Мөхәммәт Парсин: Язмышның урау юллары
Аның исеме матбугат һәм театр тарихын өйрәнүчеләргә яхшы таныш. Ул бүген дә басылып килә торган газеталарда эшләгән, татар театры тарихын тасвирлаган, татарларда комсомол хәрәкәтен оештырган һәм… үзе тарихта урынсыз кала язган.
ИНКЫЙЛАБ АЧКАН ИСЕМ
Мөхәммәт Зариф улы Парсин 1899 елның 9 мартында Казан губернасы Казан өязенең Олыяз авылында туа. Хәзерге вакытта аның туган авылы Биектау районына карый. Казанга якын җирлектә туып‑үскән егет әүвәл үз авылында белем алса, соңыннан губерна үзәгенә килә. Аның укытучылар курсын тәмамлавы, ә аннары Казан арты өязләрендә «халык укытучысы» булып эшләве билгеле.
Февраль һәм Октябрь инкыйлаблары дәвере – Мөхәммәтнең дә ир‑егет булып җитешкән, дөньяда үз эзен калдырырга омтылышы зур булган еллар. Ул һәр җирдә актив, инициативалар белән яна, нидер эшләргә, гел хәрәкәттә булырга тырыша. Шуңа да ул штаттан тыш инструктор булып та йөри. Комсомол хәрәкәте барлыкка килүгә үк аңа килеп кушыла һәм үзе төрле урыннарда комсомол ячейкаларын оештыра. Бу елларда аның язмышы Казан арты, аерым алганда, хәзерге Әтнә төбәге белән бәйле.
Татарстанда яшьләрнең коммунистик берлеге тарихында Парсинның үз урыны бар. 1920 елның сентябрендә ул Татарстан комсомолының беренче конференциясендә өлкә комитетына сайлана. Шул ук көннәрдә, ТАССР делегаты буларак, Көнчыгыш халыклары комсомоллары секцияләре һәм оешмаларының беренче Россия конференциясендә (Мәскәүдә) катнаша һәм анда рәислек итә. Егетнең абруе яшь республикада гына түгел, ә тулы бер илдә дә таныла. Ә 1922–1924 елларда ул Россия комсомолы Үзәк комитетының татар-башкорт яшьләре бюросы президиумы әгъзасы булып тора.
Хәтерләсәгез, үз заманында Муса Җәлил дә Мәскәүдә комсомол үзәк комитетының татар-башкорт секциясендә әгъза булган. Ул елларда СССР башкаласында татарча газета-журналлар да чыга, нәшрият та эшли, мәктәпләр, клублар һәм драма берләшмәләре дә ачыла, сәяси яктан «дөрес» оешмалар да гөрләп тора. 1922 елның язында Парсин Мәскәүгә чакыртып алына, үзәк татар комсомол газетасы булган «Яшь эшче»гә редактор итеп билгеләнә. Бу елларда ул Мәскәү дәүләт журналистика институтында укый. Партия органы булган «Эшче» газетасының редактор урынбасары булып эшли.
ЯШЬЛӘР МАТБУГАТЫНА НИГЕЗ САЛУЧЫ
Мөхәммәт Парсинның матбугат һәм комсомол эшенә Мәскәүгә чакырылуы, әлбәттә, очраклы булмый. 1919 елда ул «Эш» һәм «Кызыл Армия» газеталары белән хезмәттәшлеген башлый. Мәскәүгә киткәнче, Казанда комсомолның татарча матбугатын оештыруда катнаша. 1920 елның 22 гыйнварында Казанда чыга башлаган «Кызыл яшьләр» газетасында исә актив язучы гына түгел, аның икенче баш мөхәррире дә була. Парсиннар нигезләгән газетаны бүген без «Татарстан яшьләре» исеме белән беләбез.
Парсин татар яшьләр матбугатының тәүге үрнәкләренең берсе – «Кызыл Шәрекъ яшьләре» журналын оештыручы. Аның беренче мөхәррире дә. Дөрес, бу журнал озак эшләргә өлгерми, 1920 нче еллар азагына әкренләп сүнә. Алга таба журналның исеме «Октябрь яшьләре», «Авыл яшьләре», ә 1930 елдан «Колхоз яшьләре» дип үзгәртелә. 1933 елда «Атака» журналы белән берләштерелә (хәзер – «Казан утлары»).
Әлеге журнал үз вакыты өчен актуаль була. Аның битләрендә татар яшьләре, аларның проблемалары һәм перспективалары турында мәкаләләр чыга, төрки яшьләр съездларына, форумнарына һәм конгрессларына аерым игътибар бирелә, барлык материаллар Маркс‑ Ленин теориясен пропагандалый. Журнал битләрендә Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Фатих Сәйфи, Гыйлемдар Баембәтов, Вәли Шәфигуллин, Сәлах Атнагулов, Галимҗан Ибраһимовларның язмалары һәм мәкаләләре чыга. Әмма иң беренче санның беренче бите Парсинның «Безнең юлбашчыбыз – Интернационал юлы» мәкаләсеннән башлана.
1924 елның азагында Мөхәммәт Казанга кайта. Аңа 25 яшь, барысы да алда сыман. Ул янә матбугат эшенә чума. «Кызыл Татарстан» газетасы хәбәрчесе булып йөри, «Крестьян газеты», «Эшче» газетасына, «Кызыл Шәрекъ», «Чаян» журналларына сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы үсеше турында яза. Татар авыл һәм урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре һөнәри берләшмәсе органы буларак чыга башлаган «Ялчы» газетасында да хезмәт итә (1927–1932 елларда чыга). «Ялчы»ның махсус проектлары – авыл хезмәтчәннәре өчен календарьлар чыгару, Сталин нотыкларын татарчага тәрҗемә итеп бастыру, тематик җыентыклар нәшер итү кебек эшләрдә дә катнаша.
ТЕАТРДАН – ӘДӘБИЯТКА
Мөхәммәт Парсинның татар театрына багышланган мәкаләләре, спектакльләргә рецензияләре, шулай ук татар әдәбияты һәм сәнгате үсеше хакында язмалары байтак. 1940 нчы елларга кадәр ул татар театры үсешен игътибар белән күзәтеп бара. Бу очраклы түгел, 1917‑1918 елларда ул үзе дә беренче татар театр труппасы – «Сәйяр» белән хезмәттәшлек итә. Казан артында мәгариф, мәдәният һәм комсомол эшләре белән янып йөргәндә, хәзерге Әтнә театрының да нигез ташларын салдырып калдыра. Әтнә һәм Алат волостьларында мәктәпләр инспекторы булып эшләгән чагында, ә төгәлрәк әйткәндә, 1918 елның декабрендә, Парсин, авыл яшьләрен җыеп, спектакль куярга була. Сәхнәгә куяр өчен «Бәхет кошы» дигән пьеса сайлана.
«Авылдагы иң зур мәктәпне сайлап алып, шуның бер читенә сәхнә урыны ясаттык. Чыпталарны буяштыргалап, декорацияләр эшләдек, төрле кешеләрдән чаршаулар, бутафория әйберләре җыйдык», – дип искә ала ул әлеге вакыйга турында.
Спектакль уйнала, аңа хәтта матбугат чаралары да игътибар итә. 1919 елның февралендә «Эш» газетасында спектакльгә карата тәнкыйть мәкаләсе басыла. Тора‑бара бер уеннан башланган театр хәрәкәте Әтнәдә көчәеп ала. 300–400 кеше сыярлык «Ленин клубы» оештырыла, декорация һәм бутафория цехлары булдырыла.
Сәхнә тормышын эчтән дә белгәнгә, мәдәни күзәтүче буларак, ул утрак тормышка күчкән Әтнә татар театрының премьераларын карап бара. Алар өчен борчылып, ут йотып яши. 1925 елда «Безнең юл» журналында чыккан мәкаләсендә, театрның чираттагы сезонына йомгак ясап, болай ди: «Татар театры акрынлык белән булса да үсә, ләкин аңа бик күп күтәреләсе бар әле. Ул бүгенге көнне, бер яктан, материальный җитешсезлек белән авырса, икенчедән мәгънәви яктан сырхаулы. Менә бу эчке һәм тышкы яктагы чирләрне бетерү юлында Гыйльми үзәк, главполитпросвет, наркомпросның художество бүлеге һәм театр администрациясе шикелле оешмаларның җиң сызганып, бергәләшеп эш күрүләре кирәк».
Клуб. 1948 ел.
Театр тарихына багышланган язмаларында ул, татар мәдәнияте тарихын өч чорга бүлеп, төрле иҗтимагый формацияләрдәге икътисадый халәтнең мәдәнияткә турыдан-туры йогынтысына игътибар итә. Әлбәттә, марксизм-ленинизм теориясеннән чыгып эш итә. Театрның «туган көне» дип кайсы датаны билгеләү мәсьәләсен дә җентекләп өйрәнә. 1906 елга кадәр үк төрле шәһәрләрдә татарлар татарча куйган спектакльләрне барлый. «1906 елның 22 декабре» дигән бүгенге сакраль датага бик игътибар бирмичә, Уфада 1906 елның 16 апрелендә куелган «Өч хатын белән яшәү» спектакле һәм Казанда шул ук елның 5 маенда уйналган спектакльләр турында уйлана.
Татар театрында 1920 нче елларда еш куелан спектакльләрнең берсе дә Мөхәммәт Парсин исеме белән бәйле. Ул «Ураза бәйрәмендә» исемле ике пәрдәле пьеса яза. «Дингә каршы көрәш» чорында мондый әсәрләр бик актуаль була.
Журналист һәм тәнкыйтьче буларак Пар- синны яхшы искә алган яшь язучылар да күп булган. Ул төзегән һәм мөхәррире булган җыентыкларда 30 нчы елларда исемнәре яңгырый башлаган яшь әдипләрнең беренче әсәрләре басыла. Мәсәлән, Гали Хуҗиев, Хабра Рахманнарның шигырь-пьесалары 1930 елда «Ударниклар килә» җыентыгында дөнья күрә. Бу да төрле эшләрдә лидер булган Мөхәммәтнең тынгысызлыгы нәтиҗәсе. Парсинның үзенең барлыгы 14 китабы басылып чыга.
СЫНАУЛАР ВАКЫТЫ
1933 елда Парсинның сәламәтлеге начарлана. Күзе начар күрә башлавы аркасында, ул журналист эшен ташларга мәҗбүр була. Икенче төркем инвалидлык алганнан соң, Казанда төрле артельләрдә һәм «Кызыл Татария» нәшриятында реклама һәм игъланнар өчен җаваплы кеше булып эшли.
Парсиннар заманы турында сөйләгәндә, әлбәттә, репрессияләрне телгә алмыйча булмый. Шәхесләрнең күбесе йә репрессияләнгән, йә «халык дошманнары»на каршы көрәшнең һичьюгы матбугатта барган «фронты»нда катнашкан. Парсинга ике лагерьда да булырга туры килә. 1920 нче еллар ахыры һәм 1930 нчы еллар башында, ул «солтангалиевчылар»ны һәм «җидегәнчеләр»не тәнкыйть итә.
Парсин бастырган китаплар арасында «Комсомол и султангалеевщина» кебек хезмәт тә бар. Аңлашыла ки, ул еллардагы совет язучыларының күбесе «солтангалиевчылык»ны фаш итүгә үз өлешен кертмичә калмаган. Әгәр дә Солтангалиевны һәм аның «ялчылары»н тәнкыйть итмисең икән, димәк син… син аларның берсе түгелме?
1990 нчы елларда Парсинны репрессия тегермәненә су коючылар исемлегенә кертүчеләр дә булды. Әйе, һичшиксез, «җидегәнчелек» эше барган дәвердә ул тәнкыйть-фаш итүләр белән мавыга. Әмма озакламый аның үзенә дә корбан булыр көннәр җитә…
Парсин – Галимҗан Ибраһимов тирәсендә тупланган яшьләрнең берсе. Бу төркемдә Кави Нәҗми, Гомәр Гали, Гомәр Толымбайлар да, Кутуй-Такташлар да бар. 1937 елгы сорау алуларда Парсинның да исеме яңгырамый калмагандыр. Чын авторитетка ия Ибраһимов Парсинны үз укучысы итеп күрә. 1925 елда, Галимҗан Ибраһимов Казандагы Гыйльми үзәктә җитәкчелек иткәндә, Мөхәммәт Парсин бу оешманың татар редакция коллегиясенә кертелә. Күпсанлы утырышларның беркетмәләрендә аның фамилиясе еш очрый.
Мәсәлән, 1925 елның 27 февралендә Ибраһимовның Ризаэтдин мөфти Фәхретдин белән очрашуында Парсин да катнаша. Әйтергә кирәк, бу рәсми булмаган очрашу Академүзәк рәисенең үз фатирында үтә. Сәяси золым тегермәне бар көченә җилгәргәндә язылган әләк хатларында, ялган тулы НКВД делоларында һәм матбугатта чыккан куркыныч мәкаләләрдә Ибраһимовны зәгыйфь рухлы яшь коммунистларны үзе тирәсенә җыеп, «бозып», тайгак юлдан йөртүдә гаеплиләр. Бакый Урманче да бер язмасында:
«Галимҗан Ибраһимов яшьләргә йогынты ясарга бик тырышты, Мөхәммәд Парсин аның тәрбиясендә үсте», – дип аерым әйтеп үтә. Галимҗан Ибраһимов һәм аның шәкертләре өчен кара көннәр 1936 ел ахырында башлана.
1941 елның 6 октябрендә, советка каршы милли оешмалар эшчәнлегендә катнашы бар дип, Мөхәммәт Парсин кулга алына. 1942 елда 5 елга Красноярск краеның Сухобизимск районына сөргенгә җибәрелә. 1946 елның 13 октябрендә иреккә чыгарыла.
Матбугат әһелләре белән бергә. Парсин беренче рәттә, сулдан беренче. 1926 ел.
«КАРА ТАП БЕЛӘН ГОМЕР БУЕ ЙӨРЕП БУЛМЫЙДЫР БИТ…»
Казанга кайткач, Мөхәммәт Парсин күпмедер вакыт «Татхудожник» кооперативының рәсем продукциясен сату буенча вәкиле булып эшли. 1948 елда инде ул Республика татар күчмә театры администраторы булып урнаша. Татарстан дәүләт архивында Парсин исеменә язып бирелгән маршрут кәгазьләре бар. Күчмә театр һәрвакыт хәрәкәттә. Парсин, администратор буларак, труппа белән бергә. Мәсәлән, 1948 елның 20 маенда күчмә театр, 11 кешелек бригада булып, Тәкәнеш районы авылларында йөри. Хәлбуки, даими сәфәрләрдән торган эш Парсинның сәламәтлеге өчен бер дә яхшы сынау булмый. 1949 елда ул Яшел Үзән шәһәрендә яши башлый.
Дәүләт архивында Парсинның КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре Салих Батыевка язган хатының караламасы саклана. Ул 1954 елның 25 апрелендә язылган. «Несмотря на прошедших длительного времени с момента возвращения из ссылки и снятие судимости по амнистии до сих пор не могу устроиться работать по своей специальности лишь потому, что местные органы не дают возможность из‑за боязни и перестраховки»*.
Парсин хатта үзенең төп һөнәре – матбугат һәм әдәбият өлкәсе икәнен искәртә. 1953 елда ул берничә тапкыр эшкә урнашырга тырышып карый. «Совет Татарстаны» газетасының Яшел Үзәндәге хәбәрчесе булырга тели, әмма редактор Рябков аңа бу мөмкинлекне бирми. Шул ук елны «Совет әдәбияты» журналына өч шигырен җибәрә: әсәрләре дә басылмый, үзенә бернинди җавап та килми. Соңрак бу шигырьләр «югалган» булып чыга.
1953 елның 10 октябрендә Татарстан халык иҗаты йорты Париж коммунасы исемендәге клуб директоры иптәш Шуловка хат юллый. Иҗат йорты бу клубның татар театр коллективы җитәкчесе итеп Мөхәммәт Парсинны билгели һәм, аны рәсми рәвештә эшкә алуга, хәбәр итүләрен сорый.
Париж коммунасы исемендәге клуб 1929 елда ук «Красный металлист» заводы янында ачыла. Хәзер аның урынында «Волга» профилакторие урнашкан. Озак еллар буена әлеге клуб Яшел Үзән бистәсенең һәм шәһәренең мәдәни тормышы үзәге булып тора. Монда драма түгәрәкләренә йөрүчеләр спектакльләр куя, кинофильмнар күрсәтелә, бал-маскарадлар, тантаналы җыелышлар һәм башка совет бәйрәмнәре үтә. Ләкин бу клубка да Парсинны эшкә алмыйлар. Хат клуб директоры үзе таләп иткән документ була. Аны Парсин Казанга барып үзе яздырып ала. Әмма Шулов, «Казаннан направление» булуга карамастан, Парсинны кабул да итми, эшкә дә алмый.
Батыевка хатын йомгаклап, Парсин болай дип яза: «Человек не может же вечно носить пятно или вечно быть наказуемым. Я хочу работать по своей профессии и служить своему народу пером и словом». Мөхәммәт Парсинга шәһәрдә үткән үзешчәннәр кичәләрендә үз шигырьләрен укыр өчен дә бюрократик киртәләр аша үтәргә кирәк була. Архивтагы документларның берсе – мәдәният сараеның сәнгать җитәкчесе С. Шәкуловның иптәш Морзахановка мөрәҗәгате. Ул Парсинга шигырьләрен укырга рөхсәт алуда һәм шигырьләрен «шомартырга» ярдәм сорый.
«Родина» мәдәният сараеның татар ансам бле җитәкчесе Хәйруллин да 1954 елның 20 декабрендә Морзахановка шундый эчтәлектә хат җибәрә: Парсинның 2 шигырен укырга рөхсәт сорый.
Бер төркем иптәшләре белән бергә. Парсин уңнан беренче. 1959 ел.
Эш эзләү мәшәкатьләре дәвам итә. 1955 елда Идрис Туктарның Парсин Мөхәммәт иптәшкә бәяләмәсенә юлыгабыз: «Я лично верю, что т. Парсин будет честно и добросовестно работать администратором Татгосфилармонии». Шундый ук эчтәлектәге характеристиканы Яшел Үзәннең шәһәр газетасы мөхәррире Кушаев та бирә. Аның бәяләмәсеннән без Парсинның бу елларда Яшел Үзәндәге бер предприятиенең торак-хуҗалык бүлегендә эшләвен беләбез.
Шулай итеп, сөргеннән кайткач та Парсинга әле дистә ел буена диярлек үз исемен аклау, кара таптан арыну өчен көрәшергә туры килә. Ниһаять, Мөхәммәт Парсинның исемен аклау 1956–1957 елда үзенең кульминацион ноктасына җитә. Ул аклана. 1957 елда генерал-лейтенант Якуб Чанышев һәм партиянең күренекле әгъзасы Нур Сәйфи кул куйган бәяләмәдә Парсинның 1920 елдан башлап совет идеяләре хакына башкарган эшләре тасвирлана.
1955 елның 1 апреленнән Мөхәммәт Парсин Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең районара оешмасын җитәкли. Шигырьләр язуын дәвам итә, аларны иҗат кичәләре, концертларда һәм Яшел Үзән радиосында укый. 1957 елның 1 сентябреннән Парсинга җирле дәрәҗәдә персональ пенсия бирелә башлый.
1963 елның 8 апрелендә Яшел Үзәндә вафат була. «Тормышта, эшендә, семьясында һәрвакыт гадел, саф күңелле, югары культуралы Мөхәммәт ага Парсинның үлүе безнең барыбыз өчен дә зур югалту», дип язалар матәмнамәдә.
Добавить комментарий