Мөхәммәтзыя Вәлиев: «Без ничек «тел» алып кайттык...»
Истәлекләре белән уртаклашучыларның беренчесе – Калинин районы Уразмəт авылыннан Мөхәммәтзыя Вәлиев. Ул булачак әдип Нурихан Фәттахка сугыш турында истәлекләрен сөйләгәндә 36 яшендә була. Истәлекләр 1948 елның 22 июнендә язып алына.
Мөхәммәтзыя Вәлиев – разведчик-ефрейтор. Дүрт тапкыр яраланган. Сугышка 1941 елның августында алынган. Ленинград һəм Сталинград фронтларында өч ел разведчик булган. Ул Сталинград фронтында сугышканда разведкага барган бер көнен искә төшерә.
- 1943 елның 23 гыйнвары. Сәгать төнге 2‑3 тирәсе. Безгә бирелә задача – «язык» алып кайтырга. Без өчәү: мин, ягъни Вәлиев, Мещеряков, Емоглатов, алар – руслар. Аларга мин старший. Пуртанк* дигән рабочий поселок бар. Разветрота командиры Семепота безгә шунда барырга приказ бирә. Чыгып китәбез. Барабыз тау башына, поселокка.
Поселокка килеп керәбез. Җортлар тактадан нык итеп эшләнгән. Нимес тавышлары ишетелми. Бер бәләкәй генә җортка килеп керәбез. 16‑17 яшьләрдәге бер кыз бар. Тагын бер карчык, анасыдыр. Без алай‑болай охран калдырмадык бит. Ә кыз минем муеннан кочаклап алды. Безнең, ди, кызылармеецлар бит бу, ди кыз әнкәсенә. Сөенә бу кыз, җылый. Карчык әйтә: «Атаң кайда икән?» - ди. Озак та үтми, бер карт кеше килеп керә. Тегеләр өчәү, без дә өчәү шул җортта. Хәзер алты кеше булдык. Мин әйтәм Мещеряковка: «Бу бабайдан сораштыр, нимесләр кайда?» – дим, үзем русча яхшы белмим бит инде. «Кая хәзер, – ди карт әйтә, – сезгә сүләп торырга вакыт юк, – ди. – Каян килдегез, шунда китегез, мин сезне җәлләп әйтәм. Шушы җортта унбер нимес тора. Хәзер кайтып керерләр, тизрәк чыгып китегез», – ди. Шул сүзгә каршы мин әйтәм: «Шуларны эзлибез бит, бабай, алардан качарга килмәдек». «Юк, балакаем, чыгып китегез, барыбер әрәм буласыз бит, – ди. – Әнә кайталар да инде!» – ди.
Мөслим районы кырларында. 1948 ел.
Вакыт әз. Уже шатырдап килеп тә керәләр, бер сүз әйтеп булмый. Кул белән генә үзебезнең җегетләргә мич артына керегез, дим. Үлсәм үзем генә үләрмен, бөтенебезгә берьюлы үләргә кирәкмәс. Нимесләр ишекне ачып җибәрә. Минем кулда – автомат. Нимеснең гәүдәсе ишектән кереп җитмәде, мин автоматтан ата башладым. Тегеләр, коридор тар булу сәбәпле, артка чигә башладылар. Минем атуым ату булды, өчебезнең тегеләрне таптап чыгып китүе булды.
Мещеряковка задание бирдем: «Иптәш Мещеряков, син боларның икесенең дүкәмитен ал!» – дим. Безгә башка нәрсә кирәкми. Без бик ашыктык. Без киткәндә, өйдәгеләр ап‑ак булып калдылар. Тизрәк китәргә кирәк бит. Мещеряков документларын алды боларның. Без озакламый үзебезнең штабка кайтып киттек.
Хәзер комротага дүкәмитләрне бирдек, доложить иттек. Комрота безгә: «Задача моның белән генә бетмәде, – диде. – Безгә, – диде, – тере «язык» тотып алып кайтырга кирәк. Бик авыр эш вакыты, ашагыз да, тагын китәрсез», – диде.
Азрак тамакка капкаладык та чыгарга әзерләндек. Монысы трактор заводы буеннан барырга инде. «Иптәш Вәлиев, – диде комрота, – мин бая сезгә «язык» алып кайтырга дигән идем. Сез алып кайта алмасагыз да, зур эш эшләдегез», – ди. Ләкин безгә шундый задача: «язык»ны ничек тә алып кайтырга. Әле без Пуртанкка барган идек, хәзер Борба дигән рабочий поселокка барабыз. Комрота безгә карта буенча күрсәтеп бирә. «Сез барасыз шунда, задача – немецлар торамы-юкмы, аннан соң «язык» алып кайтырга», – ди.
Без чыгып киттек. Төнге сәгать 4‑5 тирәләре. Ай яктысы якты ул вакытта. Кышкы төн бит. Безнең фронт туктаган җиргә килеп җиттек бер чокыр буйлап. Пулеметная рота командиры белән сөйләштек тә үзебезнең кая китәсене белгерттек тегеңә карта буенча. «Бу тирәгә атмагыз, – дибез, – әгәр без атына башласак, уң яклап безгә ярдәм итәрсез», – дибез.
Яр буенда – әрәмәлек арасы. Ята‑тора барабыз. Япанга килеп чыктык. Бер җорт шәүләсе күренә җыракта, 150‑200 метрлар чамасы бар. Хәзер түш белән шуып барабыз шунда. Җортның кырына килеп җиттек. Бер аяк тавышы ишетелә. Бу җортлар икәү икән. Бер-берсенең арасы 30‑35 метрлар тирәсе. Шул ике арада бер часовой тора. Часовойны күрдек. Мещеряковка әйтәм, шул часовойны кулга төшерергә кирәк, дим. Мещеряков бара да часовойның йөрәгенә кадый. Кызу канлы бит егет. Аның первый эше әле. Ә безгә «язык» кирәк. Бу эшне бозды. Мин тегенең янына килеп чыгам да: «Эх, эшне боздың. Хәзер нишлибез? Икенчене эзләргә туры килер», – дим. Мещеряков әйтә: «Кире киттек», – ди. Мин: «Юк!» – дим. «Өйгә керәбез», – мин әйтәм.
Барабыз тагын. Өйгә таба бара башлаган идек, бер аяксыз инвалид килеп чыга, безнең кеше, коралсыз. Без тегенең белән сөйләшәбез. Шул җортның хуҗасы икән. «Бу йортта нимесләр бар», – ди ул. «Нәрсә эшләйләр?» – мин сораймын. «Алар барсы да җоклайлар әле, алҗып кайттылар», – ди. «Алар ничәү соң?» «14 ахрысы алар», – ди ул. «Кораллары кайда соң?» – дибез. «Коридорда да, өйдә дә бар», – ди теге.
Сабан туенда да галимнәр халык белән аралаша. Мөслим районы. 1948 ел.
Без решать итәбез: боларның башта коралларын кулга төшерергә, аннары – үзләрен.
Коридорда – алты винтовка. Өйгә кердек. Өйдән алдык җиде автомат. Әле нимесләрдә күтәрелү юк. Хәзер боларның кеше саны 14 була. Корал 13 кенә, дип күңел белән уйлыймын. Давай эзләргә, дим мин, кайда бер корал? Командирныкы карават башында эленеп тора икән, пистолет кына. Куркыныч калмады. Мещеряковка задача бирдем. «Иптәш Мещеряков, сиңа 15 минут вакыт. Боларны тышка чыгарып бастыр!» Ә үзем икенче өйгә киттем. Ишекне ачтым. Бер‑икесе уяу яткан төсле тоела бит. Кешенең санын белмим. Барып керүем булды, автоматтан боларга җибәрдем очередь.
Вакыт әз. Бер‑икесе чыгып киткән бит моның. Башкалары шунда, үле калганнар. Емоглатов чыкканын барсын кулга ала тора. Бу өйдә куркыныч калмады.
Чыксам тышка, бер кешене дә чыгармаган. Аякларына, өсләренә киендереп ята Мещеряков, тегендә барып керсәм. Мин бер-икесенә аттым да, шунда ук тегеләр тышка чыгып бастылар. Моннан – унике, теге йорттан икәү чыкты болар.
Хәзер боларны алып кайтып китәргә кирәк бит. Без кызулык белән сизмәгәнбез, таң атып килә. Карасак, трактор заводы – тау башында. Ә анда нимесләр утыра икән. Безне сизгәннәр бит, пулеметтан аталар. 150 метрлар чамасы алар. Үләсе килмәй бит, яшеренергә мәҗбүр булдык. Нимесләр дә безнең белән. Тегеләрнең аякларына киендердек.
Нишләргә, үзебезнең якка чыгып булмай бит. Безнең урын – ышык. Үзебезнең як күренә, болар ягы күренмәй. Тракторный да күренә. Без монда көне буена утырырга мәҗбүр булдык. Көндезге сәгать икедә җиде нимес опять бу җортка кайттылар. Безне белмиләр. Монда торалар икән. Коралларын ташладылар болар тышка. Боларны да кулга алдык.
Безнең хәзер ундүрт тә җиде – җегерме бер нимес булды, ә без – өч кеше. Безгә үзебезнең яктан связной килде. «Давай, – ди, – күпме пленный бар, алып чыгыгыз», – ди. Ул кеше шулай дип әйтеп тә бетерәлмәй, шундук аңа пуля тиде, яшеренмәгән.
Хәзер көн кичкә авышты. Җан түзмәй, җөрәк ашыга. Ничек тә боларны алып кайтып тапшырасы килә. Мещеряковка әйтәм: «Иптәш Мещеряков, икегез монда каласыз, мин шушы тал арасыннан чыгып китәм. Ә сез минем арттан нимесләрне озатыгыз. Мин чокырдан чокырга түш белән үзебезнең якка шуып китәм. Озак та үтмәй, Мещеряков тегеләрне минем арттан берәмтекләп тезеп чыгарып җибәрә башлый. Әгәр чыкмасалар, атарга приказ бирдем мин аңа. Мин хәзер – үзебезнең якта. Нимесләр берәмләп минем арттан чыга башладылар. Урын аулак, чокыр эче. Безнең үзебезнең яктан, нинди кешеләр микән, дип, карап торалар безне. Килә бер старший лейтенант: «Бу нимесләрне обысковать итәргә кирәк!» – ди. «Иптәш лейтенант, мин әйтәм, болар, дим, обысковать ителгән, кулга да алынган. Кирәк булса, тегеннән кереп ал инде». Теге аптырады инде. «Син нинди кеше?» – дип сораштырмакчы була. «Ничек боларны берүзең генә тоттың?» – ди. Мин тегеңә: «Вакыт юк, тизрәк үзебезнекеләргә алып кайтырга кирәк», – дим.
Экспедициягә килүчеләр истәлекләрне терки. 1948 ел.
Ундүрт нимес минем кырга килеп җитте. Күңел тынычланды. Теге яктагылары өчен дә куркыныч юк – ике иптәш анда. Җан ашыга бит. Бу ундүртен тизрәк алып кайтып китәм. Үзебезнең торган җиргә кайткан идем, безнекеләр каядыр киткәннәр. Төн караңгы. Сораштыра торгач, үзебезнең частьны таптым. Алып кайттым тегеләрне, ундүртен дә. Капитанга сдавать иттем. Мещеряков белән Емоглатов та озакламый икесе дүртне алып кайттылар. Өч нимес чыкканда пуля тиеп үлгән.
Моннан соң миңа капитан рәхмәт белдерде. Мине штабка алып китте бу. Нимесләр белән барабыз. Үзебезнең начальствога күрсәтте. Шуннан соң мине «За отвагу» медале белән наградить иттеләр. Мещеряков белән Емоглатовка да бирделәр. Дивизия алдында генерал-майор Усенко безнең өчебезгә благодарность белдерде.
Шушы көннән соң мин һәр сугышта катнаштым. Ә 2 февраль көнне нимесне, Сталинградта тәмам тар‑мар итеп, җирләп тә куйдык. Безне ялга озаттылар.
Добавить комментарий