультетын җитәкли. Абдрахманов деканлык иткән дәвергә Мансур Хәсәнов, Альфред Халиков, Гариф Ахунов, Казбек Гыйззәт кебек булачак фән һәм әдәбият эшлеклеләренең студент еллары туры килә. Академик Мансур Хәсәнов деканын, «легендар кеше һәм ветеран иде», дип искә ала.
1957 елдан ул диалектик һәм тарихи материализм кафедрасы мөдире итеп сайлана һәм озак еллар шушы вазыйфада хезмәт итә.
Мансур Абдрахманов имтихан кабул итә.
БЕРЕНЧЕ ДОКТОР
1954 елда Мәскәүдә докторантурага керә. Докторлык диссертациясе «Социалистик производство мөнәсәбәтләре – СССРда производство көчләре үсешенең төп двигателе» темасына багышлана. Ул төп фәнни эшен СССР Фәннәр академиясенең Фәлсәфә институтында 1958 елның 11 февралендә яклый. Бу хезмәтендә СССР икътисад системасында социалистик җитештерү мөнәсәбәтләренең барлык җәмгыять күренешләренә тәэсир итү механизмнарын өйрәнә. Әлбәттә, иң мөһим тезисларның берсе – социалистик җитештерүнең капиталистик мөнәсәбәтләрдән өстенлерәк булуын, капитализмның тупикка терәлүен тәкрарлау.
Фәнни хезмәтне диссертация советы бик югары бәяли. Утырышта катнашучыларның берсе, иҗтимагый үсеш диалектикасы белгече Григорий Штракс: «Бу мәсьәләгә багышлап язылган әдәбиятны укыган кеше буларак, Абдрахмановның диссертациясе теманы иң тулы рәвештә ачкан хезмәт икәнлеген әйтә алам», – дип белдерә. Шулай итеп, фәнни җәмәгатьчелек татар кешесе марксизм-ленинизм фәлсәфәсе буенча язган беренче диссертацияне хуплап каршы ала. 1958 елдан Абдрахманов – татарлардан беренче философия фәннәре докторы. Бер елдан соң исә диалектик һәм тарихи материализм кафедрасы буенча профессор дигән гыйльми исем ала.
ҖӘМӘГАТЬ ЭШЛЕКЛЕСЕ
Доктор һәм профессор 7 ел буена Казан дәүләт университетында фәнни эшләр буенча проректор булып эшли. Ә 1968–1971 елларда ТАССР Югары Советы депутаты һәм рәисе була.
Абдрахманов – Казанда социологиягә нигез салган галим Марат Садыйковның фәнни җитәкчесе, 90 нчы елларда татарча философия һәм эстетика дәреслекләре язган Казбек Гыйззәтнең остасы. 20 философия фәннәре кандидатын тәрбияли ул. СССР Фәлсәфә җәмгыятен оештыруда катнаша, аның Татарстан бүлеген барлыкка китерә һәм җитәкли.
Мансур Абдрахманов архивында сакланган кызыклы документларның берсе – аның Леонид Брежневка хаты. 1965 елда ул Брежнев, Микоян һәм Косыгинга хат юллый. Сүзне партиягә рәхмәтләр укудан башлый, аннан төп мәсьәләгә – Ленинның 100 еллык юбилеенә әзерлек кысаларында бөек юлбашчы укыган университетка игътибар җитмәү темасына күчә.
«Сезгә шундый фактны гына искәртәм: иптәш Хрущев Казанда булган чагында университет яныннан узып китте һәм В.И. Ленин бүлмәсенә кереп чыгуны кирәк дип тапмады. Халкыбыз моны сәяси өлгермәгәнлек билгесе дип кабул итте». Яңа гына хакимияттән төшерелгән Хрущевның сәяси хатасын ассызыклап, ул яңа башлыкның игътибарын университет темасына җәлеп итәргә тели. Ә максат гади: төзелеш. Бу елларда студентлар, факультетлар арта, әмма уку-укыту, фәнни-тикшеренү өчен мәйданнар да, хезмәткәрләргә торак белән ярдәм итү мөмкинлекләре дә җитми. «Мәсьәләгә җитди караган очракта, ул капиталь һәм мемориаль рәвештә хәл ителә ала. Хәзерге университет шәһәрчеге янындагы бөтен территорияне, эчендә Ленин шәһәрчеген (1887 елгы чикләрдә) саклап, чын Университет шәһәренә әйләндерергә була», – дип әйтә ул.
Мансур Абдрахманов эш бүлмәсендә.
Чыннан да, 60–70 нче елларда Казан дәүләт университетында зур төзелешләр башлана. Казанның татар тормышында да Мансур Абдрахманов актив катнаша. Архивта аның Тукай бәйрәмнәрендә, Гомәр Бәширов, Таҗи Гыйззәт кебек әдипләрнең юбилейларында ясаган чыгышлары сакланган. 1970 елда «Татарстан коммунисты» журналы, ягъни хәзерге «Татарстан» журналы, үзенең 50 еллык юбилеен бәйрәм итә. Татарстан телевидениесендә бу уңайдан 11 декабрь көнне махсус тапшыру да чыга. Мансур Абдрахманов әлеге тапшыру кунакларының берсе була. Аңа бу тапшыруда 55 ел элек бирелгән сораулар Татарстанда матбугат һәм иҗтимагый фәннәр тарихы күзлегеннән бүген аеруча кызыклы яңгырый. Бу тапшыруның сценарие Яңа Ибрай мәктәбе музеенда сакланган. Абдрахмановның әйтәсе килгән төп фикере аңлашыла: республиканың төп коммунистлар журналында татар темасы, милләт мәсьәләсе партия позициясеннән дөрес яктыртыла, иҗат берләшмәләре тормышы, актуаль әдәби процесс яңалыклары күрсәтелеп бара.
БЕРЕНЧЕ ДӘРЕСЛЕК
Мансур ага, 1940 нчы еллардан башлап, татар телендә иҗтимагый-сәяси һәм фәлсәфи темаларга мәкаләләр яза. Мәсәлән, 1952 елда «Совет әдәбияты» журналында Әбү Гали Ибн Синаның 1000 еллыгы уңаеннан «Әбүгалисина» дигән очеркы басыла. Абдрахманов сурәтләгән Ибн Сина ул – үзен халык вәкиле дип танучы, материализм-идеализм каршылыгын фәнни тәҗрибәләр аша хәл итәргә омтылып, «ислам кануннарына көчле удар ясаучы», шуның аркасында хакимлек итүче катлау тарафыннан эзәрлекләнүче кеше. Абдрахманов биредә татарларда таралган Әбүгалисина образын да кыстыра: «Татар буржуа милләтчеләре дә Әбүгалисина турында ялган әкиятләр төзеделәр һәм аны әфсенче, сихерче дип күрсәтергә тырыштылар», – дип яза ул. Шулай да, фәлсәфи карашларны анализлавы кызыклы. «Димәк, чынбарлык безнең аңыбыздан башка яши. Безне чолгап алган нәрсәләрнең төп эчтәлекләре һәм аларның очраклы чагылулары бар. Ул чагылуларны төп эчтәлек билгели. Әбүгалисина монда эчтәлек белән форма турында ачык әйтмәсә дә, аның бу фикерләре философиядәге эчтәлек һәм форма категорияләре турындагы өйрәтүләргә нигез сала, дип расларга була». XI гасырда яшәгән таҗик‑фарсы галименең карашларын марксистларча аңлатып кара әле син!
1960 нчы еллар уртасында Абдрахманов иң кыю проектына керешә. Университет студентлары да, агитаторлар да кулланырлык дәреслек яза башлый ул. Марксизм-ленинизм фәлсәфәсе турында дәреслекне Абдрахманов ике кисәктән торырга тиешле дип саный. Беренчесе «Диалектик материализм» дәреслеге булса, икенче кисәге тарихи материализмга багышланырга тиеш булган. Беренче китап 1966 елда басылып чыга. Фәнни мөхәррир вазыйфасын фәлсәфә фәннәре кандидаты Камил Фасеев үтәп чыга. Абдрахманов дәреслеге җыйнаклыгы һәм аңлаешлыгы белән дан казана. Авторның, марксизмленинизм тәгълиматын аңлатканда, татар халык иҗатыннан һәм актуаль әдәбияттан мисаллар китерүе аеруча уңышлы була. Бу дәреслек озак еллар дәвамында Казан дәүләт университетында кулланыла.
Бай фәнни мирас, төзелгән мәктәп биналары, шәкертләр һәм дәвамчылар калдырган Мансур Ибраһим улы Абдрахманов 60 яшендә, 1972 елның 25 декабрендә вафат була. Яңа Татар зиратында мәңгелек сыену таба.
Портретына соңгы бер штрих итеп бөек рәссам Бакый Урманче көндәлегендә язылган ике җөмләне китерик: «Ул да мәрхүм Мәрҗани кабере катында җирләүләрен васыять иткән икән, шулай иттеләр. Бусы акыллы, аңлы кеше иде».
Мансур Абдрахманов президиум утырышында чыгыш ясый.
Добавить комментарий