Мәмәт... Үз бәһаңне белү
Мәмәткә рәхим итегез! Үз бәһаңне белеп яшәү
02 сентября 2021
БАЛТА ОСТАЛАРЫ АВЫЛЫ
Әлмәттән егерме чакрым ераклыктагы Мәмәт авылында булдык. Шактый зур авыл ул. Төп белем бирү мәктәбе, балалар бакчасы, мәдәният йорты, ФАП – барысы да халыкка хезмәт күрсәтә. 834 кеше яши, 283 хуҗалыгы бар.
Нефть чыгарыла торган авылларга барсаң: «Бу чишмәне нефтьчеләр ясады. Юлны да алар карап тора», – дип сөйлиләр иде. Мәмәткә баргач та шундый сүзләр ишетербез дигән идек, булмады. «Сабан туе үткәрергә дә акча бирмәделәр», – диде авыл халкы.
– Хәзер авыллар күбрәк үзсалым акчасы хисабына яши инде, – ди Мәмәт авыл җирлеге башлыгы Илсөяр Зөбәерова. – Юлны да карыйбыз, башка проблемаларны да хәл итәргә тырышабыз. Ә авыл зур, проблемалар чыгып кына тора...
Бер карасаң, Мәмәткә цивилизация күптән килгән – 1985–1986 елларда ук авылга газ кергән, үзәк юлга асфальт салынган, йортларга су кергән. Тик боларның барысын карап, яңартып торырга кирәк шул. Халык та, бер яхшыга ияләнгәч, начарны тиз күрә икән. Ничек кенә булмасын, Мәмәт – төзек, мул тормышта яши торган авыл.
– Мәмәт электән үк балта осталары авылы саналган, – дип сөйләде гомерен балалар укытуга багышлаган Нурсинә апа Фәрхетдинова. – Ат арбасы, ат чанасы ясаучылар күп иде бездә. Лениногорск районы Куак авылында зур базар эшләде. Чаналарны бер‑ берсе өстенә куеп, арбага төяп, шул базарга алып китәләр иде. Безнең авылга арба‑чана сатып алырга килүчеләрне яхшы хәтерлим. Акчага да сатып алалар иде, тик күп очракта аларны атка алыштырганнары истә.
Арба-чана ясаучылар турында бүтән кешеләрдән дә ишетергә туры килде. «Бездәге ир-атларның балталары чаж‑чож килеп торган. Бик оста куллы булганнар», – дип сөйләделәр. Балта эшен белү җирле халыкны ашлы да иткән, данын да тирәякларга тараткан. Кызганыч, җитмешенче елларда балта эшен белүчеләр сирәгәйгән. Ни өчен дигәндә, арба-чанага сорау кимегән. Ә яшьләр күбрәк нефтьче эшенә тартылган.
– Мәмәт – электән үк балта осталары авылы саналган, – дип сөйләде Нурсинә Фәрхетдинова.
Өч ел эчендә музейда 400ләп экспонат җыелган
Ирле-хатынлы Ситдыйковлар ишек алдына музей ясап куйган.
Нурсинә апа белән әңгәмәне дәвам иттек. Сиксән яшен тутырган мөгаллимә туган авылы, нәселе турында да күп нәрсәне белә. Шактый кызык мәгълүматлар белән уртаклашты ул:
– Әни мине, унберенче баласын, Мәмәттән җиде чакрым ераклыкта басуда эшләгәндә тапкан. Аннан шул араны җәяү кайтып, өендә кичкә бәлеш салган. Икенче көнне тагын арыш басуына чыгып киткән. Әни барлыгы унике бала тапкан, дүрт баласы 1921 елгы ачлык вакытында үлгән. Әти белән әни бакчачы булган. Без үскәндә бакчада кавын-карбыз, кәбестә, кыяр үстерделәр. Озынча, баллы шул кавыннарны күрше Чупай авылы кибете каршында сатып, шул акчага ипи алып кайтуларым хәтердә. Әти тагын махорка да үстереп сатты. Авыл егетләре көн саен безнең бакчаны басарга җай эзли иде. Әти берүзе балта белән бакчаны саклады. Әйе, әти белән әни бик тырыш булды. Ул заман өчен хәлле дә саналганбыз. Дүрт почмаклы йортыбыз, өйалдыбыз, аңа кушылган тагын бер өебез бар иде. Әтинең атлары, сарыклары, җирләре, унбишләп умартасы бар иде. Әмма колхозлашу елларында, кулак дип, әтинең бөтен мөлкәтен тартып алганнар.
Нурсинә апаның әнисе заманасына күрә укымышлы саналган. Гарәпчә, татарча укый белгән. Бер көн намазын калдырмаган.
– Әнинең безгә, рәсемнәрен күрсәтәкүрсәтә, калын китаплар укыганын хәтерлим,-ди мөгаллимә. – Балаларының да укымышлы булуын теләде ул. Әни гомерендә бер тапкыр дару эчмәде, хастаханә юлын таптамады. Туксан алты яшенә кадәр яшәде...
ИШЕГАЛДЫНДА – МУЗЕЙ!
Мәмәттә Ситдыйковлар гаиләсе белән таныштык. Ирле-хатынлы укытучылар гаиләсе ишегалдында музей ясап куйган. Дөрес, Марат абый инде мәктәптә эшләми – авылда хосусый кибетен ачкан. Ә Ләлә ханым Мәмәт төп белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Гаилә башлыгы хәзер сәүдәгәрлек эшендә булса да, тарих, фән белән кызыксынуын югалтмаган. Берничә ел элек ул нәсел шәҗәрәсен төзегән. Аны матурлап эшләп, өй түренә үк элеп куйганнар.
– Музей ясауга нәкъ менә шәҗәрә этәргеч булды, – дип сөйли Марат Ситдыйков. – 2000 нче елларда үзебезнең нәсел җепләрен өйрәнә башладым. Тарих ул бик кызык, шунда ук тартып ала. Хәзер буш вакыт булган саен интернетны ачам, безнең як тарихын өйрәнәм. Музейда булган экспонатларга охшаш әйберләрне эзлим. Кайчан эшләнгән, нәрсә белән бәйле... Чөнки безгә килеп эләккән экспонатларның кайберләре турында мәгълүмат бөтенләй юк. Шуларны ачыклыйсы иде.
Гаилә башлыгы белән музейга уздык. Монда ни генә юк... Егерменче гасыр башында авылның яшәешен күрсәткән барлык көнкүреш кирәк-яраклары, элеккеге хатын-кыз, ир‑ат киемнәре, хәтта сугыш кораллары да бар.
– Музей ачу теләге ничек барлыкка килде? – дим хуҗага.
– Өч ел элек булды ул хәл. Унтугызынчы май иде. Телевизордан Музейлар көне турында сөйләделәр. Шуннан уйлап куйдым: ишегалдында җәйге йорт бар, ул буш тора. Өйдә әнинең килен булып төшкән чактан калган сандыгы, иске комган, самовар саклана. Музейның беренче экспонатлары әзер дигән сүз! Ниятемне Ләләгә әйткән идем, ул күтәреп алды. Шуннан китте инде... Күршеләр, туганнар өйләрендә булган иске әйберләрне бирә башлады. Яшел Үзәндә туганнар яши, аннан да алып кайттык
Өч ел эчендә музейда 400ләп экспонат җыелган. Махсус дәфтәр башлаганнар – һәр экспонатның исеме, музейга ничек килеп эләгүе турында мәгълүмат бар.
– Кайбер әйберләрне сатып та алабыз,- дип сүзгә кушылды Ләлә апа. – Безнең кебек «сәер» кешеләр күп бит. Интернет аша аралашабыз, экспонатлар белән алмашабыз. Елданел азарт арта гына бара.
– Ә иң борынгы экспонат ничәнче гасырга карый? – дим.
– Унтугызынчы гасыр башларына караган тәлинкәле үлчәүдер, – диде хуҗа кеше. – Үзем инде сәүдәгәр дә булгач, ул миңа бик якын. Тагын бер яраткан экспонатларымнан берсе – 1980 елда узган Олимпиада символлары төшерелгән күлмәк. Хәтта этикеткасы да алынмаган...
Башка музейлардан аермалы буларак, биредә экспонатларны кул белән тотып карарга ярый. Мәсәлән, егерменче гасыр башында ясалган агач парта артына утырып, музейдагы берәр иске китапны укырга мөмкин. Мәктәп балалары шулай эшли дә икән.
– Әле бүген мәктәп лагерена йөрүче балалар килде, бик кызыксынып карадылар, – ди Ләлә апа.
Егерменче гасыр башында ясалган парта-урындыктан кала, тагын үзенчәлекле җиһаз бар монда – йөз еллар элек чамасы эшләнгән шкаф.
– Кибет каршында бер бабайның йорты бар, – ди Марат абый. – Җәйләрен кайтып монда яши. Музей ясагач та бабайдан әлеге шкафны сорадым. Бирмәде. Әти-әнисеннән калган кадерле җиһаз икән. Кибеттән буяулар алып чыгып, матурлап куйды ул аны. Узган ел исә үзе чакырып кертте: «Улым, минем рәт бетте. Миннән соң ул шкафны барыбер тураклап атачаклар, музейда торсын», – диде. Мәмәттә кул осталары бик күп булган. Әлеге шкафны да үзебезнең авыл осталары ясаган булырга тиеш.
Экспонатлар күбәеп китсә, җәйге өйнең тагын бер ягы бар. Шунда дәвам итәргә булачак икән. Менә шулай уйнап кына башланган эш чынга әйләнгән.
Ситдыйковларның музее һәр кешегә ачык: – Әлбәттә, бушка! – диделәр.
Илмир Шәфыйков берьюлы әллә ничә һөнәр үзләштергән.
– Нефтьче булу да җиңел түгел, – ди Рагиз абый.
Илмирга әтисе Рагиз абый да ярдәм итә.
УКЫТУЧЫ, ТАМАДА, ТИМЕРЧЕ...
Авылда яшьләр булу бүген олы сөенечкә әйләнде. Мәмәтлеләр дә Илмир Шәфыйков кебек талантлы егетнең туган авылыннан читкә китмәвенә сөенгән. Илмир ир‑аттан таләп ителә торган эшләрнең барысын да үтәгән – йорт салган, гаилә корган, агач утырткан. Йорт дигәннән, монда барысы да заманча: хәтта үз куллары белән бассейн да ясаган. Аның төбен цемент измәсе белән катырган. Су үзе тула, кранны ачкач агып чыга. Хәтта биредә су шланглары да аунып ятмый – эш беткәч, Илмир аларны көпчәктән ясаган җайланмага түгәрәкләп җыеп куя. Ишек алдында балалар мәйданчыгы, тагын әллә ниләр...
– Үземнең бала гына түгел, мәктәп укучылары да уйнарга килә, – ди мөгаллим.
Бу урында шуны әйтим: Илмир Мәмәт төп белем бирү мәктәбендә инглиз теле укыта. Сөйкемле укытучының сөйләм теле матур, фикере анык. Һичшиксез, мәктәптә аның кебекләр эшләргә тиештер.
– 2012 елда Алабуга дәүләт педагогика университетының татар-инглиз теле бүлеген тәмамладым, – диде ул. – Шуннан соң ике ел күрше Кичүчат мәктәбендә эшләдем. Аннан Мәмәт урта мәктәбенә чакырып алдылар. Шуннан бирле туган мәктәбемдә укытам.
Илмир инглиз телендә иркен аралаша. Ләкин мине икенче әйбер гаҗәпләндерде – берьюлы әллә ничә һөнәр үзләштергән ул. Һәм аларның барысын бергә алып бара. Мөгаллимнең икенче һөнәре – тамада. Әлмәтлеләргә аның исеме яхшы таныш, якын‑тирә районнарга да мәҗлесләр алып барырга йөри икән.
– Укытучы һәм тамада. Бер-берсеннән шактый ерак торган һөнәрләр, – дим Илмирга.
– Тамада һәм укытучы дияргә кирәктер. Университетның икенче курсында укыганда ук бәйрәмнәр алып бара башладым. Студент чакта КВНда күп катнаштым. Бергә сәхнәдә йөргән кызлар миңа үзләренең чыгарылыш кичәсен алып барырга тәкъдим иттеләр. Риза булдым. Шуннан күп тә үтмәде, кулына диплом алган шул кызлар кияүгә чыга башлады. Ә мине тамада итеп чакырдылар. Һич уйламаган җирдән бу өлкәгә кереп киттем. Шулай итеп студент вакытта ук акча эшли башладым.
– Мәҗлесләр мәктәп эшенә комачауламыймы? – дим.
– Мин мәктәптә ярты ставкада гына эшлим, сәгать саннарым тулмый. Атнасына өч кенә көн укытам. Комачауламый.
Пандемия вакытында исә Илмир тагын бер яңа һөнәр үзләштергән – тимерче. Дөрес, бу эштә әтисе Рагиз абый да булыша, чөнки эретеп ябыштыру эшләрендә ярдәмче кирәк икән.
– Берара бит туйлар, банкетлар уздырылмады, – диде ул. – Яшерен-батырын түгел, укытучы хезмәт хакына гына яшәргә авыр. Аннары, тик торырга да өйрәнелмәгән. Гаражда эретеп ябыштыру аппараты бар иде. Үзем өчен шуның белән мангал ясап карадым. Шуннан туганым: «Ясый аласыңмы?» – дип интернеттан бер үрнәк күрсәтте. «Аламдыр, әллә ни авырлыгын күрмим», – дидем. Шулай итеп әти белән заказга беренче мангалны эшләдек. Ул эшне кызык өчен генә интернетка куеп караган идем, заказлар китте. Нәтиҗәдә, узган ел егерме дүрт мангал ясадык.
Бер ел эчендә тимер бәяләре нык арткан. Тик Шәфыйковлар әле бәяне арттырмаган. «Узган ел күп итеп тимер сатып алган идек, әлегә шулар белән эшлибез», – диде. Бер мангал якынча унбиш-егерме мең сум тора икән.
– Бер мангалны ничә көн эшлисез? – дип сорадым.
– Гел шуның өстендә генә торсаң, ике‑өч көн эчендә ясап була, – ди тимерчеләр.
Рагиз абый белән аерым да аралашып алдык. Гаилә башлыгы күп еллар колхозда эшләгән, ә соңгы унҗиде елда нефтьчеләр сафына баскан.
– Ашаган белми, тураган белә, – диде Рагиз абый. – Нефтьче булу да җиңел түгел. Көн саен сероводородка батып кайтасың. Эшләгәндә хезмәт хакы ярый үзе, шуңа түзәсең. Хәзер инде пенсия алам, күп түгел, уналты-унҗиде мең тирәсе. Шуңа чама булганда эшләргә инде.
...Әлбәттә, берничә сәгать эчендә бөтен авылны йөреп чыгып булмый. Аралашкан кешеләрдән соң ниндидер бер фикергә киләсең. Мәмәтлеләр үз бәясен белүче, уңган халык булып тоелды. Матур яшәү алар өчен хыял түгел, ә гадәти хәл. Үзләрен нәкъ менә шундый тормышка лаек дип саныйлар. Бу яктан күпләребезгә алардан өйрәнергә була...
ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН
Кайбер тарихи чыганаклар буенча, Мәмәт авылына моннан 300 еллар элек нигез салынган. 1733–1744 елларда үткәрелгән халыкны исәпкә алу документларында Мәмәттә бер йорт күрсәтелгән. Беренче фараз буенча авылның исеме Килмәмәт Әмәтов (Альминеев) атлы кеше хөрмәтенә бирелгән. (Кызганыч, бу турыда мәгълүмат аз).
Икенче фараз да бар. Анысы халык күңелендәге риваять белән бәйле. Мәмәткә Пәси бабай (Фәсхетдин) нигез салган, диләр. Ул бу якларга килеп чыгып, урман белән капланган олы тау итәгендә шактый вакыт сокланып утырган. Тау битендә чишмә күреп, шуннан су эчкән. Һәм бу якларда төпләнеп калырга уйлаган. Тау итәгендәге әлеге чишмәне халык бүген дә Пәси чишмәсе дип атап йөртә.
(Мәгълүмат Мәмәт мәктәбе музееннан алынды).
Фото: Александр Ефремов
Руфия Фазылова
Добавить комментарий