Мөхлисә Бубый – мөселман дөнья сында беренче казыя
Тирә-юньдә күзне камаштырырлык аклык, тып-тын. Бары тик ат чанасының шыгыр-шыгыр карны ерып баруы гына әлеге тынлыкны боза. Чанада – ике баласы белән толыпка төренеп утырган хатын. Ерак авылларның берсеннән аны, мөселман хатынын, абыйсы белән энесе ире рөхсәтеннән башка аерып алып кайтып бара... Күрелмәгән хәл... 18 елдан соң аның исеме бөтен мөселман дөньясына ишетеләчәк – Мөхлисә Бубый хатын-кызлардан беренче казыя булып танылачак.
25 марта 2022
Кыю хатын
Мөхлисәне 1890 елда Минзәлә өязенең Табанлы күл авылы мулласы Җәләлетдин Әхмәтҗан улына кияүгә бирәләр. Һичшиксез, ата‑ана кызлары бәхетле булыр, мул тормышта яшәр дип өметләнгән. Инде берничә ел әнисенә кызлар укытуда ярдәм итеп килгән Мөхлисә дә, үз әти‑әнисе кебек, ире белән бергә кулга‑кул тотынышып, авыл халкын агарту, мәгърифәтле итү турында хыялланган. Ләкин дуамал, бозык фигыльле, каты күңелле, укыту эшен бер дә яратмаган хәзрәт яшь абыстайның кызлар укыту теләгенә катгый каршы килгән. Ул гына да түгел, мулла Мөхлисә абыстайны китап укудан да тыярга тырышкан. Аның көннән-көн караңгылана, аяусызлана барган тормышында ике кечкенә кыз – ире сүзенә карамастан тәрбиягә алган ятимә Наҗия һәм үз кызы Мөнҗия генә юаныч булган.
Ихтимал, Мөхлисә Бубыйның язмышы да башка күп кенә авыл муллалары ха‑ тыннары язмышы кебек барган булыр иде, ләкин кыз туганнарына Минзәлә ярминкәсеннән кайтышлый хәл белергә кергән абыйсы һәм энесе ярдәм иткән. Мөхлисәнең авыр тормышын, иренең холыксызлыгын күргән абыйсы һәм энесе аны үзләре белән алып китәргә уйлаган. Бу адымга хәзрәтнең рөхсәте булмау аларны ахыр чиктә хәйләгә этәргән. Мөхлисә, ир туганнарын авыл капкасына кадәр озатабыз, дигән хәйлә белән чыга һәм, ике кызын алып, аларның чанасына утырып китә. Атлар чаптырып бик тиз күздән югала. Күрәсең, үз гаебен яхшы аңлаган, Бубыйларның бу тәвәккәл адымына шаккаткан хәзрәт, ачуы килсә дә, хатынын эзәрлекләми, ләкин аермый да. Бары 1917 елда гына казый Ризаэтдин Фәхреддин фәтвасы нигезендә бу аерылышу рәсми төс ала.
Мәгърифәт юлында
Мөхлисәнең кайтуы 1898 елда Габдулла белән Гобәйдулла әтиләре мәдрәсәсен үзгәртеп корган вакытка туры килә. Ирләр мәдрәсәсен үзгәртүдәге уңышлары аларда кыз балаларга да нигезле белем бирерлек яңа типтагы кызлар мәктәбе төзү фикерен уяткан. Бубыйлар, хатын-кызлар мәктәбе булдырыр өчен, иң элек белемле мөгаллимәләр кирәклеген аңлый. Шуңа күрә кыз туганнарын һәм хатыннарын яңача укытырга әзерли башлыйлар. Мөхлисә, бертуганнарының хатыннары Нәсимә, Хөснифатыйма, кичләрен ирләрдән сабак өйрәнеп, көндезен кызларны җәдид ысулы белән укыту-тәрбия эшенә тотына, яңа типтагы хатын-кызлар мәдрәсәсен оештыруда актив катнаша. 1901 елда 6 сыйныфлы татар хатын-кызлар мәдрәсәсе ачыла, һәм Мөхлисә Бубый аның мөдире итеп билгеләнә. Анда дин гыйлеме белән беррәттән төрле дөньяви фәннәр, ә 1905 елдан рус теле укытыла. 1907 елда Сарапул өязе земствосы акчасына 1 сыйныфлы рус‑татар училищесы ачыла, ул хатын-кызлар мәдрәсәсенең бер бүлегенә әверелә. 1907 елда Сарапул өяз земствосы бертуган Бубыйларның татар мәктәпләре өчен укытучылар әзерләү эшен башкаруларын рәсми рәвештә таный: башлангыч татар училищесы укытучысы дәрәҗәсе өчен имтиханнар кабул итәргә, аларны уңышлы тапшыручыларга «укытучы» таныклыгы бирергә рөхсәт алына. Аларга «татар мәктәпләрендә укытучы-мөгаллим» һәм «укытучы-мөгаллимә» исеменә имтихан алу һәм таныклык бирү хокукы бирелә. Иж‑Бубый мәдрәсәсе мөселман мәктәп-мәдрәсәләре өчен мөгаллимәләр әзерләүдә беренче уку йорты була. Мәктәптә дин нигезләре, дөньяви фәннәр, ягъни төрки-татар, гарәп, фарсы, рус телләре, география, гомуми тарих, риторика, математика, физика, зоология, ботаника, моннан тыш хатын‑кыз өчен әхлак (һәм психология), гигиена, балалар тәрбиясе, йорт (хуҗалык) алып бару, кул эшләре кебек мөһим дәресләр дә булган. Моңа кадәр мондый исемне рәсми рәвештә ирләргә бары тик Оренбург дини идарәсе генә бирүен искә алыйк. Укытучы хатын-кызларга исә бу вакытка кадәр рәсми таныклык бирүче уку йорты булмаган. Габдулла Бубый сүзләре белән әйтсәк, «Русиядә иң элек ислах кылынган вә иң элек мөгаллимәләр чыгара башлаган кызлар мәктәбе менә шушы Бубый кызлар мәктәбе» була.
Беренчеләрдән булып, «укытучы-мөгаллимә» таныклыгы Мөхлисә ханымга һәм кызлар мәдрәсәсенең башка мөгаллимәләренә тапшырылган. Таныклыклар, рәсми документ буларак, барлык административ оешмалар тарафыннан кабул ителергә тиеш була. 1908 елдан башлап Иж-Бубыйда мөгаллим һәм мөгаллимәләр өчен өч айлык җәйге курслар эшләп килә. Мәдрәсәне тәмамлаучыларга хөкүмәт тарафыннан рөхсәт ителгән мөгаллимлек һәм мөгаллимәлек таныклыклары тапшырыла башлый.
Иж-Бубый мәдрәсәсендә Россиянең төрле почмакларыннан,бигрәк тә Казан, Себер, Зайсан (Казахстан), Ташкент, Пржевальск, Бишкәк, Уфа, Бөгелмә, Касыйм, Төмән, Әстерхан һәм башка ерак җирләрдән килеп укучы хатын-кызлар күп булган. Кызлар тулай торакта яши, урын җитмәгәннәр авыл кешеләрендә фатирда тора. Мәдрәсәдә төрле яшьтәге хатыннар белем ала. Аналары белән бер үк вакытта кызлары да укырга килә. Имчәк балалары белән килгән хатыннарны да укырга кабул итәләр.
Мәдрәсәнең җимерелүе
1905–1907 еллар революциясеннән соң хакимият революция елларында киң җәелеш тапкан, ләкин рәсми оешмаларның рөхсәтеннән башка гына ачылган җәдид мәктәпләрен ябу эшенә тотынган (мондый мәктәпләрне оештырып җибәргән мөгаллим-мөгаллимәләрнең үзләренең дә күп очракта яраклы документлары булмый). Бу эшне патша хакимияте Иж‑Бубый белем учагын җимерүдән башлаган: 1911 елның 30 гыйнварына каршы төндә ИжБубыйга йөзләгән атлы стражникны ияртеп жандарм ротмистры Будогоский килә. Бубый мәгариф учагын тар‑мар итү өч көнгә сузыла. Ирләр мәктәп-мәдрәсәләре ябыла, барлык мөгаллимнәр һәм Гобәйдулла белән Габдулла Бубыйлар кулга алына, Сарапул төрмәсенә җибәрелә. Уңышлы эшләп килгән Бубыйлар гаиләсе тормышында фаҗигале чор башлана. Мөхлисә ханым җитәкләгән мөгаллимәләр мәдрәсәдә кызларны укытуны туктатмый. Ниһаять, 1912 елның 18 гыйнварында Бубый кызлар мәктәбе дә Вятка губернасы халык мәктәпләре директоры карары белән ябыла. Мөхлисә Троицк шәһәренә күчеп китә һәм анда 1910 елда Җәмгыятелхәйрия тарафыннан ачылган Габдрахман Әхмәровлар карамагындагы «Сөембикә» хатынкызлар мәктәбен җитәкли. Бер үк вакытта 1913 елдан хатын-кызлар гимназиясендә дин гыйлеме укыта. 1914 елда сәүдәгәр Яушевларның матди ярдәме белән хатынкызлар мәдрәсәсе, 1915 елда мөгаллимәләр семинариясен ачуга ирешә. Мөхлисә Бубыйның тормышы 1917 елда тагын бер тапкыр кискен үзгәреш ала. Бу үзгәреш, әлбәттә, илдә башланган үзгәрешләр белән тыгыз бәйләнештә була. Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаенда (Мәскәү, 1–10 май, 1917 ел) ул Мөселманнар Диния нәзарәте әгъзасы һәм казыя итеп сайлана.
Иж-Бубый мәдрәсәсе
Беренче хатын‑кыз казыя
Мөхлисә Бубый, 1917 елның җәендә гомеренең Троицк чорын тәмамлап, Уфага күченә. Мөхлисә ханым шөһрәтле дин белгечләре мөфтиләр Галимҗан Баруди һәм Ризаэддин Фәхреддин җитәкчелегендә хатын-кызлар арасында зур оештыру, аңлату эшләре алып бара. Ул 20 ел дәвамында (1917–1937) Диния нәзарәтенең гаилә эшләре бүлеге белән җитәкчелек итә, метрика кенәгәләрен тутыру, гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салу, ислам диненә дәгъватлау һ.б. эшләр белән шөгыльләнә.
Мөхлисә Бубый шулай ук хатын-кызлар арасында мәгърифәтчелек эшчәнлеген алып бара, «Өлфәт», «Әхбар», «Вакыт» газеталарында, «Сөембикә», «Ислам мәҗәлләсе» журналларына мәкаләләр яза, аларда хатын-кызларның вазыйфалары, гаиләдә һәм җәмгыятьтә тоткан урыны яктыртыла, телне, милли һәм дини традицияләрне саклау хатын-кызларның төп бурычы буларак бәяләнә. Күренекле авылдашыбыз 20 ел дәвамында (1917–1937) Русия мөселманнарының Дини идарәсе әгъзасы, ислам тарихында бүгенге көнгә кадәр бердәнбер хатын‑кыз казыя, ягъни шәригать кануннарына таянып эш йөртүче хөкемдар булып тора.
XX гасырның 20–30 нчы елларында татар зыялыларына кагылган эзәрлекләүләр Дини идарәдә хезмәтен дәвам иткән өлкән яшьтәге Мөхлисә ханымны да читләтеп үтмәгән. Ул 1930 елның 21 сентябрендә беренче мәртәбә НКВД органнары тикшерүчеләре каршына килеп баскан. Бу көнне аны, Җинаять кодексының 59 нчы маддәсе буенча, алтын акча һәм кыйммәтле әйберләрне законсыз саклауда гаепләп, сорау алуга тартканнар. Мөхлисә ханымның Мәккәгә хаҗ кылу ниятеннән җыеп килгән барлык «байлыгы» тартып алынган. Шулай да бу юлы ул үзе иректә калган.
1937 елның 20 ноябрендә Мөхлисә Бубый «Башкортостанның контрреволюцион милләтчеләр оешмасында» катнашуда гаепләнеп кулга алына. Егерме елдан артык гомерен Русия мөслимәләре арасында мәгърифәт таратуга багышлаган сәләтле педагог, тагын шул кадәр үк вакыт Русия мөселманнарының Үзәк дини идарәсендә эшләгән абруйлы казыя Мөхлисә Буби 1937 елның 30 ноябрендә Башкортостан АССР НКВДсы «өчлеге» утырышында «Башкортостанның контрреволюцион милләтчеләр оешмасында» катнашуда гаепләнә һәм үлемгә хөкем ителә. 68 яшьлек Мөхлисә абыстайны һәм аның белән тагын алты мөселман руханиен 1937 елның 23 декабрендә атканнар. Башкортостан АССР Югары суды президиумының 1960 ел 23 май карары белән аларның барысы да гаепсез дип табылган һәм акланган.
