Мәхмүт Гәрәевнең мәңгелек көрәше
«Руслар Әфганстаннан йөз мең солдатын алып чыкты. Алар урынына бер татарны кертте». Пакыстан газеталарының берсендә безнең хәрбиләрнең оператив төркеме җитәкчесе Әфганстанга килгәч шундый язма басылып чыга. Көнбатыш аналитиклары да «оптимистик» фараз бирә: совет гаскәрләре чыгарылгач, Нәҗибулла хөкүмәте өч атнадан артык яшәмәячәк. Үзенең алтынчы сугышында катнашучы Мәхмүт Гәрәев исә башка фикердә тора.
Әлеге газета генерал-полковник Мәхмүт Гәрәевнең өстәлендә басылып чыкканнан соң берничә көн үткәч пәйда була – хәрби разведчикларыбыз тырыша. Газетадагы төртмәле сүз тапкырлыктан бигрәк, усал шаярту буларак кабул ителә, чөнки урамда 1989 елның феврале – совет гаскәрләренең әфган җиреннән чыгарылган вакыты. Ә Президент Нәҗибулла каршындагы совет хәрбиләренең оператив төркеме җитәкчесе булган «бер татар» буйсынуында нибары егерме биш киңәшче кала. Шуңа күрә Көнбатыш хәрби аналитикларының сүзләре, мөгаен, бик аз кешене генә гаҗәпләндергәндер.
Совет аналитикларының фикерләре дә оптимизм өстәми. Һәрхәлдә, берничә генерал, Кабулга бару перспективасын ишетүгә, кинәт «авырып китә» һәм госпитальгә ята. Гәрәевкә 65 яшендә ялганлап торырга да кирәкми югыйсә: Бөек Ватан сугышында алган дүрт яра һәм контузия гел сиздереп, борчып тора. Ләкин чын солдат боерыкны тикшерми, ул аны үти. Командировка күпмегә сузылачак? Ике‑өч айга, диләр аңа…
СССР оборона министры Дмитрий Язов Әфганстанга китәчәк офицер белән сөйләшкәндә сорап куя:
– Ничек, барырга курыкмыйсыңмы?
– Миңа куркырга соң инде. 1941 елда Ташкент хәрби училищесын тәмамлаган ротадан 26 кеше сугыштан кайтты. 119 кешенең 26 сы. Миңа язмыш болай да кырык елдан артык гомер бүләк итте, аңа үпкәләү гөнаһ булыр, – ди ул.
СУГЫШ – КОТОЧКЫЧ НӘРСӘ…
1941 елда Мәскәү янында хәлиткеч сугышлар барганда бер сапер юл баганасына: «До Берлина – 2000 км» дип язып куя. Кар көртенә бата-чума янәшә атлаган җәяүле солдат болай дип өсти: «...Ничего, дойдем!» («ничего» урынына сүзнең катырагы әйтелә, әлбәттә). Фронттагы бу эпизодны Мәхмүт Гәрәев соңрак бик еш искә ала, һәр тапкырында ярамаган сүзне йомшартыбрак әйтеп җибәрә. Һәм һәрвакыт: «Шундый солдатлар һәм аларны тудырган халык барысын да җиңәчәк, алар җиңелә алмый!» – дип өстәп куя. Ләкин үзен беркайчан да плакаттагы курку белмәс, кыю солдат итеп күрсәтергә тырышмый. Беренче сугышында да, соңрак та. «Куркыныч булды, бер генә мәртәбә түгел», – дип сөйли ул.
Сугышта иң куркынычы нәрсә? Бомбага тоту. Бу турыда ул 1942 елда батальоннарына килгән хәрби корреспондентка сөйли. Кайдадыр Медынь тирәсендә, Көнбатыш фронтта була бу хәл. Батальонны яңа гына алгы сызыктан чыгарганнар, алар урман аланында окоп казу белән мәшгуль. Хәбәрче исә төпченә, куркыныч янаганда, кемнәрнең нәрсә кичерүен ачыкларга тырышып аптырата. Комбат Гәрәев аңа үз куркулары мисалында аңлатып бирә: һөҗүмгә барганда бер нәрсәне беләсең – йә син дошманыңнан өстен чыгасың, йә ул сине юк итә. Снаряд шартлаганда чокырга очсаң да, исән калу мөмкин: ихтималлык теориясе буенча икенче снаряд шул ук чокырга төшмәскә тиеш. Әмма менә өстеңә бомба яуганда, аннан котылу мөмкинлегең юк, көчсезлектән нишләргә белмисең...
1941 елның ноябрендә беренче мәртәбә бомба астында калганнан соң, үзе дә сизмәстән, дога укый башлавы турында командир Гәрәев корреспондентка әйтеп тормый, әлбәттә. Дин искелек калдыгы дип саналган вакытлар. Әмма еллар узгач, әлеге эпизодны хәтеренә төшереп, аңлатырга кирәк таба: «Сугыш – коточкыч нәрсә. Адәм баласы, язмышы белән бергә бер калгач, яклау эзли башлый. Әгәр син үзеңнән өстен һәм сине яклый, саклый ала торган илаһи көч барына ышанасың икән, иң өметсез мизгелләрдә ярдәм булыр кебек тоела. Бу кайсы диннән булуыңа карамый».
Батальонга килгән хәбәрченең фамилиясе Симонов булып чыга. Аларның хәрби юллары әле күп тапкырлар кисешәчәк, алар хәтта дуслашып та китәчәк. Шактый вакыт узганнан соң, 1974 елда, язучы Константин Симонов фронтовик иптәшенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә: хәрби архивларга кертмиләр. Генштабның хәрбифәнни идарәсе башлыгы Мәхмүт Гәрәев рөхсәт боерыгы бирә. Моның өчен аңа партиянең баш идеологы, КПСС ҮК секретаре Михаил Сусловның хәерхаһлыгын алырга туры килә.
Нуленче еллар башында Мәхмүт Гәрәев тә архивларда күп утыра, язучы Симоновның фронт очеркларын һәм язуларын, рәсми хатларын анализлый, аларның барысын үзе белән очрашулардан алган тәэсирләре белән чагыштыра. Нәтиҗәдә «Константин Симонов как военный писатель» китабы дөнья күрә. Бу китап фронтовик язучы образын каралтырга тырышкан кешеләргә җавап булып тора.
«…СОҢГЫ МӨМКИНЛЕККӘ КАДӘР»
Әфганстанда «бер татар»ның ни торганын күрсәтү форсаты командировканың беренче аенда ук килеп туа. Җәләләбад янында әфган халык армиясенең бер өлеше, мөҗәһитләрнең басымы астында паникага бирелеп, позицияләрен ташлап китә. Борис Пастухов* сөйләгәнчә, генерал каршылык күрсәтергә сәләтлеләрне җыя һәм, танкка утырып, аларны һөҗүмгә алып бара. Дошман тар‑мар ителә.
Киңәшчеләр төркеме җитәкчесенең әфганлыларга үз мәнфәгатьләрен ничек якларга кирәклеген күрсәткән бәрелеш, күрәсең, Мәхмүт Гәрәев ил Президентына тәкъдим ителгәннән соң берничә көн үткәч булгандыр.
– Совет гаскәрләре чыгып киткәч, монда килергә ничек гайрәтегез җитте? Без ничек, кем ярдәмендә каршы тора алырбыз икән соң? – Әфганстан Хәрби көчләре Югары башкомандующие, ил президенты Нәҗибулла Кабулда үзенең баш хәрби киңәшчесен әнә шулай каршы ала. Аның сүзләрендә аптырау катыш ирония дә яңгырый.
Гәрәев югалып калмый. «Рус армиясендә борын-борыннан болай диләр иде: «Яхшы командир бер татарны да ике рәткә тезеп бастыра ала». Мөселманнар буларак, бергәләп, рәтләрне икеләтә арттырырга тырышып карыйк. Соңгы чиккә, соңгы мөмкинлеккә кадәр тырышырга кирәк...»
Аңа вәгъдәсен шактый катлаулы шартларда үтәргә туры килә. Әфган армиясендә, Гәрәев соңыннан искә алганча, төшенкелек хөкем сөрә. Мөҗәһитләрнең һөҗүмнәре генә түгел, Әфганстан халык-демократик партиясенең үзендәге эчке каршылыклар, низаглар, оешканлыкның бик түбән дәрәҗәдә булуы армияне какшата. Тәҗрибәле Гәрәев бурычларны төгәл билгели: гаскәрләрдә эшне активлаштырырга, төшенкелек белән көрәшергә һәм аннан котылырга. Союзникка исә шуны сеңдерү зарур: оппозиция һөҗүменә каршы торып була. Һәм монда бер хәрби белем генә җитми, дипломатия могҗизаларын да күрсәтергә туры килә. Өстәвенә, 1989 елда Мәскәүдә Әфганстан кайгысы калмый – СССР таркалу алдында тора.
Ел ярымнан соң Мәхмүт Гәрәевне Әфганстаннан чакыртып алалар. Өенә ул инде армия генералы дәрәҗәсендә кайта. Совет гаскәрләре чыгарылганнан соң, күп дигәндә, өч атна гомере калды, дип фаразланган Нәҗибулла хакимияте әле Гәрәевтән соң да яшәп кала әле.
Мәхмүт Гәрәевнең яшь чагы.
ХӘРБИ ФӘННЕ ОКОПЛАРДА ӨЙРӘНӘ
Ташкент хәрби училещесын тәмамлаган 18 яшьлек кече лейтенант Гәрәев беренче тапкыр яуга 1941 елның ноябрендә керә. Немецлар башкалага бик якын килгән вакыт: Мәскәү янындагы Чернышевский казармаларыннан фронтка кадәр ара шактый кыска. Гәрәев бер взводны кабул итеп алырга тиеш була, әмма өлгерми кала. «Батальонга килеп төштем. Каршыма кулы бәйләүле старшина килә. Яралы. «Батальон командиры кайда?» – дип сорыйм. – «Юк», – ди ул. – «Ә офицерлардан кемнәр бар?» – дим. – «Беркем юк, беркем дә калмады», – дип искә ала Мәхмүт Гәрәев. – Миңа батальон белән командалык итәргә туры килде, гәрчә штат буенча комбат – подполковник, һич югында майор дәрәҗәсендә булырга тиеш булса да. Ике тәүлектән соң батальон командиры итеп бер капитанны җибәрделәр. Миңа рота белән җитәкчелек итү йөкләнде...»
Гәрәев өчен сугыш Калуга өлкәсендә 1942 елның августында ук тәмамланырга мөмкин була. Җәйге һөҗүмнәр вакытында ул аерым рота белән командалык итә. Ядрә аны һөҗүмгә барганда куып тота. Тиз генә кулын бәйләтә дә яңадан яуга ыргыла. Яңа командир килеп җиткәнче, өч көн сугыш кырында була. Ул арада кулы кара янып чыга. Медсанбаттагы хирурглар озак сөйләшеп тормый, кисәргә, дигән карарга килә. Шунда олы яшьтәге бер санитарка ярдәмгә килә: егетне санитар эшелоны белән Рязаньга җибәрттерә. Андагы госпитальдә Гәрәевнең кулын саклап калалар. Икенче тапкыр Гәрәевнең Витебск янында башын яралана. Дәваланып, яңадан фронтка китә…
1944 елда Мәхмүт Гәрәев батальоны Молодечнога (Мәхмүт Гәрәев бу шәһәрнең почетлы гражданины – ред. иск.) беренче булып керә. Белоруссия операциясе вакытында, «узып барышлый» гына, аның солдатлары Ворошилов исемендәге партизан отрядында сугышкан берничә мең кешене коткара. Тылларын чистартырга дип, дошман партизаннарга каршы берничә дивизиясен ташлаган була. Отряд урмандагы күл буена яшеренә, әмма чолганышта кала. Азык-төлексез сугышчылар һәлакәткә дучар ителә. Гәрәев подразделениесенең юлсызлык шартларында көтелмәгән һәм кискен һөҗүм ясавы нәтиҗәсендә дошман чылбыры өзелә, чолганышта калганнарны коткару мөмкинлеге ачыла...
«Сугышның буеннан-буена, 1944 елның уртасына кадәр, мин иң түбән звеноларда сугыштым, – дип сөйли бер әңгәмәсендә Мәхмүт Гәрәев. – Рота командиры, батальон штабы башлыгы, комбат, аннан соң – бригада звеносында оператив бүлек башлыгы. Җиңел вазыйфалар булганын хәтерләмим. Һәрвакыт – алгы сызыкта, окопта. Сугышта без көн саен бер генә уй белән яшәдек: исән калырбызмы-юкмы?»
50 елга сузылган армия хезмәтендә ул СССР Генштабы башлыгы урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Бу үсешнең Садовое кольцо чикләрендә үз җиңүләрен «әвәләгән» штаб офицерларының карьерасы белән бернинди уртаклыгы да юк. Хәрби фәнне Мәхмүт Гәрәев Мәскәү яны окопларында, Ржев сазлыкларында, Кенигсберг өчен каты бәрелешләрдә үзләштерә. Инде аннан соң гына – академияләрдә…
МӘҢГЕЛЕК КӨРӘШ...
Кырык бишенче елның тугызынчы маенда майор Гәрәев шелтә ала, мондый хәл хезмәт итү дәверендә бик сирәк була. Аларның частен икенче – Япония белән сугышка илтә торган эшелон Урал артына җитә. Шул вакытта солдатлар Җиңү турында ишетә. Шатлыктан һавага ата башлыйлар. Ә бу көнне нәкъ менә майор Гәрәев дежур тора. Аңа маскировка шартларын бозган өчен шелтә белдерәләр. Әле тагын махсус бүлек хезмәткәрләренә аңлатма бирергә туры килә. Ләкин бусы инде ату аркасында түгел, сыер аркасында килеп чыга.
Җиңү бәйрәмендә Кызыл мәйданда.
– Бөтен кеше бәхетле – Җиңү, ә эшелон янында чандыр гына бер ир‑ат провиант сыйфатында үзебез белән алып барган сыерларга кызыгып карап тора. Сыерлар немецларныкы, нәселле, тук, чиста – безнекеләр кебек түгел инде. Командир: «Җиңү шатлыгыннан берсен шушы ир‑атка бүләк итик», – ди. Әйтелде – эшләнде. Бүләк иттек, эшелон кузгалды, ә теге ир‑ат миңа ялына: «Урланган түгел, бүләк ителгән дигән белешмә язып бирегез инде», – ди. Мин планшеттан ашык-пошык кына кәгазь тартып алдым да: «Хәрби часть Җиңү көне хөрмәтенә фәлән-фәлән кешегә сыер бүләк итте», - дип язып куйдым. Һәм имзасы: майор Гәрәев. Менә шунда махсус бүлек кешеләре, әлеге язуда частьнең номерын күрсәтмәдеңме дип, кызыксына башлады…
Ә аннары тагын сугыш… Японияне җиңгәннән соң, Мәхмүт Гәрәевне Кытайга җибәрәләр – Халык-азатлык армиясен төзергә булышырга. Инде 70 нче елларда баш хәрби киңәшче штабы башлыгы сыйфатында Сүрия, Мисырдагы вакыйгаларда катнаша.
Һөнәри белемнәре буенча хәрби фәннәр докторы Мәхмүт Гәрәев белән тиңләшә алырлыклар бармы? Хәер, ул үзе, бу сорауны биргәндә, тормышындагы бер вакыйганы искә алып сөйләргә ярата. Бу хәл аның яшь чагында, хәрби хезмәтенең башында була.
«Рота белән тар гына юлдан барабыз, як-ягыбызда – кыр. Каршыга сугышның ачысын да, төчесен дә татыган тәҗрибәле сержант килә, медсанбатка барышы. Минем яшь икәнемне күрептер инде, болай ди: «Әй, лейтенант, – ди, – син нәрсә, нишләп ротаңны колонналап алып барасың? Бүлгәләргә кирәк!» Мин бүлдем: бер рәтне – уңга, икенчесен сулга куйдым. Алга таба юл тотабыз. Каршыга – тагын бер сержант. Анысы да дәшми генә уза алмады: «Син нәрсә, лейтенант, солдатларыңны минага эләктереп, күккә очырырга телисеңме? Колоннага тез дә юлның кыл уртасыннан алып бар!» Тездем, алып киттем... Аннан соң, күпме гомер үтте, мин ике академия тәмамларга өлгердем, әмма ике киңәшченең кайсы хаклы булуына тәки төшенә алмадым», – дип, көлеп, сүзен тәмамлый Мәхмүт Гәрәев.
Хәрби тарих белән кызыксыну – монысы да аның хәрби карьерасының аерылгысыз бер өлеше. Кайбер батырлыклар, әйтик, якташыбыз майор Петр Гаврилов һәм Брест крепостен саклаучылар турында үз вакытында белүебез өчен без нәкъ менә аңа бурычлы. Эш шунда ки, сугыштан соң берничә ел узгач, Гәрәев Брест крепостена дивизия полкының штаб башлыгы итеп билгеләнә, озакламый аңа дивизия командиры вазыйфасы йөкләнә. Сугышчылар ватык кирпечләрне актарганда коралларга, диварлардагы язуларга юлыга. Крепостьне саклаучыларның язуларына. Гәрәев бу хакта «Огонёк» журналына хәбәр итә. Шуннан соң Брестка язучы Сергей Смирнов килеп төшә.
Күп кенә җәлилчеләрнең, шулай ук «ИделУрал» легионына кергән, корал белән белорус партизаннары ягына чыгып, фашистларга каршы сугышкан 825 нче «татар батальоны» солдатларының намуслы исемен кайтаруга да хәрби тарихчы Мәхмүт Гәрәев эзләнүләре зур өлеш кертә. «Мин бу игелекле эшкә үз өлешемне кертүемә шатмын һәм моның белән чиксез горурланам, – дип сөйли генерал Мәскәүдә ТР Даими вәиллегендә биргән интервьюсында. – Эш шунда ки, Моабит дәфтәрләре, «җәлилчеләр төркеме», аларның ничек кулга алынуы, җәзалап үтерелүе турында бердәнбер шаһит – Бельгия әсиренең сөйләгәннәре. Шуңа күрә дә моңа шикләнеп караучылар табылды, бигрәк тә ул кеше башта бертөрле, аннан икенче төрлерәк сөйли башлагач. Һичшиксез, ул намуслы, яхшы кеше, әмма барысын да хәтердә тоту мөмкин түгел, үткәннәрне кире кайтара алмыйсың. Ә без немец коллегаларыбыз ярдәмендә Гитлер командованиесенең кулга алу, җәзалау турында боерыкларын таптык. Хәзер Муса Җәлил һәм аның иптәшләренең батырлыгы документаль рәвештә расланды».
САНКЦИЯЛӘР ҺӘМ СУГЫШНЫҢ ЯҢА ЫСУЛЛАРЫ ТУРЫНДА
«Бездә 45 нче корпус командиры Станислав Поплавский бар иде. Беркөнне немецлар командование пунктына бәреп керә. Ул траншеяга чыга, янына каушап калган корпус штабы башлыгы йөгереп килә: «Бөтен җирдә немецлар!» Ә Поплавский нишли? Ул щетка ала да итеген чистарта башлый. Штаб башлыгы аптырап кала, әмма аңа акыл, хәлне дөрес бәяли һәм каршылык күрсәтүне оештыра алу сәләте кайта... Мин моны шуңа әйтәм: кайчак сугышта, хәер, көндәлек тормышта да бер элемент, көтелмәгән бер гамәл, инструкция һәм катгый боерыкларга караганда, күпкә хәлиткечрәк тәэсир итә ала».
Мәхмүт Гәрәев белән Минтимер Шәймиев.
Гәрәев сөйләгән бу вакыйга аның хәрби аналитик буларак фикерләү үзенчәлекләрен бик яхшы ача, дип уйлыйм. Генерал турында «Красная Звезда» газетасында басылган мәкалә (2018 елда Мәхмүт Гәрәевнең 95 еллыгы уңаеннан язылган) авторы, 1960 нчы еллар ахырында аның җитәкчелегендә хезмәт иткән кеше, болай дип яза: «Ул шаблоннарны сөймәде». Автор сүзләренчә, «Гәрәевнең, хәрби тәҗрибә анализы нигезендә, тактиканы җирле шартларны исәпкә алып камилләштерү буенча эшләнгән кайбер стандарт булмаган киңәшләре Көнчыгыш Пруссия һәм Ерак Көнчыгыштагы сугышлар барышында уңышлы тормышка ашырылды». Ә соңрак, сугыштан соңгы елларда, «безнең дивизиядә аның күрсәтмәсе буенча һәм турыдан-туры катнашында гаскәрләр өчен программалаштырылган укыту элементлары кулланылган хәрби әзерлек методикасы эшләнде һәм беренче тапкыр сыналды. Бераздан бу методика боерык нигезендә Коры җир гаскәрләренең барлык берләшмәләрендә кертелде».
Мәхмүт Гәрәевнең шаблоннарны яратмавы бу дивизияне СССР Кораллы көчләре һәм Варшава договоры илләре армияләре өчен алдынгы хәрби тәҗрибә мәктәбе итәргә мөмкинлек бирә. Биредә Совет армиясе һәм союзникларның Югары командованиеләре катнашында әзерлек занятиеләре үткәрелә. Алай гына да түгел, генерал Гәрәевнең хәзерге заманның масштаблы һәм локаль бәрелешләрендә корал куллану үзенчәлекләре турында язылган кайбер китаплары бүген дә хәрби югары уку йортларында дәреслек буларак кулланыла. Сүз уңаеннан, Россиядә генә түгел, АКШ һәм башка илләрдә дә.
Тиз үзгәрә торган бүгенге дөньяда генералның фикерләре никадәр заманча соң? Менә Хәрби фәннәр академиясе президенты Мәхмүт Гәрәевнең «XX гасыр сугышларында Россия»** лекциясеннән өзек: «Бүгенге көндә шундый вазгыять урнашты: без берничә дистә ел дәвамында әзерләнгән атом сугышының ихтималлыгы бик аз. Гомумән, масштаблы сугыш ихтималы аз, чөнки сәяси максатларга ирешүнең башка ысуллары уйлап табылды: икътисадый санкцияләр, дипломатик басым, мәгълүмати сугыш. Эчтән җимергеч гамәлләр кылып, илләрне бер‑бер артлы яулап алырга була. Куркыныч тудырмый гына, чөнки зур сугыш атом коралын куллануга китерергә мөмкин. Башка юллар табылды, алар арасында акча куллану да бар – Ирактагы кебек, анда барысын да диярлек сатып алдылар. Шуңа күрә хәзер Кораллы көчләрнең беренче чираттагы бурычы – локаль сугыш һәм бәрелешләргә әзер тору һәм, кечкенә конфликтлар үсә калса, күпмедер күләмдә зур сугышка да әзер булу».
Күрәсездер, бу кичәге көн турында түгел.
АНЫҢ ЮГАРЫ ТӨГӘЛЛЕКЛЕ КОРАЛЫ
1994 елда Никита Михалков Мәхмүт Гәрәевне һәм тагын берничә ветеранны үзенең «Утомленные солнцем-2» фильмын карарга чакыра. Бу фильмны караганнан соң, генералның кәефе кырыла: «Без, бу фильмда сугыш белән бернинди дә уртаклык күрмәдек, дип әйттек. Ул ярсып китте, ә курсантларның мәгънәсез үлеме, үз гаскәрләре барганда күперне үзебезнекеләр үк шартлатулар булмадымы? Булды, тагын да яманрагы булды. Ләкин сугыш мондый хаталардан гына торса, без җиңүгә ирешмәс идек. Ә солдатларның батырлыгы һәм фидакарьлеге кайда соң?»
Ярар, бу әле нәфис кино, ә менә Ливенворттагы (АКШ) хәрби‑штаб көллияте территориясендә Икенче бөтендөнья сугышы музеен карап чыгу фронтовик ветеранны шок хәлендә калдыра. «Зур бина – музей. Безне анда чакырдылар һәм өч сәгать ярым йөрттеләр. Советлар Союзының анда катнашуы турында бер сүз дә әйтелмәде, – дип сөйли ул 2012 елда «Труд» газетасы хәбәрчесенә. – Анда Австралия, Яңа Зеландия техникасы тәкъдим ителә, теләсә кайсы илнеке, тик безнеке генә түгел. Музейдан чыккач, мин алардан: «Ә Советлар Союзы сугышта катнашканмы?» – дип сорадым. Әлбәттә, катнашкан, диләр, ләкин ул шундый зур ил, аңа урын күп кирәк, бездә урын җитми, диләр. Шуңа күрә аларда безнең өчен урын юк һәм беркайчан да булмаячак. Ләкин үзебезне генә карагыз: Австралиянең Икенче бөтендөнья сугышында катнашуы – 10 томда, Япониянеке – 100 томда, Американыкы 120 томда тасвирлана! Ә безнеке – 12 томда...»
Мәхмүт Әхмәт улының реакциясе аңлашыла. Галим һәм фронтовик Мәхмүт Гәрәев язган соңгы китапларның берсе «Сражения на военно-историческом фронте» дип атала. Бу китап, әлбәттә, сугыш, көрәш турында. Гәрәевнең җиденче, соңгы көннәренәчә дәвам иткән көрәше турында. Дөреслек, хакыйкать өчен көрәш. Ялганга һәм алдауга каршы көрәш. Җиңүнең мәгънәсен һәм дәрәҗәсен киметергә тырышучыларга каршы көрәш.
Бу җиденче сугышны Мәхмүт Гәрәев һәм Хәрби фәннәр академиясе (ул – Академиянең алыштыргысыз президенты) соңгы дистә еллар дәвамында алып барды. Аның без искә алган китабы да, күпсанлы башка басмалары да – тарихны яңадан язарга тырышучыларга каршы югары төгәллекле корал. Аларның бернинди дә мөмкинлекләре юк: фактлар, саннар, аргументлар – Гәрәев үз коралын «ясаганда» күп нәрсәләрне өйрәнгән, белгән яки тикшергән генә түгел – ул барысын да үз язмышы һәм йөрәге аша кичергән. Гәрәев һәр сан артында кеше гомере торганын бик яхшы аңлый – яу кырында ятып калганнар күз алдында тора чөнки. Шуңа да бәхәсләр вакытында аның бер генә карышка да чигенмәве аңлашыла. Сүз югалтулар, саннарны алыштырулар турында булса – бигрәк тә. «Бу инде историография түгел, статистикага да бернинди катнашы юк моның, бу – пычрак сәясәт, – дия иде ул. – Кайберәүләрнең югалтуларны күбрәк булуын исбат итәсе килә, шул рәвешле алар Җиңүнең бәясен киметергә тырыша. Бу – бик четерекле һәм яраларга тия торган тема, фронтовиклар өчен – бигрәк тә. Бу мәсьәләдә ярыш юлына басу – коточкыч хәл».
Мәхмүт Гәрәев югалтуларны раслау комиссиясенең рәисе булып тора һәм аның иманы камил: «Югалтулар турындагы хакыйкатьне кешеләргә җиткерү – кирәк эш. Моны эшләмәсәк, без сугышның нәтиҗәләрен билгели алмыйбыз, җиңүнең нәрсә бәрабәренә яулап алынуын да бәяләү мөмкин түгел». Нәкъ менә Мәхмүт Гәрәевкә саннарның халыкка барып ирешүе өчен рәхмәтле булырга тиешбез: Советлар Союзының Бөек Ватан сугышындагы югалтулары – 26, 5 миллион кеше гомере. Шуларның 18 миллионын гади халык, фашистлар яулап алган территорияләрдәге явызлыкларның корбаннары тәшкил итә...
Алай гына да түгел, Мәхмүт Гәрәев, замана сәясәтенә яраклашырга тырышып, беркайчан да үз фикереннән баш тартмады. Бөек Ватан сугышында Сталинның роле нинди булган, дигән сорауга да җавабы кискен һәм анык аның: «Моңа хак җавапны тарихны өйрәнеп әйтергә мөмкин. Бөек Ватан сугышы тарихын гына да түгел. 1812 елдагы сугыштан соң, Россия барлык сугышларда да диярлек җиңелеп килә – Кырым сугышы булсынмы ул, Рус‑япон сугышымы, Беренче бөтендөнья сугышымы. Минем фикеремчә, моның төп сәбәбе – хакимият башында торучыда, димәк, армия белән күп еллар дәвамында тәҗрибәле, яхшы җитәкчеләр идарә итмәгән, дигән сүз. Сугыш шартларында идарә тиешле дәрәҗәдә дөрес оештырылмаса, бер генә халык та җиңүгә ирешә алмый, алай гына да түгел, хәтта тиешле юнәлеш тә таба алмаска мөмкин...» Гәрәев бер генә мәртәбә дә Сталинны тиран булмаган дип расламый, шуңа да карамастан, үзенең әлеге «хөрлеге» өчен әллә никадәр тәнкыйть утына тотыла. Шулай да фактлар белән беркетелгән фикереннән баш тартмый.
– Бөек Ватан сугышы турындагы хакыйкатьне әле киләчәктә әллә ничә буын галим һәм язучылар ваемлар, дип уйлыйм. Ә спекуляцияләргә килсәк, яңалары табылып торачак, чөнки конъюнктура, әдәп-әхлак кагыйдәләре, культура үзгәреп тора, – ди ул. – Чөнки бу сугыш – кешелек тарихындагы яхшылык белән явызлык көрәшенең иң югары концентрациядәге чагылышы булды.
Ул Җиңүнең 75 еллыгын каршы алырга ярты ел кала арабыздан китте. Армия генералы Мәхмүт Гәрәевне соңгы юлга 154 нче аерым комендант Преображенск полкының Почет каравылы ротасы озата барды. Ватанны саклаучылар пантеонында легендар конструктор – корал төзүче Михаил Калашников янында җирләнде.
Аның китаплары – югары төгәллекле коралы калды. Димәк, сугышчы Мәхмүт Гәрәев әле һаман да көрәшүен дәвам итә.
Мытищидагы федераль хәрби мемориаль зиратта армия генералы Мәхмүт Гәрәевнең каберенә куелган һәйкәл.
Әскәр Сабиров
Фото: tatarica.org, stuki-druki.com, stcdn.business-online.ru
* Ул вакытта Әфганстанда СССР илчесе
** Лекция 2005 елда «Публичные лекции Полит.рум» проекты кысаларында Мәхмүт Гәрәев тарафыннан укыла
Добавить комментарий