Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Миләүшә Тәминдаровадан татар теле дәресләре

Миләүшә Тәминдарованың Дәүләт камера хоры түбәндәгеләргә сәләтле: а) көне буена җитәрлек энергия бирергә; б) каз тәннәре чыгарырга; в) теләсә кайсы, хәтта очраклы гына килеп эләккән тамашачыны да җыр башкару процессына җәлеп итәргә; г) татарча белмәгән залны җиңел генә татар теленә өйрәтергә. Гомумән, дөньяда андый хорлар башка юк. Мондый коллектив ничек оешкан соң? Бу турыда Миләүшә Тәминдарованың үзе белән сөйләшәбез.

ТОРМЫШ ПЕРПЕНДИКУЛЯРЛАРЫ

– Табигатемә, холкыма гади һәм гадәти булмаган әйберләр эшләү хас. Мин мейнстрим кешесе түгел. Миңа һәрвакыт агымга каршы йөзү яки ниндидер перпендикулярлар эзләү кызыграк. Туры сукмак илһамландырмый. Бу омтылыш гел миндә яши: киенү манерасында, җилгә каршы бару гадәтендә. Ләкин нәкъ менә шундый булуым нәтиҗәсендә, кайчандыр теләсә кайсы ыгы-зыгыдан, кеше каршына чыгудан ояла‑өркә торган флегматик яшүсмерне мин үземдә нәкъ менә шулай итеп җиңдем: бөтен яктан башкалардан аерылып тора торган кешегә әверелдем. Ә бу, минемчә, теләсә кайсы шәхес өчен бик отышлы. Күләгә булырга, бертөрле генә булырга ярамый. Без бит төрле булып яратылган.

Нәкъ менә шуңа күрә мин инструмент янына утырдым, ансамбльләр төзи, нәрсәдер уйлап чыгара башладым. Һәм, мөгаен, шуңа күрә башкалардан аерылып торган коллектив төзүгә дә ирешкәнмендер.

Язмышыма рәхмәтлемен – тормыш юлымда гел яхшы кешеләр, искиткеч укытучылар очрап торды. Юк, алар мин шүрли торган ниндидер авторитетлар түгел, алар минем аңымны, вөҗүдемне уята, тыңгысызландыра, дулкынландыра торган кызыклы шәхесләр иде. Шуңа күрә тормышымның ниндидер чорларында исемнәре телдә булган Герберт фон Караян гына түгел, ә Отто Клемперер да, Мария Каллас кына түгел, ә Британия җырчысы Кэтлин Мэри Ферриер да иҗатыма артык йогынты ясамады.

– Ә якын-тирәдә кемнәр сезгә йогынты ясады һәм дулкынландырды?

– Әниемнең Паустовскийны укырга яратуына кызыга, соклана идем. Ә кияүгә яраткан язучым Лесков дип әйткән кешегә чыктым. Сезнең Лесковны яраткан кешеләрне очратканыгыз булдымы? Мине һәрвакыт гадәти булмаган категорияләр белән фикер йөртүче кешеләр сокландырды. Кайчандыр мине дустым, коллегам, безнең коллективның вокал буенча педагогы – Венера Искәндәр кызы Федотова нәкъ менә шундый үзенчәлекле фикер сөреше белән илһамландырган да иде. Ничектер ул мине үзенең обертон җырлау системасына җәлеп итте. Ул вакытта хезмәттәшләремнең берсенә дә бу тәэсир итмәде, ә мине шунда ук бөтереп алды. Миңа нәкъ менә шул ошый икән. Шул безне башкалардан аерып торачак, чөнки бу безнең табигатьтән алган вокаль фикерләү системасы – кешенең пространство белән бәйләнеше. Ни өчен бер җырчы күңелгә үтеп керә, ә икенчесе юк? Ни өчен кемнеңдер җырлавы кешегә ошый, ә икенчесенеке – юк. Бер җырчы җыры белән тыңлаучыны еларга мәҗбүр итә, ә икенчесе моны эшли алмый, бары тик тавышының каты булуын гына күрсәтә. Чөнки монда барысы да табигать законнарына, тавышны чыгара белү законнарына бәйле.

Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера хоры «Татарстан» журналының 105 еллык юбилеенда.

«БИИ ТОРГАН ДИРИЖЁР» БИЮЛӘРЕ

– Сезне бии торган дирижёр, диләр. Безгә дә сезнең биюегез ошый.

– Мин бит хәзер чыгам да биим дигән бурыч куймыйм! Юк! Сәхнәгә чыккач, мин җырның асылына чумам. Мәсәлән, татар җыры. Татар халык җыры һәрвакыт чүгеп‑чүгеп бию кебек – «бер И, ике И». Һәм мин хәрәкәтләрем белән чүгеп‑чүгеп биюне күрсәтәм. Музыканың ритмик төзелеше белән идарә итәм, аңлыйсызмы? Аның дөреслеген җиткерәм – ул авылча, рустикаль характерда. Мондый ритм-музыка татар көенә әйләнә, дөресме? Чөнки бу бию белән бәйле. Гомумән, бию һәм аның төзелеше – безгә музыканы күрсәткән беренче әйбер. Кайчандыр Кабалевский буенча музыкаль тәрбия системасы шундый иде. Анда музыка сәнгате өч баганага таяна дип аңлаттылар: марш, бию, җыр. Тик мин бер генә багана дип әйтәсем килә. Маршның да, җырның да бер баганасы бар. Бию! Бию – ул хәрәкәт башланган беренче әйбер. Хәтта күкәй күзәнәк белән сперматозоидның аталануга китерә торган хәрәкәте дә – бию, аңлыйсызмы? Бу – тормыш биюе. Тормышның барлыкка килүе – дөнья төзелешенең беренче биюе. Күрәсезме, нинди фәлсәфә?! Һәм бу миңа бик кызык. Минем өчен музыкада хәрәкәт – ритуаль бию. Исебезгә төшерик: борынгы кешеләр әле рәтләп сөйләшә дә алмаган, ә учак янына җыелып, ниндидер ритмик хәрәкәтләр ясаганнар, ягъни биегәннәр. Ритм – кешеләрне берләштергән беренче әйбер. Шуңа күрә «бии торган дирижёр» дип атауны мин «музыкаль дирижёр» дип кабул итәм.

Минем өчен Теодор Курентзис тәҗрибәсе гыйбрәтле. Ул үз оркестры өчен беренче нәрсә эшли? Оркестр скрипкачыларын барокко* биюләренә өйрәтергә дип, Голландиядән белгеч китертә. Чөнки бу хәрәкәтләр – минуэтлар, гавотлар, полонезлар – алар барысы да музыка оештыру ритмнары, алар – төрле биюләр. Ягъни бию – ул безнең нигез. «Нәрсә сез барыгыз да биисез?» – дип шелтәли мине кайчак академик музыкантлар. «Әлбәттә, биибез!» – дим мин. Чөнки бу – принципиаль мөһим әйбер, бу – минем кредо. Чөнки бию – ул музыкаль хәрәкәтнең нигезе. Биюләр очраклы булмый. Бию – йөрәк тибеше. Йөрәк тибеше – шулай ук бию. Тыңлагыз: дөп-дөп-дөп-дөп-дөп-дөп-дөп. Ишетәсезме? Бары тик «пум-пум-пум» гына була алмый. Тавыш дулкыны. Менә шундый фәлсәфи хакыйкатьләр.

– Барыгыз да биисезме?

– Әлбәттә! Беренче карашка бик гади тоела: килеп, күңелле итеп җырлап җибәрделәр. Ә чынлыкта моның артында менә шундый зур тырышлык тора. Чөнки безнең ниндидер талант килгәнен көтеп утырырга вакытыбыз юк. Хәер, теләсә кайсы талантны да шомартырга, ялтыратырга кирәк. Ә миндә төрле дәрәҗәдә сәләтле 32 кеше эшли.

– Сез аларны биюләренә карап сайлыйсызмы?

– Юк, мин аларны талантлы кешеләр куллана торган кагыйдәләрне сакларга мәҗбүр итәм. Без талант техникасын танырга һәм аны тиражларга өйрәндек. Кемдер, гомумән, безнең коллективка килгәндә сәләтсез кебек иде, ә аннары системага кереп китте. Без аны «сүттек», һәм талант ачыла, арта башлады. Кайберләренә ачылып китү өчен кемгәдер охшарга тырышу методы туры килә, кемгәдер – техниканы күреп ала белү, техниканы анализлау ысулы...

Без барыбыз да бөек җырчы Илһам Шакировны яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Ә аның техникасын анализлаган бер генә эш тә юк. Ә Илһам Шакиров үзәк өзгеч итеп җырларга ничек өйрәнгән? Ул үзенең мелизматикасын ничек төзегән? Мелизматика бит, бармак эзләре кебек, һәркемнең үзенеке. Ә бер генә теоретик та, музыка белгече дә, бер генә вокалист та моны анализларга омтылмый. Моңа өйрәнеп тә булмый, диләр. Дөрес түгел! Бу техника, бугаз хәрәкәтчәнлеген күнектерү – барысы да мөмкин!

ЯРТЫЛАШ СТАКАН…

– Шунысы кызык: кәефегез начар, ди, ә бүген концерт (ә алар нинди генә әле!). Күңелегезне ничек күтәрәсез?

– Шулай ук техника ярдәмендә җиңеп чыгабыз. Борының салындырып, кәефсезләнеп утырасың, ди, ләкин син бит артист! Сиңа торып басарга, тураерга, тирә-ягыңдагылар белән бәйләнешкә кереп, офыкларны тоярга кирәк! Һәм – алга! Чөнки син профессиональ музыкант! Ә профессионализм нәрсәдән тора? Баштагы мәлләрдә син бу методыңа капшана-капшана барасың, аннары үз телеңне, юлыңны һәм йөзеңне табасың. Ләкин әгәр син ансамбльдә, коллективта икән, болар барысы да көйләнгәнлеккә, үз эшеңне белүгә, дисциплинага буйсына... Бөек ансамбльләр нәкъ менә шулай яши: Моисеев бию ансамбле, «Берёзка» ансамбле... Без дә шул юлдан барырга тырышабыз. Бөтен профессиональ музыка мәдәнияте шулай яши. Үзеңне өч секунд эчендә җыя бел – тамашачыны синең кәефең борчырга тиеш түгел.

Мин хәзерге тенденциягә каршы, яшьләр төрле ачыну һәм әрнү-газаплар турында җырлар яза һәм башкара. Алар, күрәсең, чын газап кичермәгәннәр, менә җырлапмы-җырлыйлар, бөтен концерт шундый җырлардан торырга мөмкин. Минемчә, бу бик куркыныч, чөнки бу модага әйләнә. Без бит болай да шуңа корылган – ыңгырашырга яратабыз. Стакан яртылаш тулганмы, әллә яртылаш бушмы? Аларныкы һәрвакыт буш. Һәрберсе яртылаш буш, буш, дип сөрән сала... Һәм кешедә шундый фикер сөреше барлыкка килә. Өстәвенә, җыр һәм музыка бу дөньяга мөнәсәбәт тәрбияләүгә бик җиңел кушыла һәм уртак, гомуми ыңгыраш-зарны тудыруда гаять зур роль уйный. Артистка зур җаваплылык йөкләнә – концертка килгән кешенең кәефен кай якка борырга? Шатлыкка табамы, әллә газапкамы? Ыңгырашу, зарланугамы, әллә яхшы кәеф ягынамы? Иртүк торып: «Ай, хәлем начар, хәлем юк!» – дип сыктый башласаң, үзеңә генә түгел, янәшәңдәгеләргә дә начар булачак. Әгәр инде социаль челтәрләрдә бу әрнүле җырыңны сузасың икән, ул таралачак. Ниндидер уңай әйбер язарга мөмкин дигән уй зарланырга яратучыларның башына да килеп карамый. Ә нәрсәгә, әгәр ыңгырашу шулкадәр уңайлы икән? Һәм мондый җырларга лайклар да бик күп килә. Бернәрсә дә эшләргә, хәрәкәтләнергә теләмәгән кешеләрнең фикер сөреше әнә шул рәвешле формалаша да. Телефон актарып, диванга сузылып ятып ыңгырашырга гына телиләр.

ТӘРБИЯ – БАРЫ ТИК ШӘХСИ ҮРНӘК АША

– МОНДЫЙ хезмәтне гаилә, өйдәге эшләр белән ничек бергә алып барырга?

– Беләсезме, бүгенге барлык яшьләрдән дә иң яхшысы булган гүзәл яшемнең тәме нәрсәдә? Барлык сайлаулар инде башкарылган, син үзең лаек булган абруйны яулагансың. Миңа утыз яшькә кайтырга тәкъдим итсәгез – риза булмаячакмын, берничек тә. Чөнки балалар үстеләр. Минем балаларым – искиткечләр. Алар миннән бернәрсә дә сорамый, таләп итми. Мин алар өчен рәхәт, җылы мохит тудыра алам – бергә дачага барырга, яки якшәмбе көнне барысын да кунакка чакырырга. Алар белән аралашу – тоташ ләззәт. Аллага шөкер! Күрәсең, мин балаларны шундый аскезда үстергәнмен, чөнки алар белән артык шөгыльләнмәдем. Дөресрәге, кайчандыр әнием минем белән шөгыльләнгән кебек: тәрбия – бары тик шәхси үрнәк аша. Һәм бу бик үтемле система – балалар әниләренең зур эш белән мәшгуль булуын, аның армый-талмый эшләвен күрә. Әниең синең ниндидер эшләреңә, дәресләреңә кысылмый, син үз ялгышларыңны үзең төзәтәсең, бәлки, синең кайбер кыңгыр эшләгәнеңне дә әниең сизми каладыр. Күптән түгел генә өй җыештырганда кызымның көндәлегенә тап булдым. Котым алынды: ничек мин моны күрми калганмын? Кызым үзенең күңел халәтен, әрнүләрен тасвирлый... Ә яшүсмерләр һәрвакыт үз-үзләрен битәрләргә оста: имеш, ул беркемгә дә кирәкми, талантлы да, чибәр дә түгел, җитмәсә, бетчәле һ.б. Еларга, үзен үзе кызганырга ярата. Бу чорда алар үзләрен эзли. Мондый кичерешләр аша барысы да уза. Хәзер, ярый әле кысылмаганмын, дип уйлыйм. Пубертат чорында үзем кебек үк, кызым да боларның барысын да мөстәкыйль кичергән. Кеше мондый эзләнүләрне ялгызы, үзе генә үтәргә тиеш. Ата‑ана кысылырга тиеш түгел.

«ӘНИЕМӘ, МӨГАЕН, МИНЕМ БЕЛӘН ҖИҢЕЛ БУЛМАГАНДЫР»

– Сезнең яшүсмерлек чоры ничек үтте?

– Кискен континенталь характерым аркасында, әниемә, мөгаен, җиңел булмагандыр. Кискен, турысын әйтергә яратам. Мин һәрвакыт кешеләрнең ачуын чыгара идем, һәм әниемә дә, мөгаен, күпне күрсәткәнмендер. Укуым да бертөрле генә бармады: әле бишле, әле икеле; әле мәктәптән куып чыгарырлык дәрәҗәгә җиткерәм, әле уңышларым белән барысын да шаккатырам. Йә булдыксыз, йә бик талантлы, йә үз көченә ышанмаучы кыз... Мин беркайчан да урталыкта тора, сабыр була белмәдем... Әмма Аллаһы Тәгаләгә һәм әти-әниемә миңа нәкъ менә шундый холык, шулай фикер йөртү сәләте биргәннәре өчен бик рәхмәтле. Миндә кыюлык бар, әмма шул ук вакытта мин бөтенләй башсыз да түгел. Акыллы да була беләм.

– Сәхнәдәге кебекме? Каз тәннәре дә чыгартасыз, бөтен кешене җәлеп итеп, аларны җырлата да, биетә дә аласыз?

– Тормыштагы кебек. Мин сәхнәдә дә, тормышта да бертөрле. Гомер буе өендә тыныч кына утырып, кинәт сәхнәгә чыгып, бөтен нәрсәне дер селкетә алмыйсың. Ясалма килеп чыгачак. Яки бөтенләй барып чыкмаячак. Кешенең асылы, тамашачы алдында намуслы булып калуы мөһим. Нонна Мордюкованы исегезгә төшерегез – ул гомер буе үзен үзе уйнады. Барыбер кайдадыр шәхесебезгә хас якларны күрсәтәбез. Хәер, кеше кинода бандитны уйный икән, бу, әлбәттә, ул тормышта да бандит һәм үтерүче дигән сүз түгел. Актёрлык амплуасында уйдырма өлеш тә бар, ләкин образда аның үзен дә танып була.

АЛАРНЫҢ ҺӘРБЕРСЕ, БЕР ГЕНӘ МӘРТӘБӘ БУЛСА ДА, ЙӨРӘГЕМНЕ ҖИЛКЕТТЕ»

– Коллективыгызда берәрсен аерып күрсәтә аласызмы?

– Барысы да төрле – бармак эзләре кебек. Бик үзенчәлекле һәм талантлы. Аларның һәрберсе, бер генә мәртәбә булса да, йөрәгемне җилкеткәне бар. Бездә Азнакай егетләре бар – Булат Закиров, Салават Шәфыйков – йөрәгемнең солтаны, мәсәлән. Мин Ксюша Романовага сокланмый кала алмыйм. «Ну-ка, все вместе!» тапшыруында ул үзенең «Барселонасы» белән бөтен Кремльне әсир итте. «Ночь темна» халык җырының мистикасы белән шул ук тапшыруда тамашачыларны һәм жюрины шаккатырган Элиза Гайнетдинова ни тора! Алар барысы да төрле. Һәм барысы да – кабатланмас. Һәм барысы да бик сәләтле. Дөньяда юк чибәрләр бит әле! Һәркайсының индивидуальлеге, үз йөзе, үз җанатары булган шундый хор төзи алуыбызга мин бик шат. Миңа: «Ой, сезнең Данила (Бекшаев) бүген…», «Ой, сезнең Артём (Аношин) Магомаев кебек җырлый!», «Ә сезнең Аидагызга (Ибракова) узган чыгышыгызда кигән кызыл күлмәге күбрәк килешә» диюләр... Барсысы да тәнкыйтьче бит әле! Ләкин тамашачының хордагыларның исемнәрен белүе бик күңелле. Димәк, һәркайсының үз җанатары, үз фанаты бар.

«ТӘКӘББЕР АРТИСТЛАРНЫ КҮРАЛМЫЙМ!»

– Сезнең өчен профессиягездә иң мөһиме нәрсә?

– Иң мөһиме – тыңлаучыга матурлап хезмәт итү. Тамашачы белән «син» дип аралашырга телим, якын булырга – күзгә күз карап. Мин сәхнәдә, ә алар анда кайдадыр аста утыргандагы дистанциядән башка... Үз миссиямне шулай күрәм. Кайчакта бит бәйләнәләр, социаль челтәрләрдә дорфа сүзләр язалар: «Әйдәгез мин сезнең белән җырлыйм әле! Бу гаҗәеп коллаборация булачак!» – дип, ябышкак кебек ябышалар…

Мин аларга башта болай дип әйтәсем килә: «Кадерлем, минем җырлар кешем бар!» Аннары үземне кулга алам, юк, ярамый, барыбер мондый тәкәбберлеккә юл куя алмыйм. Тамашачыдан барысын да алып, ә үзләре аны яратмаган тәкәббер артистларны күралмыйм. Андый сыйфат кешедә бик сизелә. Мин исә үз тамашачыма якын булырга телим.

ХОРНЫҢ БӨЕК КӨЧЕ

– Кайбер җырлар сезнең башкаруда оригиналга караганда да кәттәрәк чыга…

– Бу хорның бөек көче. Аның белән барысы да кәттәрәк, тәэсирлерәк була бара. Хор бер кешегә караганда яхшырак, хәтта ул супердаһи җырчы булса да. Аллага шөкер, хәзер мин күпмедер дәрәҗәдә Татарстанда хорны, хорда җырлауны популярлаштыру авторына әйләндем. Мин моның белән горурланам! Һәм моны берничек тә үз шәхесемә бәйләмим, бары тик бу теманы вакытында алга этәрә башладым гына дип саныйм, гәрчә ул чынлыкта социаль процесслар өслегендә ятса да. Ә хәзер барысы да хор белән җырларга тели. Әнә Питерда нинди шәп проектлар ясыйлар, ишегалдында җырлыйлар: «Хор на весь двор» дип атала бугай. Йорттагы халыкны җыялар. Мәскәүдә дә бар андый проектлар, Екатеринбургта. Әмма без бу форматны үзебез өчен ун ел элек «Поющая Казань» проектында ачтык. Ул чакта бөтен шәһәр белән 9 Май салюты алдыннан сугыш җырларын җырлый башладык. Халык күтәреп алды, шулкадәр илһамланып җырлады, Аллага шөкер! Кешеләр берләшергә тели. Һәм бу бик яхшы. Кайчандыр мин теләсә кайсы концертта, һичшиксез, бөтен халык белән җырларга тиешбез, дип сүз биргән идем.

Без барыбыз да шулкадәр озак шәхси пространство эзләдек һәм... бөтенләй ялгыз калдык. Алисадан башка кешенең беркеме дә юк. Хәтта хәзер әлеге Алиса турында җырлыйлар да, Gauga төркеменең, мәсәлән, шундый җыры бар… Хәзер нәрсә турында җырлаганнарын аңлыйсызмы? Бүген бит кешелекнең иң зур бәласе – ялгызлык хисе. Ә аннары без, яшьләр бала тапмый, демография куркыныч астында, кешелек юкка чыгу чигендә, дибез. Барысы да алдан күреп һәм махсус эшләнә. Ә алда әле – роботлашу! Ә кеше нәрсәгә кирәк булсын? Кешене ашатырга кирәк бит. Эш урыннары нәрсәгә кирәк?

– Коточкыч. Нишләргә соң?

– Болардан хис, кешелекле була белү кенә коткара ала. Без барыбер ясалма фәһемне җиңәчәкбез, дип ышанам. Чөнки бу ясалма идеальлек безне тиз туйдырачак. Бу дөрес түгел. Без кытыршылыкны, дөрес үк булып бетмәгәнне, табигыйлекне, төрлелекне сагыначакбыз. Без фильтрлардан баш тартачакбыз, фотосурәтләрдә табигый йөзебезне күрсәтә башлаячакбыз. Модага битендә җыерчыклар булган, йөзендә нур балкыган олы яшьтәгеләрнең фотолары чыгачак. Табигыйлыкка, чынга тартылачакбыз…

ТАТАР ТЕЛЕ САБАКЛАРЫ

– Әңгәмәләрегезне укыганда еш кына милли мирас турындагы фикергә дә тап булам…

– Бер үк нәрсәне сөйли дигәннән курыкмыйм. Ләкин нигездә бу мәсьәләне үзем өчен болай күз алдына китерәм: безгә, матди булмаган мирас объекты буларак, пентатоника һәм мелизматиканы үз эченә алган озын көй жанрын саклап калырга кирәк. Ни өчен шулай пентатоника яклымын, диярсез? Чөнки хәзер татар җырларының 90 проценты пентатониканы кулланмый: мәсәлән, әгәр җырның сүзләрен русчага үзгәртәбез икән, җыр рус җыры кебек яңгыраячак. Ягъни без, пентатониканы югалтып, үзтәңгәллегебезне җуябыз. Кайчак мине бик сүгәләр, маңкорт дип тә атыйлар. Тик мине моның белән генә җиңеп булмый, мин түзәм чөнки! Мин татар музыкасы антологиясен яздырдым. Мин Ксюша Романованы Татарстан гимнын татарча җырларга өйрәттем. Сез менә Татарстан гимнының татарча сүзләрен беләсезме? Ә минем хордагы Таня Цветкова белә. Ә Настя Чупрунова татар телендә сингармонизм законының нәрсәне аңлатканын белә. Ә сез беләсезме?

– Минем, дөресен генә әйткәндә, андый сүзне ишеткәнем дә юк…

– Менә! Ә минем хордагылар белә!

– Сезгә татар теле дәресләрен алып барырга кирәк!

– Мин алып барам да! Социаль челтәрләрдә роликлар ясадым. Рәхим итеп укыгыз, өйрәнегез!

Тел өйрәнгәндә – теләсә кайсы телне – иң яхшысы җыр дип саныйм. Җырларыбыз бик кызык. Мин, мәсәлән, Самарага баргач: «Татар телен беләсезме? Юкмы? Хәзер өйрәнәбез!» – дим. Шуннан җырлый башлыйбыз: «Эх, алмагачлары!», «Сайрый-сайрый, сайрый-сайрый…» Кушымтада сүз дүрт тапкыр кабатлана – барысы да тыңлап кабатлыйлар, безнең белән җырлыйлар. Кабатлауларда бер сүзне шулай өйрәндек, аннары икенчесен. Калган өлешне үзебез җырлап бетерәбез. Ләкин тамашачылар инде сүзләрне белә һәм рәхәтләнеп җырлый. Һәм җырның эчтәлеген аңлый.

Музыка телен җиңел һәм матур дип саныйм. Музыка төрле милләт кешеләрен берләштерә, без барыбыз да аны – тынычлык һәм миһербанлык телен аңлыйбыз.

 

 

Татьяна Вафина

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера