Мирасын халык үзе барлады
"Безнең мирас" юбилеена үз мирасын барларга халык үзе килгән, дигән тәэсир белән кайттым кичәдән.
11 октября 2016
Тантанада басманы котларга килгән мәртәбәле кунаклар белән беррәттән, татар сәхнәсенең өлгесе булган җырчы-башкаручылар, театр артистлары, фольклор коллективлары да бар иде. Гөлзадә Сафиуллина, Айрат Имашев, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, "Бәрмәнчек", "Риваять" ансамбльләре, музыкант Динә Закирова һ.б. Бәйрәмне Фәнис Җиһанша һәм Айсылу Лерон алып барды.
Кичә дәвамында экраннан татар дөньясының олпат шәхесләре "Безнең мирас" журналы турында үз фикерләрен белдереп барды. Аларның күбесен журнал белән күп елларга сузылган иҗатташ дуслык бәйли.
Кичәнең төп лейтмотивы мирас төшенчәсенең безнең өчен нинди мәгънәгә ия булуы хакында иде. Шуңа да сәхнәдән инде бакыйлыкка күчкән шагыйрьләребезнең мирасын яшь шагыйрьләрнең яңгыратуы да бик табигый кабул ителде. Аннары тамашачыга аларның үз шигърияте дә тәкъдим ителде - залга заман сулышы, бүгенгенең кайнар куемтысы, җиле бөркелде.
"Мирас" журналының барлык этапларында аның белән хезмәттәшлек иткән шәхесләрнең залга күтәрелеп котлавы, истәлекләр белән уртаклашуы да аның басма буларак язмышын, кичәгесен-бүгенгесен аныграк ваемларга ярдәм итте. Шундыйларның берсе - рәссам, каллигарфия остасы Нәҗип Нәккаш журналның туграсын ясап алып килгән иде. Туграны журналның баш мөхәррире Ләбиб Леронның кулларына тапшырды Нәҗип агай.
Ләбиб Лерон коллектив белән таныштырганда, һәммәсен дә залга чакырды. "Без аз үзебез, әмма без күбәү, - дип елмайды. - Һәм бездә очраклы кешеләр юк", - дип тә өстәде. Әгәр журналның коллективы һәм эчтәлеге белән якыннанрак танышырга теләсәгез, шушы сылтама буенча керә аласыз: http://beznenmiras.ru/
Фойега чыккач, шуңа игътибар иттем: Тинчурин театрына кичә сәнгать әһелләре генә түгел, ә халык үзе килгән иде. Гадәттә, мондый кичәләрдә "кушылган" яисә "кирәк булган өчен" йөри торган, үзен элитар дип исәпләгән тамашачы була. Түрәләр дә, котлар өчен, бәясен, дәрәҗәсен белеп, сайлап кына килә.
Монда башкачарак иде. Һәм бу миңа ошады. Киемнәрне алырга чират торганда, бер апа белән сөйләшеп киттек. Ул үзе аэропортта эшли икән. Кичәдән бик разый булып, күңеле хушланып калган. "Бик күп яңалык ачтым үзем өчен - мин мондый талантлы яшь шагыйрьләр барын да, яшь җырчылар барын да белми идем", - диде.
Димәк, "Безнең мирас" юбилеена үз мирасын барларга халык үзе килгән, дигән тәэсир белән кайттым кичәдән.
Тагын бер кат юбилеегыз белән, "мираслылар"!
Фотолар "Безнең мирас" архивыннан; Айзирәк Гәрәева.
Добавить комментарий