Мөхлисә ханым – үзенең фидакарь хезмәтен халкына, аны агартуга багышлаган шәхес. Гомумән, чынбарлык Бубыйлар гаиләсенә, илгә нинди генә сынаулар алып килсә дә, Мөхлисә ханым төшенкелеккә бирелмәгән, яшьлегендә сайланган юлдан тайпылмаган, соңгы сулышына кадәр бөек максатына тугры булып калган. Без Мөхлисә ханым кебек шәхесләр алдында, аларның якты истәлеге алдында баш иябез.
Балалары
Кызы М ө н җ и я Мөхлисә Бубый һәм мулла Җәләлетдин Әхмәтҗанов никахыннан туа. Мөнҗия Бубый әнисе җитәкләгән кызлар мәдрәсәсендә укый, соңыннан Троицк шәһәрендә шулай ук мөгаллимлек итә. Әмма Троицк чорыннан соң язмышы билгесез.
Казан (Идел буе) федераль университетының Н.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә Мөнҗия Бубыйның «шәхси эше» саклана. Анда аның 1920 елның 28 маенда өлкәннәр өчен I Уфа хезмәт Татар мәктәбенең ике баскычлы мәктәп курсын тәмамлавы турында язу бар. Таныклык югары уку йортына тапшыру өчен бирелгән була. Шулай ук 1920 елның 29 июнендә Казан университеты ректоры исеменә медицина факультетына керү үтенече белән язылган гаризасы да бар, ләкин «за неимением адреса» формулировкасы белән кире кагыла. Димәк, Уфада Мөхлисә Бубый Диния нәзарәтендә эшләгән вакытны, 1920 елларны ул әнисе янында була. Габдулла Бубыйның кызы Ситдика Бубый хатирәләреннән карасаң, Мөнҗия Бубый 1925–1926 елларда якты дөньядан киткән.
Иж-Бубый авылында Мөхлисә Бубый хөрмәтенә куелган истәлек тактасы
Үз кызы итеп үстергән – Б и г а ш е в а Н а җ и я Дәүләт кызы Минзәлә өязенең Табанлы күл авылында туган. Анасы баладан үлгәч, Мөхлисә Бубый тәрбиягә ала. 1910 елда Бубый мәдрәсәсен тәмамлый. Шул ук елны Юнә карьясенә мөгаллимә булып җибәрелә, аннан соң Стәрлетамак шәһәрендә бераз укытып ала, 1912 елда Бубыйга кайтып, кызлар мәдрәсәсенә укытырга керә һәм, шул ук елны кияүгә чыгып, Мордыбый кызлар мәктәбендә мөгаллимә булып укыта башлый. Революцияне, совет властен хуплап каршы ала. Ире Кыям Бигашев 1926–1929 елларда Гобәйдулла Бубыйлар белән бергә Үзбәкстанда Коканд һәм Күнә-Үргәнеч дигән шәһәрләрдә укытучылык итә. Ул вакыт мулла-мөәзиннәрне эзәрлекләүләр башланган чор, кулга алу куркынычы янаганга, Кыям Бигашевның гаиләсеннән аерым Урта Азиядә үк яшәве аңлашыла. Бу елларда Наҗия Мордыбый һәм Кодаш авыллары мәктәпләрендә укытып йөри.
1930–1931 елларда Мордыбыйдагы өйләрен, хуҗалыкларын – барысын да колхозга тапшырып, гаилә белән, Мари Республикасында Параньга (Бәрәңге) авылына күчеп китеп, 7 еллык мәктәпкә һәм педучилище мәктәпләренә эшкә урнашалар. Автономияле республиканың бик актив, күзгә күренгән укытучылары дәрәҗәсенә ирешәләр.
1938 елның июль аенда ире кулга алына, сөргенгә җибәрелә. Бер хәбәрсез 18 ел үткәннән соң, 1956 елда гына аклана.
Наҗия, 1939 елны Мари АССР Параньга авылында берүзе генә калгач, Каргалы авылына (Оренбург өлкәсе) килеп укыта башлый. Соңыннан Башкортостанның Стәрлетамак шәһәренә, улы Өлфәт янына, 1940 елны аның белән бергә Ташкентка, аннан тагын Сәмәркандка күчеп китә. Анда читтән торып пединститут тәмамлый, диплом алып зур мәгълүматлы педагог була. 1967 елдан үзенең төпчек улы Әнәс гаиләсенә – Навои шәһәренә (Үзбәкстан) күчеп яши. 73 яшендә шунда вафат була.
Нурия Маннапова
Фотолар автордан алынды
Добавить комментарий