«Мулла» кайта...
Аллаһ йортына юл
15 сентября 2017
Кино төшерүчеләрне биек үләнле болында эзләп таптык. Алар фильмда исән килеш бер тапкыр да күренмәячәк Габдрахман исемле геройның җирләү йоласын төшерә. Мәет илтә торган кабык-носилканы сигез ир‑ат күтәреп бара.
– Әми-ир, сто-о-оп! Тагын бер мәртәбә! – болынның камера янына төшерү төркеме штабы җыелган тарафыннан әнә шундый тавыш килә.
Җеназа процессиясе әмергә буйсынып туктый һәм барысы да яңадан башлана.
ГЕРОЙНЫ ҮТЕРМӘГЕЗ!
«Мулла»ны экранлаштыру нияте белән янып йөрүчеләрнең берсе, композитор һәм продюсер Марат Әхмәтшинны да шушында – төшерү мәйданчыгында очратам. Сөйләвенчә, фильмны эшли генә башлаган мәлдә, иң әүвәл Россия кинойолдызы Марат Бәшәров катнашындагы эпизодлар төшерелә. Бу персонаж роленә продюсер башка танылган актер, үзенең яхшы танышы Артур Смольяниновны чакырырга ниятли, әмма тегесенең эш графигы, кызганыч, бик тыгыз булып чыга. Шулай итеп, Марат Бәшәров үзенең күптәнге хыялын тормышка ашырып, Татарстан фильмында уйнау мөмкинлеге ала. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры спектаклендәге кебек, кино ахырында мулланы үтерәчәкләрме – актерны борчыган бердәнбер сорау әнә шул була.
– Ничек соң, – дип кызыксынам, – үтерәләрме?
Марат Әхмәтшин исә безгә ике төрле уйларга урын калдырып, иңбашларын сикертеп куя.
– Димәк, дин өчен җанын фида кылучы булмаячак? – дип, ничек тә ачыкларга тырышам.
– Корбан булачак. Фильмны карагыз, – дип, продюсер барыбер бирешми.
Марат Әхмәтшинның Әтнә театры режиссёры Рамил Фазлыев белән бергә инде өч ел элек ниятләгән проекты быел «Татаркино» оешмасын җитәкләгән Миләүшә Айтуганова инициативасы белән чынга ашу мөмкинлеге ала. Нәкъ менә М.Айтуганова проектның рекламасын иң югары даирәләргә ирештерә һәм фильм өчен грант бирелү аларда яклау таба.
Без кино мәйданчыгы шакылдавыгының актерларны кабат‑кабат кире юл башына кайтаруын күзәтеп торабыз. Ул арада Марат Әхмәтшин, аның дингә якынлыгына-ераклыгына карамастан, һәр мөселман тормышында урын алган мулла образы турында үз фикерләре белән уртаклаша. Ни өчен мулла хезмәте һәркемгә кагыла? Бу фигура ник шулкадәр мөһим? «Мин беркайчан да, бернәрсә гә дә ышанмадым, ә ышанасым килде» – пьесада төп мәгънә салынган бу сүзләр асылда ни аңлата?
Хәбәр-билгеләр – һәркайда
Кино төшерә башлауга үк, бу төркемнең эшенә күп нәрсә ниндидер гаҗәеп рәвештә туры килеп тора.
– Карагыз әле – хәзер яңгыр явачак, – ди әңгәмәдәшем. Башымны күтәреп карыйм: чиксез аяз күкне тиз арада кара болытлар камап ала. Эре, авыр тамчылар белән сәлам биргәндәй яңгыр чиләкләп коя да башлый.
– Беләсезме, бу җеназа күренеше яңгыр вакытында төшерелергә тиеш. Һәм яңгыр нәкъ менә бүген, әлеге күренешне планлаштырган көнне яуды. Ә мондый ым-ишарәләр, туры килүләр – һәркайда, – ди продюсер. Аннары каядыр авыл эченәрәк күрсәтеп, дәвам итә: – Әнә шундагы өйләрнең берсенә героебызны – Саматны «урнаштырдык». Рәшәткә артында иманга килгән Әсфәндияр мулланы сюжет буенча авылга әнә шул Самат алып кайткан да инде. Ни гаҗәп: «Самат йорты»ндагы чын хуҗаның язмышы Әсфәндияр тарихының бер чагылышы булып чыкты. Мулла булып китмәгән ул, ләкин төрмәгә эләккәч, иманга килгән. Һәм хәзер яхшы, лаеклы тормыш алып бара.
Ә тегендә, продюсер башка якка ымлый, мулланың булачак хатыны Нәлимәнең гомерендә беренче мәртәбә Коръән уку күренешен төшергән йорт. Анда фильмны төшерә башлагач кына, шул ачыкланды: гаиләсендә авыр хәл-вакыйгалардан соң күршедәге бер хатын бу өйгә кереп Коръән укыган икән.
Марат Әхмәтшин сөйләвенчә, монда – Шашыда да, Күңгәрдә дә, Әтнәнең үзендә дә, районда да кино төшерү бригадасына туры мәгънәсендә төрле яктан ярдәм күрсәтелә.
– Менә «Тукай» авыл хуҗалыгы предприятиесенең директоры Илфат Хәкимов. Ике су помпасын каян табып булыр икән дип сорадым гына аннан. Ун минуттан помпалар күтәреп килеп тә җитте. Монда һәрчак әнә шундый мөнәсәбәт.
Яңгыр бетүгә, актёрлар өчен төшерү мәйданчыгында кыска тәнәфес ясала. Гап‑гади авыл күлмәкләре кигән актерлар ашыкмый гына, кул уңаена туры килгән чамбыр үләннәренең очларын, сарут койрыкларын өзгәләп, үзләре генә аңлый торган нәрсәләр турында гәпләшә-гәпләшә, болын буйлап йөренә.
БУЙ ҖИТМӘСЛЕК ЕРАК ТА, ГАДИ ДӘ МАРАТ
Кино төшерүдә катнашкан бер авыл кешесен куып тотам. Үзен Радик абый дип таныштырды ул.
– Ә сез Марат Бәшәровны күрдегезме?
– Күрдем. Ерактан. 70 метрлап булгандыр ара, шуннан да якынрак килергә рөхсәт итмәделәр.
Үкенгәндәй, ир башын чайкап куйды. «Мулла»ның сюжеты танышмы сезгә, дип сорадым.
– Бу спектакльне үзебезнең Әтнә театрында карадым. Сюжеты шактый катлаулы. Күңелгә үтеп керә. Мин, әлбәттә, кино төшергәнне күреп тордым. Минем өй янында биш тәүлек төшерделәр. Өйлә тирәсенә киләләр дә иртән генә кайтып китәләр. Әйтәм ич, күзәтеп тордым, хәтта төнлә дә чыккаладым, – дип сөйләде миңа Радик абый.
Актёр булу кыенмы соң, дип кызыксынам. Радик абый мине үзенчә аңлый.
– Җиңел түгел, бик зур сабырлык кирәк. Алар авылда һәркем белән очраша, сөйләшеп тора. Мин менә өем янында Илдус Габдрахмановны очраттым. Ул көнне төшерү эше беткән иде: «Менә мин, атказанган артист, монда басуда чүп утап йөрим, рольдә шулай кушылган», – ди. Фильмда исерекне уйный ул.
Нәлимә ролен башкаручы кызны куып тотам. Әтнә театры актрисасы Гүзәл Гаффарова якыннан югары сыйныфларда гына укучы нәфис кыз булып күренә. Өстенә ничектер җыйнаксыз кидерелгән кофтасы, башына бәйләнгән яулыгы аның өчен артык зурларча кебек тоела. Нәлимәне уйнау читенме, дип сорыйм.
– Минем өчен иң авыры – Нәлимәнең ни өчен шулкадәр тупас, кырыс булуын аңлау иде. Ә ул асылда үзе тирәсендәге җирәнгеч, дорфа, тәрбиясез ир-атлардан саклана. Аннары мулла пәйда була һәм аның бар дөньясын әйләндереп ташлый. Хәзер инде Нәлимәнең Аллага ышанасы килә һәм ул сабый баладай ялвара башлый: «Бир миңа бер хәбәр, һәм мин ышаначакмын», – дип сөйли Гүзәл.
«Мулла» – Рамил Фазлыев янына киләм. Әле халык театры булган Әтнә театры сәхнәсендә пьеса авторы Туфан Миңнуллин бик ошаткан теге «Мулла»ны 2009 елда нәкъ менә Рамил куя. Бу спектакль белән күрше төбәкләрдә уңышлы гастрольләр узган театрга киләчәктә дәүләт театры статусы бирелә. Хәзер Рамил Фазлыев – әлеге фильмның режиссёры да, бер үк вакытта төп рольне башкаручы да.
Актёрларның әзерләнеп бетүен көткән «мулла»ның йөзе кырыс, караңгы. Аңа сүз кату бераз куркытып та тора, тик бераздан, кемнеңдер эш арасында шаяртып алуына җавап биргәндә, йөзенең ачылып, йомшарып китүен күреп алам.
– Кино төшерү өчен ник нәкъ менә Күңгәр белән Шашыны сайладыгыз?
– Без Әтнә районында төшерәчәгебезне алдан ук уйлаган идек. Гомумән, Әтнә, Казан арты – Мәрҗани, Тукай, Сибгат Хәкимнең һәм башка күренекле татарларның туган ягы, мәдәниятебезнең, рухи асылыбызның бик әһәмиятле урыны. Шулай булгач, мондый фильмны тагын кайда төшерәсең инде? – дип аңлата режиссёр.
– Бәшәров белән эш ничегрәк барды?
– Җиңел дә, гади дә, – ди Рамил Фазлыев, ул тагын нәрсәдер өстәргә тели, тик әңгәмәбезне яңа дубль башлануны белдергән шакылдавык бүлә.
ЗАМАНГА БӘЙЛЕ БУЛМАГАН СЮЖЕТ
Эш белән мәшгуль төркемнән кино төшерү белән бәйле нечкәлекләрне сораштыру мөмкинлеге юклыгын төшенеп, авыл буйлап экскурсиягә кузгалам. Берничә тигез, төз урам, зур‑зур агачлар, утыргычлар, хуҗалык эшләре белән мәшгуль кешеләр...
Кызыксынучан каз көтүе күзәтүендә койма буяп яткан бер ханым янына киләм. Авылда кино төшерүләренә карата аның фикерен беләсем килә.
– Карап торырга бик кызык, – ди бу ханым. – Бер күренешне әти-әниләр өендә төшерделәр. Аларның ишегалды да, йорты да, үзләре дә кинога эләгү – шундый шәп. Бу бер истәлек ич! Дискны тапсак, һичшиксез, сатып алачакбыз.
Авыл мәчете янында мондагы мулла – Рубис абыйны очратам. «Мулла» әсәренең идеяләре турында аның уй-фикерләре белән кызыксынам.
– Әлбәттә, чын тормыш белән пьеса арасында параллельләр бар. Мин лаеклы ялда инде, пенсия алам, хатыным белән зур булмаган хуҗалыгыбыз бар, көндәлек йөкне тартып барырга тырышабыз. Ә яшь муллага тормышын ничек җайларга? Аның бернәрсәсе дә юк ич, ә гаиләсен ашатырга кирәк. Шул ук вакытта үз вазыйфаларын да намус белән башкарырга тиеш ул. Монда барысы да иманлы, яхшы күңелле кешеләр. Мәчетебез балалар һәм яшүсмерләр өчен дәресләр оештыра, авыл халкы өчен төрле чаралар үткәрә. Аларга халык бик күпләп килә. Тик болар барысы да еллар дәвамында эшләнде, Коръән хакыйкатен һәр иманлы бәндәгә җиткерү өчен бик күп хезмәт кую зарур, – дип бәян итә Рубис абый.
Инде авылдан чыгып барганда, кино төшерү өчен помпалар тапкан Илфат Хәкимов белән очрашам.
– «Мулла» пьесасында канатлы гыйбарәләргә тиң сүзләр бар, без аларны хәтергә салып калдырдык, һәм менә инде сигез ел узгач та, кабатлап йөрибез. Мәкаль кебек алар. Спектакльне беренче тапкыр уйнагач, аның тамашачыга тәэсире без уйлаганнан, без тоемлаганнан да тирәнрәк булып чыкты. Туфан Миңнуллинның драматург буларак никадәр бөек икәнен шунда аңладым, – дип сөйли Илфат Хәкимов. Авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры җирле театрда актёр булган һәм теге атказанган спектакльдә участковый ролен башкарган.
– Спектакльне гастрольләргә алып чыккач, аны бертөрле генә кабул итмәүләре ачыкланды, – дип дәвам итә Илфат. – Самара өлкәсенең бер авылында ахыргы баш июдән соң сәхнәгә бер өлкән агай күтәрелде һәм әйтеп салды: «Егетләр, булдырдыгыз, яхшы уйнадыгыз. Тик безнең өчен бу актуаль түгел инде. Бездә мондый хәлләр егерме ел элек булды». Ул пьесаның лейтмотивын – имансыз авылны киләчәктә бары онытылу, бетү көткәнен күз уңында тоткан. Күңгәрдә дә, Югары Шашыда да, Түбәнендә, бөтен районда да алласызлык, денсезлек һәм торгынлык атмосферасы инде күптән онытылган. Мондагы йортларның пөхтәлеген, тәрәзә йөзлекләренең матурлыгын, халыкның хезмәт сөючәнлеген, ягымлы, дустанә мөнәсәбәтен күрегез. Иман безгә туры юлны күрсәтә. Ислам – тынычлык һәм игелек дине ул. Син Аллаһка ышанган, хак мөселман икәнсең, башкача яши дә, башка фикердә була да алмыйсың.
Добавить комментарий