Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Олы мишәнең ямьле язы

Олы юлдан Олы Мишә авылына таба борылдык. Үзебез Мишә елгасын эзлибез: авылның атамасы бит әнә ничек атала. Тапмадык. Күрәсең, Мишә елгасы икенче якта, дип уйлаштык. Карасак, ике бала юл кырыендагы гөрләвекләрдә уйный. Тын да алмый шуларны күзәтәбез: бала чакның иң рәхәт шөгыле... Балалар да безгә игътибар итте, сагаеп гына күз төшерделәр.

– Мәдәният йорты кирәк иде безгә, – дип елмайдык.

– Менә бу юл белән туры гына барсагыз, күрерсез, апа.

– Аңлашылды, рәхмәт…

МӘДӘНИЯТЛЕ ТӨБӘК

Мәдәният йорты белән мәктәп кара‑каршы тора икән, ике бина да төзек, күренеп тора, ремонт ясалган. Башта мәдәният йортына керергә булдык, чөнки авылның актив хатын-кызлары безне биредә көтеп тора иде.

– Рузалия Газизова булам, 2006 елдан бирле Олы Мишә китапханәсен җитәклим, – дип каршы алды безне мөлаем гына апа. – 2015 елда мәдәният йортыбызга, шул исәптән китап‑ ханәгә дә, капиталь төзекләндерү үткәрелде. Хәзер инде эшкә сөенеп киләбез.

Мәдәният йорты 1995 елда салынган икән, 150 урынга исәпләнгән.

Мәдәният йортында авылның актив хатын-кызлары безне көтеп тора иде.

Авыллар буенча йөргәндә шуңа игътибар итә‑ без: күп җирдә фольклор ансамбльләре оешкан. Алар авыл сәхнәсендә генә түгел, район, республика күләмендәге бәйгеләрдә чыгыш ясыйлар, урыннар яулыйлар. Олы Мишәнең дә талантлы хатын-кызлары, берләшеп, «Ядкарь» ансамбле оештырган. Махсус сәхнә костюмнары сатып алганнар, репертуар туплаганнар.

– Баянчыбыз гына юк, – дип уфтанды апалар. – Ә болай бик күңелле яшибез. Казанга да ничә тапкыр барып кайттык. Икенче сулыш ачылды диярсең, йөрисе генә килеп тора.

Олы Мишә бик зур авыл түгел: 106 хуҗалыгы бар, 273 кеше яши. Аның каравы, яшь гаиләләр шактый икән. Ким дигәндә, шундый ун гаилә санадылар. Мәдәният йортына җыелган апалардан авылның үткәне турында сораштык. Иң беренче булып Фаягөл апа Фәтхуллина сүз алды:

– 1976 елда китапханәгә кергән идем, утыз елга якын эшләдем. Ул вакытта әле Саба районына карый идек. Клуб белән китапханә исә аерым иде. Совет власте килеп, мәчет манараларын кисә башлагач, Олы Мишәнең Аллаһ йортын китапханә иткәннәр. Агач бина иде ул. Кышын утын яктык. Янәшәдә генә клуб урнашкан иде. Халык кичләрен я клубта, я китапханәдә булды. Ул вакытта телевизорлар бик юк та, булса да хәзерге кебек дистәләгән канал күрсәтми. Шуның өчен дә кешеләр егылып китеп китап укыды. Һич онытмыйм: китапханәнең исемлегендә сигез йөз кеше теркәлгән иде.

Фаягөл апа 1999 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме дә алган. Бүген дә өйрәнелгән гадәт буенча мәдәният йортына килә. Хәер, ул гына түгел, күп еллар мәдәният йортында эшләгән Рәкыя Галимова да авылның мәдәни тормышы өчен һаман сакта тора.

– 1946 елда туганмын, – диде Рәкыя апа. – Мин бәләкәй чакта Олы Мишәдә башлангыч мәктәп кенә иде. Аннары җиде классны Олы Саурыш мәктәбенә йөреп укыдык. Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлагач, үзебезнең авыл клубында эшли башладым. 1982 ел иде ул. Утыз өч ел әнә шулай халыкны агарту эшендә булдым.

– Клубка колхоз булыша идеме? Сабан туе, Яңа ел бәйрәмнәре турында әйтүем, – дим Рәкыя апага.

– Колхозга үзебез булыша идек. Безнең «Ленин» колхозы дүрт авылны берләштерде, халык күп, төрле бәйрәмнәр үткәрергә кирәк. Махсус газетага кадәр чыгардык. Көзге урып‑җыю вакытында амбардан кайтып кермәдек. Хәтта сыер саварга да йөрдек. Шулай да колхозның бер зур ярдәме булды. Эшли башлагач та, Казанга мәдәният министрлыгына уен кораллары сорап бардым. Авыл зур, урта мәктәп ачылды, балалар күп. Ә бер уен коралы да юк. Хәлне аңлаттым. Министрлыкта безнең колхоз рәисен яхшы беләләр булып чыкты, чөнки Ислам Хаҗиев республикада билгеле шәхес. Шулай итеп, авылга әллә никадәр заманча уен кораллары алып кайттым. Әле район үзәгендә дә андый әйберләр юк иде. Әнә шуның белән мәдәният йорты тормышы күзгә күренеп үзгәрде.

Фаягөл Фәтхуллина күп еллар – китапханәдә, Рәкыя Галимова мәдәният йортында эшләгән.

АБРУЙЛЫ МӘКТӘП

Әлбәттә, урта мәктәпкә дә кердек, чөнки бүген андый авыллар сирәк. Дөрес, укучылар язгы каникулда иде, аның каравы, укытучылар белән иркенләп сөйләшергә җай булды.

– Без бүген эш киеменнән. Әле менә махсус хәрби операция зонасына дип дистәдән артык җәймә токмач кисеп, киптерергә куйдык, – диеште мөгаллимнәр.

Олы Мишә урта мәктәбендә бүген 47 бала укый. Унберенче сыйныфта – бер, унынчыда алты укучы икән. Тулаем алганда, алдагы дүрт‑биш елда укучылар санга кимемәячәк, дип ышандырды укытучылар.

– Коллективта нигездә тәҗрибәле мөгаллимнәр, – диде Олы Мишә урта мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Люция Сәхәбиева. – Яшь укытучыларыбыз да бар, шөкер. Информатика укытучысы быел гына кайтты, бик сөенәбез. Бөтен фәннәр дә укытыла, укытучылар кытлыгы юк. Һәрхәлдә, әлегә шулай.

Һәр мәктәпнең абруйлы укытучылары була, тәҗрибәсе, белеме белән алар мәктәпкә яхшы күрсәткечләр бирә. Биредә дә без әнә шундый мөгаллимнәрнең берсе – Гөлфая Хуҗина белән таныштык. Рус теле, әдәбияты укытучысы ул, кырык еллык эш тәҗрибәсе бар. Укучылары даими рәвештә БДИ дан югары баллар җыя икән.

Олы Мишә мәктәбе укытучылары хәрби операция зонасына дип дистәдән артык җәймә токмач кискәннәр.

– Узган ел Олы Мишә мәктәбен өч укучы тәмамлады, – диде Гөлфая ханым. – Рус теленнән БДИны 96, 92 балларга бирделәр. Шулай ук Зәринә Гыйлаҗиева рус әдәбиятыннан да имтихан тапшырды, 100 балл җыйды. Быел исә унберенчене бер генә укучы тәмамлый, медальгә бара. Имтихан нәтиҗәләре яхшы булыр, дип уйлыйм.

– Башка фәннәр буенча да шулай югары баллармы? – дим.

– Әйе, югары баллар. Әлбәттә, кайбер елда кайтышрак булгалый. Тик нигездә укучыларыбыз имтиханнарны гел уңышлы тапшыра.

– Моның сере нәрсәдә? Укучылар мәктәптән тыш та тагын берәр җирдә имтиханга әзерләнәме?

– Куркып әйтмим: безнең бер генә бала да репетиторга йөрми, үзебез әзерлибез. Дөрес, балаларыбыз да тырыш, бергәләп аңлашып эшлибез. Үземнең фән буенча, менә мәсәлән, инша язу өстендә озаклап утырабыз, бу БДИда мөһим.

Башка фән укытучылары белән дә аралашып алдык: фикерле, тәҗрибәле мөгаллимнәр. «Олы Мишә мәктәбе гомергә районда алдынгылар рәтендә йөрде, хәзер дә шул югарылыктан төшмәс өчен, көнне төнгә ялгап эшлибез», – диделәр. Монда эш сәгате бетте дигән нәрсә юк: укучының соравы бар икән, укытучыга теләсә кайсы вакытта язып җибәрә.

– Тәрбиягә дә нык игътибар итәбез. Безнең балалар исәнләшмичә китми. Конкурсларга баргач, үзебезнең балалар белән башкаларны чагыштырабыз да, безнекеләр өчен сөенеп кайтабыз, – диделәр.

Олы Мишә урта мәктәбенә берничә ел элек капиталь төзекләндерү булган. Сыйныфлар иркен, заманча, тик менә агач идәннәрне алмаштырырга акча җитмәгән. Киләчәктә анысы да булыр дигән өмет белән яшиләр биредә.

– Безнең төп горурлыгыбыз – укучыларыбыз, – диде мөгаллимнәрнең берсе Раушания Муллахмәтова. – Олы Мишә мәктәбен тәмамлаучылар нинди генә зур урыннарда эшләми. Барысын да санап китсәң, тулы бер исемлек җыела. Ә бит аның тарихы әллә ни зур түгел: кырык елдан гына артык. Киләчәктә бу исемлек тагын да артыр дип уйлыйбыз, укучыларыбыз бик көчле!

Олы Мишә урта мәктәбенең фикерле, тәҗрибәле мөгаллимнәре.

ДҮРТ ЯШЕННӘН – АТ ӨСТЕНДӘ!

Олы Мишәдә урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханәдән тыш, ФАП, мәчет, кибетләр, кыскасы, барлык социаль үзәкләр дә эшли. Юллар яхшы, асфальт түшәлгән. Тагын шунысына игътибар иттек: ишелгән, хуҗасыз йортлар юк дәрәҗәсендә.

– Соңгы биш ел эчендә авылда ун яңа йорт салынды, – диде Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Фиргать Җамалетдинов.

Әнә шул яңа йортларның берсе – Хәмидуллиннарныкы.

Өч ел эчендә заманча ике катлы яңа йорт салып чыкканнар. Апрель аенда яңа нигезгә күченергә җыеналар икән.

– Бу – әби-бабамның нигезе, – диде Искәндәр Хәмидуллин. – Үзебезнең йорт исә каршыда гына. Әби белән бабай мәрхүм булгач, бу нигезгә яңа йорт салырга булдык. Тормыш иптәшем белән ике кыз үстерәбез. Әлегә барыбыз бергәсәти-әниләр белән яшибез.

Искәндәр – фермер, шәхси ярдәмче хуҗалык булып теркәлгән. Ике ел элек ферма салу өчен 600 мең сум грант откан. Шулай итеп, заманча мини-ферма барлыкка килгән. Сыерларны исә үз акчаларына алган. Бүген Искәндәрнең хуҗалыгында егермегә якын сөтлебикә бар. Маллар өчен игенен, печәнен үзләре үстерәләр. Егерме ике гектар пай җирләре бар, берничә елдан бирле шулай үзләре эшкәртә икән.

– Техниканы үз акчабызга юнәттек, әти белән бергә эшлибез, – диде яшь фермер. – Мин әтигә охшаган – мал җанлы, авылда яшәүдән рәхәтлек табам. Казанда ветеринария академиясендә белем алдым. Беренче курста укыганда ук үзем өчен хәл иттем: шәһәр минеке түгел, авылга кайтачакмын. Һәм шулай эшләдем дә.

Искәндәрнең шөгыльләре күп: көрәшче дә ул. Теләченең атаклы көрәшчеләр нәселе дәвамчысы. Дөрес, хәзер Сабан туйларында көрәшми икән, шулай да бу спорт төреннән ераклашмаган. Бүген ул Олы Мишә урта мәктәбендә көрәш түгәрәген җитәкли.

Яшь фермерның тагын бер күңеленә якын, юк, иң яраткан шөгыле бар: ул ат өстендә чаба, ягъни җайдак. Иң гаҗәбе, үзен белгәннән бирле атлар янында икән.

– Әти мине беренче тапкыр дүрт яшемдә ат өстенә утырткан, – диде Искәндәр. – Мин ул чакны бик хәтерләмим. Ә менә беренче тапкыр Сабан туенда ат өстендә чапканымны хәтерлим. Ул чакта миңа алты яшь иде. Әни хәзер көлеп тә, борчылып та сөйли: фермадан әти усал атны алып чыга да мине утыртып куя. Әни, куркып, мине аттан төшерә, әти яңадан күтәреп утырта. Шулай итеп, әти барыбер үзенекендә торган. Нәтиҗәдә, теләсә нинди атта утырып чаба алам.

– Кечкенә чагыңда да курку юк идеме? – дим.

– Юк иде. Һәм әти шуны аңлаган да. Ат үзеннән курыкканны сизсә, сине тыңламый. Шуның өчен, иң беренче эш итеп, куркуны җиңәргә кирәк.

– Тик кечкенә балада ул хисне ничек тәрбиялисең?

