Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Оҗмахның бер өлеше»: Печниковлар йорты

«Оҗмахның бер өлеше»: Печниковлар йорты

Ульянов-Ленин урамының иң азагында урнашкан агач йорт – Казанда инде бик сирәк сакланып калган ядкәрләрнең берсе. Дөресен генә әйткәндә, аңа зур игътибарны «Том Сойер Фест» җәлеп итте. Чөнки ул нәкъ менә шушы йорт ишегалдыннан башланып китте. Йортның тагын бер гаҗәеп кадерле дә, сөенечле дә үзенчәлеге – илдә нинди генә вазгыять булмасын, менә инде дүрт буын дәвамында дворян Печниковлар нәселе биредә үз нигезендә яши. Аларның йөрәге йорт йөрәге һәм гасыр пульсы белән бербөтен.

14 ноябрь 2025

Башкалабыз Казанда сакланып калган, тарихлары милли мәдәниятебезнең асыл затлары белән бәйле агач йортлар белән таныштыруны дәвам итәбез. «Казанның агач йортлары» проектын «Татарстан» журналы «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы белән берлектә эшли.

Шуңа да биредә җанлы тарих пыяла артына яшерелмәгән, табличкаларга язып беркетелмәгән. Гаилә альбомнарындагы сурәтләр дә сакланып калган, аларны йорт хуҗалары хәзер дә актарып карый, барлый һәм хәтерендә саклый.

Йортның фасады матур нәкышле, ишеге тимердән эшләнгән энә карагы фигуралары белән бизәлгән. «Том Сойер Фест» фестивале кысаларында беренчеләрдән булып аның фасад өлеше яңартылды.

КОБЕЛЬКОВЛАР ҺӘМ ПЕЧНИКОВЛАР

Йорт 1880 елда төзелә. Аны алпавыт Колантаевадан 1912 елда 14 мең сумга заманында Казанда бик тә билгеле булган врач‑венеролог Николай Печников сатып ала. Табиб Казандагы гаять абруйлы кеше – Казан округы судының гражданнар бүлеге башлыгы, статский советник Георгий Кобельковның кызына өйләнә. Киң күңелле, кунакчыл яңа хуҗа, хатынының сеңелләрен, туган‑тумачасын да үз канаты астына алып, гомер буе аларны кайгыртып яши.

Кобельковлар нәселеннән булган Екатерина Николаевна – бу йорт тарихы белән генә түгел, ә Казанның, Россиянең мәдәни барышы белән дә бәйле шәхес. Ул – үз чорының күренекле опера җырчысы, ТАССРның атказанган артисты. Заманында Мәскәү, Санкт‑Петербург театрларында чыгыш ясаган, Федор Шаляпин белән бергә сәхнә тоткан Екатерина Ковелькова буларак беләбез без аны. Танылып киткәч, афиша‑буклетларда язылышы, игълан иткәндә яңгырашы матуррак булсын өчен, «Кобелькова» фамилиясен «Ковелькова» дип үзгәртә.

ЯШЕРЕН «СЕРЛӘР»

Бүгенге көндә йортның хуҗасы – юрист, Социаль һәм гуманитар белемнәр институты профессоры, РФ югары белем бирү буенча почетлы хезмәткәре Вадим Николаевич Печников.

20 нче елларда йортны Печниковлардан тартып алырга тырышып караганнар, әмма тимәскә карар кылганнар. Монда Николай Печниковның абруе һәм НКВД җитәкчелеген дә дәвалавы, күп кенә түрәләрнең «серләрен» белүе зур роль уйнаган, диләр. Казан венерологы аларны яшерен генә үз өендә дә кабул итә торган булган. 1944 елда атаклы табиб, каты авырып, ачлы‑туклы калып дөнья куя. Печниковның балалары да – табиблар, икенче кызы Вера Николаевна Бөек Ватан сугышын башыннан азагына кадәр уза.

Сугыш елларында йортта эвакуацияләнгән РСФСРның сәламәтлек саклау наркомы ярдәмчесе Кузнецов, аның кызы Люда яши. Чарлакта – шулай ук эвакуацияләнгән фән эшлеклеләре, физиклар.

ВАРИСЛАРГА – ЯДКӘР

Вадим Николаевич табиблар династиясе чылбырын дәвам итмичә, башка һөнәр сайлаган. Дөресрәге, карт бабасы эзләре буенча киткән, шулай булгач, нәсел традицияләренә барыбер дә тугры калган. Ул – сәнгатькә гашыйк зат, саксофонда уйный, берничә музыкаль грампластинкалар яздыру белән мавыккан. 1959 елда ТАССРдагы музыкаль фестивальдә лауреат исеме дә яулаган. Гомумән, гаиләдә музыкаль традицияләр буыннан‑буынга күчеп саклана.

Дөньялар имин торса, йорт үзе дә әле яңа варисларга күчәчәк, дип өметләник. Вадим Николаевич моны зур горурлык дип саный. Ә нигезләре турында болай ди: «Бакчага чыгам да, Ходаем, син безгә оҗмахның бер өлешен биргәнсең бит, мең рәхмәт!».

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера