Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Мин ирләрне сайлыйм

Мин ирләрне сайлыйм

Диләрә ШКУРКО, журналист, язучы – дөньяны камилрәк итә ала торган кыйммәтләр турында

21 февраля 2016

«Кемне күбрәк яратасың – әниеңнеме, әллә әтиеңнеме?» дигән сораудан да мәгънәсезрәге «Кем әйбәтрәк – ирләрме, әллә хатын-кызлармы?» дигән сорау гына була аладыр, мөгаен. Чөнки феминитскалар, эмансипэ һәм башка суфражисткалар ни генә димәсен, җавап анык. Мин үзем ирләргә өстенлек бирү яклы.
26-3
Сүзне шуннан башлыйк: ничек кенә булмасын, кайбер өлкәләрдә хатын-кызлар ирләр белән барыбер ярыша алмый. Сүз шахта эше яки асфальт салу турында түгел. Шул ук кулинарияне генә алыйк. Хатын-кызлар еш кына бурычы санап башкарган бу эшне ир-егетләр илһамланып һәм шатланып башкара. Шуңа футбол уенын яки «Игра престолов»ның чираттагы сериясен көткәндә ирләрнең егәрле кулы белән әзерләп куелган гадәти генә бутерброд та хатын-кыз  пешергән дежур борщтан тәмлерәк булып чыга. Һәрхәлдә, минем ирем пешерә торган Фирганә пылавы шундый ук исем белән ресторанда тәкъдим ителә торган пылаудан күпкә шәбрәк. Гәрчә ресторандагы аш пешерүче гүзәл затлардан булса да. Мин моны күп тапкыр сынадым!
Ярар, ирем мәсьәләсендә объектив була алмыйм да ди. Ләкин уйлап карагыз: сезнеңчә Юлия Высоцкая Джейми Оливер, Вильям Похлебкин, йә булмаса Андрей Макаревич белән ярыша аламы? Ул берүзе, ә ирләр – әнә ничәү! Һәм, гомумән, сезнең плитә янында торудан арыдым, дип сукранган ир-атны очратканыгыз бармы? Үз гомеремдә бер тапкыр булды андый хәл. Анысы да транссексуал булып чыкты.
Гинекология өлкәсен алыйк. Хатын-кыз гинекологлар, мәсәлән, үз пациенткаларының эчке кичерешләренә ир-ат гинекологлар кебек сак, нәзберек карамый. Сәбәбе нәрсәдә икәнен белмим, гендер деформациясеме бу, әллә кайбер хатын-кызларда башка хатыннарга карата очрый торган тупаслыкмы?
Кыскасы, мин ирләрне яратам. Әйе, яшерен-батырын түгел, алар арасында кидалтлар да, лудоманнар да күп, чын мачога косметика кирәк түгел, дигән кискен карашта торучылары да очрый. Ләкин алар арасында Мэтью Макконахи, Стив Джобс, Реджи Лав, Дэвид Бэкхемнар да бар. Ә безнең Харлампий исемле бик борынгы исемне йөртүче күршебез, мәсәлән, югарыда искә алган джентльменнарның барысының да иң асыл сыйфатларын туплаганмын, дип исәпли. Җәйләрен ул ишегалдында билгә кадәр шәрә йөрергә ярата. Үз мускулатурасын Голливудның «беренче» ир-атларыныкыннан һич тә ким санамый чөнки. Футбол уйнаганда Харлампийның бер генә тапкыр да кеше тәрәзәсен ватканы булмады. Хәер, капкага эләккәнен дә хәтерләмим... Ләкин моның сәбәбе бар: аңа хатыны Римма җайсыз кроссовки сатып алган икән. Аның каравы, Харлампий теләсә нинди гаджетны көйләп бирә ала. Һәм – виджетны да. Һәрчак уңышлы булып чыкмаска да мөмкин, әмма аларның күбесенең Кытайда эшләнүенә Харлампий гаепле түгел бит!..
Искиткеч булыр өчен Харлампийга Обама турында мәзәк сөйләп кую һәм чиста футболка киеп алу да җитә. Ул футболка бөгәрләнгән булса да зыянлы түгел. Харлампий белән харизма – бер тамырдан яралган сүзләр ләбаса! Һәм дөнья Харлампийлардан гына торса, ул күпкә камилрәк тә булыр иде – анык логикалы, бетмәс-төкәнмәс аппетитлы, чиге юк тормыш сөючән рухы белән. Башка берни белән дә чагыштырып, алыштырып булмый торган ветивер һәм сыра исе дә аңкып торыр иде әле аңардан. Әмма бу камил дөньяны хатын-кызлар бозып ташлый шул. Аерым алганда, Харлампийның ирен үзгәртергә атлыгып торган хәләл җефете. Болай да күз явын алырдай иреннән Мэтью Макконахи ясамакчы була ул ханым...
Көннәрдән бер көнне Харлампий дуслары белән җыелышып утырган эскәмия яныннан узарга туры килде миңа. Кәрт сугу белән мәшгуль ир-егетләр, әлбәттә инде, югары культуралы фәлсәфи әңгәмә алып баралар иде, иң «кайнар» гәпне «хатын-кызларсыз тормыш нинди ямьле булыр иде» темасына куерталар. Кызу гәпнең нинди интонациядә баруын ишеткән һәркемнең асыл ирләребезнең инде кәефләнеп алырга өлгергән булуына шиге калмас иде. Берничә секундтан алар янына килеп баскан Римманың шиге булмады һәрхәлдә. Аның як-ягында торган ике чемодан да моны тагын бер кат дәлилләде. Нәкъ менә бер атна узганда, Харлампий дустыбыз Мэтью Макконахи белән охшашлыгын гына җуеп калмады, хәтта хомо сапиенс белән кардәшлеге дә чамалы тоела башлады! Тик, бәхетенә каршы, Риммасы янә әйләнеп кайтты...
Боларны ник сөйләп торам соң? Сүземне, ни генә булмасын, барыбер ирләргә өстенлек бирәм, дип җөпләр өчен. Аерым индивидуумнарны гына түгел, ә тулы токымны күздә тотуым. Чөнки бу төр эчендә Макконахи, Бэкхемнар да очрый. Кыскасы, сез мине аңладыгыз, дип уйлыйм...
Бизәлеш: Марк Шагал «Прогулка»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: