Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Марко йорты: Казанның иң матур биналарыннан берсе

Башкалабыз Казанда сакланып калган, тарихлары милли мәдәниятебезнең асыл затлары белән бәйле борынгы йортлар белән таныштыруны дәвам итәбез. Без аны «Казанның агач йортлары» проекты буларак «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы белән берлектә башлап җибәргән идек. Агач йортлар архитектурасыннан инде Казаныбызның таш йортларына күчәбез.

Казанның Гоголь урамындагы 4 нче йортны ХХ гасыр башында архитектор Константин Олешкевич Грециядән күчеп килгән беренче гильдия сәүдәгәр Мильтиад Марко өчен төзи. Төрле еллардагы хуҗалары фамилиясенә карап, аны Марко яисә Марко-Набоков йорты дип тә йөртәләр.
Хәзерге вакытта биредә ТР дәүләт симфоник оркестры урнашкан. Ә бина үз диварлары белән подвалларында классик аһәңнәрне генә түгел, кырыс елларның бик күп серләрен дә саклый.

      

ҮЗ ЧОРЫНЫҢ ТЕРЕ ШАҺИТЫ

Ул Казанның революциягә кадәрге иң матур биналарыннан берсе исәпләнә. Йорт күп кенә тарихи вакыйгаларның тере шаһиты булып тора.

Биредә, инде әйткәнебезчә, сәүдәгәр, Казан сәүдәгәрләр банкы идарәсе әгъзасы Мильтиад Марко тора. Әмма ул, сәүдәгәр булудан бигрәк, фән кешесе була. Марко үз заманындагы Казан фәнни-мәдәни мохитендә билгеле зат, химия фәннәре докторы буларак билгеле. Ул Казан табигать фәннәре белгечләре оешмасы әгъзасы булып та тора.

Төрле елларда хәзерге Гоголь урамында урнашкан йортта төрле шәхесләр хуҗа булып тора. Мәсәлән, Кавалергард полкының лейб-гвардия полковнигы, Казан елга яхт-клубына нигез салучы, Казан губернасы алпавыты – маркиз Виктор Паулуччи. 1917 елның көзендә йорт Набоков фамилияле кешегә сатыла, алга таба аңа шушы фамилия кушып йөртелә дә башлый.

1918–1921 елларда бу йортта Көнчыгыш фронтның контрреволюция, спекуляция, саботажлык белән көрәшүче Гадәттән тыш тикшерү комиссиясе урнаша. Совет хакимияте урнашу һәм репрессия чорларында йортның подвалларында НКВД, кулга алулар белән бәйле вакыйгалар да булган, дип сөйлиләр. Һәрхәлдә, Казанның үткәнен яхшы хәтерләүче кайберәүләр бинада чорның аяныч эзләре барлыгын искә ала...

Гасыр уртасында биредә Казан медицина институтының паталогоанатомия кафедрасы эшли.

СИММЕТРИЯЛЕ ФОРМАЛАР ҺӘМ КҮПСАНЛЫ БИЗӘКЛӘР

Формасы ягыннан гаять катлаулы һәм үз чоры өчен бик тә үзенчәлекле ике катлы кирпеч бина архитектур композициясе, декоратив бизәлеше белән неоклассицизм стиленә карый. Беренче катның турыпочмаклы тәрәзәләре йөзлексез, балкон плитәсе фигуралы кронштейннардан гыйбарәт, бизәкле металл рәшәткәләр белән уратып алынган.

Йорт симметрияле формалар һәм детальләр белән бизәп төзелгән. Фасадының почмагы киселгән рәвештә, рәт-рәт булып пилястралар һәм әвәләп ясалган элементларга бай колонналар тезелеп киткән.

Марко (Набоков) йортына соңгы тапкыр 2016 елда ремонт ясала. 2024 елда аны төзекләндерү турындагы хәбәр республика матбугатында еш күренде, реставрация тулаем бөтен объектны колачлый, дип белдерелде.

Йорт республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора.

 

Луиза Янсуар, Фәнзилә Җәүһәрова

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Номер темасы