Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Музейлар артык булмый

Музейлар артык булмый

Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгына килеп кергәч тә, бер урамга юлыгасың. Бизәкле капкалы, тәрәзәле матур йортлар тезелеп киткән. Ерактан караганда биредә кеше яши кебек. Һәм бары якынрак килгәч кенә, элмә такталардан укып, бу йортларның музей икәнен абайлап аласың.

22 сентября 2020

ТАТАР ЧӘЕ БЕЛӘН СЫЙЛАНАСЫҢ КИЛСӘ...
 
Сәяхәтне иң беренче йорттан башладык – бу само­варлар музее. Дөрес, аның рәсми исеме бар – «Болгарча чәй эчү музее». Урамнан кергәндә үк ишек алдында үсеп утыручы төрле үләннәргә күз төште. Аларны матурлык өчен генә түгел, ә чәй пешерү өчен кулла­налар икән.
– Атнага бер көн музей ишек алдында мастер-класс үткәрәбез, болгар чәе пешерәбез, – диде Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгының гыйльми сәркатибе Гөлнара Бирюкова. – Моның өчен ишек ал­дында үскән барлык шифалы үләннәрне, шул исәптән карлыган, җиләк яфракларын алабыз. Килгән кунаклар мондый чәйне үзләре ясап, мактый-мактый эчеп, шаккатып китәләр. (Сүз уңаеннан, андый шифалы чәйне безгә дә эчү бәхете тәтеде. – Авт.).
Йорт эченә уздык. Бер ак әбинең сөйкемле йорты кебек ул. Шуңа дамы музей дип әйтәсе дә килми. Нигезнең тарихы белән кызыксынам: XVIII гасыр азакларында салынган агач йорт икән. Бер яклы гына ул. Биредә гади крестьян гаиләсе яшәгән. Йортларны хуҗаларыннан сатып алганнар да менә шундый му­зей-йортлар ясаганнар.
Самоварлар дидем бит, аларның биредә 68 төре бар. Беренче карашка бер-берсенә охшаш булсалар да, һәркайсы үзенчәлекле. Борыннары белән булса да аерыла.
– Самоварлар XIX гасырның икенче ярты­сыннан алып, XX гасырның 70 нче елларында эшләнгән, – диде Гөлнара Бирюкова. –Аларның күбесе Тула шәһәрендә ясалган. Арада Баташев, Воронцов, Тейле, Шемарин кебек атаклы самовар ясау осталарының эшләре дә бар.
Музей самоварлары арасында төрле «язмышлы­лары» бар. Кемдер иске йортын сүткәндә әбисеннән калган кадерле ядкәрен музейга китереп биргән. Кайсыдыр самоварлар махсус сатып алынган. Һәр­кайсының кыскача тарихы язып куелган.
– Безнең җирлектә татарлар, руслар, чувашлар го­мергә дус булып яшәгән, – диде Гөлнара ханым. – Яши- яши алар бер-берсенең көнкүрешләрен дә кабатлаган. Самовардан чәй эчү шундыйлардан. Кадерле кунак килсә, әби-бабаларыбыз самоварын куеп җибәргән. Чыра ягып, чәй кайнаткан. Шөкер, бу гадәт бүген дә исән. Халыкта самовар музее белән кызыксыну шуңа да зурдыр.
bo2
 
bo3
 
IMG_9461
 
IMG_9457
 
IMG_9451
 
IMG_9440 IMG_9437
 
IMG_9338
 
IMG_9375
АБДУЛЛА АЛИШ – ЯКТАШЫҢ БЕЛӘН ГОРУРЛАНУ
Икенче агач бизәкле капка – Абдулла Алиш музее. Язучының туган авылы Көектә Абдулла Алишның музее бар. Бөек Болгарда да атаклы якташлары исемен мәңгеләштерергә теләгәннәр. Хәер, Абдулла Алишның тормышы Болгар белән дә бәйле. Булачак язучы биредә Спас педагогия техникумы каршында оештырылган рус мәктәбендә укыган.
Музей, мәйданы белән зур булмаса да, язучының бөтен тормыш юлы, иҗатын колачлаган. Ни кызганыч, Алишның шәхси әйберләре юк диярлек. Алай да му­зейда XX йөз башы мохитен тудырырга тырышкан­нар. Шул чорга караган ир-ат, хатын‑кыз киемнәре, көнкүреш кирәк-яраклары, басу машинасы һ.б. Алиш әсәрләренең кулъязмалары (күчерелмәләре), фронттан язган хатлары...
 
– Музейны мәктәп укучылары ярата, – диде Бол­гар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгының гыйльми сәркатибе Гөлнара Бирюкова. – Алар өчен биредә төрле чаралар уздырыла. Шулай ук туристларда да кызыксыну зур.
Туристлар дигәннән, бер кызык нәтиҗә – Татарстаннан булмаганнарның күбесе Абдулла Алишны бик белми. Ә менә җәлилчеләр дигәч, Икенче бөтен­дөнья сугышында әсир төшеп, Берлиндагы Плетцен­зее төрмәсендә һәлак булучы унбер батырның берсе дигәч, кызыксыну бермә‑бер арта икән. Соңыннан Абдулла Алишның китапларын кайдан алып булуын да сорыйлар...
Берничә ел элек Абдулла Алишның туган авылын­дагы музеенда булырга туры килде. Дөресен әйтим, атаклы язучының музеен мескен хәлдә күреп, көр­сенгән идем. Ул чактагы район башлыгы Камил Нугаев, Абдулла Алишка яңа музей булдырырга ният бар, дигән иде. Әлеге ният Болгар белән бәйле булган икән.
– Көеккә бөтен кеше кереп тормый, шуңа күрә Аб­дулла Алишның дәүләт статусындагы музеен биредә ясарга уйладылар, – диде музей җитәкчесе Люция Сәгыйрова. – Чагыштырмача яшь музей әле без, 2019 елның июнь башында – Болгар җыены көнне ачылдык. Әлбәттә, узган елгы белән чагыштырганда, быел килү­челәр бик аз булды. Чагыштыру өчен бер сан – сентябрь башына узган ел 530 мең турист килеп киткән иде, быел – 134 мең генә. Нәрсәдер әйтеп тору артык... Быел күбрәк үзебезнең республикадан, гаиләләр белән киләләр. Башка төбәк туристлары белән чагыштыр­ганда, безнекеләр Абдулла Алишның кем икәнен бик яхшы белә. Алай гына да түгел, өйдә язучының әкиятләрен укыйлар икән. Балалар белән аралаша башлагач, шуңа инандык. Бергәләп Алиш әкиятләрен сөйләдек. Мондый туристлар белән очрашу безнең өчен икеләтә күңелле!
...Әйе, аңлашыла, Болгарга халык меңләп килә. Алишның Спас районындагы рәсми музеен Болгарда булдыру әйбәттер дә. Тик татар халкына бөек ул биргән Көек авылында да Абдулла Алиш музее саклансын иде. (Ул бүген Мәдәният йорты каршындагы музей буларак эшли). Ә Болгарның яңа музейларына күп кызыксы­нучан туристлар, озын гомер телик!
 
Руфия Фазылова
 
Фото: Александр Ефремов

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: