Мәчетле Олы Елга
Берничә ел элек Лаеш районының Кече Елга авылы турында язган идек. Шулчак җирле халык Олы Елга авылын еш искә алды. Зур юл гына бүлеп торган бу ике авыл гомергә дус яшәгән. Югыйсә берсе Лаеш, икенчесе Балык Бистәсе районына карый. Һәм менә җай чыкты – ноябрьнең яңгырсыз бер көнендә Олы Елгага кузгалдык.
24 ноября 2021
КАЙТУ...
Олы Елга зур авыл. 954 кеше яши, 338 хуҗалык бар. Өлкәннәр сөйләве буенча, элек тә авылда халык саны якынча шул тирә булган. Аны үсеп бара торган авыллар рәтенә кертергә кирәк. Ел саен яңа йортлар калкып чыга. Быел сигез бала туган. Балалар бакчасына кырыкка якын бала йөри, ә урта мәктәптә 103 укучы белем ала.
Соңгы елларда Олы Елга журналистлар теленә еш керде. (Бу хакта безнең журнал да язды.) Ни өчен дигәндә, өч ел элек авылның 1879 елда төзелгән мәчет бинасын реставрациягә Вологда өлкәсендәге Кириллов шәһәренә алып киттеләр. Бүрәнәләрне шулай еракка алып китүнең сәбәбе – Татарстанда борынгы объектларны төзекләндерүче осталар юк, дип аңлатты моның өчен җаваплы кешеләр. Шуңа да тәҗрибәле оста – Александр Поповка мөрәҗәгать иткәннәр. Ә аның остаханәсе Кириллов шәһәрендә икән.
Дөресен әйтим, тарихи мәчетнең әнә шулай ике мең чакрымга китүенә авыл халкының эче бик пошты. «Тарихи бина кайтырмы?» – дип борчылдылар. Алар өчен мәчет бик кадерле, изге бина... Совет чорында күрше авыл кешеләре Олы Елганы «мәчетле авыл» дип йөрткән. Бөтен республикада манарасы калкып торган сирәк гыйбадәтханәләрнең берсе Олы Елгада булган. Бу урында шуны әйтми кала алмыйм: 1930 нчы елларда мәчетнең манарасын кисәргә дип, авылга читтән кешеләр килгән. Шулвакыт давыл чыгып, күктә кап‑кара болытлар куерган. Килгән кешеләр, бу хәлне күреп, кире киткән. Шулай итеп, авылда мәчет манарасы торып калган. Әлбәттә, ул совет чорында гыйбадәтханә булмый. Аннан колхоз амбары ясыйлар – ашлык белән ашлама саклыйлар.
Дин иреге кире кайткач, ягъни 1990 нчы еллар башында, авылның аксакалы Исмәгыйль Мөхәммәтов, район җитәкчеләреннән рөхсәт сорап, иман йортын ашламадан арындыра. Аңлашыла ки, гасыр ярым элек сафка баскан мәчет бинасы искерә. Менә шуңа да аңа реставрация ясарга хәл итәләр. Инде әйткәнемчә, мәчетне сүтеп, Кириллов шәһәрендәге остаханәгә алып китәләр. Тик берничә ай узгач, ат тәртәгә тибә: Александр Попов, сөйләшенгән сумма (20 миллион сум) җитмәде дип, төзекләндерү эшләрен туктата. Һәм борынгы мәчет бинасының язмышы ярты юлда торып кала.
Эшләр зурга киткәч, килеп туган проблемага ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кушыла. Александр Попов белән онлайн очрашу уздыра ул. Нәтиҗәдә, мәчет бинасын кире Татарстанга алып кайту турында килешенә.
Вологда өлкәсеннән мәчет бүрәнәләре быел февраль башында кайта башлый. Аны Лаеш районындагы остаханәгә урнаштыралар.
– Мәчетнең 70 проценты борынгы, үз материалы, дип ышандырдылар безгә, – диде әлеге иман йортының мулласы Таһир Гайнетдинов. – Бүрәнәләрнең астагы өч рәте алышынган. Матчаларның искеләрен яңартканнар. Ә инде идән, такталар яңа. Дөрес, арада элеккеге – үз такталары да бар.
Тагын шунысын әйтим: Олы Елгада бүген ике мәчет. Элек тә авыл ике мәхәлләгә бүленгән булган. Ерак түгел кызыл кирпечтән таш мәчет бар. Анда да шактый халык йөри.
– Җирле халык монысын «Иске мәчет», тегесен «Яңа мәчет» дип атап йөри иде, – ди Таһир хәзрәт. – Хәзер инде монысын «Иске яңа мәчет» дип атыйлар. Узган җомга намазында егерме җиде ир‑ат бар иде. Ә көндәлек өйлә намазларына ун кеше йөри.
– Мәчет бинасы кайтмас дигән куркыныч уйлар булдымы? – дим.
– Бермәл күңелгә андый шик кереп алды. Авылга полициядән, прокуратурадан кадәр килделәр. Комиссия белән ике тапкыр үзебез дә Кириллов шәһәренә бардык. Инде ахыры хәерле бетте. Шуңа бик сөендек.
– Мәчет бүрәнәләре яңгырда, карда, җир өстендә яткан, диделәр. Бу дөресме?
– Без барганда мәчет бүрәнәләре инде эшләнеп, өелеп куелган, дөрес, башы ябылмаган иде. Ә менә Кама Тамагы Келәр (Архангельские Кляри) чиркәве бүрәнәләре шул килеш җирдә ята. Александр Попов теге вакыт мәчет белән чиркәүне дә реставрациягә алып киткән иде бит.
Яңартылган мәчетне тулысынча карап чыктык. Матур дию генә бу очракта аз! Күңелне гаҗәп бер рәхәт нур биләп ала... Бер мизгелдә әлеге иман йорты чынлап та гайре бер көчкә ия тоелды. (Мәчет белән бәйле гаҗәп хәлләр күп булган.) Яңартылган мәчет бинасы белән янәшә аерым юыну бүлмәсе эшләп куйганнар. Заманча, ир-атлар, хатын-кызлар өчен аерым ул. Монысы Рөстәм Миңнехановның бүләге икән. Мәчет ишегалдына таш (брусчатка) җәелгән, куаклар утыртылган. Җирле халык өчен чын күңелдән сөендек. Тарихлы мәчет әлеге урында тагын озак еллар халыкка иман нуры таратсын, дип теләп, авыл буенча сәяхәтне дәвам иттек.
«БАЛАЛАРЫБЫЗ – АЛЛАҺ БҮЛӘГЕ»
Олы Елгада ике, өч балалы гаиләләр шактый. Хәтта биш балалы яшь гаилә дә бар икән. Гаилә башлыгы Рафаэль Әхмәдиев кырык ике яшен тутырган, Миләүшәгә – кырык. Ир белән хатын икесе дә Олы Елганыкылар, гаилә корганнарына унтугыз ел булган. Берничә ел элек ике катлы йорт салып чыкканнар. Күп итеп мал асрап, үз көчләре белән тормыш итеп яталар.
– Төп эш урыным «Кама-Агро»да, – диде Рафаэль. – Хәзер бит колхозлар урынына агрофирмалар калды. Механизатор мин, кыш көне фермада эшлим. Фермада мөгезле эре терлек шактый әле. Эшлим дигән кешегә эш бар.
Миләүшә балалар бакчасында кече тәрбияче булган, әлегә бала ялында.
Яңа елдан соң эшкә чыгу нияте бар икән.
– Бүгенге көн өчен биш бала күп. Ничек батырчылык иттегез? – дим ана кешегә.
– Балаларыбыз – Аллаһ бүләге. Рафаэль дә, мин дә гаиләдә өч бала үстек. Биш бала ук алып кайтырбыз дип уйлаганыбыз булмады. Беренче, икенче бала белән генә кыен икән ул, аннары сизмисең дә. Бер-берсенә ярдәм итәләр. Акмаса да тама – дәүләт тә ярдәм итә бит.
– Дәүләттән нинди ярдәм аласыз? – дим.
– Балалар мәктәптә бушка туклана, зурлары да. Йорт салганда бер миллион сумнан артык субсидия алдык. Утка, газга ташламалар бар. Юл акчасы, бүтәне дигәндәй. Аннары, без балаларны үзебез өчен алып кайттык. «Минем фәлән бала, ярдәм итегез», – дип йөргән кешеләргә аптырыйм.
Ярдәм дигәннән, Әхмәдиевләр ул яктан бәхетле – икесенең дә әти-әниләре Олы Елгада яши. Балалар үстерешергә алар бик булышкан. Хәзер дә шулай. (Миләүшәнең әнисе күршедә генә яши, без барганда да аларда иде.)
– Әти-әниләргә рәхмәтебез зур, – диде биш бала анасы. – Зур терәк алар. Хәер, аларга да без авылда калгач күңелле дип уйлыйм. Зур эшләрне күмәкләп башкарабыз. Башта җыелып бер йортка, аннан икенчесенә барабыз. Эштән курыкмыйбыз. Шуңа күрә авылда калдык та. Рафаэль дә, мин дә бер көн дә шәһәрдә яшәмәдек.
Әхмәдиевләрнең олы кызлары, тугызны тәмамлап, Казанда техникумга укырга кергән. Уллары Фирдүс Олы Елга мәктәбенең сигезенче сыйныфында укый, өченчеләре Фаризга сигез яшь, ул икенче сыйныфта белем ала. Ә дүртенче балалары Фирдәвескә җиде тула, әлегә балалар бакчасына йөри. Төпчек уллары Фирзәргә – яшь тә ике ай.
– Яшь барган саен бала тәмен аңлыйсың икән, – дип елмая Рафаэль. – Олыраклары үскәнен күрмәдем дә кебек – гел эштә булдым. Бу ике кечкенәсе күбрәк минем янда. Фирдәвес кызым бигрәк якын итә, эштән кайтуга йөгереп килә.
Күп балалы әлеге тырыш гаиләгә иминлек телибез. Кем белгән, бәлки әле бу нигездә тагын сабый тавышы ишетелер. Һәрхәлдә, «юк» дип өздереп әйтмәделәр.
ҮҖӘТЛЕК
Авыл олы юл буенда урнашкан, дидем. Казанга кадәр җитмеш биш чакрым ара. Шуңа да җирле халык читкә йөреп эшли, бигрәк тә яшьләр. Авыл башында ягулык салу станциясе, машина юа торган урын бар. Аэропортка йөреп эшләүчеләр дә байтак, махсус автобус килеп ала икән. Кыскасы, биредә ир‑атлар да, хатын-кызлар да эшсезлектән интекми.
Олы Елгада данлыклы фермерлар бар – Исмәгыйлевлар. Алар бүген тирә‑як районнарны, Казанны сөт продуктлары белән тәэмин итә. Гаилә башлыгы Минзөфәр абый үз эшен егерме ел элек башлаган. Дөрес, сөт продуктларын соңрак – 2007 елда гына җитештерүгә керешкән. Фермер, башта җирләрне арендага алып, иген, печән үстергән, мөгезле эре терлек үрчеткән.
– Бүгенгесе көндә сөт заводында гына да егермеләп кеше эшли, – ди Илфар Исмәгыйлев. – Моннан тыш, сигез йөз гектарга якын җиребез бар. Анда да механизаторлар эшли. Сезонлы эш.
Илфар – әтисенең уң кулы. 2012 елда КХТИны тәмамлап, туган авылына кайткан. Гаиләсе белән бүген аерым йортта яши.
– Мин мәктәптә укыганда, әти фермерлык эше белән шөгыльләнә башлады, – диде ул. – Гел аның янында идем. Шуңа да югары белем алып, әтинең ярдәмчесе буласым килде. Ә менә энемә фермерлык эше кызык түгел – ул табиб булачак, КДМУда белем ала.
Исмәгыйлевлар хуҗалыгында бүген тәүлегенә ун тоннадан артык сөт эшкәртелә. Бу сезонга карап икән – язын сөт арта, көзгә таба кими.
– Хәзер безнең продукцияне беләләр, даими сатып алучыларыбыз бар, – диде Илфар. – Әлбәттә, эш башлаган чорда әтигә бик җиңел булмады.
– Әтиегезнең фермерлык юнәлешендә эш тәҗрибәсе бар идеме? – дим.
– Юк. Әти полиция, ДАИ хезмәтендә эшләде. Алар бит лаеклы ялга иртә чыга. Утыз тугыз яшендә ул әнә шулай бөтенләй яңа өлкә буенча китте.
Исмәгыйлевлар бүген алты төрле ит продукциясе дә җитештерә. Шулай ук Балык Бистәсенең һәм республиканың төрле сәүдә үзәкләренә сатуга чыгаралар.
– Эре челтәрле сәүдә үзәкләрендә безнең продукция юк, – диде Илфар. – Казанга продукцияне үзебезнең машина белән алып барабыз, көн дә шулай. Базарларда аерым бер билгеләнгән урыннар бар.
Исмәгыйлевлар, берничә фермер белән берләшеп, кооператив оештырган. Монда барысы да алдан уйланган – бер фермер иген, печән үстерә, икенчесе ит җитештерә, сөт сава.
– Кооперативта үзебезнең район фермерлары, күршедән дә бар, – ди Илфар Исмәгыйлев. – Әлбәттә, болай эшләүнең уңай, тискәре яклары да бар. Тик үзең генә шуның кадәр күләмне алып барып булмый. Бер фермер фәлән тонна сөт савып, ит җитештереп өлгертә алмый.
Бу очракта шуңа сөендем: Балык Бистәсендә фермерларга эшләргә юл биргәннәр. Кызганыч, республика буенча йөргәндә, район җитәкчеләренең фермерларны кысу очракларын еш ишетәбез.
«ӨЕБЕЗНЕҢ НУРЫ УЛ!»
Олы Елгага баргач, сөйкемле бер әби белән таныштык – Мәүлия апа Хәйретдинова. Улы Мансур, килене Гөлсинә белән яши ул. Килен-кайнана булып яшәүләренә кырык ике ел вакыт узган. Әбекәй киләсе елга сиксән биш яшен тутыра.
– Үзем дә әтисез үстем, ул сугыштан кайтмады. Балаларга да әти канаты бик эләкмәде, – диде Мәүлия апа. – Кырык яшемдә тол калдым. Иремнең бавыры авырта иде. Нишлисең, балаларны аякка бастырырга кирәк – гел хезмәттә булдым. Төзелештә эшләдем мин. 1972 елда авылда төзелеш бригадасы оештырдылар. Без анда унсигез хатын‑кыз идек. Район буенча да йөрдек. Авылның клубын, мәктәбен, авыл җирлеге идарәсе бинасын без салдык.
Мәүлия апа бер ул, ике кыз үстергән. Кызларның берсе гаиләсе белән Олы Елгада гомер итә, икенчесе Казанда яши.
– Гөлсинә – өченче кызым, – диде әбекәй.
Мансур абый белән Гөлсинә апа башлангыч сыйныфта бергә укыганнар. Бишенчегә күчкәч, берсен «А», икенчесен «Б» сыйныфына күчергәннәр. Мәктәпне тәмамлагач, икесе арасында җылы хисләр уянган. Инде егет армиядән әйләнеп кайткач, яшьләр кавышкан.
– Әлеге нигезгә килен булып килгәч, егерме бер тулды, – диде Гөлсинә апа. – Яшь вакытта мин бу йортның барлыгын да белми идем. Авыл зур бит, без югары очта яшәдек.
Ир белән хатын өч бала үстергән – бер малай, ике кыз. Уллары Балык Бистәсендә яши, кызлар Казанда гомер итә. Мансур абый белән Гөлсинә апа лаеклы ялга чыккан инде. Шулай булса да, хуҗалыклары зур – малтуар, кош‑корт асрыйлар. Бакчалары да зур.
– Бакчаны әни карый, – диде Мансур абый. – Ул безгә караганда иртәрәк тә торып чыгып китә әле. Тынгысыз кеше, тик утыра белми. Аллага шөкер, бүген дә шулай. Өй тулы гөлләр дә аның хезмәте. Элек малларны да ул карый иде, хәзер инде чыгармыйбыз.
Мәүлия апа кулга оста. Гомер буе бәйләгән. Бүген дә кулы буш тормый. Заманында шәлләр дә бәйләп саткан. Хәзер сорау булмагач, ул эшен ташлаган. Бүген ул урындык япкычлары, бияләй, башмаклар бәйли.
– Оныкларга, туганнарга бүләк итәм, – ди әбекәй.
Сөйкемле әбекәй улына, килененә әллә ничә тапкыр рәхмәт әйтте.
– Картлыгымны ялгыз үткәрмим, бу бик зур бәхет, – диде. – Мансур белән Гөлсинәгә: «Төп йортны ташлап чыгып китмәгез», дип әйттем. Сүземне тыңладылар. Алланың рәхмәте булсын.
...Олы Елга. Авылның исеме җисеменә туры килә – урамнары киң, йортлар күп биредә. Ә халкының күңеле ачык, киң. Нинди зур сала булуына карамастан, юлсыз урамнар юк, шунысына сөендек. Гомумән, Олы Елга өчен шатланып кайттык – киләчәге өметле аның!
Автор: Руфия Фазылова
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий