Мөгаллимнәр остазы
Инна Богуславская бала чагыннан укытучы булырга хыяллана. Хыялы икеләтә чынга аша: Инна Григорьевна 50 еллык хезмәт дәверендә Татарстанның мәгариф системасына берничә буын җитәкче үстереп бирә.
22 июня 2023
«Зинһар өчен, миңа элеккеге кебек «син» дип дәшегез», – дип мөрәҗәгать итә Инна Григорьевнага Татарстан хакимиятенең хөрмәткә лаек бер вәкиле. Кайчандыр Казан мәктәпләренең берсендә директор булып эшләгәндә, ул Богуславская җитәкчелегендә республиканың Мәгарифне үстерү институтында квалификация күтәрү курсларын үткән. Еллар узган, әмма күренекле җитәкче бүген дә, башка бик күп актив, популяр, алдынгы җитәкчеләр кебек үк, Инна Богуславскаяны дөрес юл сайларга ярдәм иткән остаз дип саный.
БӨТЕН СЫЙНЫФ БЕЛӘН – ЧИТ ТЕЛЛӘР ФАКУЛЬТЕТЫНА!
Безнең героебыз өчен әлеге юл гади генә башланып китмәгән. «Дәваланыгыз, аннан соң килерсез», – ди кабул итү комиссиясе рәисе документларын Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына алып килгән Иннага. Рәсми кабул итү көнендә килә алмый ул – сукыр эчәк өянәге белән хастаханәгә эләгә. Әмма укырга керергә кирәк, югыйсә туган ягына – Украинага, Кировоградка кайтып китәргә туры киләчәк. Ә кайтасы килми – укырга керсен өчен, әти‑әнисе мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган кызны сөйгән яры белән ярәшүдән баш тартырга мәҗбүр иткән. Сагышланып утырасы килми, алга таба яшисе, Ленин исемен йөрткән иң яхшы университетта укыйсы килә. Инна кабул итү комиссиясенә шулай дип әйтә. Документларын кабул итәләр, имтиханнар тапшырырга рөхсәт бирәләр. Һәм Инна аларны уңышлы тапшыра.
Сиңа егерме яшь кенә булганда, язмыш сынаулары вакытлыча гына булып тоела, киртәләрне сикереп чыгасың да алга атлыйсың. Провинциядән килгәнлегеңне күрсәтеп торган «г» авазын бетерергә кирәкме? Тырыша! Бер үк вакытта эшләп укыргамы? Анысына да җиңел ияләшә. Һәм менә инде дүртенче курс студенты Инна Богуславская Югары Ослан районының Шеланга авылында инглиз теле укыта.
«Табигый сәләт». Инна Шеланга кибетендә i тапкан басмалар арасындагы бер китап шулай дип атала. Авторы – Зинаида Михайлова Казан мәктәпләренең берсендә укытучы Гөл Җәмилева турында язган. Китапның исеме дә, героеның исеме дә Иннага таныш түгел. Ә күпмедер вакыт үтүгә, педагогика героинябызның яраткан хезмәтенә әйләнәчәк, ә Гөл Җәмилева белән алар бик күп проектларны бергә эшләячәк, җан дусларга әйләнәчәк.
Әлегә шат күңелле, көче ташып торган Инна үзенең укучыларына яңадан-яңа күнегүләр уйлап чыгара. Уеннар, рольләргә бүленеп укулар, табышмаклар, кызыклы тарихлар. Хезмәт һәм иҗатка чумып эшләгән ел сизелмичә дә узып китә. Әмма укучылар күңелендә гомерлеккә уелып кала. «Сез мине хәтерлисезме? – бик күп еллар узгач, Казанда уза торган август киңәшмәсендә бер укучысы Инна Богуславскаяга шулай дип килә. – Сез безгә Шелангада инглиз теле укыткан идегез. Ә без шуннан соң бөтен сыйныфыбыз белән чит телләр факультетына укырга керергә җыендык!»
ДИРЕКТОР ҖЫРЛАРГА ДА, БИЕРГӘ ДӘ ТИЕШ
Яшь Лермонтовка Пушкиннан соң шигъри үрләр яулау җиңел бирелми. Әмма аның сайлау мөмкинлеге булмый бит. Безнең героебыз Татарстан укытучылар белемен камилләштерү институтына эстетик тәрбия буенча методист вазифасына дәгъва иткәндә, әлеге эшкә биш кеше кандидатурасы каралуы турында әйткәч, шул исенә төшә. Өч ай буенча эшсез көтә ул бу вазифаны. Бу вакытта Казанда апасында яшәп тора. Инде туган ягына кайтып китәргә билет алам дигәндә генә, институттан хәбәр килә: аны сайлаганнар. Инна институтта эшләп карарга риза була. Чынлыкта гомер буена калырга язган икән. Иҗат эше педагогларны артистлар белән берләштерә. Инна Богуславская яраткан «Каравон» коллективына, шул исемдәге бәйрәмгә һәм бәйрәм хөрмәтенә Русское Никольское авылында (ТР, Лаеш районы) ачылган музейга уңышлар тели. 2017 ел. Инна Богуславская – педагогика фәннәре кандидаты, доцент, РФ һәм ТРның атказанган укытучысы, ТРның халык укытучысы, ТРның мактаулы остазы.
Татарстан укытучылар белемен камилләштерү институты. Башлангыч мәктәптә тәрбия проблемалары темасына сөйләшү. 1982 ел.
«Ә сез җырлый беләсезме? Ә бии беләсезме?» – дип сорый Инна Богуславская педагоглардан. 1970 нче елларда була бу хәл. Татарстан укытучылар белемен камилләштерү институтыннан методист буларак Инна Богуславская һәм Яр Чаллының мәгариф бүлеге мөдире Хәмит Рәхмәтуллин шәһәрдә бер‑бер артлы төзелгән мәктәпләргә директор вазифасына кандидатлар сайлый. «Акылдан яздыңмы әллә? Нинди җырлау ди ул? Эш болай да муеннан!» – дип пышылдый Инна Григорьевнага Хәмит Абдрахман улы. Әмма безнең героебыз нәрсә эшләгәнен белә – кеше җырлый, бии икән, димәк, аның көче ташып тора, димәк, яшь шәһәрнең яңа мәктәпләрендәге эш күләмен дә ерып чыга алачак.
Мәгариф иҗатсыз булмый. Инна Григорьевна бөтен эшендә дә шушы принципка таяна. Гөл Хан кызы белән алар иҗат итә – Татарстан өчен педагоглар тәрбияләү буенча яңа методикалар эшли. Шул рәвешле стажировкалар барлыкка килә: тыңлаучылар лекцияләрдә ишеткән материалларын практикада ныгыта, өч көн сыйныфтан тыш эш буенча директор урынбасары булып эшли, оештыру эшләренең үзенчәлеген бөтен мәктәп җәмәгатьчелеге белән бергә өйрәнә. Элеккеге Татарстан укытучылар белемен камилләштерү институты – хәзерге Мәгарифне үстерү институтында мәгарифнең популярлыгы арта. Казан методистлары республика районнары буйлап йөри башлый. 1980 нче еллар ахырына Инна Богуславская барлык районнарны да йөреп чыга диярлек.
«МӘКТӘП – ТОРМЫШ» ТАНДЕМЫНДА
Картинаны тулаем һәм аерым детальләрдә күрә белү сәләте, вазгыятьне алдан күрүчәнлеге безнең героебызга 1980 нче елларда ук яңа программалар эшләү мөмкинлеге бирә, гәрчә андый программалар һәм алымнар турында федераль дәрәҗәдә 2020 нче елларда гына сөйли башласалар да. Мәгарифнең максаты – балага белем бирү генә түгел, ә ул белемнәрнең чын тормыштагы ролен аңлату да. Әлеге идеягә таянып, Инна Богуславская һәм Гөл Җәмилева авторлык курслары эшлиләр. Ул курсларда авторлар мәктәп белән тормыш арасын якынайталар, педагогларга тормышны мәктәпкә, мәктәпне тормышка алып керергә өйрәтәләр. Мәктәп авылда булса да, анда 45 кенә бала укыса да... Хакимият җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре директорлары, табиблар, төзүчеләр, механизаторлар – һәрбер белгеч тәҗрибәсе белән уртаклаша, экскурсия үткәрә, һөнәренең нигезләренә өйрәтә ала. 45 баланың һәркайсы ул һөнәрне тоемлый алырлык һәм үзе яшәгән урында үз урынын табарлык итеп өйрәтәләр.
Татарстан Республикасының халык укытучысы. Бүләкләү тантанасы. 2017 ел.
Ә балаларның үз‑үзен тотышындагы асоциальлек белән нишләргә? 1980 нче еллар башында әлеге мәсьәлә шактый кискен тора. Мәгарифне үстерү институтына төрле лекторлар чакырып карыйлар: әмма алар – теоретиклар. Бала наркотиклар куллана башлаганда, группировкаларга кереп киткәндә, үзе һәм башкалар өчен куркыныч тудыра торган яшәү рәвеше алып барганда нишләргә кирәген әйтә алмыйлар. Үсеп килгән җинаятьчелек белән бәйле куркынычларны ничек урап узарга? Бәхеткә, нәкъ шул вакытта Татарстанның баш прокуроры вазифасына Кафил Әмиров билгеләнә. Инна Богуславская аны педагоглар алдында чыгыш ясарга чакыра. Прокурор ризалык биреп кенә калмый, ә мондый очрашуларда еш бирелә торган сорауларны игътибар белән өйрәнеп, аудитория белән аралашырга әзерләнеп килә. Күпьеллык хезмәттәшлек шулай башлана, нәтиҗәдә бик күп методик материал булдырыла, Татарстанда җинаятьчелек профилактикасының алдынгы сафларында торган мөгаллимнәр белән бик күп әңгәмәләр уздырыла.
