Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Модерн һәм заманча яңарыш

Башкалабыз Казанда сакланып калган, тарихлары милли мәдәниятебезнең асыл затлары белән бәйле борынгы йортлар белән таныштыруны дәвам итәбез. Без аны «Казанның агач йортлары» проекты буларак «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы белән берлектә башлап җибәргән идек. Агач йортлар архитектурасыннан инде Казаныбызның таш йортларына күчәбез.

Бүгенге көндә туристлар белән башкала кунакларына Казанның үзәгендә урнашкан А. Пор бутик-отеле яхшы билгеле. Эзләгечләрдә җыйсаң да, иң беренче эш итеп, ул килеп чыгачак. Әмма бу йортның борынгы тарихы да бар. Ул затлы да, аяныч та... Шул тарихка бераз тукталып, йортның хуҗалары язмышына, стиленә күзәтү ясап китик.

КЕМ УЛ – АДОЛЬФ ПОР?

Гоголь урамы, 29 йорт адресы буенча урнашкан йорт Казан император университетының француз теле лекторы, чыгышы буенча үзе дә францияле Адольф Иванович Пор йорты буларак билгеле. Франция – Пруссия сугышында катнашып, әсирлек михнәтләрен узганнан соң, ул отставкага чыга һәм Россиядә Петербургта урнаша. Аннары Әстерхан, Алатырь, Сембер гимназияләрендә француз теле укыта. 1889 елда француз теле укытучысы буларак Казанның өченче гимназиясенә эшкә күчерелә. 1891 елдан башлап Казан университетында – лектор, Казан уку-укыту округының тикшерү комитетында әгъза булып тора.

1880 нче елларда бу шәхес Сембер гимназиясендә революция юлбашчысы – Ленинны укыта. Адольф Пор турында без күренекле рус дәүләт эшлеклесе, статский советник, Владимир Ульянов-Ленинның классташы Александр Наумов истәлекләреннән укып беләбез дә: «Француз телен без Адольф Иванович Пордан өйрәндек. Ул озын буйлы, мәһабәт гәүдәле, куе кара чәчләрен һәйбәтләп, ыспай итеп тарап йөртә торган, икегә аерылып торган калын сакаллы швейцар кешесе иде. Бик җитди һәм белемле педагог: телгә дә өйрәтте, тыңлата да белде».

КАЗАН МОДЕРНЫ

Казансу елгасының биек ярында балкып утырган һәм ул дәвер Казаны өчен бик үк характерлы булмаган модерн стилендәге өч катлы затлы утар 1905 елда Константин Орешкевич проекты буенча төзелә. Бинаның ян-яклары буенча урнашкан бертөрле ризалитлы фасады бик үзенчәлекле. Бер ризалитында керү урыны булып, йортның үзәк өлешендә оригиналь киртәле ике балкон күзгә ташлана.

Тик 20 еллар элек, ни кызганыч, бу йорт янып юкка чыга, шуннан соң инде аның урынына утарның игезәге төзелә. 1984–1994 елларда йортта галим, археолог, этнограф Альфред Халиков яши. Йорт республика әһәмиятендәге тарихи һәм мәдәни мирас объекты булып тора.

ХХ ЙӨЗ БАШЫ ВАЙБЫ

Әнә шундый рух белән үзенә дәшеп ала ул кунакларын. Аның сайтында ук язып куелган: «ХХ йөз башы шәһәр утары белән илһамланып торгызылган отель – шагыйрьләр, рәссамнар, музыкантлар һәм хыялый затлар очрашкан булырга тиешле урын».

Бүгенге көндә биредә кешеләр дә яши, һәм ул квадрат метрлары бик кыйммәт исәпләнгән торак йортларның берсе булып исәпләнә. Бутик-отель буларак та затлы категория кунакханәләр исәбендә йөри. Отельдә 10 номер фонды бар һәм алар үзенчәлекле аталышы белән җәлеп итә: «Том Илиады», «Портрет под лампой», «Заметки на полях», «Ленточка от зонтика». Ни өчен шулай атала соң алар, диярсез. Чөнки һәрберсендә нинди дә булса артефакт бар, шул артефакт белән супериордан алып, делюкс, люкс дәрәҗәләрендә йөргән номер-бүлмәләр дә турыдан-туры бәйләнгән. Артефактларга килсәк, болар – Анна Ахматованың үз кулы белән язып бүләк иткән «Чётки» җыентыгы, Александр Скрябинның «Поэма экстаза» ноталары, Михаил Врубель гел үзе белән йөртә торган «Илиада» томы һәм тарихи лампа белән фотография…

 

 

Луиза Янсуар, Фәнзилә Җәүһәрова

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Номер темасы