– Ул бирелгән буладыр инде. Мин гомер буе атларга мөкиббән. Хәзер дә шулай. Әни әйтә, балалар бакчасыннан качып атлар янына килә идең, ди. Ә менә энекәш алай атлар белән җенләнмәде. Әйтәм бит, ул яктан мин әтигә охшаган. Гомумән, безнең нәселдә ат белән «чирләүчеләр» күп. Әтинең энесе дә Теләчедә нәселле атлар тота.

Искәндәр ярышларда әллә нинди исемле атларны да җиңеп килгән. Хәзер дә өендә аты бар. Дөрес, ул чабышкы ат түгел, тик Сабан туе җиткәнче бер юртак алып кайтырга нияте бар. Нишлисең, үзе әйткәнчә, шуннан башка яши алмый…

– Бу күбрәк сезонлы эш, – диде шиномонтаж хуҗасы Рәмис Хисмәтуллин.

МАШИНАҢ ВАТЫЛСА, ПРОБЛЕМА ТҮГЕЛ!

Олы Мишәдә үз эшен башлаучылар шактый. Күбесенең шөгыле авыл хуҗалыгы белән бәйле. Тик менә сала өчен шактый ят шөгыльләр дә бар: шиномонтаж белән машина юуу пункты ачканнар биредә. Иң кызыгы – алар да бер-берсенә карап тора. Димәк, башта машинаңны юдырасың да, аннары көпчәкләрне алыштырасың. Ә күрше урамда автосервис та бар. Кыскасы, машинаң пычранса да, ватылса да, читкә чыгып йөрисе түгел.

– Бу инде күбрәк сезонлы эш, – дип аклангандай итте шиномонтаж хуҗасы Рәмис Хисмәтуллин. – Әлеге гаражда берничә ел пластик тәрәзәләр ясадым, хәзер дә заказлар булганда эшлим. Тик хәзер тәрәзәләр кую кыйммәткә төшә, элек сорау бик күп иде. Ә шиномонтаж эшләре белән өч‑дүрт еллап шөгыльләнәм. Акмаса да, тама инде.

– Күрше авыллардан да киләләрме? – дим.

– Килгәлиләр. Шәһәрдән кайтучылар да була, чөнки Казан бәяләре белән чагыштырганда, мин ярты бәясенә генә эшлим. Шиномонтаж каршысында торган гараж, ягъни машина юдыру пункты бикле иде. Күбрәк анда алдан язылып киләләр икән.

– Хуҗасы эштә әле аның, безнең монда һәр кешенең әллә ничә эше бар, – диде Рәмис Хисмәтуллин.

Ул да түгел, башларына яулык бәйләгән кызларны очраттык, мәдрәсәгә барулары икән. Олы Мишә мәчете каршында малай-кызлар өчен курслар оештырганнар. Шунда йөреп, гарәп хәрефләре, Коръән аятьләре өйрәнәләр. Остазлары – дини белеме булган Нурия Бәширова. Үзе дә әле кызлар кебек яп-яшь. Нурия мәктәптә тарих дәресләре дә алып бара һәм балаларга дини белем дә бирә. Бик матур башлангыч дип таптык.

...Олы Мишәдә шактый кеше белән аралаштык. Борчулары булса да, шатлыклары турында да алар тыйнак кына сөйли. Моны җирле халыкның бер үзенчәлеге дип кабул иттек. Һәм ул килешә аларга. Кайбер чакта лаф орып йөргәнче, әнә шулай тыйнак кына яшәү хәерлерәктер ул, чөнки мишәлеләрнең кемлеге турында эшләре, йорт-җирләре сөйли.

ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН
– Чыганакларга таянсаң, Олы Мишә авылының оешуы ХVII гасыр ахыры – ХVIII гасыр башына туры килә. Шул елларда авылга Биккенә нәселе килеп урнаша. Алар Саба районы Өчнарат авылында туып үсәләр. Бүген әлеге нәселнең дәвамчысы булып Илдус Нәбиулла улы Хәмидуллин тора. Яңа гына нигез салынган авылга исемне озак уйламыйлар, аңа Яна авыл исеме тагыла. Дөрес, бүген халык телендә авыл шулай дип йөртелсә дә, колхозлашу чорыннан алып документларда ул Олы Мишә буларак теркәлгән. Авылның урманга бик якын урнашуы яшәү өчен уңайлы шартлар тудыра. Авыл халкының төп кәсебе игенчелек һәм терлекчелек була.
Нурия Бәширова, Олы Мишә урта мәктәбенең тарих укытучысы
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера