Ничек яхшы кеше булырга?
Җәйге яллар – вакытны үзеңә күбрәк билгеләр өчен кулай чак. Ел дәвамында «карармын» дип тамгалап куйган фильм, сериалларны карап, «укырмын» дигән китапларны укырга мөмкинлек табып, мәсәлән. Ә яңаларына килгәндә, алар арасында да кинәнеп карарлык, йә укырлыклары җитәрлек.
15 июля 2022
Шул ук вакытта Франзен классик традицияләрне постмодернистик эзләнүләр белән кушып, экспериментлар ясаудан да курыкмый. «Поправки» романыннан (2001) соң, без аның экспериментлары белән «Свобода» (2010) һәм «Безгрешность» (2015) мисалларында инде очраштык. Һәм менә «Перекрёстки»да автор үзенә яңа сынау һәм максат билгеләгән – тулы бер зур романнар циклы тудыру. Бу, чыннан да, зур амбицияләр мәйданы: 600әр битле романнан торган трилогия, өстәвенә аталышы да шактый җәлеп итүчән – «Барлык мифологияләргә дә ачкыч».
ДЖОНАТАН ФРАНЗЕН. ПЕРЕКРЁСТКИ
Елы: 2022
Иле: АКШ
Жанры: зур роман
Нәшрияты: Corpus
Тәрҗемәчесе: Юлия Полещук
Әсәрнең үзәгендә – артык бәхетле булмаган гади генә провинциаль гаилә. Пастор белән аның хатыны. Алар урта яшьләр кризисы кичерә, бер-берсенә карата моңарчы җыелып һәм мөмкин булганча яшереп килгән үпкә-ачуларын сәер ысуллар белән дөньяга бушата. Без китапны укый башлаган мәлдә икесе дә критик халәттә, зур бер сорау алдында тора – саклап калыргамы гаиләләрен, әллә юкмы?
Әсәрнең үзәгендә – кешеләр һәм аларның язмышлары, ләкин монда тагын бер персонаж дәрәҗәсенә диярлек үстерелә торган «үзәк» бар, ул да булса – чиркәү каршындагы христианнар клубы. Исеме – «Перекрёстки». Бу клуб нәкъ менә барысын да берләштерүче, персонажларның язмышларын бер төенгә төенләүче сәбәп тә, нәтиҗә дә.
XIX–XX гасыр социаль романнары традициясен Франзен моңарчы да дәвам итә иде, әмма бу романда ул аеруча кискен гәүдәләнеш ала. Мин романны укыганда әледән-әле үземне Томас Вулфның «Взгляни на дом свой, ангел» һәм «Домой возврата нет» кебек «кирпеч»ләрендә яшәгәндәй хис иттем. Әйе, гасыр белән гасыр арасы гына аерма, әмма проблемалар барыбер дә шул ук булып кала бирә, без, кешеләр дә, Вакыт агымы аша узганда, һаман шул ук булып кала бирәбез, әллә ни үзгәрмибез. «Перекрёстки» каһарманнары берөзлексез талаша, әрләшә, өйләрен ташлап чыгып китә, кире әйләнеп кайта, кайткач, барысы да өр-яңадан башлана һәм дәвам итә, дәвам итә, дәвам итә... Романның соңгы битләренә кадәр тормышның бу даулы шаукымында бәргәләнәбез, чишелеш югын да бик яхшы аңлыйбыз.
Секталар һәм руханилек мавыгуына күмелгән 70 нче еллар Америкасы белән безнең үз заманыбыз бөтенләй дә аерылмый диярлек. Һәм, аннан да бигрәк, бу әлеге дә баягы Голсуорси, Манн, Достоевский, Толстой, Бальзак, Гюго, Маркесларга да килеп тоташа торган җеп, дисбе.
Зур Американың кечкенә генә бер кисемтәсен тәшкил иткән «Перекрёстки» клубының прототибы, әлбәттә, өстә үк ята – бу хәзерге көнбатыш җәмгыяте. Франзенның аңа чыгарган бәясе һәм карары үтә кискен: аның фикеренчә, бу җәмгыять – «ХХ йөзнең әнә шул азаккы елларында үз‑үзен саткан, йөзен югалткан кешеләр һәм өметләр өере». Аның каһарманнары – искиткеч талантлы һәм эчке перспективалы кешеләр. Бу – харап ителгән өметләр һәм баштан ук чынга аша алмаган хыяллар, утопияләр турындагы роман да.
Франзен каһарманнары христиан кануннарыннан китеп, бәхет тапмый, алар барып сыеныр урын һәм кочак эзләвен дәвам итә.
Әмма сүз клуб хакында барганда, дин генә күздә тотылмый. Ә, иң беренче чиратта, кешеләрдә яшәгән эчке әхлак белән иман. Автор биредә без кайчандыр йөз чөергән патриархаль кануннарның шул дәрәҗәдә үк кире кагып, өзеп ташларлык зынҗырлар булмавына да ишарә итә. Аның төп соравы – нинди ирек хакына алмаштык без элеккеге яшәешебезне? Нәрсә бирде безгә ул ирек һәм без чыннан да бәхетлерәкме хәзер?
«ТӨРКЕМГӘ ХРИСТИАН ҖӘМГЫЯТЕ БУЛАРАК НИГЕЗ САЛЫНГАН ИДЕ, ӘММА УЛ АННАРЫ ҮЗ ТОРМЫШЫ БЕЛӘН ЯШӘП КИТТЕ. ҺӘМ БЕЗНЕҢ НӘРСӘГӘ ЮЛ КУЙГАНЫБЫЗНЫ АҢЛАУ ГАҖӘПЛӘНДЕРӘ. МИНЕМ – НӘРСӘГӘ ЮЛ КУЙГАНЫМНЫ ВАЕМЛАУ. ӘГӘР БОЛАРНЫҢ БАРЫСЫ ДА БЕЗНЕ ЯҢАДАН ХОДАЙГА КИТЕРМИ ИКӘН, БУ, АСЫЛДА, БАРЫ ТИК ИНТЕНСИВ ПСИХОЛОГИК ЭСПЕРИМЕНТ КЫНА, БАШКАЧА АТАП БУЛМЫЙ. ҺӘМ БУ ЭКСПЕРИМЕНТ БЕЗНЕ ИСКИТКЕЧ ДӘРӘҖӘДӘ ИРЕКЛЕ ДӘ ИТӘ АЛА, ДӘВАСЫ ЮК ГАЗАПКА ДА ДУЧАР ИТӘРГӘ МӨМКИН».
Сүз уңаеннан, Франзен – инанулы, дини кеше түгел, ул үзен «яшерен инанусыз христиан» дип атый. Һәм аның фикеренчә, традицион җәмгыять кануннарына кире әйләнеп кайту – җүләрлек булыр иде. Әмма ул, шуның белән беррәттән, менә нәрсәне дә ассызыклый: безгә барыбызга да сыеныр ышык кирәк. Ә бу ышык – ата-бабалардан килгән дөреслек белән иман (ул дин белән тәңгәл дә булырга мөмкин, булмаска да!). Юкка гына «Перекрёстки» каһарманнары әсәрнең башыннан азагына кадәр «Ничек яхшы кеше булырга?» дигән сорауга җавап эзләмидер. Һәм моңа әсәр геройларының җаваплары да бик гади. Яхшы кеше булу ул: якыннарыңны кайгырту, алар өчен җавап тоту; Вьетнамда барган вакыйгаларны үз шәхси газабың итеп кичерү, гаеп тою; яраткан кешеңне рәнҗетмәү һәм аның хакына корбанга барырга әзер булу... Франзенның әхлак кануннары шулкадәр гади, гадәти, һәм ул аларны фәлсәфи категорияләр яссылыгына күчерүне бөтенләй кирәк тапмый. Гамәл кыл – менә шул синең иң зур көчең һәм җаваплылыгың. Тәвәккәлегең һәм дөреслегең. Ялгышасың икән, төзәт ул гамәлеңне!
«Перекрёстки» – бик массив һәм бер урында таптанып тора торган әсәр. Анда декорацияләр дә, локацияләр дә алышынмый диярлек. Әмма бу – гаҗәеп кызыклы һәм нечкә диалоглар, борылышлар, сурәтләүләр белән тулы киң бер полотно.
Луиза Янсуар
Фотолар litres.ru сайтыннан алынды
Добавить комментарий