КАН СОСТАВЫ ҮЗГӘ БУЛГАН КЕШЕЛӘР
«О, мин аңладым. Сез – республиканың төп тәрбиячесе», – ди Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, 1990 нчы елларда чараларның берсендә аны Инна Григорьевна белән таныштыргач. Президент белән методист аралашалар, һәм чәй вакыты җиткәч, Шәймиев Инна Григорьевна янәшәсенә утыра. Күпмедер вакыт узгач, Минтимер Шәрип улы саубуллаша башлый. Педагоглардан теләк-үтенечләре, тәкъдимнәре юкмы дип сорый. «Минеке бар, – дип, көтмәгәндә мөрәҗәгать итә Инна Григорьевна. – Өстәмә белем бирү системасында эшли торган кешеләрнең хезмәт хаклары бик аз, аларга бүләкләр дә бирелми диярлек. Ә аларның хәтта кан составына кадәр үзгә... Алар үз эшләренә мөкиббән, гомумән «өстәмә» белем бирү дигән сүзне дә яратмыйлар. Бик күп балалар өчен ул төп белемгә әйләнә. Балалар анда кызыклы җитәкче белән таныша, дуслар таба. Анда мәктәптән дә яхшырак булырга мөмкин». Һәм Шәймиев ул вакыттагы мәгариф министры Васил Гайфуллинга бүләкләр турында кайгыртырга куша.
Коучинг, менторлык, остазлык. Инна Богуславская Мәгарифне үстерү институтында унбиш, егерме ел элек шөгыльләнгән эш хәзер шулай дип атала. Мәгариф – процесс ул, аның белән идарә итәргә кирәк. Инна Григорьевна һәрбер курсны башлаганда әйтә торган шушы җөмләдән бүген республикада танылган бик күп мәгариф, дәүләт структуралары, хәтта бизнес җитәкчеләренең олы хезмәт юлы башланган. Безнең героебыз ярдәмендә берәүләр үзләренең көчле якларын ачкан, икенчеләр идеяләрен тормышка ашырырга өйрәнгән, өченчеләре бүген популяр булган социаль проектлаштыруны үзләштергән. Безнең героебыз бүген дә мәктәп директорының төп осталыгы дип аның команда җыя алуын саный. Чыннан да, республиканың һәрбер алдынгы мәктәбендә андый команда бар.
ЙОЛДЫЗЛАР КАБЫЗУЧЫ
«Богуславская картасында Татарстан өстендә – йолдызлы күк», – Татарстан журналисты София Сайганова Инна Григорьевна турында шулай дип яза. Безнең героиняның язмышына кайчандыр Кировоградның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Антонина Лементарева, татар мөгаллиме, академик һәм шәрык белгече Мирза Мәхмүтов, прокурор Кафил Әмиров, академик Гүзәл Мөхәммәтҗанова һәм башка кызыклы шәхесләр йогынты ясаган кебек, Инна Богуславская да бүген республика мәгариф системасының үсешен билгели торган җәмәгать эшлеклеләре, мәктәп директорлары, методистлар, белгечләрнең язмышына үзенең лаеклы өлешен керткән.
Ул чакта Татарстан прокуроры Кафил Әмиров укытучылар өчен түгәрәк өстәл оештыра. 2012 ел.
Татьяна Ларионова, Алсу Әсәдуллина, Венера Хәйретдинова, Диләрә Кәримова, Юлия Салюкова – бу исемлекне бик озак дәвам итәргә булыр иде. 2010 елда үткәрелгән сораштыруда йөзләрчә катнашучы Инна Григорьевнаны Татарстанның «укытучылары укытучысы» дип юкка гына атамагандыр. Безнең героинябызга 80 яшь тулып узды инде. Әмма талантлы кешегә яше комачауламый. Хәзерге вакытта Инна Григорьевна берничә мәгариф учреждениесендә фәнни консультант булып эшли.
– Мин методист белгечлеге сайлап, әлеге һөнәр буенча нәрсәгәдер өйрәнгәннән соң гына да яшәешебез әллә ничә тапкыр тамырдан үзгәреш кичерде. Тагын үзгәрәчәк әле. Әмма мин мәктәпнең тәрбия бирүнең иң яхшы традицияләрен саклап калуы, даими рәвештә иҗади үсеше яклы. Безнең укучыларыбыз уңышка ирешсен, бәхетле булсын иде дип телим, – ди Инна Богуславская. – Татарстанда бик күп әйбәт тәрбия практикалары булдырдык, аларның нәтиҗәсе мәктәп укучыларының уңышларында күренә. Бу тәҗрибәне кулланырга, таратырга кирәк. Һәм бу эштә минем хезмәтемнең дә файдалы булуы белән бәхетлемен.
Ксения Сёмина
Фотолар Инна Богуславская архивыннан
Добавить комментарий