Олы Тигәнәленең олы сөенече
– Республика авыллары буйлап сәяхәт иткәндә берәр (ә кайсыбер очракта берничә) гаҗәп кеше белән очрашасың да таң каласаң. Инде янә бүтән болай тәэсирләнмәм, дип уйлыйсың. Ә юк, янә сокланасың! Алексеевск районының Олы Тигәнәле авылына баргач та, әнә шундый гаҗәп кешеләргә тап булдык.
27 мая 2021
Алексеевск районында татар авыллары бармак белән генә санарлык. Олы Тигәнәле шуларның берсе. Биләргә бара торган юлда кала ул. Мәдәният йорты каршына килеп туктагач та «аһ» иттек – каршыда җәелеп елга ага. Ул нәкъ авыл уртасында. Шул елга буеннан урамнар уч төбендәге кебек күренеп тора. (Йортлар тау башынарак урнашкан). Искиткеч матурлык! Өстәвенә табигатьнең уянган мәле – бөтен җирне яшькелт төскә манып, яшел чирәм борын төртеп килә. Ә һавасы!..
Шушы матурлыкка карап күпме исәрләнгән булыр идек, телефон шалтырады – Туган як музеена килергә чакыралар. Машинабызга утырып шунда киттек.
Без булган авылларның («Татарстан» журналы татар авыллары турында даими яза) бик сирәгендә генә музей бар. Аерым бинасы, дәүләт статусы булган музей турында сүз бара. Олы Тигәнәледә андый дәрәҗәле урын бар икән. Авылның хөрмәтле апалары шунда җыелып, безне көтеп тора булып чыкты.
Танышабыз, бик сөйкемле ханым – музей җитәкчесе Фаягөл Хәлилова икән.
– Биредә әле сентябрьдән генә эшлим, аңа кадәр егерме биш ел мәктәптә физика, математика укыттым. Музей эше бик күңелле, үзем өчен күп яңалыклар ачам, – дип сүз башлады ул.
Музей рәсми рәвештә 2003 елда ачылган. Авыл кешеләренә мәдрәсә буларак та хезмәт итә ул. (Дөрес, рәсми рәвештә түгел.) Музейның оешу тарихын Лилия ханым Зарипова сөйләде, чөнки ул биредә ике дистә елга якын эшли.
– Уналты ел музейны җитәкләдем. Лаеклы ялга чыккач, фонд буенча җитәкче булып калдым. Бездә дә кәгазь эше күп бит, Фаягөл яшьрәк, шуңа да урынымны аңа бирдем. Бик аңлашып эшлибез. Музейның чишмә башында хөрмәтле мөгаллимә Даһия апа Хафизова тора. Бик авыл җанлы иде ул, туксан биш яшенә кадәр яшәде. Даһия апа музейны башта мәктәпнең бер классында оештырды. Инде экспонатлар күбәйгәч, үзенең укучысы – Әлмәт «Татнефтепромның» элеккеге җитәкчесе Ралиф Кәрим улы Зариповка мөрәҗәгать итте. Ул чагында район башлыгы Алексей Иванович Демидов иде. Алар бергә әлеге бинаны төзеп чыктылар.
Мәдәният йорты каршына килеп туктагач та «аһ» иттек – каршыда җәелеп елга ага.
Музей өч яклы, заманча, зур. Авылның бар тарихын үз эченә алган.
Музейның оешу тарихын Лилия ханым Зарипова сөйләде.
– Олы Тигәнәледә дүрт мәчет эшләгән, – диде Гөлсирә апа Хәмәтшина.
Олы Тигәнәле музее белән танышып чыктык. Өч яклы, заманча, зур ул. Авылның бар тарихын үз эченә алган. Аннары биредә зурлап сөйләрлек, республика тарихында да эз калдырган шәхесләр күп. Мисалга, Олы Тигәнәленең атаклы уллары Батталовларны китерергә була: Салих Баттал – язучы; 1941 елны Мәскәү консерваториясен тәмамлаган Мөбарәк Баттал исә – Татар дәүләт опера һәм балет театрында гобойчы; Абдулла Баттал – җәлилчеләрдән берсе. Һәркайсының язмышы турында аерым язарлык...
Музей мәдрәсә ролен дә үти, дидем. Бүген бирегә Олы Тигәнәленең унлап хатын‑кызы дин сабагы өйрәнергә килә. Фәния Нәсыйхова – әнә шул гүзәл затларның берсе. Утыз биш ел буе авыл мәктәбендә балаларга немец теле укыткан ул. Хәзер инде лаеклы ялда.
– Шушында килергә атлыгып торабыз, – ди Фәния апа. – Гарәп графикасын өйрәндек. Аллаһка шөкер, инде кулда Коръән. Алга таба да дини гыйлемебезне арттырырга язсын.
Авыл хатын-кызларына дин гыйлемен Гөлсирә апа Хәмәтшина өйрәтә. Гомер буе мәктәптә балаларга белем биргән хөрмәтле укытучы ул. Яраткан эшеннән китсә дә, һаман да аң‑белем таратуда. Авылның акъәбисе дә икән, Коръән укырга, мәет юарга да аны чакыралар.
– Мин шушы авылда тудым, шушы авылда гомер иттем, – диде Гөлсирә апа. – Тормышның төрле вакытын күрдем. Мөгаен, халык өчен иң яхшы чор – совхоз оешкач булгандыр. Әйбәт хезмәт хакы да алып эшләделәр, газ да керде.
– Ә дингә кайчан килдегез? – дим.
– Күңелдә иман гел яшәде. Әби-бабайларыбыз да динле булган. Олы Тигәнәледә дүрт мәчет эшләгән. Без исә шул туксанынчы елларда, халыкка дин юлы ачылгач килдек. Аллаһка шөкер, авылыбыз иманлы. Өч партия укучылар чыгардым инде. Гарәп хәрефе танымаган хатын-кызлар бик аз кеше калгандыр. Кемнең теләге бар, барысы да өйрәнде. Хәтта ир‑атлар да укыды.
– Фермерлык эшенә 2003 елда керешкән идем, – диде Әсгать Гатин.
САРЫК БИЗНЕСЫ
Олы Тигәнәледә 186 хуҗалык исәпләнә, 471 кеше яши. Биредә татарларга хас тырышлык күзгә ташлана. Йорт-җирләре ялт иткән. Мөгезле эре терлек асраучылар да күп. Мисал өчен, шәхси хуҗалык статусында йөргән өч гаилә бар. Аларның берсендә 10, икенчесендә 12, өченчесендә 21 баш савым сыеры бар. Атлар тотучы гаилә дә яши. Без исә сарык асраучы кешеләр – Гатиннар хуҗалыгында булдык. Гаилә башлыгы Әсгать абый башлаган эшне бүген улы Марсель дәвам итә. Казанда югары белем алганнан соң, егет яшәргә туган авылына кайткан.
– Фермерлык эшенә 2003 елда керешкән идем, -диде Әсгать абый. – КФХ булып теркәлдем. Заманында үгезләр, сыерлар да асрадым. Бүген исә сарыклар гына тотам, мөгаен, иң отышлысы шулдыр. Бүгенге көндә 250 баш сарыгыбыз бар. Корбанга да күпләп үстерәбез. Көнаралаш килеп алалар. Хәзер җәй көне бигрәк сорау зур. Ел әйләнәсе буенча санасаң, мең баш сарык үстерәбездер.
Гатиннарга ул яктан уңайлы – бакча артларында гына болын. Сарыкларны алып чыгып, өчәр чакрым ераклыкта йөртеп кайтаралар. Без килгәндә дә маллар болында йөри иде. Хуҗалар сарыкларның меринос токымына өстенлек бирә икән – авырлыкны тиз җыя, ите тәмле.
– Йонын нишләтәсез? – дидем әле «туннарын» салмаган сарыкларга карап.
– Үзебез алабыз. Хатын, малай, үзем... Йон кыркый торган электр машинабыз бар, аның белән тизрәк. Тик андый апппарат йонны калдыра, шуңа күрә калганын гади кайчы белән кисәбез.
Ике йөз илле баш сарыкның йонын ничә көн аласыз? – дим.
– Төрлечә инде, вакытка карап. Аның бит яшь бәрәннәре бар, аларына тиясе түгел. Шуңа ике йөз илле баш ук булып чыкмый. Элек йонны кешегә акча түләп алдыра идек, соңгы елларда үзебез маташабыз. Әйтәм бит, электр машинасы алдык.
– Ә сарыкның йонын, тиресен нишләтәсез?
– Йонның бәясе тиеннәр генә, ташласаң да була. Тиресен бөтенләй чүплеккә атабыз. Берәүгә дә кирәк түгел. Ите ярый инде, килосын 400 сумнан сатабыз. Игенен, печәнен сатып алмаганда, сарык асрарга була.
Гатиннарның кырык дүрт гектар җирләре дә бар. Печән, иген үстерү өчен техникасын да юнәлткәннәр. (Барысын да берәмләп үз акчаларына сатып алганнар). Көтү көтәргә, сезон вакытында булышырга даими эшкә бер кеше яллаганнар. Калганына үзләре. Гаиләдә берәү дә тик тормый.
– Әле ике кибет тә тотабыз, – ди Әсгать абый. – Кибеттә хатын сату итә. Марсель белән чиратлашып без товар алып кайтабыз. Кибетнең бер ягы кафе кебек – ризыклар әзерлибез. Авылның уңган бер хатынын пешекче итеп эшкә алдык. Бик тәмле пироглар пешерә, яратып алалар.
АЛТЫН КУЛЛЫ ГАИЛӘ
Без, журналистлар, кая барсак та, кызык шөгыльләре булган, үзенчәлекле кешеләрне, гаиләләрне эзлибез. Олы Тигәнәледә ун, сигез балалы гаиләләр бар икән. Тик алар өйдә булып чыкмады. Аның каравы, бик үзенчәлекле гаилә – Бәйрәмовлар белән таныштык. Ир белән хатынны чын мәгънәсендә сәнгать осталары дияргә була. Һөнәрләре буенча икесе дә укытучы. Хәлил абый мәктәп директоры булып та эшләгән. Хәзер инде гади укытучы. Ә Фәридә апа лаеклы ялда, эштән киткән. Бәйрәмовларның йорты музейны хәтерләтә, җитмәсә, һәр бүлмә төрле «экспонатлар» белән тулган. Ишегалдына аяк баскач та, биредә иҗади кешеләр яшәгәнлеген аңлыйсың – башта ук аккошлар, пингвин, ләкләкләр «сәламли». Ир белән хатын үзләре дә бик сөйкемле, елмаеп кына торалар.
Фәридә апа, кәгазьне түгәрәкләп, башта нәзек көпшәләр, аннан аларны беркетеп, төрле фигуралар – тегермән, йорт, читән һ.б. ясый. Аеруча шундый технология белән ясалган курчаклары сокландырды. Кәгазь көпшәләрдән чын курчак ясап куйган!
– Бер елны балалар белән конкурска әзерләндек, шунда бу юнәлешне өйрәндем, – диде Фәридә апа. – Аннан соң укучыларга өйрәттем. Хәзер интернеттан карап әллә ниләр эшләргә була бит.
Хәлил абыйның да фантазиясе көчле. Ул вазаларга кадәр ясый. Хатыны иҗат иткән курчак, читәннәрне буйый. Тагын бер шөгыле – тал чыбыгын бөкләп, вазага кую өчен чәчәккә әйләндерә.
– Тал чыбыгын язын кисеп алырга кирәк,- ди хуҗа кеше. – Аннан көрәк сабына чорнап куям. Ул шулай бөтерелеп кибә. Шуннан тал чыбыгын буярга, төсле тасмалар белән чорнарга мөмкин.
Фәридә апаның кулыннан килмәгән эше юк – бәйли, тегә, сәйләннән картиналар, чәчәкләр, хәтта йомырка кабыгын төеп тә әллә нинди савытлар ясый.
Ирле-хатынлы Бәйрәмовлар икесе дә диндә. Хәлил абыйның тарихы аеруча үзенчәлекле:
– Ике ел элек тавыклар бер‑бер артлы гарәпчә «Аллаһ» дип язылган йомырка салды,-диде гаилә башлыгы. – Без аларны гарәпчә яхшы белгән кешеләргә дә күрсәттек. Чынлап та шулай, диделәр. Менә шуннан соң намазга бастым, Аллаһ Тәгаләдән моны бер билге дип кабул иттек.
Хәлил абый ул йомыркаларны безгә дә күрсәтте. Чынлап та, гарәп хәрефләренә охшаган язулар бар анда. Гаҗәп...
ЗАМАНЧА МӘКТӘП
Олы Тигәнәленең горурлыгы, олы сөенече – яңа ачылган мәктәп. Бер ел эчендә салып чыкканнар аны. Балалар бакчасын да үз эченә сыендырган бина әллә кайдан балкып тора.
Хәлил Бәйрәмовның да фантазиясе көчле. Ул вазаларга кадәр ясый. Хатыны иҗат иткән курчак, читәннәрне буйый.
Мәктәптә кырык алты бала укый, балалар бакчасына 15 сабый йөри. Бакчага килмәгән өч яшькә кадәрле сабыйлар да шактый икән әле. Кыскасы, мәктәпнең киләчәге бар.
– Дөресен әйтим, мондый заманча бина безнең өчен могҗизага тиң булды, – ди сөйләде Олы Тигәнәле төп белем бирү мәктәбе директоры Айсылу Сәйфетдинова. – Мондый мәктәп әлегә республикада юк дип беләм. Бәхет инде бу, зур бәхет.
– Ә мондый бәхет сезгә ничек елмайды? -дим.
– Элеккеге мәктәп 1985 елда төзелгән иде. Түбәсеннән су ага, тузган иде. Махсус комиссия килде, төзекләндерү мөмкин түгел, дигән нәтиҗә чыгардылар. Әле бездә 2024 елда гына мәктәп салынырга тиеш булган. Тик шушындый хәл булгач, тиз генә эшләргә карар кылалар. Әлбәттә, район башлыгы Сергей Демидовның тырышлыгы да бу. Ул безнең авылга, гомумән, җирле татарларга карата хәерхаһлы мөнәсәбәттә.
Берара авылда мәктәпне ябалар дигән хәбәр дә таралган. Укытучыларда да шундый курку хисе булган. Ә нәрсә, күрше Урта Тигәнәле авылында урта мәктәп бар, тоталар да балаларны шунда күчерәләр. Тик, бәхеткә, авыл кешеләренең, укытучыларның фаразы чынга ашмый.
– И, Олы Тигәнәле кебек борынгы, тарихи авылда мәктәп ябылса, авыл өчен зур фаҗига булыр иде, – диде Айсылу Сәйфетдинова. – Шөкер, Аллаһ Тәгалә безне ишетте. Әле бит мәктәбебез районда татар телен өйрәнү үзәге булып та тора. Татар мәктәпләренә кагылышлы барлык чаралар да бездә уза хәзер. Ел дәвамында башка мәктәпләрдән укучылар, укытучыларны кабул иттек. Татарча рәхәтләнеп аралашып, семинарлар, төрле ачык дәресләр үткәрдек.
Олы Тигәнәле төп белем бирү мәктәбе сиксән укучыга исәпләнгән. Классларны карап чыктык – барысы да заманча. Һәр сыйныф бүлмәсендә проектор бар, химия, физика кабинетлары җиһазландырылган. Якты, иркен заллар. Биредә укучы балалар өчен чын күңелдән сөенеп йөрдем.
Укучы дигәннән, берничә ата‑ана белән сөйләштек. «Улым, кызым, фәлән югары уку йортын тәмалап, шундый урында эшли», – дип бер горурлык белән сөйләделәр. Хәтта күзләренә яшь килде. (Менә ул балаң белән горурлануның чын үрнәге!) Чынлап та, зур дәрәҗәләргә ирешкән егет-кызлар бар биредә.
...Сөенеп кайттык Олы Тигәнәледән. Беренче чиратта шундый заманча мәктәп салынуы куандырды. Кырык баламы, иллеме, мөһим түгел, алар заманча белем бирү йортында укый һәм ана телләрендә белем ала. Аның бит әле икенче ягы да бар – яшьләрне авылда калдыру өчен бер кызыксындыру чарасы да бу. Авылга яңа сулыш өрү дә. Тырыш, кунакчыл халкы турында әйткән дә юк. Биләргә юл тотсагыз, Олы Тигәнәлегә дә кереп чыгыгыз, үзегез дә инанырсыз.
Мондый заманча бина безнең өчен могҗизага тиң булды, – диде Айсылу Сәйфетдинова.
Олы Тигәнәле төп белем бирү мәктәбе сиксән укучыга исәпләнгән
ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН
«...Безнең Тигәнәле авылының исеме каян килеп чыгу турында ике төрле сүз йөри, – дип яза Салих Баттал. – Берәүләр, авылны буеннан-буена урталай бүлеп аккан инеш тигәнә кебек казылма юл салганга, авыл «Тигәнәле» дип аталуын әйтәләр. Авылдашыбыз Максуд Мөбарәкҗаны болай дип аңлаткан иде: «Бабаларыбыз бирегә күчеп килгәндә бу урында тигәнәк (кырмавык) үсемлеге баскан булган. Шуңа «Тигәнәкле» дип атаганнар да, тора‑бара «к» хәрефе төшеп калган».
Салих аганың әйтүенә караганда, авылыбызга нигез салынуга дүрт йөз сиксән еллар бар. «Ун баба чамасы» – дигән иде Максуд Мөбарәкҗаны 1946 елда», – ди ул.
Безнең авылны Олы Тигәнәле дип тә, Зур Тигәнәле дип тә һәм Иске авыл дип тә йөртәләр».
(«Олы юлда Олы Тигәнәле» китабыннан.
Авторы – Бәдретдин Шәйхетдинов).
Фото: Лилиана Вәлитова
Руфия Фазылова
Добавить комментарий