Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Оча торган танк» командиры

Николай Столяров, Бөек Ватан сугышының атаклы очучысы, Казанның Дары бистәсендә туып-үскән. Бронза бюстны аңа әле исән чагында ук куйганнар...

Миннән еш кына һавада узкайсысы иң авыр булуы турында сорыйлар, – дип искә ала Николай Столяров. – Ә сугыш вакытында җиңел «рейслар» булмады. Безнең штурмовикларны юкка гына «Оча торган танклар» дип атамый иделәр бит. Бездән нәрсә таләп ителде? Тизлек, манёврлылык, объектны тиз таба белү. Авиациядә: «Биеклек хуҗасы – бәрелеш хуҗасы», – диләр».

Ил-2 штурмовигында Николай Столяров очканда, сугышның хуҗасы кем икәне полкташларына гына түгел, хәтта дошманнарга да мәгълүм була. 141 нче гвардия авиация полкы командиры Алексей Компаниец, үзенең очучысын тасвирлап, болай дип яза: «Иптәш Столяров – искиткеч очучы-штурмовик, ул һәр хәрби очышта батырлык һәм каһарманлык күрсәтә, шул ук вакытта дошманның тере көченә һәм техникасына зур зыян сала. Ул, иң тәҗрибәле һәм куркусыз очучы буларак, һәрвакыт командованиенең аеруча катлаулы һәм җаваплы бурычларын үтәр өчен җибәрелә һәм, бернинди кыенлыкларга да карамастан, үзенә тапшырылган барлык хәрби бурычларны да бик яхшы башкарып чыга».

Компаниец әлеге характеристикасында сугыш вакытында еш кына игътибар бирелмәгән иң мөһим нәрсәне дә билгеләп үтә: «Һава яуларында ул үз кешеләрен дә, хәрби техникасын да югалтмый иде».

Үзенең беренче Советлар Союзы Герое Алтын Йолдызын Николай Столяров 1944 елның июлендә – Курск сугышы вакытында, Днепрны кичкәндә, Полтава, Кременчуг һәм Кировоградны азат иткәндә дошман авиациясенә каршы һава сугышларында күрсәткән батырлыгы өчен алачак. Икенче Йолдызы бер ел узгач, Корсунь-Шевченко, Львов-Сандомир, Берлин һәм Прага операцияләрендә хәрби бурычларны үрнәк итеп үтәгәне өчен биреләчәк.

Сугыш елларында Николай Столяров немецларның позицияләрен һөҗүмгә һәм бомбага тотарга 185 тапкыр оча. Шәхсән үзе дошманның 8 самолётын, 52 танкын, 24 артиллерия батареясын, 200дән артык автомашинасын һәм бик күп тере көчен юк итә. Хәрби-авиация мәктәбендә тизләтелгән курсларда сигез ай тирәсе укып, 1941 елның декабрендә сугыш тәҗрибәсе бөтенләй булмаган 20 яшьлек кече лейтенант сыйфатында фронтка эләккән очучы өчен искиткеч күрсәткечләр бу...

Николай Столяров 1922 елның 22 маенда Казанда туа. Әти‑әнисе белән шәһәр читендә, Дары бистәсендә яши. Аларның йортын – искереп җиргә сеңгән өйне – әле күптән түгел генә Киров районындагы Лебяжье урамында күрергә мөмкин иде. Николай тәмамлаган урта мәктәп тә Киров районында урнашкан. Ул параллель рәвештә аэроклубта укый һәм пилот таныклыгы ала. Сугыштан соң Столяров туган шәһәренә әйләнеп кайтмый инде – Хәрби‑һава академиясен тәмамлый, Мәскәүдә яши һәм эшли. Ә 1953 елда туган каласы Казанда ике тапкыр Советлар Союзы Герое Николай Столяровның бронза бюсты куела. Һәйкәлнең авторы – Мәскәүдә Халык казанышлары күргәзмәсендәге данлыклы «Эшче һәм колхозчы» композициясен ясаган Вера Мухина.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера