Мортыштамак авылы музее: «Бездә кирәксез әйбер юк»
«Татарстан» журналы музейлар турында күп язды. Әдәбият, тарих, сәнгать, нефть, техника өлкәсе – кайсыларында гына булмадык. Инде бу темага нокта куярбыз дигән идек. Тик Сарман районының Мортыштамак авылы музеен читләтеп узып булмады, чөнки бик үзенчәлекле ул.
29 ноября 2021
КҮЛМӘК КЕНӘ ДИМӘГЕЗ
Мортыштамак туган якны өйрәнү музее рәсми рәвештә 1990 елның 1 сентябрендә ачылган. Ул тарихның үзе кебек – еллар узган саен зурая бара. Бүген биредә дүрт зал бар. Беренче игътибарны җәлеп иткәне – Мортыштамак мәдәният йортына кереп, кайсы ишекне ачып карасаң да, музейга юлыгасың. Мортыштамак мәдәният үзәге үзе 1978 елда ачылган. Шул зур вакыйгага дип, махсус милли концерт күлмәкләре тектерелгән була. Еллар узу белән әлеге күлмәкләр искергән. Гадәттә кулланылыштан чыккан андый кием-салымны ташлыйлар. Ә биредә исә һәркайсын юып, ремонтлап, стеналарга элеп куйганнар. Музыка уен кораллары да шунда тора. Шулай итеп, музейның беренче залы барлыкка килгән. Мәдәният йортында куелган спектакль, концертлардан күренешләр... Кыскасы, биредә авылның мәдәни тарихы тупланган.
Музей җитәкчесе Миләүшә Җәлилова белән икенче залга узабыз. Монысы инде заманча итеп ясалган. 2017 елда музей хезмәткәрләре, «Татнефть» оештырган конкурста катнашып, грант откан. Шушы акчага әлеге залны ачканнар. Биредә Мортыштамакның иң дәрәҗәле кешеләре турында төрле мәгълүмат табарга була. Ә алар авылда шактый күп. Мортыштамакта биш Ленин ордены кавалеры, Социалистик Хезмәт Геройлары бар. Язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Мәдинә Маликова да Мортыштамактан. Музейда язучы ханымның шәхесен яктырткан махсус заманча стенд эшләнгән.
Музейдагы үзенчәлекле экспонатлар.
– Бер генә хезмәт иясен дә игътибарсыз калдырмаска тырыштык, – ди Миләүшә Җәлилова. – Алдынгы сыер савучы яки колхоз рәисе булсынмы, мәктәп, авыл җирлеге идарәсе белгечләре – барысы турында да кызыклы мәгълүмат бар. Безнең җирлектә үсүче балалар бәхетле дип саныйм – ата-бабаларының нәрсә белән шөгыльләнгәнен кечкенәдән күреп үсәләр. Алар өчен даими рәвештә төрле чаралар үткәрәбез.
Мортыштамакта революциягә кадәр өч мәчет булган. Мәдрәсә, кызлар мәктәбе эшләгән. Ләкин совет власте килгәннән соң, алар барысы да юкка чыккан. Бүген менә алар турында шул музейдагы сурәтләрдән генә күреп була.
ТАБЫЛГАН АКЧАЛАР
Күп авылларда музейлар бар бүген. Һичьюгы музей почмаклары булса да эшләп куйганнар. Мортыштамакта да ул шулай башланган эш. Бу очракта аерым бер кеше – Фәнүзә Салихованың тырышлыгы, үҗәтлеге белән почмактан аерым бер бүлмәгә, аннан икенчесенә, өченчесенә, дүртенчесенә күчкән ул.
– Музей ачылганда «Үрнәк» колхозы яши иде, – дип сөйли Фәнүзә Салихова. – Миллионер колхозыбызның исеме бөтен республикага билгеле чаклар. Менә шул вакытта колхоз рәисе Ильяс Гыйльфанов 17 мең сум акча күчерде. Ул заман өчен күп акча инде бу, бер «Жигули» машинасы алырлык. Ильяс Вилдан улына хәзер дә рәхмәт әйтәбез, авыл өчен зур бүләк булды. Музейны бөтен таләпләренә туры килерлек итеп ясарга кирәк иде. Тик бит теләсә кем аны эшли алмый, пыялалы киштәләрне ясарга, дөрес итеп урнаштырырга кирәк. Бигрәк тә ул заманда. Шуңа да андый белгечләрне авырлык белән таптык. Алар рус кешеләре иде. Һәр экспонатка татарча яздырып, хаталарны төзәтеп, шактый эшләргә туры килде.
Биредә эшләүчеләр әйтүенчә, Сарман туган якны өйрәнү музеенда да моның кадәр экспонат юк икән. Мортыштамак туган якны өйрәнү музее 1993 елда Татарстан милли музее филиалы итеп теркәлә, Россия музейлар каталогына кертелә. Бүген исә ул Сарман туган якны өйрәнү музеена карый, гәрчә аннан алданрак оештырылса да.
Музей булдыру турында хыялланып йөргән ул мәлдә гаҗәп хәл була. Иске мәчет бинасын сүткәндә, стена арасыннан бер төргәк иске акча килеп чыга. Мәчетләрнең узган гасырның егерменче елларында халыкка хезмәт итүдән туктаганлыгын исәпкә алсак, әлеге акчалар, ким дигәндә, бер гасыр элек яшерелгән дигән сүз. Ә бүген алар – музейның кадерле ядкәре.
Тагын бер үзенчәлекле экспонат – кояш сәгате. Агачтан ясалган бу предмет бүгенге көннәргә кадәр бик сирәк сакланып калган.
– Татарстан буенча эзләсәң, башка бер генә музейда да кояш сәгате очрата алмыйсың, – ди Фәнүзә Салихова. – Бу сәгать исә безнең мәчет ишегалдында торган. Унҗиде-унсигезенче гасырларда эшләнгән дип уйлыйбыз. Күләгә кайсы санга төшә, шуннан вакытны белгәннәр.
Сәгать белән бәйле тагын бер тарих – ул мәчеттә Аяз Гыйләҗевнең бабасы Сәхәбетдин хәзрәт мулла булып торган. Аяз Гыйләҗев исән вакытта үзе дә Мортыштамакка кайтып йөргән.
«ПЛЮШКИН УРЫНЫНА...»
Алда әйтелгәнчә, авылда өч мәчет, мәдрәсә эшләгән. Димәк, халык динле, мәгърифәтле булган. Һәм бу музей экспонатларында да чагыла. Дистәдән артык Коръән китабы, юлъязмалар бар. Алар арасында унҗиденче гасырга караган дини эчтәлектәге китаплар да шактый.
– Коръәннәрне кулга алмыйбыз, – дип пыяла астындагы китапларны күрсәтә Миләүшә Җәлилова. – Алар бик иске, кулга алгач уала. Аларны әби-бабаларыбыз бик кадерләп тоткан. Чүпрәккә төреп. Арада рус китабы тышлыгына беркетелгән Коръән китаплары да бар. Монысы мөгаен дин тыелгач шулай эшләнгәндер – ят күзләрдән саклау өчен. Өйләргә теләсә кайчан тикшерү килеп кергән бит.
Бу залда гаҗәп матур хатын‑кыз киемнәре, бизәнү әйберләре дә бар. Барысын да авыл кешеләре бүләк итеп биргән.
– Болар кем өчендер бик кадерле – әниләре, әбиләре истәлеге бит. Ничек аны музейга тапшырдылар? – дим.
– Халык шундый бездә. Нәселе авыл тарихында калуын тели, – ди Миләүшә ханым.
– Кайбер өлкәннәр: «Мин үлгәч, балалар аны барыбер ташлый», – дип, үзләре үк алып килде, – дип сүзгә кушыла Фәнүзә апа. – Ә музейда ул югалмый. Монда бөтен әйбер сыя. Бүген гади әйбер тоелса да, утыз, кырык елдан ул тарих булачак.
– Үткән көн – тарих инде, – дип өсти Миләүшә ханым. – Артык әйберегез булса, монда алып килегез, дип еш әйтәм. Плюшкин урынына әйбер җыябыз. (Көлә. – Авт.)
Музейда өч мең экспонат бар. Күргәзмәләрне даими рәвештә яңартып торалар. Күпмедер вакыт залда торган экспонатлар архив бүлмәсенә китә. Аннан янә чыга...
– Кулланылыштан төшеп калган техникага багышланган зал булдырасы килә, – ди музей җитәкчесе. – Авыл җирлеге башлыгы рөхсәт бирде. Мәдәният йортында тагын бер буш бүлмә бар. Менә шуңа алынасы иде.
Музей хезмәткәрләренең тагын бер хыялы – элеккеге кино күрсәтә торган бүлмәгә дә җан өрү. Моның әллә ни авырлыгы да юк кебек – аппаратуралар әле дә шунда тора. Аларны тәртипкә китереп, язып куйсаң, тарихка тагын бер адым якынаю булачак.
Музейның дүртенче залы җирле халыкның көнкүрешенә багышланган.
Ул нәкъ егерменче гасыр башындагы авыл өен хәтерләтә – олы мич, янәшәсендә ипи савытлары, табагач тора. Мич янында агач сәке, чыбылдыклы бала бишеге, чигүле япмалар... Ак яулыгын таратып бәйләгән әби белән матур алъяпкычлы, озын толымлы килен генә җитми.
...Әлеге музей заллары Мортыштамак мәдәният йортын тагын да ямьләндерә кебек тоелды. Ул аннан чын мәдәният учагы ясый. Мортыштамакта сәнгатьне яраткан, тарихны аңлаган халык яшәвенә бу тагын бер дәлил булып тора.
Музей эшчәнлегенә зур бишле билгесе куябыз!
Автор: Руфия Фазылова
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий