Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Милли мәгариф мәккәсе

Иж-Бубый. Мең ярым кешесе, мәдрәсәләре, ике тегермәне, кымыз йорты, унике вак-төяк әйберләр сата торган кибете булган авыл. Башкала түгел, әлбәттә, хәтта өяз үзәгенә дә тартмый. Казанга чаклы – өч йөз чакрымлап! Әмма нәкъ менә биредә XIX йөз азагы – XX йөз башында аны Россиядә ислам дөньясының гөрләп торган үзәге буларак танытачак вакыйгалар була.

Иж-Бубый, безнең көннәр. Тәрәзә кәрнизләре нәкышләп ясалган матур агач йорт. Монда Иж-Бубыйның тарихи музее урнашкан. Музей мөдире Раиф Гәрәев әйтүенчә, бу – беренче гильдияле сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов яшәгән йорт. Йортны инкыйлаб белән сугышлар аямый, аны элеккеге сызымнар һәм фотосурәтләр буенча гына торгызганнар.

Узган гасырның башында иң алдынгы уку йортларыннан исәпләнгән һәм бөтен төрки-татар дөньясына яхшы билгеле мәдрәсәне торгызу да намус эше була.

ҮЗГӘРЕШЛӘР АЛГЕБРАСЫ ҺӘМ ГЕОМЕТРИЯСЕ

Иж-Бубый. XIX гасыр азагы. Авыл мәдрәсәсендә – күзгә бәрелеп торган үзгәрешләр. Аның инициаторлары – Габдулла һәм Гобәйдулла Бубилар (Нигъмәтуллиннар), шулай ук сеңелләре Мөхлисә. Ниятләре – мәгариф системасында реформалар уздыру, шул рәвешле милләтнең алгарышын тәэмин итү.

Сигез ел дәвамында мәдрәсәдә бөтен нәрсә дә үзгәртелә: белем бирү ысуллары да, остазлар белән шәкертләр арасындагы аралашу тәртибе дә, уку-укыту программасы да. Монда, дин белеменнән кала, телләр, әдәбият, математика, физика, химия укытыла башлый...

Мәчет имамнары, иске укыту ысулы тарафдарларының котлары оча: карганалар, тиз арада җавапка тартырга кирәк дип дау кубаралар. Әмма бертуган Бубиларның таянычы ныклы: әти-әниләре. «Әлеге сигез ел эчендә без, инде хәзер дөнья куярга өлгергән әткәбезгә булган хөрмәт нәтиҗәсендә реформаларга каршы чыгучылар, карганучылар тарафыннан эзәрлекләнмәдек, – дип яза Габдулла Буби. – Әткәбез, бездән дә бигрәк, яңа ысулның, мәдрәсә-мәктәпләрне яңартуның зарурлыгын яклап чыкты. Бу мәсьәләдә барлык бәхәсләрне ул алып барды. Тирә-яктагы муллаларның остазы булганлыктан, белем ягыннан барысын да уздырганлыктан, аларга авыз ачарга да бирмәде». Әнкәй дә бик ярдәм итте: «Әтисе тәрбиясенә бәйле рәвештә, хөр фикер йөртә торган кеше булып үскән иде, хатын-кыз мәктәпләрен реформалауга һәм анда безнең укытуыбызга каршы килмәде. Киресенчә, бу эшләрне яклады. Үзенең тирән диндарлыгы һәм игелеклеге өчен халыкта изге аты йөргәнгә, тирә-як муллалар тарафыннан да бик зур хөрмәт казанганга, аның яклавына һәм илтифатына бик таяндык».


Милли мәгърифәтчеләр – бертуган Нигъмәтуллин-Бубилар торган йорт; Россиядәге беренче мөселман хатын-кызлар училищесы бинасы. 1910 ел.


Иж-Бубыйдагы ирләр мәдрәсәсе бинасы. 1910 ел.

АСТРОНОМИЯ ҺӘМ ФИЗИКАГА ТАЯНГАН ДИН ГЫЙЛЕМЕ

Иж-Бубый, безнең көннәр. Музей бүлмәсендә теге чаклардагы мәктәп парталары, фотосурәтләр, документлар. Биредә бертуган Бубилар белән аларның кыз туганы Мөхлисә үз заманының йөзек кашына әйләндергән авыл мәдрәсәсе торгызылган. Аны тәмамлаган шәкертләр белем һәм күзаллаулары буенча гимназия тәмамлаучылар белән ярыша алган, хәтта аларны уздырып та җибәргән.

Раиф Гәрәев игътибарыбызны бик әһәмиятле бер документка юнәлтә. Анда ирләр мәдрәсәсендәге уку сәгатьләре теркәлгән. Исемлектә – 29 предмет. Татар, гарәп, рус, француз телләре. Төгәл фәннәрдән: алгебра, геометрия, тригонометрия, физика. Әле тагын – химия, астрономия, юриспруденция, рәсем дәресләре, җыр дәресләре, каллиграфия...

Рус теленә атнага 12 сәгать бүлеп бирелгән, башка телләргә караганда бермә-бер күбрәк. Бертуган Бубыйлар бик аек фикер йөртә: империя эчендә яшисең икән, ул телне белмичә эш алып барып булмый. Рус әдәбияты дәресләрендә Пушкин, Лермонтов, Толстой әсәрләрен укыйлар...

Раиф Гәрәев, безгә мәгърифәтчеләрнең эшчәнлеге турында сөйләгәндә, гел бер нәрсәне ассызыклый: алар мәдрәсәдән дөньяның теләсә кайсы почмагына барып, үз урынын таба алырдай гыйлемле, затлы шәхесләр чыксын дип тырышкан. Әлеге масштаблы проектта Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның роле нинди була соң? Аңардан башка бу проект гомумән тормышка ашмас иде…

СӘҮДӘГӘР АКЧАСЫНА – РЕВОЛЮЦИОН ИДЕЯЛӘР

Иж-Бубый, 1895 ел. Габдулла Буби, мәдрәсәнең указлы мулласы булгач, Миңнешәех Галимов дигән шәкертне, яңа ысул белән укыту системасын өйрәнер өчен, Бакчасарайга Исмәгыйль Гаспринский янына җибәрә. Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов ул арада үз акчаларына булачак башлангыч җәдит мәктәбе бинасын төзетә, анда кирәкле барлык җиһазларны кайтарта. Иж-Бубыйның иң абруйлы һәм бай сәүдәгәре – ул барлык чыгымнарны да үз өстенә ала: лампа өчен май сатып алудан башлап, эшчеләргә эш хакы түләүгә кадәр. Габдулла Буби көндәлегендә болай язып калдырган: «Мәктәп ачылган көннән башлап, иң соңгы көннәренә чаклы идеяләребезне тормышка ашырырга олы ярдәм иткән кеше Мөхәммәтҗан хаҗи булды».

Әхмәтҗанов мөгаллимнәргә хезмәт хакын үз кесәсеннән түли, шәкертләрне кайнар аш белән тәэмин итә. Аеруча сәләтле шәкертләргә чит илләрдәге югары уку йортларында укырлык матди ярдәм күрсәтә.

Хәйрия ярдәме белән Нигъмәтуллин-Бубилар акрынлап белем бирү методикасын үзгәртә, иске дәреслекләрне кулланылыштан чыгара, яңалары белән алыштыра. Гобәйдулла Буби табигать фәннәрен, татар телен укытуны үз өстенә ала, уку-укыту программаларын төзи, дәреслекләр яза. Габдулла Буби гарәп телен укыта, дин дәресләрен алып бара, дин фәлсәфәсе белән мантыйк өйрәтә. Мәдрәсә белән идарә итү дә аның өстендә була…


Иж-Бубый мәдрәсәсе шәкертләренең шәхси әйберләре.

ҮТКӘН ГАСЫР МОБИЛЬНИГЫ

Иж-Бубый, безнең көннәр. Авыл музеендагы сәүдәгәр Әхмәтҗановның яңадан торгызылган кабинеты – хәйриячегә баш ию һәм рәхмәтнең бер билгесе. Биредә ул заманның җитди сәүдәгәрләре эшләрен ничек алып барганын да күрә алабыз, ә бу сирәк тәти торган бәхет. Экспонатларга караганда, алар ХХ гасыр башында мөмкин булган иң заманча технологияләрне кулланганнар.

– Сәүдәгәрләр сәүдә иткән, җитештерү урыннары ачкан, мәчетләр салдырган, мәдрәсәләр җиткергән, фәкыйрьләргә булышкан. Алай гына да түгел, иң ерак авылларга технологик яңарышны китергән, – дип сөйли экскурсоводыбыз. – ХХ гасыр башында Әхмәтҗановлар йортына су да кертелгән була, хәтта чыбыксыз телефон да кушылган... Бу хакта авылдагы бер «яхшы күңелле күрше»нең шикаяте аша беләбез: өяз хакимиятенә ул «байның ни кылганын» хәбәр итәргә ашыга. Авылда аларның ике су тегермәне эшләп торган, кымыз дәваханәсе, унике кибете һәм ике кирпеч заводы булган – һәр кирпечкә хуҗаның махсус тамгасы сугылган…

МӨСЕЛМАН АКАДЕМИЯСЕ. ЧӘЧӘК АТУ ЧОРЫ ҺӘМ АЯНЫЧ ЧИШЕЛЕШ

Иж-Бубый, ХХ гасыр башы. Искиткеч колачлы мәгариф реформасы проектын тормышка ашыручыларның әле алдынгы рәтендә, әлбәттә, Мөхлисә Буби белән абыйларының хатыннары да булган. Нәкъ менә алар бертуган Габдулла һәм Гобәйдулла эшләгән белем бирү ысулларын үзләштерә, хатын-кыз җилкәсенә кызлар өчен мәдрәсәләрне реформалау кебек гаять олы йөкне ала. Габдулла әйтүенчә, моны бик теләп, бөтен җаннарын биреп башкаралар. «Алар өчәүләп кичләрен бездән дәрес алалар да аннары көн буе мәктәптә укыта. Моңарчы күз алдына да китереп булмаган, гаять катлаулы киртәләрне узып, бу эшкә үзләрен багышлый. Россиядә татар хатын-кызларын белемле итү юлында алар иң авыр гаепләрне үз өстенә күтәрде, никадәр михнәт кичерде, бер тиен хезмәт хакы да алмыйча, милләтне агартуга үзләрен фидакарьләрчә багышлады. Бу бары тик бөек затларга гына хас».

Ә бит нәтиҗәсе нинди! Сарапул өязе халык училищесы инспекторы Николай Меньшиков, 1903 елда яңа ысул белән укыта башлаган уку йорты белән танышкач: «Белем бирү юнәлешендә Иж-Бубый бик югары дәрәҗәдә тора. Аны рус-татар мәктәпләренең мөгаллимнәре юкка гына мөселман академиясенә тиңләп йөртми», – дип әйтә. Соңарган бәя була бу. Бу вакытта Иж-Бубыйга белем алырга инде Мәскәү, Уфа, Ташкент, Казан, Сембер, Әстерхан, Санкт-Петербург, Сәмәркандтан үк киләләр... Башкалага түгел, игътибар итегез, гап-гади авыл мәдрәсәсенә! Иж-Бубыйдан якындагы провинциаль Сарапулга да ара илле чакрымлап бит.

1908 елда Халык мәгарифе департаменты боерыгы буенча уку округларының попечительләренә «соңгы елларда барлыкка килгән шәхси белем бирүче мөгаллимнәр турында яшерен, бик сак кына халык училищелары инспекторлары аша мәгълүмат җыярга» кушыла. Өч ел узганнан соң, моның чишелешен күрәбез: Иж-Бубыйның ирләр мәдрәсәсе ябыла. Бертуган Бубилар кулга алына. Бер елдан соң хатын-кызлар мәдрәсәсен дә шундый ук хәл көтә…

ДӘВАМЫ БАР…

Иж-Бубый, безнең көннәр. Беренче гильдия сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов йорты Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның шәхси күрсәтмәсе буенча торгызылган. Ул биредә ике йөз еллап чын мәгърифәт учагын кабызган, аны озак еллар буена яктыртып торган, гап-гади авыл җирлегендә «чын мөселман академиясе» булдырган затлар өчен иң зур һәйкәл! Бу учакны аннан соң да сүндерә алмыйлар – хәтта мәдрәсәләрне ябып та, репрессияләргә дучар итеп тә, вакыт аша җилгәреп тә. Иж-Бубыйдан чыккан шәкертләр сала-калалар буйлап тарала да милли мәгърифәтче Бубиларның игелекле, изге эшен дәвам итә...

Авыл музее диварларында – Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлап чыккан күренекле педагоглар, галимнәр, шагыйрьләр, гомумән затлы шәхесләрнең исемнәре, фотосурәтләре. Татар әдәбияты тарихын язган кеше, күренекле җәмәгать эшлеклесе Җамал Вәлиди, язучылар Заһирә Байчурина, Даут Гобәйдуллин, Нәҗип Думави, Садри Җәләл, Габдулла Мостакаев, Сания Гыйффәт, археограф Зәйнәп Максудова, «Сөембикә» журналының беренче мөхәррире Якуб Хәлили, наркомземның беренче комиссары Юныс Вәлидов... Барысы да Иж-Бубый аша үткән кешеләр. Бу мәгърифәт учагының яктысын хәзер яңа буыннар дәвам итә. Тормыш туктап калмый.

...Иж-Бубыйга беренче мәртәбә килгәндә, борынгыдан калган истәлекле урыннарның күплегенә шаккаткан идем, башка авылларга караганда, чыннан да күп. Җирле халык болай дип шаярта: «Кирпеч заводлар гаепле моңа, революциягә кадәр алар икәү иде бит». Әмма күптән түгел генә туган идея, асылда, искиткеч – Иж-Бубыйдан ачык һавадагы авыл музее ясау. Бу туристлар өчен үзенә күрә бер мәккә була алыр иде – милли мәгариф дөньясына һәм тарихына сәяхәт. Гаҗәеп яхшы ниятне без әлегә зур матур стенд буларак сәүдәгәр йорты диварларында күрәбез.

Барып чыкмас, дисезме? Әгерҗе халкы тырыш та, булдыклы да, үҗәт тә ул. Бөек үткәннәре шул хакта сөйли ләбаса. Бубыйларның дәвамчылары әле тагын да бардыр – мин моңа ышанам.

 


Әхмәт Шакиров

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера