Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Офыкларга сузылып киткән авыл юллары микән?..»*

Бүген без заманча юл һәм транспорт инфраструктурасының уңайлылыгы аркасында республиканың бер башыннан икенчесенә берничә сәгатьтә барып җитәргә күнеккән инде. Ә бит әле кайчан гына Казаннан Яр Чаллыга яисә Кама аръягы төбәгенә барып җитү өчен бер көнгә якын вакыт таләп ителә иде.

– ТАССРда 70–80 нче елларда юллар начар иде. Юл дип аталудан бигрәк хәрәкәт юнәлешен аңлата иде алар. Юлларның ел фасылына бәйлелеге табигать күренеше буларак, тиеш кебек кабул ителә. Язын һәм көзен юлга чыкканда вакытны берничә сәгатькә артыграк булачагын чамалап чыгасың, чөнки пычракта һәм чокыр-чакырлы юлда тизлекне әкренәйтергә туры килә, – дип искә төшерә «Связьинвестнефтехим» АҖ генераль директорының төзелеш секторы мәсьәләләре буенча урынбасары Тәлгать Абдуллин. – Бервакыт без Минзәлә ягына балыкка җыендык. Безнең белән бергә «Уазикта» хәрби комиссар да барды. Шәһәргә кире әйләнеп кайтканда ул батты, көпчәген югалтты, пычрактан чыга алмады. Ә без чыктык, чөнки йөк машинасында идек.
Автомобильдә Чаллыдан Казанга килгәндә үзең белән өч запас көпчәк алырга туры килә: юллар шулкадәр начар була.
1QAAAgOEpOA-1920
Ул заманнарда авиация ярдәмгә килә, әмма аның да үз үзенчәлеге була.
– 1979 елда миңа эш буенча Казаннан Нурлатка очарга туры килде. Һава температурасы -40 градуска төшкән кыш иде. Без 10 урынлы Ан‑2 самолеты белән очтык. Яшь вакытым, салкынга ис китми. Һай, ничек ялгышканмын булып чыкты! Самолетның тизлеге зур түгел. Ике сәгать ярым вакыт эчендә катып үлә яздым. Пилотларның үзләренең кабина ишеген ачып, салонга азрак җылы һава чыгарулары гына коткарып калды, – дип сөйли Тәлгать Абдуллин.
Башка юнәлешләрдә сәфәргә чыкканнарны да юл маҗаралары көтеп тора. 80‑90 нчы елларда Кама аркылы паромда чыгар өчен иртәнге 4–5тә инде урында – Саескан Тавында булырга кирәк иде. Өлгермәсәң, чиратың җитмичә, кунача калырга туры килә. Соңга калганнар, вакытны үткәрү өчен, гадәттә төнгә балык тотарга китә торган булганнар, дип сөйлиләр.
Моңа охшаш хәлләр Казаннан Югары Осланга Идел аркылы чыгу өчен паром көткәндә дә була. Идел елгасы аша автомобиль күпере 1990 нчы елда ачыла. Әмма Югары Осланга кадәр нормаль юлны ел ахырына гына эшләп бетерәләр. Ульяновскига машинада бару бары тик 1993 елда гына мөмкин була, чөнки Буадан Ульяновск өлкәсенә юл салына. Мәскәүгә трасса 1996 елда ачыла – Зөя аркылы күпернең икенче чиратын куллануга тапшырганнан соң. Ә Саескан Тавы янында Кама аша күпернең беренче чираты 2002 елда гына ачыла.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: