Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Мунча – кунак сыйлауның бер йоласы....

Мунча – кунак сыйлауның бер йоласы....

Татар гомергә йолаларны санлап, аларга таянып яшәгән. «Татарстан» журналы да гореф-гадәт, йолаларны барларга булды. Бу эштә ярдәмгә язучы, драматург, татарның аксакалы Рабит Батулланы чакырдык. Бүген ул безгә мунча йоласы турында сөйләде.

21 сентября 2022

КЕМ БЕРЕНЧЕ?
-Юнан халкы әйтер: мунчаны безнең бабайлар уйлап тапкан. Урыс, мунчаны башка халыкларга без керттек, дияр. Татар, иң башлап мунчаны безнең әби-бабайларыбыз уйлап чыгарган, дип әйтер. Нишләтәсең, һәр халыкның борынгы буласы килә. Ләкин бу милләт борынгы дип әйтер өчен нигез, дәлил кирәк. Мунча мәсьләсендә дә шуңа охшаш әкәмәтләр гел булгалап тора. Зур совет энциклопедиясен ачып баксаң, анда акка кара белән язылган: русларда мунча Печора монахларына XI гасырда ук билгеле булган икән. Сәяхәтче Олеарий исә XVII йөздә русларда мунча булганлыгына ишарә ясаган, ди. Татарларда (Идел буе төркиләрендә) мунча турындагы язма мәгълүмат Печора монахларыныкына караганда – 200, Олеарий язганга караганда 800 ел алдан күренә. Мәгълүм булганча, Бөек Болгар дәүләтендә (IX йөз) мунча культы киң тарала. Җәмәгать мунчалары, шәхси мунчалар гадәти күренеш була. Җәмәгать мунчаларында шахмат, шакмак тәгәрәтеш (нард) уеннары, хәтта чит ил дәүләтләренең илчеләре белән гамәли күрешүләр дә уздырылган. Болгар мунчалары юыну, тазарыну, дәвалану урыны гына түгел, шәхесләр мөнәсәбәтенең мәркәзе ролен дә башкарган. Мисал өчен, Кызыл пулат мунчасы таш идәненең каты җылытылуы белән башка агач мунчалардан аерылып торган. Юынучы утырган таш астан кыздырылып, ләүкә вазифасын да үтәгән. Хәзер мондый мунчаны ни өчендер «Төрек мунчасы» дип йөртәләр. Бәлки шушы рәвештәге мунча йолалары татарларда онытылып, Төркиядә яхшы сакланганга күрә шулай атаганнардыр.
КАРА МУНЧА
Кара мунча хәзер татарларда юк, дип әйтергә мөмкин. Без үскәндә, сугыш вакытында, сугыштан соңгы елларда кара мунча бар иде әле, ләкин ул фәкыйрьрәк кешедә була торган иде. Агач бура эчендә мич, аның өстендәге тимер-томырларга чуерташ өелгән була. Янында тактадан эшләнгән ләүкәсе дә бар. Агач утыргычлар, түндәләр, агач ләгәннәр, агач саплы ужау (чүмеч). Агачтан, чөнки тимердән булса, пешерә. Имәннән яки өрәңгедән ясалган агач тараклар, салкын су ләгәннәре, мурт сөягеннән ясалган кисмәкләр...
Төнлек – мунчаның бер диварындагы кеше йодрыгы сыярлык тишек ул. Төеп тутырылган мунчала яки чүпрәкне алып, төнлекне ачасың да мунча миченә ягып җибәрәсең. Төтен бөтен дөньяны каплый. Ишек белән төнлекне ачык калдырасың, ә мунча мичендә ут яна. Кызурак булсын дисәң, бераздан тагын утын өстисең. Утын янып, шаулап торган күмерләрне тимер кисәү агачы белән болгатып җибәрәсең дә иң башта төнлекне каплыйсың. Эссе чыгып китәрлек булмасын дип, мунчаланы тыгызлап, төеп куясың. Ишекне ябып, агач белән терәтеп куясың. Мунча кыза башлый. Кара мунчаның эче тулы төтен, сөрем, агулы ис була. Сак эш итәргә кирәк. Ике сәгатьләп узгач, мунчаны барып карыйсың: ут‑күз юкмы, исе беткәнме? Ишекне ачып җибәрүгә үк, сыек зәңгәр төстәге җылы һава күренә. Тагын томалап куясың. Бераздан соң янә барып карыйсың: мичтә ис чыгарырлык күмер калмаса, һавада ис беткән булса, ишекне ачып чак кына җилләтеп, исле һаваны кудырып, мунчаны томалап куясың. Ул шунда өлгерә, кыза. Тагын бер сәгатьтән соң барып, янә җилләтәсең. Бераз ябып тотканнан соң, ишекне ачып куеп, эссе саласың. Шул эссе агулы һаваны куып алып чыгып китә. Аннан соң тагын мунча ишеген ныгытып ябасың. Бераздан мунча әзер була.
МУНЧА ЙОЛАСЫ ТУРЫДА БИК КҮПЛӘР УЙЛАП ТА КАРАМЫЙ, Ә БИТ УЛ ТУЛЫ БЕР ФӘЛСӘФӘ. Мунча ягу мичкә утың тыктың да сүгенә-сүгенә шырпы төрттең түгел ул. Иң беренче, ким дигәндә, бисмиллаңны әйтеп эш башлау зарур. Ә мунчага барганда ун, аннан җиде адым кала «эхем-эхем» дияргә кирәк. Инде ишекне ачып җибәрер алдыннан тагын «эхем»ләргә кирәк. Эчтә тавыш булмаса, ишекне ача аласың. «Эхем»ләмичә керсәң, анда пәриләр мунча кереп ятарга мөмкиннәр, пәриләрне күргәч, сине зәхмәт суга. Пәрине дә зәхмәт суга, ул да имгәнеп кала. Безгә әби-бабайлар шулай дип өйрәттеләр. Әлбәттә, бу куркыту булган. Ә чынлыкта алар әдәплелеккә өйрәткән. Бәлки, әни күрше хатынын дәшкән дә, мин белми калганмындыр, ә ул юынып ятадыр? Кыен хәлгә куймас өчен эшләнгән ул. Ул халык тәрбиясе. «Эхем-эхем» дип керсәң, эчтә юынып ятучы ишетә дә: «Кеше бар, туктап торыгыз!» – дип кисәтә бит.

Юынырга кергәч тә, башта идәнгә утырып, аннан түндәккә, бераздан соң ләүкәгә менеп кызынасың, тирлисең. Алдан ук чабынсаң, хәл китүе бар. Башта бер кат җылынып алырга, аннан соң чабынырга кирәк... Кара мунчада ак киемнәр тиз корымлана, шуны истән чыгармаска кирәк. Юынып коенганнан соң диварга да таянырга ярамый, чөнки ул корым гына. Инде иске киемнәреңне мунчада калдырып, чисталарын киеп, кайтып китәсең.
Берәр кеше юынмаган, пычрак битле булса, аңа: «Һи, мунча пәрие», – диләр. Ихтимал, бу гыйбарә кара мунча заманнарыннан телгә кереп калгандыр. Гаҗәп түгел, кара мунчадан каралып чыгучылар да булган, чөнки мунчаны, гадәттә, кич яки төнлә кергәннәр. Керосин юк, шәм юк, шуның өчен чыра яктысында юынып чыккан кешенең берәр җире корымга буялмый калмаган. Сукыр лампасы булган кешенең дә корымга буялмый чыгу ихтималы аз, чөнки аның яктылыгы тычкан утыныкы кебек зәгыйфь кенә була иде.
IMG_8726
АК МУНЧА
Бәхәссез, ак мунча кара мунчаны кысрыклап чыгарды. Ак мунчаның сәкеләре, ләүкәләре чиста, диварлары сап‑сары бүрәнәдән. Корым, сөрем кебек нәрсәнең заты да юк. Ак мунчаны һәркем үзенчә кора. Гадәттә, аларда төнлек булмый, чөнки ак мунча миченең төтен юлы – морҗасы, торбасы бар. Морҗада юшкы (эшермә) була. Мунча ягар алдыннан иң беренче шул юшкыны тартып, төтен юлын ачарга кирәк. Биектау, Шәле, Балтач якларындагы ак мунчаларның пакьлеген, чисталыгын күрсәң, исең китәр. Аның һавасы саф була. Мунча – кунак сыйлауның бер йоласы да. Кунакка чакырып та, мунча якмасалар, хуҗаның поты бер тиен! Мунчасыз кунак ул яртылаш кына сыйлану дигән сүз. Килгән кунакны аш ашатмыйча, юл чәе генә эчертеп, мунчага алып китү – иң олы хөрмәт. Халык мәкале дә шул турыда сөйли бит: «Әүвәл мунча, аннан сумса».
Уттай кызу эш өстендә мунча ягарга вакыт булмый. Эш өстендә яңгыр явып, урак урырлык, печән чабарлык булмаса, бөтен халык мунча яккан, мич ашлары пешергән, тәмләп чәй эчкән. Үзенә күрә бер бәйрәм ясаган. Ул турыда такмак та сакланып калган:
«Яу, яңгыр!
Байның йөрәген яндыр.
Яңгыр яуса кайтырбыз,
Мунча кереп ятарбыз...»
Мунча керү кайчан рәхәтрәк була? Кышкы зәмһәрир салкындамы, әллә җәйге челләдәме? Салкыннан соң эссе мунчага кереп ятуның никадәр ләззәт икәнен сөйләп торырга да кирәк түгелдер. Әмма җәйнең иң эссе вакытында шаулап торган мунчага кереп, кат‑кат чабынып, урамга чыксаң, көн эсселеген сизмәячәксең дә. Ни өченме? Беренчедән, синең тәнеңдә тир калмаган, син тирләмәячәксең. Икенчедән, көн никадәр эссе булса да, мунча эссесеннән күпкә калыша һәм син үзеңне салкынга чыккан кебек, рәхәт хис итәчәксең. Шуңа күрә эссе көнне суынырга теләсәгез, эссе мунчага барыгыз!
Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстанга гастрольләргә барган вакытта артист Ринат Мифтахов белән Казаныбыздан алып барган икешәр каен себеркесен тотып, көн саен мунча кердек. Һәм һич сусамыйча, тирләмичә, Урта Азия эссесен бик җиңел үткәрә торган идек.
Рабит Батулла, язучы-прозаик, драматург
Әзерләде Руфия Фазылова. Фотолар: «Татарстан» журналы архивыннан

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: