Минем әдәбиятым кемгә кирәк
Әдәбиятлар фестивале
07 ноября 2017
МИЛЛӘТЛӘР БЕЛӘН МӘДӘНИЯТЛӘР БЕРЛӘШСЕН ӨЧЕН...
6–10 сентябрь көннәрендә Инстаграмда һәм башка социаль челтәрләрдә #ММКВЯ хэштегы белән еш чагылып торган 30нчы Халыкара Мәскәү китап күргәзмә-ярминкәсе кысаларында быел беренче тапкыр Россия халыкларының милли әдәбиятлары фестивале дә узды. Оештыручылар әйтүенчә, Россиянең яңа тарихында күпмилләтле дәүләт халыкларының әдәби процессларын барлау, аларны бер үзәккә туплау юнәлешендәге тәүге масштаблы, әһәмиятле адым бу. Россия Федерациясе халыкларының милли әдәбиятларын үстерүгә ярдәм итү программасы кысаларында нәшер ителгән «Антология поэзии народов России» китабы быелгы «Книга года» бәйгесенең җиңүчесе булып та табылды. РФнең Әдәбиятны үстерү, китап нәшер итү һәм китап уку культурасын үстерү комитеты рәисе Сергей Нарышкин Берләшкән гуманитар нәшрият редакторы Максим Амелинга тантаналы рәвештә приз тапшырды. «Бу эш – күпмилләтле Россиядә яшәүче халыкларның иҗади процессын барлау һәм интеграцияләүдә башланган эшнең тәүге адымнары гына әле», – дип ассызыклады Максим Амелин, үз чиратында.
Программаны тормышка ашыру этаплары берничә баскычтан гыйбарәт. Әлеге фестиваль – шуларның берсе. Ә инде рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләрдән төзелгән, нәшер ителгән Поэзия антологиясеннән тыш, киләчәктә драма, публицистика, балалар әдәбияты һәм проза җыентыклары да көтелә. Бу, советлардан соңгы пространствода, чынлап та, преценденты булмаган хәл. Һәм, әйтергә кирәк, кәефне, күңелне күтәрә торган яңалык та. Сәерсендерә торган соңгы пунктны исәпкә алмасак, билгеле. Һәрхәлдә, сүз милли әдәбиятлар турында барган очракта...
Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның милли әдәбиятларын үстерү программасы Россиядә Әдәбият елын уздыру буенча төзелгән Оештыру комитеты химаясе астында эшләнде. Программаның максатлары һәм бурычлары:
- милли әдәбиятларны киңрәк аудиториягә чыгару, күпмилләтле Россиянең мәдәниятен һәрьяклап яктырту;
- милли әдәбиятларны зур гомумроссия мәдәни процессына интеграцияләүне тәэмин итү;
- милли әдәбиятларны гомуммәдәни пространствода актив эшчәнлек алып бару аша таныту;
- рус телен милләтара һәм мәдәниятара аралашу теле буларак үстерү.
Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның милли әдәбиятлары фестивале Мәскәү шәһәренең Милли сәясәт һәм төбәкара бәйләнешләр департаменты ярдәмендә узды. 5 көн дәвамында Россиянең 25 төбәгеннән килгән 60ка якын катнашучы 31 телдә үз иҗатларын тәкъдим итте һәм милли әдәбиятлары тарихы, аның бүгенге торышы белән таныштырды. Сөйләшү нигездә рус телендә барды. Әмма милли әдәбият үз милли телендә яңгырады. Катнашучылар: чуваш, коми, юкагир, кабардин, авар, алтай, нанай, якут, калмык, башкорт, татар, осетин, ингуш, бурят, удмурт, черкес, эрзя, кырымтатар, телеут, азәрбәйҗан, хакас, чечен, тува, коми-пермяк, мансы һ.б. милли әдәбияты вәкилләре иде. Чаралар очрашу, әңгәмә рәвешендә дә булды, милли телләр буенча мастер-класслар, презентацияләр дә үткәрелде. Себер татарларының фольклор коллективы башкаруында җырулар яңгырады. Хакас тахпахы, шулай ук дөңгер белән башкарылган нанай биюе дә тәкъдим ителде мәскәүлеләргә. Мостай Кәрим исемендәге Башкорт яшьләр театры, Хоца Намсараев исемендәге Бурят дәүләт академик театры, Калмык дәүләт филармониясенең Костюм һәм пластика театры коллективларының сәхнә тамашалары, чыгышлары да ямь өстенә ямь булды. Заманча тенденцияләрнең берсе буларак, фестиваль тамашачысы игътибарына удмурт рэпы тәкъдим ителде.
МИЛЛИ ӘДӘБИЯТ МИЛЛИ КОСТЮМНАН БАШЛАНАМЫ?
Һәрбер милләт вәкиленең йөзен, асылын мөмкин кадәр тулылыгында күрсәтү бурычы куелган иде оештыручылар белән катнашучыларга. Шуңа да күпчелек катнашучылар, милли костюмнарын киеп, чыгышын үз әдәбиятларының үткәне, тарихы турындагы презентацияләрдән башлады, докладлар белән тулыландырды. Һәр әдәбиятка бер сәгать вакыт бирелде. Күпчелек туган әдәбиятларының үткәне белән совет пространствосындагы ситуациясенә басым ясады. Ә бүгенгесе һәрберсендә дә, ни кызганыч, мактанырлык түгел. Күпчелек төбәкләрдә бездәге кебек 300дән артык әгъзасы булган Язучылар берлеге дә, дәүләт нәшрияты да эшләп тормый. Аннан да бигрәк, милли мәктәпләр, югары уку йортлары проблемасы – иң зур бәла. Әмма, ни гаҗәп, шуңа да карамастан, каләм тибрәткән бәндәләр, үз акчасына булса да, китап чыгара, аны тарата, фестивальләр, очрашулар уздыра. Үзләрен сакларга тырыша.
«ЧИКЛӘРДӘН ЧЫГУ КИРӘК...»
Алексей Арзамазов, шагыйрь, тәрҗемәче, әдәбият теоретигы һәм тарихчысы, удмурт әдәбияты вәкиле:
– Соңгы еллардагы әдәби-мәдәни вакыйгаларны күздән кичереп, Россия мәдәни тормышындагы иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе дияр идем мин бу фестивальне. Килгән кунаклар да, катнашучылар да уникаль мөмкинлеккә ия булды – Россиянең төрле почмакларыннан җыелган милләт вәкилләренең тере сүз сәнгате, бүгенге поэзиясе, әдәби торышы белән очрашты, ул халыкларның поэзиясен һәм рус, һәм үз милли телләрендәге яңгырашта тыңлый алды. Милли әдәбиятлар стенды янына килүчеләр өчен тагын бер «бүләк» хәстәрләнгән иде: Поэзия антологиясен махсус цифрлы җайланмадан уку. Россиядә яшәүче халыкларның әдәбиятлары ни дәрәҗәдә күпбизәкле, күптөсмерле, күпаһәңле – әнә шуны тояр өчен генә булса да, тыңларга мөмкин иде фестиваль вәкилләрен. Оештыручылар да, кунаклар да кайбер милли әдәбият вәкилләре иҗатындагы югары сәнгатилекне ишетеп сокланган һәм гаҗәпләнгәндер дә, дип уйлыйм. Чөнки милли әдәбиятлар арасында чын мәгънәсендә күтәрелеш, яңарыш тенденцияләре күзәтелгәннәре бар. Сезнең татар әдәбиятында, мисал өчен, мин бүген бер төркем яшь язучылар барлыгын беләм, һәм аларның поэзиясен тәрҗемәчеләр дә, укучылар да югары бәяли. Бу – олы бәхет әдәбият өчен. Удмурт әдәбиятында да кызыклы яшь авторлар пәйда булгалый. Мин әдәбиятка килгән яшьләрне күзәтергә яратам, чөнки нәкъ менә алар аның киләчәген билгели.
Минемчә, фестиваль төрле төбәкләрдә яшәгән милли әдәбият вәкилләренең үзара очрашып сөйләшә, аралаша, тәҗрибә уртаклаша алуын тәэмин итә алырдай мәйдан буларак та, үз вазыйфасын башкарды. Монысы бигрәк тә әһәмиятле. Чөнки, безгә аралашу җитми. Стратегик яктан мөһим булган коммуникация төенен булдыру өчен оештыручыларга рәхмәт әйтергә кирәк. Шулай ук тагын бер плюс: перифериядә яшәүче язучылар белән Россия сүз сәнгате мэтрлары – М.А. Амелин, В.А. Куллэ, М.М. Липкин һ.б. аралашты.
Фестивальнең киләчәге булсын иде. Чөнки әдәбият ул бер урында гына таптанып тормый. Әдипләр үзләре дә. Милли әдәбиятларга, үсәр өчен, үз чикләреннән чыгып карау кирәк. Һәм – аларга гына да түгел. Бу ике як өчен дә файдалы формат һәм мәйдан.
Пушкин китапханәсендә узган тантаналы кичә вакытында Алтай халык язучысы Боронтой Бедюров та бу хакта әйтте:
– Без совет язучысы исемен йөрткән елларда мондый очрашулар табигый һәм даими иделәр. Һәрберебез үз төбәгенең, үз милләтенең улы, кызы булу белән беррәттән, олы бер Россия әдәбияты вәкиле дә бит.
Китап ярминкәсендә йөрүче халыкны, башлыча мәскәүлеләрне, билгеле, иң беренче чиратта, безнең мәйданчыкта хөкем сөргән колорит: милли костюмнар, ризыклар, башкача яңгыраган сөйләм җәлеп итте. Янәшәдәге генә сәхнәдә, мемуарлар җыентыгы басылып чыгу уңае белән чыгыш ясаган, мәңге «картаймас» «Браво» төркеме аккордларыннан аерылып, Алтай әдәбияты турында тыңларга, костюмнарга хозурланырга да килүне кирәк таптылар алар. Әйе, нигездә, күпчелек өчен милли әдәбият төшенчәсе милли костюм һәм милли җырулар, уен коралларындагы яңгыраш буларак кына ассоциация тудырып калды булса кирәк. Әмма без фестивальдән барыбыз да уртак бер омтылыш һәм ният белән кайтып киттек: проблемалы сөйләшүләр – киләчәк эше. Бу бит әле, чыннан да, яңа тарихта бер-беребезгә таба ясаган адымнарның тәүгеләре генә. Милли әдәбият милли костюмнан башланды... ә ничек дәвам итәр – анысы... үзебездән торадыр, бәлки?
БЕЗ РУХИ ГЕНОЦИД НӘТИҖӘЛӘРЕН ТАТЫЙБЫЗ
Марина Эльтун, нанай теле укытучысы, шаман, нанай әдәбияты вәкиле:
– Кызганыч, балаларыбыз үз телләрендә нигездә өйдә – әти-әнисе, әби-бабасы белән генә сөйләшә диярлек. Мин үз балаларыма телне өйрәттем, мәктәптә балаларга да гомерем буена өйрәтергә тырышам. Әмма әйләнә-тирә мохит телебезне дә, милли традицияләребезне дә йота. Ә бала кечкенәдән үз телендә сөйләшеп үсмәсә, ул ничек туган әдәбиятын укысын ди?! Рус телендә иҗат итүче кече милләт вәкилләренә килсәк, алар барыбер дә милли әдәбиятны үстерүгә өлеш кертми шул инде...
Александр Брехов, шагыйрь, композитор, Алтай әдәбияты вәкиле:
– Чыгышым белән Алтайдан булмасам да, Алтайны икенче ватаным дип саныйм. Мин рус телендә язам, әмма Алтайны олылыйм, Алтай шагыйрьләренең иҗатын да үз туган телләрендә тыңларга яратам. Кызганыч, бүген безнең төбәкне инвестиция кертү өчен уңайлы җир дип кенә саныйлар, аны сатып‑алып уйныйлар. Әмма Алтай – борын-борыннан «көч урыны», җирнең бик әһәмиятле эпицентры. Шуңа да аңа бик сак карарга кирәк. Табигатенә кызыгып, җир үзләштергән адәмнәр, иң беренче эш итеп, туфракны кубарып ташлый, җирне‑суны пычрата, җәнлекләрне аулый, үтерә... Табигать геноциды башлана. Асылда, кешеләрнең физик гамәлләре рухи геноцидның чагылышы ул. Мәскәү шикелле зур шәһәрләр, башкалалар мәдәниятләрне берләштерү миссиясен башкарырга тиеш. Шулай ук аңлатырга бүгенге рухилыктан мәхрүм калып барган халыкка: менә, безнең күпмилләтле илебездә нинди матур әдәбиятлар, мәдәниятләр бар лабаса, дип. Телевизордан әнә шуларны күрсәтергә кирәк, сугыш күренешләрен түгел. Мин бу фестивальдә бик күп төрле телләрнең аһәңен ишеттем, һәрберсе – үзе бер галәм. Безгә киләчәктә проблема куеп сөйләшер өчен дә җыелырга кирәк.
«ЮГАЛГАН АТАУГА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!»
Инесса Томская-Тымкыль, юкагир әдәбияты вәкиле:
– Төньяк халыкларының әдәби мирасы турында доклад әзерләвем, презентация ясавым юкка түгел, чөнки «юкагир әдәбияты» дигән төшенчәнең башка халыклар өчен ни дәрәҗәдә экзотик яңгыравын яхшы аңлыйм. Бу барлык азсанлы халыкларга да кагыла торган проблема. Юкагир әдәбияты дигәндә, кешеләр бит ачылмаган бер атауны күз алдына китерә. Югалган атауны... «Кемнәр алар?!» – дип гаҗәпләнә. Татар әдәбияты турында, әйтик, барыбер дә ишетеп беләләр – Тукайны, Муса Җәлилне... Ә безнең хакта хәтта филологларның да күпчелеге белми.
Әбием бик матур җырлый иде, борынгы җырлар аның башкаруы аша сеңгәндер миңа. Хәзер аларны үзем җырлыйм. Әдәбиятыбызга килсәк, шактый кырыс һәм балаларча ихлас, самими, дияр идем мин аны. Төньякта яшәүче халыклар үзләре дә элек-электән шундый булган. Аларның зирәклеге табигатьнең авыр шартларында тормыш итүгә, үзләрен саклап калуга юнәлтелгән. Әмма төньяк халыкларның әсәрләрендәге кабатланмас сюжетлар, мотивлар, аһәңнәрне башка бер генә әдәбиятта да табып булмый.
Чукчалар, нанайлар, нивхи, орочи, ханты, мансы, ненец, комилар... төньяк халыклары бик күптөрле, аларның әдәбиятлары да, бер-берсенә охшаш булса да, барыбер аерылып тора. Милли әдәбиятларның берсе генә югалса, бер генә тел бетсә дә, без шулкадәр ярлы булып калачакбыз. Инде яңа буын аның бөтен матурлыгын җуеп бара, кызганыч. Ә бит инглиз, немец теле һәм Британия, Германия әдәбияты, мәсәлән, миңа үз әдәбиятымда булган матурлыкны бүләк итә, тәэсирләндерә, елата алмый. Үз балаңны яраткандай ярата алмыйсың бит башкаларныкын...
ЯСИН ЧЫГАРГА ИРТӘМЕ?
«Шөкер, әдәбиятка ясин чыгарга иртәрәк икән әле», – диеп кайтып кердем Казанга. Әмма, кайтып җитүгә үк, уйларым икенче юнәлеш алды: «Әмма – милли әдәбиятларгамы соң?» Иҗтимагый вазгыятьтә соңгы арада үтә дә кискенләшкән татар теле мәсьәләсе тирәсендәге шау-шу, үзебезнең халыкны басып алган маңкортлык шартларындамы? Үз телеңә үз милли республикаңда (гафу итегез, ияләшкән буенча һаман да шулай әйтелә) ук куркыныч янагандамы?
Милләт төшенчәсе минем өчен иң беренче чиратта телгә барып тоташа. Бүгенге заманның зомбилаштыру алымнарыннан иң үтемлесе, иң киң кулланыла торганы булган дингә, бигрәк тә аның иҗтимагый институтына түгел. Гәрчә: «Безне ислам дине саклаган», – дигән позициядә торучылар күбәйгәннән-күбәя барса, динне сәяси корал буларак файдалану көчәя төшсә дә. (Әлбәттә, моны Россия пространствосында христиан дине позицияләренең ныгуы, дин белән тулы бер мәмләкәт күләмендә манипуляцияләр баруы белән дә аңлатып була).
Әмма милләт мәсьәләсенә килгәндә... хәлләр катлаулырак лабаса. Әйтик, ислам динен татарча белми тотучылар да бар. Һәм ислам тарафдары булыр өчен татар милләтеннән булуың да зарури шарт түгел, асылда. Болгар иленә ислам килеп кергәндә, без инде әдәбиятлы һәм язу системасы булган халык исәпләнгәнбез. Шуңа, мин милләтнең умырткасын тәшкил итүче, аның генетик хәтерен саклаучы төп критерий дип, ничек кенә булмасын, телне атыйм. Дини кануннарның төп кыйммәтләрен халыкка үтемле формада илтеп җиткерүче, тапшыручы да, нигездә, әдәбият. Юкка гынамыни, безнең әби-бабайларның сандыкларында ислам кабул ителгәч төрки‑татар әдәбиятына үтеп кергән «камил инсан» тәгълиматын алга сөрүче «Йосыф китабы» кадерләп сакланган? Коръән белән бергә, янәшә. Әдәбият аша менталитетны формалаштыручы код үз эшен эшләгән әнә шулай. Әсәр дә, Казан алынып, әдәбият бәетләр, җырулар дәрәҗәсендә генә сакланып, мантый алмыйча интеккән елларда, телдән-телгә күчкән, таралган, һәм, халыкның үзидентификациясе нуль дәрәҗәсенә тәгәрәгән дәверләрне кичеп, безнең көннәргәчә килеп ирешкән. Диненә рөхсәт булмаган, аның өчен эзәрлекләнгән чакта да халыкны теле саклаган, димәк.
СССР мәмләкәте җимерелеп өлгермәгән елларда бераз гына яшәп алган совет баласы буларак, мин китапханәләрдә «гаскәр кеби тезелеп торган» басмалар арасында «милли әдәбият» вәкилләренә еш тап була идем. Союздаш республика язучыларының китапларын тәрҗемә итеп, СССР буйлап таратуга зур игътибар бирәләр иде заманында. Билгеле, рус телендә. Билгеле, милли телләрнең хәле шактый мөшкел булуга карамастан. Әмма... ул басмалар да булмаса, без Рәсүл Гамзатов, Чыңгыз Айтматовларны, бәлки, белмәс тә идек? Владимир Ильич сүзләренә ышансак, революциягә кадәр гел кыерсытылып яшәгән «кече халыклар» совет заманында, ниһаять, зурланган. «Мәскәү обоймасы»на эләгеп, кадер-хөрмәт күреп яшәгән милли әдәбият вәкилләре дә аз булмаган. Язучылар бу мәсьәләдә үзләрен рәхмәтле тойганнар. Хәтергә Мостай Кәримнең бер шигыре килеп төшә:
Җирдә ничек мин нык басып торам,
Нинди иркен алам сулышны!
Шуларның бит мин барысы өчен
Рус туганым, сиңа бурычлы!
Рус түгелмен, ләкин россиян мин,
Россиян мин – нинди горурлык!
Ун гомерең миңа кирәк түгел,
Бер язмышым – шуңа торырлык!
Әмма ул чорда әдәбиятның идеология коралы булуын исәпкә алмыйча ярамый. Ә бүген? Милли әдәбиятлар бүген, телләр һәм халыклар арасындагы чикләр юылып, җуелып барганда, глобализация «патшалык иткән» дәвердә, кемгә һәм нәрсә өчен кирәк?
Яхшы ният, әйбәт финанслар һәм, әйтергә кирәк, инде күзгә күренеп торган нәтиҗәләр дә бар. Шуларның иң саллысы – бүгенгә, әлбәттә, «Россия халыкларының поэзия антологиясе». Бу – четерекле, олы хезмәт. Афәрин – моны башкарып чыккан коллективка. Фестивальгә җыелган милли әдәбият вәкилләре дә 6–10 сентябрь көннәрендә узган очрашулар вакытында күпмедер дәрәҗәдә интеграция кичерделәр, дияргә мөмкин. Әлбәттә, рәсми чыгышлар вакытында, нигездә, рус телендә кичердек аны. Ә үзара аралашканда, уртак нигезебезгә – төрки телләргә дә күчкәләп кичерүгә ирештек.
Минем әдәбиятым Россиядәге медиапространствода актуаль һәм кирәкле, дип ышандыра Мәскәү нәширләре. Әмма Россиядә соңгы арада кискенләшкән телләр мәсьәләсе шартларында ул әдәбият озакламый үз халкым өчен үк кирәкле булудан туктамасмы соң, дигән сорау тынгы бирми шулай да. Колагымда да кайтканнан бирле кайчандыр совет тыңлаучысына «Увезу тебя я в тундру» дигән җыры аша таныш булган, «Төньякның алтын тавышы» дигән даны үзеннән алда йөргән Кола Бельды башкаруындагы юкагир җыры яңгырап тора:
Услышьте нас, юкагиров,
У тундры на берегу – начало мира.
Әйе, безнең барыбызның да дөньябашы бар – тәпи басып киткән туфрагыбыз һәм бишек җырлары аша иңгән әнкә телебез. Балаңны беркем алыштыра алмагандай, әнкәңне дә башка ана алыштыра алмый шул.
Рәсми чыганаклар буенча, Россия Федерациясендә бүгенге көндә, рус теленнән кала, 100дән артык язуы булган тел барлыгы мәгълүм. Шуларның 50%ы – әдәби тел. Ягъни ул телләрдә әдәби һәм фәнни текстлар иҗат ителә, бастырыла.
Добавить комментарий