Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Милләтнең ике улы

Бу санда быел 140 еллык юбилее булган һәм ХХ йөз башы яңа заман әдәбиятына нигез салган ике әдипне, ияләшкәнчә, иҗатлары ноктасыннан гына түгел, ә дуслыклары, бер-берләренә ясаган йогынтысы, үзара мөнәсәбәтләре ягыннан да күзәтербез. Бу икәү – Габдулла Тукай белән Фатих Әмирхан.

ШУНДЫЙ ОХШАШ ҺӘМ ШУНДЫЙ ТӨРЛЕ ИКӘҮ

Аларны бер-берсенә якынайта торган факторлар шактый булган кебек, аерып торучылары да шактый. Бераз гына шуларга тукталып узыйк.

Тукай белән Әмирхан – яшьтәшләр. Фатих Әмирхан 1886 елның 1 гыйнварында Казанда Иске Татар бистәсендә 9 нчы мәхәллә имамы һәм мөдәрисе Мөхәммәдзариф Әмирханов гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Бу гаилә – татар дөньясында билгеле, абруйлы нәселләрдән: Гәрәйләр династиясенә, Морат муллаларга барып тоташа. Алар күпсанлы хезмәтләре (тәрҗемәләр, шәрехнамәләр, рисаләләр, Коръән тәфсире, тарихи китаплар, шигырьләр) белән дә билгеле. Иске Таш мәчет имамы Мөхәммәдзариф хәзрәт үзе генә түгел, ә Фатихның әнисе – Бибирабига абыстай да дәреслекләр иҗат итә.

Улларының юлы да фән вә гыйлем, руханилык белән бәйле булыр, дип фаразлыйлар. Әмма әле балалык елларында ук искиткеч сәләте, зиһене белән шаккатырган малай, үз чорының үзгәреш җилләрен үтә сизгерлеге белән тоемлап, бөтенләй башка юл белән китә – аның язмышына яңа заман татар әдәбиятына нигез салу язган була.

«Һәрбер татар шикелле, мин дә, тугач та, «Нәрсәгә дип тудым мин?» дип уйлап мәшәкатьләнмәдем, ата‑баба эшләгәнне эшләргә кирәк дип, акырып егълый башладым. Тәнемне төреп, авызыма ими каптыргач туктадым. Татар баласы бит: тамак тук, өст бөтен булгач, артык нәрсәгә дип егълап торыйм?! Тирә-ягымдагы хатыннар, җәннәткә кергән төсле, авызларын ерышып куандылар:

– Ир бала! Ир бала!

– Ә, – мин әйтәм эчтән генә, – ир бала булуның бу халык арасында почёты бар икән. Тукта, буның кадерен белергә кирәк. Мулла баласы булганга, бик кечкенәдән үк муллалык дәрәҗәсенең, пәйгамбәр вә сәхабәлектән кала, иң зур дәрәҗә икәнен бик яхшы төшенә идем. Акрын‑акрын кыланмышларым белән муллалыкка хәзерләнә башладым».

(Фатих Әмирхан, «Минем тәрҗемәи хәлем»)

Тукай язга таба – 1886 елның 26 апрелендә Кушлавыч авылында дөньяга аваз сала. Ул да – ике як нәселе буенча да мулла баласы. Әмма бу баланың язмышына, Фатихка насыйп булган кебек, җылы әнкә-әткә кочагы да, иркәләнеп үсүләр дә язмый: кулдан-кулга йөреп, кайсы йортка барып эләксә дә, «артык чәүкә булып», асрамага Печән базарында сатылып, Иске Татар бистәсендә берара торып алып, ахыр чиктә, Кырлайга Сәгъди абый йортында сыену табып үсә ул. Әдип буларак формалашуы, мондагы халык авыз иҗаты, фольклордан башланып, Уральскида дәвам итә.

«Минем атам Мөхәммәтгариф, Кушлавыч карьясендә Мөхәммәтгалим исемле мулланың угылы булып, Кушлавычка кайтып, мулла булмыштыр. Өчиле карьясе Зиннәтулла хәзрәтнең Мәмдүдә исемле кызыны (минем анамны) алмыштыр. Анам илә бер ел ярым кадәр торгач, беренче бала уларак, мин дөньяга килгәнмен».

(Габдулла Тукай, «Исемдә калганнар»)

КОРЪӘНХАФИЗ, СОЦИАЛИСТ, ЯШЬЛӘР ЛИДЕРЫ

1895 елда Фатих Әмирханны әтисе «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга бирә. «Тәрҗеман» газетасыннан яңа идеяләрне сөзеп алган, төрек әдәбиятын даими укып барган, рус телен махсус өйрәнгән яшь егет биредә яшерен шәкертләр түгәрәге оештырып җибәрә. Һәр атнакич җыелып, мәктәп-мәдрәсәләрнең җитешсез якларын тикшерәләр, яңача укыту ысулын хуплап чыгалар, татар теленең яңарышына йөз тотып, кагыйдәләр язалар, яшертен рәвештә «әл-Ислах» газетасын чыгаралар. Казан университеты студенты, большевик С. Гассардан рус теле дәресләре алган Әмирхан университетның юридик факультетына керергә әзерләнә. Шушы елларда Коръәнхафиз Фатих диннән читләшә: ураза тотмый башлый, «социалист» дигән даны тарала.

1903 елда Казанда «Шимбә» түгәрәге оеша. Татарча спектакльләр кую белән шөгыльләнгән әлеге түгәрәктә Фатих грим салучы, суфлёр, артист, режиссёр вазифаларын башкара.

«әл-Ислах» комитетындагы татар яшьләре исеменнән Санкт-Петербургта «Иттифак әл-мөслимин»нең II съездында катнаша. 1906 елның маенда Казанда егермеләп депутат катнашында Гомумроссия татар шәкертләре съезды уза. Съезд документлары тулаем Әмирхан тарафыннан хәстәрләнә. Ярымлегаль яшьләр комитетын жандармнар эзәрлекләргә керешә, газетаның меңгә якын нөсхәсе конфискацияләнә.

Фатих Мәскәүгә китә, «Тәрбияви әтфаль» исемле беренче татар балалар журналы редакциясендә җаваплы сәркатип булып эшли башлый. Балалар өчен басманы кызыклы итү өчен бик күп көч куя, яңалыклар кертә.

Казанга кайткач, дуслары белән су коенырга төшкән җирдән 15 августта Фатихның аякларын, уң кулын паралич суга. 1907–1909 елларда ул дусты Вафа Бәхтияров чыгарган «әл-Ислах» газетасының әдәби мөхәррире була. Биредә Әмирхан үткен публицист, тәнкыйтьче булып таныла. Җамал Вәлиди әйтүенә караганда, «әл-Ислах»ның теле ул вакытта чыга торган газеталарның теленнән бик нык аерыла. Монда госманчылык тенденциясен бөтенләйгә ташлау, татар телен катгый рәвештә мөстәкыйль бер тел итеп тану күренеп тора».

1907 елның 3 декабрь санында Фатих Әмирхан газетада «Габдулла Тукаев шигырьләре» мәкаләсен бастыра. Ул Тукайда да нәкъ шушы сыйфатларны аерып чыгара, телне халыкчан итүгә йөз белән борылу кирәклегенә кат‑кат басым ясый. Асылда бу аларның уртак бер мәсләге, әдәби принцибына әверелә. Дөресен генә әйткәндә, Тукайның теле «миллиләшү» мәсьәләсендә Әмирханның йогынтысы гаять зур була.

«Кичләрнең берсендә яныма журналист Борһан Шәрәф әфәнде килде. Ул үзе белән бергә икенче бер кунак та алып килгән иде. Кыскарак буйлы, чандыр гәүдәле бу кунакның йөзе әүвәл карашта аны баласымак итеп күрсәтә. Өстенә кигән казаки дисәң – казаки түгел, җилән дисәң – җилән түгел бернәрсәсе һәм яланбашлыгы аны шул «гасырның ислахчы (реформа яклы) шәкерте» итеп таныта иде. Борһан Шәрәф:

– Бу – Габдулла Тукаев була, – дип, яңа кунакны миңа танытты.

Бу фамилия миңа «Әлгасрелҗәдит» журналында чыккан кайбер шигырьләр аркылы таныш иде».

(Фатих Әмирхан, «Тукай Казанда»)

«МИН ҮЗЕМ КИЛЕП ЭЛӘККӘН КРУГТАН РАЗЫЙ ТҮГЕЛ...»

1895 елда тугыз яшьлек «Апуш»ны Уральскидагы татар бистәсенә апасы Газизә һәм җизнәсе – сәүдәгәр Галиәсгар Усманов йортына алып киләләр. Белемгә сусаган малай, бик тырышып, «Мотыйгия» мәдрәсәсендә белем ала, үзлегеннән күп укый. Гомумән, Тукай – иҗатта да, гыйлем-интеллект мәсьәләсендә дә үзен үзе бик кыска вакыт эчендә формалаштырган, даими тәрбияләп торган шәхес. Иҗат юлының башында Уральскида аңа зур йогынты ясаган шәхесләр булып Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин белән аның улы Камил тора.

Тукай беренче шигырьләре һәм мәкаләләре белән 1905 елгы революцион күтәрелеш чорында Камил Төхфәтуллин нигез салган «Фикер» газетасында һәм «Уклар» журналында басылып таныла. Ул шунда ук хәреф җыючы һәм редактор буларак та хезмәт куя. Мәдрәсәдә гарәп, төрек, фарсы телләрен үзләштергән егет рус мәктәбендә дә белем ала, башы-аягы белән рус һәм Көнбатыш әдәбияты дөньясына чума.

1907 елда ул, зур өметләр баглап, Казанга килә. Биредә аның иҗатының һәм тормышның яңа чоры башлана. Ул Фатих Әмирхан, Хөсәен Ямашев, Кәбир Бәкер, Вафа Бәхтияров, Галиәсгар Камал, Сәгыйть Сүнчәләй, Солтан Рахманколый, Гафур Коләхмәтов һ.б. белән аралашып яши башлый. Әмма Казан чорында бер кунакханәдән икенчесенә күчеп йөреп, өзлексез сырхаулаган, такы-токы гонорардан гонорарга яшәгән, язасыларын язарга вакыты гел исәпле булган Тукай тора-бара үзен уңайсыз хис итә. Бу аның йомыграк, катлаулырак холык-фигыленә, кәефенең психологик тирбәлешләренә дә бәйле була, әлбәттә. Һәм, ни гаҗәп, мондый депрессив мизгелләрендә Тукай, үзе коляскада булса да, һәрчак күтәренке рухлы һәм тормышка иронияле карашлы Әмирханга сыенып, күңелен бушата.

«Бервакыт идарәханәдән китеп барганда, Тукай, үзенең миңа сөйлисе сүзләре барлыгын әйтеп, бергә китте:

– Мин үзем килеп эләккән кругымнан разый түгел, мин Казанга килгәннән бирле соң дәрәҗәдә эшлексезләндем. Бүлмәмдә көне‑төне буе вакытларын кайда куярга белмәгән кешеләр җыелып яталар.

...Мин Тукайга бу хәлдән котылуның үзем белгән чараларын әйтеп карасам да, ул чараларның Тукайга файда китерә алуына үзем дә ышанып җитә алмый идем. Тукай килеп эләккән урталыкның аңар муафыйк урын түгел икәнен, аның белән булган бу мөзакәрәмезгә хәтле үк, миңа инде мәгълүм иде... Без аның белән бу вакыйгадан соң мәхрәм дуслар булып киттек».

(Фатих Әмирхан, «Тукай Казанда»)

Соңрак Тукай шушындый ук уйларын тагын бер дусты Сәгыйть Сүнчәләй белән дә бүлешә, «минем һәр минутым дөнья бәхәсенә тора», дип өзгәләнә.

«МӘХРӘМ ДУСЛАР»

«Мәхрәм дуслар», ягъни чын сердәшләр булып киттек, ди үзләре турында Фатих Әмирхан. Бу сердәшлек, иптәшлек алар кунакханәләрдә янәшә номерларда торганда тагын да көчәебрәк китә. Иҗади фикердәшлек булып кына калмый, ә тормыштагы мавыгулары, мәзәкләре аша да берләшә. Гәүдәсе белән дә үсмеррәк балаларны хәтерләтеп торган Тукай, Әмирхан һәм тагын кайбер замандашлары истәлекләренә караганда, кузна уйнарга ярата торган була. Кайбер көннәрдә идарәханәгә (редакциягә) килгәндә дә кесәсенә кузна тутырып килә, тирә-яктагы бала-чаганы җыеп, бик тәм табып, кузна уйный. Кайчагында бергә йөрергә чыкканда да, кузна уйнап ала. «Екатерининский урамының шулкадәр хәятле вә шулкадәр күп кеше йөри торган урам булучылыгы да аны бу эштән туктатмады», – ди Фатих, аның бу уеннарын көлемсерәп искә алып.

Уенга да, җорлыкка да туеп, рәхәт чигеп, мәхәллә муллаларыннан шуклыклары өчен әр‑битәр алмыйча, аерым привилегия белән үскән Әмирханнан аермалы буларак, Тукайның чын-чынлап балачагы булмый. Һәрхәлдә, туарылып китеп уйный алган мәлләре сирәк була аның. «Исемдә калганнар»да ул әле тагын Иске Татар бистәсендә яхшы гына тормышка туеп яшәп алган чакларын хәтергә төшереп, андагы әнкәсе белән бай йортларга калфак сатарга барып кайтканда, карусельләргә кызыкканын бик тәэсирле итеп яза. Баланы асрамага алып яшәгән әнкәсе аны әйбәт тәрбия кылса да, һәрчакта угланның күңелендәген тоемлап бетерә алмый, билгеле. Алар бит – эш белән көн итә торган кәсепчеләр, һәр минут-секундлары санаулы.

Әйтүләренә караганда, Тукай Казанга килгәч, һәйбәт гонорарлар алган чакларында, бик мавыгып, озак итеп, карусельдә атынырга ярата торган була. Шулай итеп, балачакта балалык рәхәтен татып калган Әмирханны елмайта торган бу «баласымаклык» галәмәтләрен Тукайның булмый калган балачагын куып тотарга омтылуы, дип тә карарга кирәктер.

«Габдулла Тукай Фатих Әмирханны фикере белән хисаплашырга лаеклы булган чын кеше итеп карый, аны ихлас күңелдән якын күрә, бөтен нәрсәсен аның белән уртаклаша иде. Фатих хакында сүз чыкканда: «Мин аны беренче күрүемдә үк яраттым», – ди торган иде».

(Каюм Мостакаев, педагог, журналист)

Бәхәсләшә, төрттерешә торган темаларыннан тагын берсе – хатын-кызлар. Тукай хатын-кызлардан качып йөрсә, Әмирхан, киресенчә, кайсы гына җиргә барса да, тирә‑ягына хатын‑кыз җыелып, уратып алып, аның белән рәхәтләнеп гәпләшә торган була. Әле тагын Әмирхан өс-башка, киемгә дә бик фырт, үзен зәвыклы йөртә, Тукай исә – кайчан ничек, әллә ни игътибар бирми. Ул моңа өйрәнеп тә үскән булмый, билгеле: ак яка да куймый, өс‑башын да еш алыштырмый. Шулай берсендә Ташаяк ярминкәсеннән сатып алып менгән бер пар күлмәк-кушактан җәй буе йөреп чыга...

Киемдә дә, зәвыкта да, уй-фикердә дә европача, көнбатышча формалашкан Әмирхан белән авылдан, гади җирлектән чыккан, үзендә садә тормыш мөһерен, аскезасын йөрткән Тукайның кисешү ноктасы табылмаска тиеш шикелле, югыйсә... Әмма монда да алар бер-берсен кире какмый, ә тулыландырып кына куя. Әмирханның интеллектуаль зәвыгы һәм алдынгы карашлары Тукайны рухи туендырса, Габдулланың чын-чынлап «халык тәрбияләп үстергән олан» булуы, аның туфракка нык аягы белән басып торуы, гади җир кешесенең ни белән яшәгәнен чагылдыруы элитаррак мохит баласы булган Фатихны тормышчанрак итеп әверелдерә.

Монда ике бәхетсезлек белән ялгызлык кушылып китүен дә онытмаска кирәк. Гарипләнгәнче, алдында бөтен перспективалар, кыйтгалар ярылып яткан Фатихның бик тирәнгә, эчкә яшереп куйган, җорлык аша ярасы сизелмәслек күренгән язмышы һәм, аз гына җил тиеп китсә дә, җәрәхәтләре ачылып сызлый торган Тукайның ятимлеге, байгышлыгы. Ярату тоеп үскән, мулдан иркәләү белгән Фатих гомер бакый кагылган-сугылган Габдуллага беркадәр дәрәҗәдә агайлык вазыйфасын да үтәгәндер, бәлки. Әйтик, бәхәсләшеп китсәләр дә, иң беренче булып Фатих дуслаша торган булган, дип искә алалар.

«Амур», «Болгар», «Сарай», «Сәмәрканд» шикелле гостиницаларда төрле интеллигенция вәкилләре бик күп айлар, еллар буе яшәде. Казанда чыга торган газета-журналларның редакцияләре дә мөсафирханәләргә урнашкан иде. Мәсәлән, «Болгар»да – «Йолдыз», «Амур»да – «Кояш», «Сарай»да – «Азат», Музуров номерларында – «Ак юл» журналы редакцияләре.

Җәйге айларда төрле яклардан килгән мөгаллимнәр дә каникулларының бер өлешен Казан мөсафирханәләрендә уздыра. Россиянең төрле өлкәләреннән килгән яшь мәгариф хезмәткәрләре, номерларның чәйханәләрендә күрешеп, гәпләшеп, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан һәм башка галим-голяма, әдип‑өдәба белән дә очрашып, Казанның мәгънәви һавасын сулап китәләр иде.

Без, мәдрәсә шәкертләре, атна кичләрен «Амур» чәйханәсенә барып, мөсафирханәнең югары катына менәбез һәм, коридорларында Фатих Әмирхан белән Габдулла Тукайны күрү бәхетенә ирешсәк, шатлыгыбыз эчебезгә сыймый. Тукайны очратуы кыен, ул халык ыгы-зыгысын яратып бетерми. Ә менә редакциясе шул ук кунакханәдә урнашкан «Кояш» газетасының секретаре булып торучы Фатих Әмирхан исә тәгәрмәчле креслосында коридорга халык йөри торган юлга чыгып утырырга ярата иде».

(Бакый Урманче истәлекләреннән)

«ТУКАЙ – ХАЛКЫБЫЗНЫҢ ҮЗ КЕШЕСЕ, ҖАНЫ, РУХЫ ИДЕ»

Тукайны иртә югалтуны Фатих Әмирхан авыр кичерә, бу аның өчен гомерлек төзәлмәс яра булып әверелә. Дустының үлеме алдыннан, 1913 елда, алар «Амур» номерларында янәшә генә яшиләр.

«Тукайның озак‑озак сузылган йөткерүе, минем бүлмәдәге тынлыкны ярып, бөтен төнге дәһшәтле һәм куркынычлыгы белән колагыма керде, менә, менә шул йөткерүләр аның үпкәләрен тәмам-тәмамга өзеп ташларлар да, Тукай дөньядан сәгъфәр иткән булыр шикелле тоела башлады. Урынымнан торып утырдым, киенеп, Тукай янына кермәкче булдым. Ләкин ике‑өч минут үткәндә инде Тукай үзе минем янымда иде:

– Үлемнән качып, синең янга кердем әле! Юк, үлемнән түгел, ялгызлыкта үлемнән качып… Төнге лампаның зәгыйфь кенә яктысы астында «ялгызлыкта үлемнән» качып кергән Тукайның зәгыйфь тормышы минем күзләремә серле үлемнең нәкъ үзе булып күренде, йөрәк сикеренде, җан куркынды, бугазга яшьләр килеп тыгылдылар. «Мә, Тукай, ал минем таза үпкәләремнең берсен, берәр үпкә белән дә дөньяда торырбыз әле», – дип кычкырасы килгән шикелле булды».

(Фатих Әмирхан, «Тукай үлем алдыннан»)

1917 ел вакыйгаларыннан соң, дусты Әмирханга һәм аның белән фикердәш әдипләргә, хәзер бу шаккаткыч булып тоелса да, Тукай исемен яклап, әдәбиятка килгән бер төркем «яңа карашлы» яшьләр белән чын мәгънәсендә фикри көрәшкә күтәрелергә туры килә. Тукайның буржуаз әдип түгеллеген, халык күңелендә аның кабатланмас, какшамас урыны барлыгын исбатларга, халыкчанлыгын расларга...

