Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
"Мин экспериментлар яратам!"

"Мин экспериментлар яратам!"

Минем барлык җырларым да – шедеврлар. Бүген алар радионың алтын фондын тәшкил итә.

08 марта 2017

Без бит Опера һәм балет театры белән «Европага тәрәзә уйдык» - мин шул «тәрәзә уючыларның» берсе булуым белән горурланам.
Опера бөтен дөньяда иң элитар һәм югары хезмәт хакы түләнә торган сәнгать төре дип исәпләнә. Әмма Россиядә никтер алай түгел. Әмма зарланасым килми. Мин операга гомерем буена лаеклы хезмәт иттем, мине беләләр, таныйлар, олылыйлар, эш хакым һәрчак әйбәт булды. Без бит Опера һәм балет театры белән «Европага тәрәзә уйдык» - мин шул «тәрәзә уючыларның» берсе булуым белән горурланам. «Риголетто», «Травиата», «Сивильский цирюльник», «Кармен» - бу спектакльләр белән без Голландиядә, Франциядә, Бельгиядә, Португалиядә чыгышлар ясый башладык...
_______
Мин экспериментлар яратам. Шулай бервакыт Наил Касыймовка мөрәҗәгать иттем. «Наил, - дим, - әйдә әле, «Ламбаданы татарчага тәрҗемә ит. Ул шундый дәртле, матур, бүген модада да – аны барысы да җырлый, бии...» Һәм без аны эшләдек тә – халык, сәхнәгә менеп, минем белән «Ламбада» җырлый һәм бии иде. Танго да җырладым мин. Гел алдан юл ярырга яраттым, башкалар миннән күреп эшли иде. Залны күтәрү, аларны иҗади процесста катнаштыру, дәртләндерү – иҗатчы буларак, бу минем бурычым. Килешә дә ул миңа... Авантюризм дип тә атап буладыр моны, харизма дип тә – әмма минем табигатем шундый, миңа барысын да җыеп, ни дә булса эшләргә кирәк!
_______
Минем барлык җырларым да – шедеврлар. Бүген алар радионың алтын фондын тәшкил итә. Без бит һәр җырны ничек тырышып әзерли идек! Әгәр худсовет үткәрмәсә, елап бетә идек. Ун тапкыр кире яздырган чаклар да булды! Минем ирем тавыш режиссеры, мин аның җелегенә төшә идем кабат яздыру белән. «Син бит инде моны сигез тапкыр яздырдың!» - дип тузына. «Әйдә инде, тагын бер генә тапкыр, - дип ялварам. – Шәп булсын!»
Ул мине микрофонга дөрес җырларга өйрәтте. Микрофон ул, беләсегез килсә, җырчының тавышын да, энергетикасын да тоя, аның белән бик нечкә эш итәргә кирәк. Ирем Камилне бервакыт хәтта Министрлар Кабинетына чакырып алдылар, анда шикаять килгән: нигә син Венераны яздырганда, реверс яңгырый, аны әйбәт яздырасың, ә башкаларны алай ук түгел, дигәннәр. «Венера кебек җырларга өйрәнсеннәр, шулчак яңгырар аларның да тавышы», - дигән Камил.
Венера Ганиева белән интервьюдан өзекләр.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: