Милләт язучысы Гаяз Исхакый
1904 елда фантастик эчтәлекле, ярым публицистик «200 елдан соң инкыйраз» китабы дөнья күрә һәм татар җәмгыятендә зур шау‑шу уята. Китапның авторы татар дөньясында «беренче классик язучы-прозаик» буларак танылып килгән Гаяз Исхакый була. Әсәрдә тирән кризиска тарыган татар-мөселман җәмгыятенең ике йөз елдан бетүе тасвирлана.
26 января 2023
Рус мәдәнияте белән кызыксынган 20 яшьлек егет 1898 елда Казан татар укытучылар мәктәбенә укырга керә. Аны тәмамлагач, Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә мөгаллим булып эшли. Яшь мөгаллимнең активлыгына түзә алмыйча, «Хөсәения» җитәкчелеге аны эштән җибәрә. Гаяз 1903 елның җәендә Казанга университетка укырга керергә дип кайта, ләкин әтисе сүзен тыңлап, туган авылында мулла булып урнаша.
Гаяз Исхакый Казан төрмәсендә. 1907 ел.
ИҖАДИ ЮЛ БАШЫ
Казанда ачлы‑туклы яшәгән Гаяз, әдәби әсәрләргә гонорар яхшы түләнә дигән сүз ишетеп, иҗат белән шөгыльләнә башлый. Үзе беренче әсәрләренә төрек әдәбияты йогынтысы зур булуын билгеләп үтә. 1897 елны, нигездә, мәгърифәтчелек, үгет-нәсихәтчелек, мораль укуга корылган «Тәгаллемдә сәгадәт, яки Гыйлем үгрәнүдә рәхәт гомер» хикәясен нәшер итә, «Бай угълы» повестен яза. 1900 елда «Кәләпүшче кыз» исемле хикәясе, «Өч хатын белән тормыш» повесте дөнья күрә. Аннан соң тәрҗемә итеп эшләнгән «Ике гашыйк» пьесасы (1902–1903) һәм «Очрашу, яки Гөлгыйзар» (1903) повесте дөнья күрә. Бу әсәрләр, кат‑кат нәшер ителеп, Гаяз Исхакыйга мәшһүр «беренче классик язучы-прозаик» исемен алып килә.
1904 елда Исхакыйның фантастик эчтәлекле, ярым публицистик «200 елдан соң инкыйраз» китабы басыла. Бу әсәр татарлар арасында зур бәхәсләр уята. Китапта тирән кризис кичерүче татар-мөселман җәмгыятенең (текстта – болгарларның) ике йөз елдан бетүе тасвирлана. Анда милләт үсешен тоткарлый торган берничә сәбәп атала: искелеккә ябышып ятучы руханилар төркеменең халыкка көчле йогынтысы; алгарышка китерерлек мәктәпмәдрәсәләрнең булмавы, булганнарында схоластиканың саклануы; милләткә хезмәт итә торган зыялыларның ярлы сыйныфтан чыгып, көчләрен күбрәк тамак туйдыруга сарыф итүләре; халыкның рус мәктәпләреннән йөз чөерүе, аларга шикләнеп каравы, балаларын аларда укытырга теләмәү; эшне башлап, ахырына кадәр җиткерә белмәү, буш эшләр белән йөрү. Исхакый юкка чыгу сәбәпләрен руслардан да «әйттерә». Ут күршеләр болгарларның аяныч хәлгә төшүләренең төп сәбәбе дип бик диндар булып, үз эчләренә йомылуларында, башка халыклардан тәҗрибә алырга теләмичә, башкаларга өстән карау аркасында һөнәрсез, гыйлемсез, дәүләтсез калып, тормышларын кара хезмәттә үткәрүдә күрәләр.
ТАТАР СОЦИАЛИСТЛАРЫ ӘЙДӘМАНЫ
Исхакыйның сәяси карашлары һәм иҗтимагый эшчәнлегенең төп юнәлеше укытучылар мәктәбендә укыганда формалаша. Бер яктан, егет рус классиклары әсәрләрен үзләштерә, хәтта А. Пушкинның «Капитанская дочка» һәм Н. Гогольнең «Старосветские помещики» повестьларын татарчага тәрҗемә итә. Икенче яктан, сәясәт белән кызысына. 1901 елда КТУМда «Шәкертлек» исемле яшерен оешмага нигез сала, радикаль революцион эчтәлекле «Тәрәкъкый» («Прогресс») исемле газета бастыра башлый.
1904 елда Гаяз Исхакый авылыннан Казанга килә. Рус‑япон сугышы башлангач, «Шәкертлек» түгәрәге радикаль-милли программалы «Хөррият» исемле яшерен сәяси оешма итеп үзгәртеп корыла, шушы исемдә яшерен газета бастырыла башлый. Оешма халык арасында күпсанлы листовкалар тарата. Аларда сүз, нигездә, илдә демократик ирекләр кертү һәм дини-мәдәни автономияне ныгыту һәм киңәйтү турында бара. Ләкин бу елларда хөрриятне яклаучылар күп булмый: аларның саны, нигездә, зыялылар, приказчиклар, һөнәрчеләр һәм укучылар белән чикләнә.
1905 елгы революция башлангач, «Хөррият» таркала. Аның составыннан Әхтәмов, Г. Терегулов һәм Х. Ямашев җитәкчелегендә – социалдемократлар, Г. Исхаков, Ф. Туктаров һәм Ш. Мөхәммәдьяров җитәкчелегендә – социалист революционерлар һәм Й. Акчура һәм С. Максуди җитәкчелегендә либераллар аерылып чыга.
Императорның «Дәүләттә идарә тәртибен камилләштерүгә юнәлтү» исемле 1904 елның 12 декабрендәге Указы хакимиятнең киң масштаблы реформалар үткәрергә әзер булуын белдерә. Шушы уңайдан Казан җәмгыяте мөселманнарның ихтыяҗлары турында петиция текстын әзерли. Гаяз Исхакый җитәкчелегендәге яшьләр нигездә дини хокуклар язылган петициягә гражданлык хокуклары турында маддәләр кертүгә ирешә. Аларда сүз татар телендә матбугат бастырырга, Шәрык телләрендәге матбугат белән илнең төрле төбәкләрендә сәүдә итәргә рөхсәт бирү; барлык фәннәр туган телдә укытыла торган уку йортлары ачарга рөхсәт итү; мөселман халыкларына руслар белән бер дәрәҗәдә илнең төрле төбәкләрендә күчемсез милеккә ия булу, иҗтимагый эшчәнлеккә һәм дәүләт хезмәтенә хокук бирү турында бара. Бу петиция тексты «Тәрҗеман»да (Бахчасарай), «Каспий»да (Баку) һәм рус матбугатында басылып, андагы тәкъдимнәр башка күмәк гаризаларда да урын ала.
Чистай мулласы Ибраһим Камалов, вак сәүдәгәр Мөхәммәтгариф Бәдәмшин тырышлыгы белән 1905 елның 9 мартында шәһәр мөселманнары җыелышында шулай ук «рухи-дини ихтыяҗлар» турында петиция тексты һәм Петербургка барачак депутация составы раслана. И. Камалов тәкъдиме белән депутация составына Г. Исхакый да кертелә. Депутация вәкилләре 31 март көнне Министрлар кабинеты рәисе С.Ю. Витте кулына, «рухи-дини ихтыяҗлар» гаризасыннан тыш, «гражданлык ихтыяҗлары» исемле петиция дә тапшыралар. Соңгысында татар халкын кимсетә торган барлык кануннарны һәм министрлыклар карарларын юкка чыгару, илдә вөҗдан, сүз һәм матбугат иреген кертү, кешеләрнең шәхси иреген һәм күчемсез милеккә хокукларын гарантияләүче кануннар кабул итү, дәүләт белән идарә итүне кануннар нигезендә тормышка ашыру, авыл һәм шәһәр халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту, уку‑укыту өлкәсендә бушлай татарча һәм русча белем алуга мөмкинлек тудыру, барлык фәннәр дә татар телендә укытылачак уку йортлары ачу, рус телен татарларны руслаштыруда кулланмау таләпләре кискен рәвештә әйтелә. Матбугат өлкәсендә татарларга карата чикләүләрне бетереп, аларга рус матбугат чараларына кагылышлы таләпләрне таратып, газета-журналлар бастыру хокукы бирү кирәклеге көн тәртибенә куела.
Г. Исхакый, С. Максуди һәм Ф. Туктаров. 1920 ел.
Бу петиция татарлар биргән гаризалар арасында сәяси яктан иң көчлесе икәнен белгән хәлдә, Гаяз аның текстын башкалада нәшер ителә торган «Право» газетасында бастырып чыгаруга ирешә. Газетаның 16 апрель санын күпләп сатып алып, башкалар да шундый эчтәлекле петицияләр бирерләр дип өметләнеп, почта аша танышларына, фикердәшләренә җибәрә.
Гаяз Исхакый җитәкчелегендәге татар яшьләре төркеме 1905 елның 15 августында Россия мөселманнарының I корылтаенда катнаша. Исмәгыйль Гаспринский «Мөселман иттифакы» исемле партия төзергә җыенулары хакында әйткәч, Гаяз Исхакый, бәхәскә кереп, сыйныфларга бүленгән җәмгыятьнең мәнфәгатьләре капма-каршы, шуңа күрә бердәм мөселман партиясе була алмый, дип белдерә, Россия мөселманнарын мәдәни берлек нигезендә берләштерүне мәгъкуль дип сөйли. Корылтайда ясаган чыгышында Исхакый берләшүне ил мөселманнарының мәдәнимәгърифәтчелеккә нигезләнгән төрки союзы рәвешендә корырга һәм сәяси көрәштә катнашмаска өнди.
1906 елның башында Казанда Исхакый җитәкчелегендә татар эсерларының оешмасы барлыкка килә һәм аның шәһәр комитеты сайлана. Аларның төп сәяси таләпләре самодержавиене бәреп төшереп, республика идарәсен урнаштыру; гражданнарга сәяси һәм демократик ирекләр, тигез сайлау хокукы, киң автономия бирү; җирне крестьяннар кулына тапшыру; эшчеләрнең эш көнен 8 сәгатькә кадәр кыскарту; милли төбәкләр белән идарә итүне федераль мөнәсәбәтләргә буйсындыру һәм халыкларның үзбилгеләнү хокукын тану һ.б.лардан гыйбарәт була.
Гаяз Исхакый редакторлыгында 1906 елның 18 маенда чыга башлаган «Таң йолдызы» газетасы халыкка: «берләшегез дә берләшеп тырышыгыз, чөнки тартышуда гына табарсыз сез үзегезнең хакыңызны» дип мөрәҗәгать итә. Шул ук елның августында Мәкәрҗә ярминкәсендә узган Россия мөселманнарының III корылтаенда Исхакый әлеге фикерне шигарь итеп күтәрә: «Тартышуда гына табарсың үз хакыңны!»
Хөкүмәтне тәнкыйтьләгән «Таң йолдызы» 16 ноябрьдә ябылгач, Исхакый редакторлык эшчәнлеген «Таң мәҗмугасы» журнал-җыентыгында (ике саны чыгып кала) һәм «Тавыш» газетасында (1907 елның апрель–август айлары) дәвам итә.
Россиядә яшәгәндә Гаяз Исхакый 18 тапкыр кулга алына. Беренче тапкыр 1906 елны Чистайда 43 көн тоткынлыкта вакытта төрмә хроникасы рәвешендә «Зиндан» исемле повесть яза.
Гаяз Исхакый Архангельск губернасында сөргендә.
Аның «Теләнче кызы» романында (1907) кечкенәдән ятим калган Сәгадәт исемле кызның, тормыш авырлыкларын җиңеп барып, милләткә хезмәт итүгә күчкән хатын‑кызга әверелүе сурәтләнә.
Гаяз Исхакыйның көрəш еллары рухы белəн сугарылган «Мөгаллим» (1906), «Тартышу» (1908) драмалары, «Алдым-бирдем» (1907), «Кыямəт» (1909–1910) һəм «Җəмгыять» (1909– 1910) комедиялəрендə татар җəмгыяте үсешенə каршы торучы көчлəрне фаш итү аша тамашачыны миллəт мəнфəгатьлəрен кайгыртып көрəшкə чакыру, өндəү ачык күренә.
МИЛЛӘТ ЯЗУЧЫСЫ
Әдәбият фәне галимнәре исә 1909 елдан башлап Исхакыйның язу рəвеше үзгәрүгә игътибар итә. Язучының моңарчы язган публицистик, мəгърифəтчел һəм иҗтимагыйсəяси текстлары романтик характерлы милли-фəлсəфи әсәрләр белән алышына. Аларда татарны яшәтәчәк һәм үстерәчәк көч буларак халыкның әхлагы, гадәт-йоласы, акылы һәм дөньяга карашы билгеләнә.
Бу үзгәрешнең чалымнары язучының 1909 елда Төркиядә иҗат ителгән «Тормышмы бу?» исемле повестенда ачык чагыла. Әсәрдә татар шәкертенең, мулла булгач, тормышны үзгәртә алмыйча, халыкка хезмәт итү идеалын югалткан, вөҗдан газапларына дучар булган авыл руханиена әверелүе Беренче рус инкыйлабы тәэсирендә туган өметхыялларын югалткан татар яшьләре халәте буларак тасвирлана. Исхакый бер үк вакытта шул яшьләрдә тормышны үзгәртерлек көчне дә күрә.
СӨРГЕННӘН КАЧУ
Язучы 1908–1911 елларга Архангельск губернасына сөргенгә җибәрелә. Качып, ялган паспорт белән 1908 елны Санкт-Петербургта яши, 1909 елны Төркиягә сәяхәт кыла, шул елның көзендә янә Санкт-Петербургка кайта, 1910 елның җәендә Финляндиядәге татар җәмгыяте хозурында «Мулла бабай» романын, «Фамилия сәгадәте» исемле хикәяләр циклын кәгазьгә төшерә. «Мулла бабай» романында автор йомылып яшәүче татар авылының патриархаль тәртипләрен, шәкертләр һәм мулланың тормыш-көнкүрешен бик яратып һәм җентекләп сурәтли.
Язучы 1910 елның көзендә Истанбулга килә. Биредә иҗат иткән «Сөннәтче бабай», «Кияү», «Шәкерт абый» хикәяләрендә туган халкының матур гореф-гадәтләрен, йолаларын этнографик төгәллек белән тасвирлый. Истанбулда яза башлаган «Зөләйха» драмасын 1912 елда ялган паспорт белән Санкт-Петербургга кайткач тәмамлый. Ләкин кулга алына, тагын Архангельск губернасына сөрелә. Романовларның идарә итүләренә 300 ел тулу уңаеннан иреккә чыгарыла. Башта – Санкт-Петербургта, аннары Мәскәүдә яши һәм «Ил» газетасын нәшер итә.
Реакция елларында Исхакыйның иҗтимагый-сәяси карашлары тирән фикер үзгәреше кичерә. Исхакый «Русия мөселманнары» исемле мәкаләсендә, «200 елдан соң инкыйраз» китабындагы сүзләренә капма‑каршы килеп, туган халкы турында горурланып яза.
Ул сыйнфый көрәш концепциясеннән ваз кичеп, беренче планга милләт мәнфәгатьләрен үзәккә куеп эшли башлый. 1917 елда бу хакта болай дип белдерә: «Иҗади эш, мәдәни эш һичбер вакытта бер сыйныфның көче белән генә эшләнә алмый. Бөтен сыйныфларның көчләрен бергә кушып тотынганда гына бик таманга туры киләчәк».
1909–1918 елларда Исхакыйның вакытлы матбугатта дөнья күргән мәкаләләре үзәгендә милләт яшәеше, милли тәрбия һәм мәгариф, милли әдәбият һәм сәнгать, күренекле җәмәгать эшлеклеләре язмышлары кебек көнүзәк темалар тора.
РЕВОЛЮЦИОН ВАКЫЙГАЛАРДА КАТНАШУ
Гаяз Исхакый 1917 елгы Февраль революциясен шатланып каршылый. Ул 1–11 май көннәрендә Мәскәүдә узган Россия мөселманнарының I корылтаен оештыручыларның берсе була. Ул 900 дән артык делегатны Мәскәү комитеты исеменнән котлый, докладында төрки-татарның киләчәге милли-мәдәни автономия булырга тиеш дигән фикерне уздыра. Аны тормышка ашыру өчен, Россиянең киләчәген билгеләячәк Учредительное собрание җыелганчыга кадәр Милли шура сайларга тәкъдим итә. Корылтай Исхакый әзерләгән резолюцияне кабул итә.
Гаяз Исхакый һәм «Аң» журналы мөхәррире Әхмәтгәрәй Хәсәни.
Шул ук елның июль аенда Казанда үткәрелгән II корылтайда Казахстан, Урта Азия һәм Кырым вәкилләре катнашмый. Аның милли-мәдәни автономия игълан итү карары татар һәм башкортларга гына мөнәсәбәтле була. Корылтайда Милләт мәҗлесенә сайлана. Милләт мәҗлесенең 1917 елның 22 ноябреннән 1918 елның 11 гыйнварына кадәр Уфада булган утырышларында милләтнең киләчәге турында ике капма‑каршы фикер калыплаша. Г. Исхакый, Һ. Максуди, Г. Терегулов, З. Кадыйри һ.б. милли-мәдәни автономияне яклый, «туфракчылар» территориаль автономияне алга сөрәләр. Исхакый Парижда Версаль солых конференциясенә барачак делегатларның берсе итеп сайлана.
Гаяз Исхакый Мәскәү шәһәренең татар яшьләре белән. 1913 ел.
Большевиклар Милли мәҗлесне һәм аның идарә органы булган Милли идарәне куып тараткач, бер төркем депутатлар һәм әгъзалар, Кызылъяр шәһәренә качып, шунда кече Милли мәҗлес, Милли идарәнең эшен тергезәләр. Гаяз Исхакый «Маяк» газетасын нәшер итә. Шулай ук Кызылъярда Россиядә яшәгән вакыттагы соңгы әсәрен – «Дулкын эчендә» исемле пьеса яза. Кызыл гаскәр Идел-Уралны яулап алгач, Исхакый 1919 елда Кызылъяр шәһәреннән Ерак Көнчыгыш аша чит илгә китә. Шул рәвешле, татар милли идеологы һәм язучысының тормышында мөһаҗирлек чоры башлана.
Илдус Заһидуллин
Фотолар автордан алынды
Добавить комментарий