20 нче елларда, әдәбиятны төрле «измнар» белән агымнар басып алып килгән бер чорда, алар үзара тартышканда, Фатих Әмирхан Тукай һәм ХХ йөз башының башка асыл әдипләре турында очрашуларда да даими сөйли, студентлар алдында да чыгышлар ясый, дәресләр бирә. Әмма ул, чорның «сугыш чукмарлары» шикелле, кемнедер инкарь итеп, дуамалланып түгел, киресенчә, бик зыялы, дәлилле итеп, тирән анализ белән бәя бирә чордашлары иҗатына. Татарның яшь язучыларын тамырлары белән алардан аерылмаска өнди, һәртөрле «модалы» агымнарның бер артта калып, һәммәсенең дә көннәрдән бер көнне барыбер реализмга кайтып төшәчәкләрен ассызыклый.

«Ул безгә техникумда татар әдипләре, шагыйрьләре турында сөйли. Алар белән үзе якын аралашып яшәгәнгә, һәр яктан яхшы белгәнгә, бик кызыклы итеп тасвирлап сөйли, без йотылып тыңлый идек. Тукай, Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәми, Зариф Бәшири, Сәгыйть Сүнчәләй, Нәҗип Думави, Миргазиз Укмаси, Шәриф Камал, Галиәсгар Камал, Мирхәйдәр Фәйзи, җанланып, күз алдыбызга килеп басалар...

– Тукай халкыбызның үз кешесе, аның җаны, рухы иде. Зур һәм катлаулы тарихка ия булган татар халкының күпкырлы уй-хисләрен, омтылышларын язып, аны якты, ирекле дөньяга чакыру Тукайның төп эше булды... Ул гомеренең иң соңгы минутына кадәр бары тик шуның белән генә яшәде. Үзе исән чакта ук Тукай халкыбызның үз шагыйре, татар халкының атаклы шагыйре булып танылды. Мондый олы бәхеткә ирешкән, исемен үз халкы алдында данга күмгән шагыйрьләр дөньяда да бик аз санда гына».

(Риза Ишморат, «Укытучым»)

Тукай белән Әмирхан редакция идарәханәсендә.

Күрәсең, инкыйлаблар һәм яңа шаукымнар, ыргылышлар давылы эчендә милли әдәбиятның чын барышын яңа буыннарга дөрес, мантыйклы, эзлекле рәвештә илтеп җиткерү бурычын Фатих Әмирхан үз алдына аңлы рәвештә куя һәм әлеге миссиясенә тугры булып кала. Гәрчә, бу чорда аның үзенә дә «буржуаз элемент» дип кырын карау, ачыктан-ачык мыскыллау, йодрык күтәрүләр күп була. Әмма ул, үзенең затлылыгын саклап калып, яшьләргә үрнәк күрсәтүне дә ният итә булса кирәк. 1923 елдагы бер очрашу турында язучы Афзал Шамов бик җентекләп язып калдыра. Әмирхан анда, Тукайның үлүенә 10 ел тулу уңае белән искә алырга җыелган бер төркем «яңа яшьләр» арасында, бик гыйбрәтле сүзләр әйтә, кайберләре белән калып төн утырып чыга, гәпләшә. Әмирханга «син буржуйлар җырын җырлыйсың» дигән һөҗүмнән башланган кичә, ахыр чиктә, аның триумфы белән төгәлләнә – очрашуны ташлап чыгып китмәгән берничә яшь язучы аннан алдагы шомлы елларда да умырткаларын нык итеп тотарлык дәрес ала.

Фатих Әмирхан 1926 елның 9 мартында 40 яшендә, Тукай үлеменнән соң 13 ел узгач, шулай ук үпкә чиреннән вафат була. 1913 елда Казанны тутырып халык сөекле шагыйрен озаткан булса, Әмирхан белән дә дәррәү күтәрелеп хушлаша. «Фатих аганы күрергә теләүчеләрдән зур чират тезелде. Күмү көнендә Театр мәйданында зур митинг булды. Халык төркеме Жуковский урамыннан тотынып Тукай урамына кадәр сузылган иде», – дип яза Татарстанның атказанган укытучысы Гаяз Байкиев.

 

 

Луиза Янсуар

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера