Муса Җәлил: Ретро һәм заманча
Быел республикада герой-шагыйрь Муса Җәлилнең юбилеен бәйрәм итәләр. Август – Җәлил һәм аның көрәштәш дусларының җәзалап үтерелгән моңсу датасын искә алу, мәрасим ае да ул. Юбилей елында үзебезнең нәшрият бер тәлгәш Җәлил китапларын бастырып чыгарды. Бу китаплар үз китапханәгезне бизәр өчен дә, бүләккә дә бик күркәм булыр.

Нәшрият китапханәсендә Муса Җәлилнең әле 1930 нчы елларда чыккан китаплары – беренче басмалары да саклана. 1953 елда беренче мәртәбә Моабит төрмәсеннән исән кайткан шигырьләре дөнья күрә. Шагыйрьнең дусты Гази Кашшаф төзегән бу Җыентык асылда Муса Җәлилнең мирасын халыкка кайтара һәм аны бар дөньяга таныта.
1955-1956 елларда өч томлык сайланма Җыентыгы басылып чыга. 1975-1976 елларда 4 томлык дөнья күрә, бу Җыентыкларга шигырьләр, поэмалар белән беррәттән биографик материаллар, хатлар, Җәлил иҗатына багышланган тәнкыйть мәкаләләре дә керә. Шагыйрьнең 100 еллыгы уңае белән биш томлык басыла. 2005 елда «Моабит дәфтәрләре»нең факсимиле басмасы укучыга барып ирешә, ул бик затлы басма булып кабул ителә һәм бүгенге көндә дә кыйммәтен югалтмый.
Болардан тыш татар укучысына төрле елларда Муса Җәлилнең балалар өчен язган әсәрләре белән аның тормышы, үткән юлын чагылдырган басмалар барып ирешеп тора, соңгыларының авторлары – Гази Кашшаф белән Рафаэль Мостафин.

Муса Җәлилнең 120 еллыгын уздырыр алдыннан нәшрият архивларын барлый. Анда 1984 елда төзелгән альбом барлыгы ачыклана. Заман укучысы Муса Җәлил турында күп ишетеп үсә, әмма аның каһарманлыкка үткән юлын мәктәп дәресләрендә генә укып белеп бетереп булмый. Муса Җәлил – бик күпкырлы, катлаулы һәм гаҗәеп кызыклы шәхес. Ул искиткеч көчле энергияле кеше буларак, кыска гына гомере эчендә бик күп өлкәләрне колачлап, бик күп эшләр эшләп калдырырга өлгерә.
Альбом нәкъ менә шуларны күрсәтү максатыннан эшләнде: аңарда текст әллә ни күп түгел, фотографияләр, киресенчә, зур урын алып тора. Һәм бу сурәтләр аша Муса Җәлил бар яклары белән дә ачыла. Менә ул – Оренбург өлкә комитеты әгъзасы, драма түгәрәге Җитәкчесе, язучылар берлеге рәисе, опера студиясенең башында торучы, абый, ир, әти...
Альбомга тупланган фотографияләр арасында нәшрият архивыннан алынганнары да, ТР Милли музее фондларында сакланганнары да бар. Шулай ук биредә Муса Җәлилне төрле елларда төшергән рәссамнарның рәсемнәре дә тупланган. Мәсәлән, Харис Якупов картинасы, Виктор Аршавинның атаклы циклы…
Муса Җәлилнең балалар өчен язылган беренче әсәре дип «Бишек Җыры» санала. Ул аны 1922 елда 16 яшендә яза. Ә беренче басылган балалар шигыре дип «Тукайны сагыну» әсәре исәпләнә.

Балалар өчен әсәрләренең күбесе шагыйрь Җитәкләгән «Кечкенә иптәшләр» һәм «Октябрь баласы» журналларында чыга. Шагыйрь аларны «М» имзасы белән яки бөтенләй имзасыз бастыра, үзе баш мөхәррир була торып, күрәсең, имза куеп бастырырга уңайсызлана. Шулай ук, шагыйрь иҗатында уенлы Җырлар, шигырьләр дә бар – ул аларны журнал укучыларын күздә тотып махсус иҗат иткән булса кирәк. Әлбәттә, шигырьләргә илһамчы кызы Чулпан да була.
Муса Җәлилнең балалар өчен язылган шигырьләренә атаклы композитор Җәүдәт Фәйзи бик күп Җырлар яза. Алар аерым ноталы Җыентык булып та басылып чыккан, бу Җырлар бүгенге көнгәчә яратып Җырлана.
Җәлилнең балаларга юнәлтелгән иҗаты бай, күпкырлы. Алар күз алдына тере сурәт, вакыйгаларны китереп бастыра. 1935 елда Җәлил балалар өчен «Джим» поэмасын яза. 1942 елда әсирлеккә төшеп, Германиядә төрле төрмәләрдә михнәт чиккән елларында да балаларга юнәлтелгән әсәрләре иҗат ителә, әйтик, «Сандугач һәм чишмә» шундыйлардан.
Альбом белән балалар китабыннан, «Сандугач һәм чишмә» балладасыннан тыш, юбилей уңае белән Муса Җәлил сүзләренә иҗат ителгән Җырлар буенча да ике Җыентык дөнья күрде. Аларның күпчелеге татар укучысына таныш, әмма бу Җыентыклардан үзе өчен яңалык та алачаклар.
Җәлилнең барлык әлеге басмалары да тулы бер юбилей циклы, комплексы буларак уйлап эшләнелгәнгә күрә, китапханәләр өчен дә матур бүләк булачак. Ретродан башлап, ЯФ белән бизәлешкә кадәр – барысы да заманчалык белән традицияне берләштерә.
.jpeg)
Ләйсән Миңнуллина, Луиза Янсуар
Добавить комментарий