«Ник ак була икән таш пулат, маллар кыйбат түгел, баш кыйбат»*
Казанның Вишневский урамында яшәүче калын гәүдәле, каты холыклы Хәдичә апаны ярты шәһәр белә. Кемнәрдер аңа табына. Икенчеләре астыртын гына күралмый. Хәдичә апада кибеттә булмаганны табып була. Хатын‑кыз фин итекләре, чех туфлиләре, Австрия пальтолары, төрек кайры туннары, Польшада тегелгән костюмнар, чәшке мехыннан башлыклар... – бөтен нәрсәне! Һәм боларның барысын да ул өеннән сатып ята. Дөрес, аның биек койма артына посып утырган ныклы агач йортына урамнан гына, туп‑туры эләгү мөмкин түгел. Моның өчен яхшы танышлык һәм җитди кешеләрнең үтемле сүзе кирәк.
Хәтта дошманнарының да Хәдичә апаны спекулянт дип атарга теле әйләнми. Спекулянтлар, милициядән куркып, базарның аулаграк урыннарында кача-поса, кулларына очраклы рәвештә эләккән товарны сата. Ә Хәдичә апа базарга яңа сауган сөткә дип кенә йөри. Дефицит товарны аның өенә капларга тутырып алып киләләр. Даими сатып алучылар арасында бик җаваплы иптәшләр дә бар. Хәдичә апа җитди элемтәләре булган ханым иде шул.
Бервакыт аның ишеген шакыйлар. Килешенгәнчә шартлы «өч озын – ике кыска шакылдату» түгел – шактый каты, таләпчән шакылдату була ул. Капка ярыгыннан күрсәтелгән ОБХСС таныклыгы куркытмый Хәдичә апаны. Ул капкасын ачып, килгән иптәшләрне кертә. Кыядай нык Хәдичә апа үзенең шкаф, тумбочка һәм сандыкларында актарынганнарын тыныч кына күзәтеп, анда нәрсәләр ятканын аңлатып тора. Аннан соң килүчеләргә ияреп, тыныч кына машинага кереп утыра да сак астында «Черек күлгә» китә.
Тикшерүче сорау алырга чакырганда да ул үзен нык, тыныч тота, әйтерсең лә бернәрсә дә булмаган. Тикшерүче кәгазь капларда аңа дефицит товар җибәреп яткан зур кешеләрнең исемнәрен атавын сораганда бары тик көлемсерәп кенә куя. Зур кешеләрнең тиздән шалтыратачакларына, шуннан соң үзен кайтарып җибәрәчәкләренә ышана ул.
Вакыт бара. Хәдичә апаны җибәрмиләр. Тикшерү дәвам итә. Алай гына да түгел, берничә атнадан камерага аның ирен кертәләр. Тимер ишекләр шапылдап ябылуга, ире усал итеп:
– Нәрсә, тыгынып туйдыңмы инде хәзер? – ди.
– Ярар инде, – дип кулын гына селти Хәдичә апа. – Мунча астында безнең ике гомергә җитәрлек бар әле!
Шул ук кичне оперативниклар мунча астыннан бер чиләк алтын казып чыгара...
Тикшерүче кабинетында Хәдичә апа инде, сабырлыгын җуеп, вулкандай кайный. Исемнәрне атамый, әмма яный:
– Чыгармасагыз, судта барысын да сөйләп бирәм. Күрмәгәннәрен күрсәтәм...
Аны чыгармыйлар. Хәер, күрәсең, кемдер шалтыраткандыр: Хәдичә апаны тиз арада төрмә хастаханәсенә алып китәләр.
Төрмә хирургы ясаган операция гади генә була анысы – бүсергә. Ә аннан соң кемдер палатадагы форточканы ябарга оныткан, дип сөйлиләр...
Судта барысын да сөйләрлек кеше калмый инде.
Добавить комментарий