Менделеевскида «Хөсәен» мәчете
Менделеевскида яңа «Хөсәен» мәчете ачыла. Әлеге мәчетнең төзелеше вакытында булган могҗизага тиң күренешләр турында Раил хәзрәт Хөсәенов сөйләде
17 августа 2022
– Барысы да бик гади генә башланып китте, – дип сөйли Раил хәзрәт. – Клуб янындагы урамда ике кишәрлек җир сатып алдым, анда токымлы кәҗәләр үрчетергә ниятләгән идем. Инде кирәк-ярак материаллар да кайтарта башладым... Шунда бер егет, сүз уңаеннан, христиан диненнән: «Мондый эш өчен җирең артык зур», – диде. Ә мин үзем дә сизмәстән: «Монда мәчет булачак!» – дип әйтеп салдым.
Теге егет бу нияткә бик шатланды: «Шәп! Мин сиңа төзелештә ярдәм итәрмен!» – диде.
Моңа гаҗәпкә калдым, өйгә кайткач, әнигә бу сөйләшү турында әйттем. Ә үземнең күңелдә инде мәчет төзисем килә дигән уй ныгып та өлгерде.
Әни дә канатланып китте: «Әйдә, – ди, – улым, бергәләп төзи башлыйк. Димәк, безгә Аллаһы Тәгалә шулай язган!»
Намаз укыдым да, «Таң» мәчетенең имамы Ирек хәзрәткә шалтыратып, әлеге ниятем турында сөйләп бирдем. Ул да мине хуплады, шунда ук район башлыгына шалтыратты. Радмир Беляев та бу идеяне күтәреп алды. Һәм мәчет төзү мәсьәләсе бер сәгать эчендә хәл ителде дә куйды. Монда аның урыны да яхшы – халык күп йөри торган. Элек бу урында клуб булган. Миңа да, Аллаһ рәхмәте белән, нәкъ шундый җәмәгать урыны туры килде.
ИКЕНЧЕ МОГҖИЗА
– Ләкин төзелеш җиңел эш түгел бит, чыгымлы. Акча каян алырга? – ди Ирек хәзрәт Нуриев. – Башта Раил абый күршедәге кишәрлекне сатып алыр өчен машинасын сатты. Чөнки күрше хатыны мәчет күләгәсе аның бакчасына төшеп, яшелчәләргә үсәргә комачаулаячак дип зарланды. Төрле инстанцияләргә шикаятьләр яза башлады, безне ваһһабчылар дип атады... Аның белән низаглашмас өчен, Раил абый җирне сатып алды. Аннан соң бер‑ бер артлы могҗизалар була башлады... Гүя безгә төрле яклап ярдәм итәләр. Мәсәлән, безгә йөри торган бер апаның Казанда яши торган улы мәчеткә дип, казан һәм радиаторлар сатып алды...
ӨЧЕНЧЕ МОГҖИЗА
– Төзелеш материалларын алып кайтырга кирәк, – дип сөйли Ирек хәзрәт Нуриев. – Акча җитеп бетми. Без Раил хәзрәт белән йөк машинасында бер мөселман кешесен туктаттык та ярдәм итүен сорадык. Ә ул безгә: «Соңгы акчама машинага солярка салдым. Сезгә дә юк дип әйтә алмыйм, ләкин аннан соң барасы җиремә ничек барып җитәрмен?» Мин түлим дидем. Ул дүрт рейс ясады, Чаллыга, Мамадышка... Мин бу вакытта акча эзләдем. Таптым – түләдек. Ә ул соңыннан заправкадан шалтырата: «Күз алдына китерәсезме, могҗиза: бакка күпме солярка салган булсам, шуның кадәр калган. Тамчысы да сарыф ителмәгән!»
ДҮРТЕНЧЕ МОГҖИЗА
– Бервакыт төзелеш барганда, бер әби килде дә чукына башлады, – дип искә ала Ирек хәзрәт. – Мин аңа: «Әби, бу мәчет бит, чиркәү түгел!» – дим.
Ә ул миңа тыныч кына: «Беләм, улым!» – ди, үзе һаман чукынуын дәвам итә.
Аннан соң кара полиэтилен капчыгын калдырып китеп барган. Без онытылган капчыкны бераздан гына күрдек әле... Күргәч, әбине эзли башладык, таптык. «Әби, оныткансыз бит!» – дибез, капчыкны сузып.
Ә ул: «Беләм, улым! Сез аны ачып карадыгызмы?» – ди.
«Юк!» – дип аптыраштык без.
«Ачыгыз, – дип рөхсәт итә әби, – анда мәчеткә дигән 100 мең сум акча!» Безгә плитә алырга нәкъ шул сумма җитми иде! Төп-төгәл!
Шулай әкренләп төзибез. Акча бетә, монысын эшләргә каян акча табарбыз дип баш ватабыз. Һәм һәрвакыт әллә каян, көтмәгән җирдән кирәк кадәрле акча килеп керә.
БИШЕНЧЕ МОГҖИЗА
– Мин, гомумән, башта бары тик үз акчама гына төзергә ниятләгән идем, – дип искә ала Раил хәзрәт. – Нигезен казыдым, блоклар сатып алдым... Арматура аласы бар. Интернеттагы игълан буенча шалтыраттым да, шундыйшундый арматура кирәк, дидем. Ә теге яктагы кеше: «Нәрсә өчен? Нәрсә төзергә кирәк?» – дип төпченепме-төпченә. Өч тапкыр сорагандыр. Мәчет өчен дип әйтергә туры килде.
«Иртәгә киләм, алып киләм!» – ди.
Чаллыдан арматура алып килде, акча алмады. Менә шулай ничектер килеп чыга үзе...
АЛТЫНЧЫ МОГҖИЗА
– Район күләмендәге ифтарга әзерләнә торган вакыт, – дип искә ала тагын бер могҗизалы хәлне Ирек хәзрәт. – Район башлыгы ифтарга ниндидер кунак алып килүе турында әйтте. Ә безнең эшчеләргә бер эш өчен түләр вакыт җиткән чак... Һәм бу кунак мәчет төзелеше турында ишетте дә эшчеләргә түләргә кирәк булган кадәр суммада акча бирде.
ҖИДЕНЧЕ МОГҖИЗА
– Барысы да ярдәм итә, – дип дәвам итә Ирек хәзрәт. – Ярдәм тиененә кадәр төгәллек белән килә. Раил абыйның әнисе пенсиясен шушы мәчет төзелешенә тотты. Мәчет белән янәшә мәдрәсә бинасы да төзедек. Ул фатирын сатты – аның акчасына тәрәзәләр куйдык, җылылык керттек, анда барысы да бар.
Һәм бу бетмәс-төкәнмәс сәдака дип атала. Кирпеч янына кирпеч... Бу мәчет эшләп торганда, аның төзелешенә ярдәм иткән һәркемгә савабы килеп торачак. Көн саен, азан яңгыраган, намаз укылган саен аңа Аллаһның рәхмәте иңәчәк. Ул кеше мөселман өммәтеннән булмаса да, аның ярдәме үзенә савап булып кайтачак. Кеше ихлас йөрәктән игелек кыла икән, Аллаһ аңа тулысы белән кайтарачак аны.
Мәчетнең ишекләре ачылуын көтәбез.
– Иншаллаһ! – ди Раил хәзрәт.
Фото: Александр Гәйнетдинов
Добавить комментарий