Нәрсә ул - «татарча джаз»?
Казан... һәм татар джазы
26 мая 2017
«Татарча джаз» төшенчәсен кайберәүләр нонсенс дип исәпли. Ә икенче берәүләр, киресенчә Лундстрем, Деринглардан соң аның нәкъ менә бүген икенче сулышы ачылып килә дигән фикердә тора. Яңарыш идеясен куәтләгәндәй, узып баручы сезонда Татар дәүләт филармониясе дә джазга өр-яңадан канатлар куярга омтылыш ясады. «Казан джазы» - башкалабызда яшәүчеләр, татарстанлылар һәм килгән кунаклар өчен анык, аңлаешлы төшенчә әлбәттә Сандецкий утарын да, һәртөрле фестивальләрне дә «Үзгәреш җиле» проектын да искә алырга була бу уңайдан. Ә менә джазның татарчасы... Әйдәгез, татар джазы төшенчәсенә дә мөмкин булганча ачыклык кертеп карыйк әле?
КОШНЫ КОТКАРЫРГА КИРӘК!
Оркестрның репетициясе безгә, гади тамашачыга, җайга салынган сәгать механизмын хәтерләтә: менә, ноталар язылган кәгазь битләре кыштырдый, алтынсу аһәңен коеп, тынлы кораллар «телгә килә», кыллы инструментлар тирбәлешә башлый, аларга клавишалар кушыла... Шушы синхрон хәрәкәттән ритм ярала, һәм ул колакларны музыка булып иркәләргә керешә.
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсе. Татарстан Республикасының джаз-оркестры – 19 музыкант, дирижёр, оркестр җитәкчесе һәм чакырылган башкаручылар – алда көтеләчәк тамашаның ахыргы версиясен әзерли. Берничә көннән Мәскәүдә «Зур концерт» узачак, шуңа әзерләнәләр. Ә аның премьерасын Казан тамашачысы инде 2017 елның февраль аенда башкалабызда тыңлаган иде.
«Зур концерт» – оркестрның джаз юнәлешендә иҗат ителгән элеккеге композицияләрдән торган, шулай ук әлеге программа өчен махсус язылган әсәрләрдән гыйбарәт беренче зур мөстәкыйль проекты ул.
Менә сәхнәгә Рушания Мөшәрәпова күтәрелә Ул «Татлы хыял» әсәрен башкара. Оркестрныңҗитәкчесе, концерт программасының идея авторы һәм композитор Лидия Әхмәтова чираттагы башкаручыны сәхнәгәдәшә Оркестрныңәле нәкъ дәртләнгән генәчагы. Татар сәхнәсендәинде үз урынын яулап килгән Зарина Вилданова «Кара төндә»не башкара, бу җыр, әйтерсең тамырлар буйлап ага. Оркестрны бар матурлыгында, затлылыгында тоя башлыйсың
Тәнәфес игълан итәләр. Форсаттан файдаланып, сәхнә артына юл тотабыз. Джаз телендә«сөйләшүчеләр» мохитенә күмелер өчен. Гастрольләрдә нинди маҗараларга юлыгуларын сөйләп китәләр музыкантлар һәм җырчылар.
- Менә күптән түгел генә Анатолий Александрович бер кошны коткарды...
Хәер, джаз үзе дә кулга тотып булмастай, хәрәкәт-очышын туктаусыз үзгәртеп торучан җилфер канатлы кошны хәтерләтә ләбаса. Ул да коткаруга мохтаҗ бугай, ялгышмасак... Асылда, сәяхәтләре вакытында кошларны коткарып йөргән каһарманыбыз - оркестрның дирижёры Анатолий Василевский үз гомеренең күпчелек өлешен нәкъ менә Казан джазына багышлый. Әле Архангельск музыка училищесы студенты булган чагында ук аңарга гастрольгә килгән легендар Лундстремның «шанхай бэнд»ын тыңлау насыйп була. Училищеда укуын тәмамлый да, консерваториягә укырга керер һәм кумирының оркестрында уйнар өчен, Татариягә юл тота егет. Әмма ул чакта инде Лундстрем Мәскәүгә күченеп өлгергән була. Анатолий Александрович исә Казанда төпләнеп кала һәм башкалабызда джаз юнәлешенә нигез салган шәхеснең традицияләрен дәвам итә Ул КАИның джаз-бэнды белән җитәкчелек итә аннары - легендар «Синтез-бэнд», Казан консерваториясенең биг-бэнды белән. Һәм менә хәзер, инде 5 елга якын, Филармониянең джаз-оркестры - аның карамагында. Сүз уңаеннан, әлеге оркестр, нинди генә метаморфозалар кичермәсен, барыбер дә Лундстремның«шанхай» мирасын саклаучы булып кала бирә Бу фактны аның тарихыннан берничек тә сызып ташлап булмый. Мэтр үзе Казаннан китеп баргач, аны озак еллар дәвамында икенче бер легендар джазмен Виктор Деринг җитәкли.
Асылда, без Казан джазын совет чорында һәм аннан соңда әле нәкъ менә аларның исемнәре белән бәйләп күзаллый идек тә. Ә хәзер инде башкалабызга дөньяның кайсы гына кыйтгаларыннан агылмый мәртәбәле джаз осталары. Шулай да алар безнең өчен экзотика булып калуын дәвам итә Ә Лундстрем традицияләре, «татарча джаз» төшенчәсенә орынырга омтылуы беләнме икән, ностальгия уятучы бер алтын балкыш булып үткәнебездәге офыкларда алтынсу аһәңнәрен сибеп, тибрәлеп тора. Рәшә генәме ул? Чынбарлыкмы?
НӘРСӘ УЛ ДЖАЗ?
Йә ярый, артык хискә бирелмик. Оркестрда уйнаучы музыкантлар джаз турында ни уйлыйлар икән - шуны белешик. Эшме бу алар өчен? Хоббимы? Әллә тормыш рәвешеме?
Беренче булып торбачы телгә килде:
・ Джаз ул - ирек, - дип елмайды. - Джазда, классик музыкадан аермалы буларак, импровизациягә мул урын калдырыла. Әлбәттә син аранжировка кысаларыннан әллә кайда читкә чыгып китә алмыйсың әмма бит аның эчендә импровизация өчен күпме мөмкинлекләр бар. Бормалардан, нәкыш-бизәкләрдән торган тоташ бер дөнья...
Һәм менә без бу бизәкләрне тыңлыйбыз. Кайчандыр Чарли Паркер белән Диззи Гиллепсиның Ирек мәйданындагы фонотекада сакланучы тәлинкәдәге язмаларын сөртелеп беткәнче тыңлаган бу егетләр бүген филармониянең көндезге тынлыгында «кара музыка»ны уйныйлар. Ә бу музыка үзе инде күптән Америка барлары, Париж урамнары, совет чоры һәм аннары үзгәртеп кору елларының яшеренрәк клублары фоны булудан туктап, фестиваль мәйданнарына күтәрелде, классика белән беррәттән, виртуозлыкны сынау билгесенә әверелде. Ул хәзер беркем тарафыннан да тыелмый. Әмма барыбер дә мәгънәсе бер булып кала бирә: джаз ул – ирек. Джаз ул – дәрт. Джаз ул – хисләр өермәсе.
Төрле илләр, кыйтгалар өстеннән җилфердәп узган бу ирекле музыка, канатларын җәеп, Казаныбызда да яңгырый. Әмма татарча пентатоника һәм башкару манерасы белән кануннарны җимерә торган джазны кушып буламы икән?
БАШТА «САМБА» БУЛГАН...
– Джаз ярату таләп итә, билгеле. Һәм – коточкыч зур хезмәт, – ди Анатолий Василевский. – Оркестрга кайчак торбада, тромбонда, саксофонда искиткеч шәп уйный торган егетләр-кызлар килә. Алар әйбәт уйнасак, шул җитә, дип исәплиләр һәм... ялгышалар.
– Ә импровизацияләргә урын мулдан булган бу музыканы уйнаганда ничек дирижерлык итәсез? – дип төпченәбез аңардан.
Баксаң, һәр импровизациясенең үз тәртипләре, кануннары, кагыйдәләре бар икән. Хәер, кайсы гына иҗат өлкәсен алма, импровизация – осталыкның иң югары билгесе булып тора бит. Бары чын осталыкка ирешкәннәр генә үзләренә мондый «ирек» бирә ала.
– Джазда иң куркынычы – дәрт булмау, җаның-тәнең белән бирелеп уйнамау, – ди Анатолий Александрович.
Ул арада Филармония директоры Кадыйм Нуруллин кабинетына юл тотабыз. Джаз турында аның фикерләре ниндирәк икән?
– Оркестр безгә 5 ел элек «күченде». Без аны үзгәртү, үстерү юнәлешендә эш башлап җибәрдек. Һәм ул безгә менә хәзер яңа горизонтлар ача башлады. Грантлар отабыз, Россия буйлап гастрольләргә чыга башладык. Элек мондый хәл булмаган. Оркестрның репертуары бай, традицияләр турында әйтеп тору – анысы инде артык, мөгаен, үзегез дә беләсез. Безнең белән Анатолий Кролл эшли. «New York Voices», Мэнди Гейнс, Фернанда Норонья, Лоретта Холлоуэй, Фабрицио Боссо һәм башка дөньякүләм танылган шәхесләр филармония сәхнәсендә шушы оркестр белән бергә чыгышлар ясый. Мин аны киләчәктә Казанның визит карточкасы буларак фестивальләргә чыгардай коллектив итеп күрергә телим.
Әлбәттә кыенлыклар турында да искәртте җитәкче. Татарстанда джаз юнәлешендә эшли ала торган музыкантлар һәм башкаручыларга - җитди дефицит.
Без кабат репетиция залына әйләнеп кайтканда, оркестрантлар инде үз урыннарына урнашкан иделәр. Һәм менәАлександр Ключаревның«Татар самба»сын уйнап җибәрделәр алар. Лундстрем бер интервьюсында болай дигән була: «Халыкка джаз кирәк түгел, дип исәпләнгән елларда Ключарев джаз халыкка кирәк, дигән карашта торган бердәнбер кеше була». Нәкъ менә ул Лундстремга оркестрны саклап калырга ярдәм итә дә. Хәзер нәкъ менә шул самба «Зур концерт»ны ачып җибәрә һәм Казан джазындагы татарча сәхифәләрне тамашачыга инде яңа заман музыкантлары һәм башкаручылары белән бергә тоемларга ярдәм итә.
«ТАТАРЧА ДЖАЗ – КИЛӘЧӘК ЭШЕ»
Римма Шәйхелова, «Караван песен. Кәрван җыры» проектының авторы, халыкара конкурслар лауреаты:
- Лундстрем традицияләре турында без Казанда сөйләргә яратабыз. Әйе, ул үз чорында татар музыка сәнгатенә джаз рухын кертеп җибәрү өчен гаять зур эш башкарган. Ләкин бит сүз барыбер дә интерпретация турында бара. Бу джазның үз эчке мантыйгыннан килеп чыккан варианты түгел. Ул, әйтик, Рөстәм Яхин, Алмаз Монасыйпов әсәрләренә менә дигән композицияләр әзерли. Ләкин бу җырлар барыбер дә - иңберенче чиратта, татар музыкасы стандартлары, пентатоника нигезендә эшләнгән була.
Джазны башкару традициясе - монысы бөтенләй икенче мәсьәлә Менә «Үзгәреш җиле» булып узды. Анда бик күркәм композицияләр эшләнгән иде. Арада, әлбәттә, отышсызлары да булды. Әмма бу джазны сәхнәгә кайтару, аны башкару юнәлешендә бик файдалы проект, дип әйтер идем.
Татар джазы бар, дип авыз тутырып игълан ясарга шикләнәм. Бигрәк тә башкару манерасына килгәндә Джазга интерпретацияләр - алары, әйе, җитәрлек. Әмма чын джаз ул һәм тексты, һәм музыкаль «киеме» һәм җырчының башкару техникасы белән органик берлектә яши. «Караван песен. Кәрван җыры» дигән проектны әзерләгәндә төп максатым халык яхшы белгән классик джаз үрнәкләренә татарча яңгыраш өреп карау булды. Джазны татарча «сөйләштереп» карау, дияргәдә була. Үзенә күрә бер шактый тәвәккәл эксперимент, чөнки «джаз теле» - ул шактый үзенчәлекле тел. Традицион татар шигыре кысаларында яши торган тел, дип әйтмәс идем мин аны.
Метро-ритмика, фразировканы сакларга тырыштык. Текстларны турыдан-туры инглиз теленнән тәрҗемә итәргә Татарстан китап нәшрияты редакторы Әлфия Шәйдуллина алынды. Казандагы бер джаз-клубта шушы композицияләрне беренче тапкыр башкарганда, хәйран калдык: кешеләр, алларына китереп куйган ризыкны онытып, безгә кушылып җырлый башладылар. Җырларны яхшы беләләр, әмма аның татарча яңгырашына чын-чынлап гаҗәпләнделәр. Кайда гына чыгыш ясасак та, рәхмәт әйтәләр, соклану белдерәләр. Күрәмсең татар тамашачысына яраткан композицияләре белән беррәттән, татарча яңгырашны да ишетү - икеләтәрәхәт.
Киләчәктә татар шагыйрьләре белән эшләргә теләк бар. Бу инде нәкъ менә джазның органик үстерелешенә бер адым булыр иде. Акрынлап без шуңа барабыз да, мөгаен. Моны эшләргә генә кирәк. Джаз ул татар музыкасы түгел диючеләр белән бәхәсләшә алам. Аны татарча да матур яңгырашлы итеп була. «Балкан джазы» дигән күренешкә беребез дә гаҗәпләнми бит, ә асылда безнең ситуация аларныкыннан әллә ни ерак тормый. Әлбәттә свинг татар рухына туры килмидер, әмма андыйга китсә, безгә Европа костюмнарыннан да баш тартырга туры килә инде...
«АЛГА БЕРНИЧӘ АДЫМ»
Эльмир Низамов, композитор:
・ Татар музыка сәнгате джаздан башка да яши ала, дип утырырга ярамый, билгеле. Джазның тагын бер өстенлеге - ул тере башкару, һәм импровизация осталыгы, ә безнең сәнгать тере музыка юнәлешендә үсәргә тиеш киләчәктә. «Үзгәреш җиле» дә «Зур концерт» та - берничә адымга алга китү. Джаз-бэндның үсеше татар эстрадасының язмышына бөтенләй башка борылыш бирә алыр иде, миңа калса. Катлаулы симфоник музыканы һәркем аңламый, кабул итми, дигән очракта, джаз бу ситуацияне хәл итәргә булышыр иде. Татар джазы - минемчә, татар сәнгатен дөнья күләмендә популярлаштыру өчен дә менә дигән инструмент. Мин аны киләчәктә шулай күрәм дә
Фотолар Филармония архивыннан.
Добавить комментарий