«Пар балдаклар алар – вәгъдәләшкән парлар…»
СССРда әйләнешкә кертелгән талоннар дефицит товарлар, әйтик, кухня җиһазлары, суыткыч, хәтта автомобиль алырга мөмкинлек бирә. Ә кайчак гаилә бәхетенә ачкыч табарга да форсат тудыра.
– Суфия белән өйләнешергә карар кылганда сиксәненче еллар уртасы иде, – дип искә ала Владимир Пшенистов. – Икебез дә студент, нәкъ шул вакыт илдә алтынга бәяләр күтәрелде. Балдакның иң арзан дигәне, әле бүгенгедәй хәтерлим, 108 сум булды – өч айлык стипендия дигән сүз. Инде туйны да кичектерергә уйлаган идек...
Безнең бәхеткәдер, дәүләт, туучылар санын кайгыртып, бер документ кабул итте. Загска гариза биргән һәр кешегә туй балдагы сатып алырга 100 сум күләмендә компенсация бирелә башлады. Безгә бу бик зур ярдәм булды.
Менә ул балдак, беркая да китмәде, дәүләт биргән акчаны кушкач, ул миңа нәкъ сигез сумга төште. Хатынымныкы – кыйммәтрәк, үзебездән унбиш сум түләдек. Һәм әле загста Казанның Бауман урамында урнашкан яңа өйләнешүчеләр салонына (хәзер анда «Сувенирлар» кибете) талон да бирделәр. Без анда туй өчен кирәк булган бар нәрсәне дә ала алдык. Миңа – Польшада тегелгән костюм, Чехословакиянең «Цебо» фирмасында эшләнгән аяк киеме, кәләшемә – ГДРның үзеннән китерелгән туй күлмәге, Югославия итекләре... Боларның барысына да коточкыч кытлык иде, бары тик спекулянтлардан зур бәягә генә табып була. Ә монда – хөкүмәт куйган бәядән!
Пшенистовлар телгә алган яңа өйләнешүчеләр өчен талоннар, ихтимал, чыннан да туучылар санын арттыруга этәргеч биргәндер, гәрчә барысы да талоннарны турыдан-туры – ләкләкләрне чакыру максатында кулланмаса да. Кайбер елгыррак парлар, кайчак импорт әйберләргә ия булу өчен загска барып, махсус гариза тапшыралар иде. Аннан соң, әлеге дә баягы талоннарны алгач, язылышмыйча һәркайсы үз юлы белән китеп бара.
Ә инде дефицит товарлар алырга дип кайбер, бигрәк тә зур предприятиеләрдә бирелә торган талоннарга килгәндә, аларга чыннан да 80 нче елларда румын стенкасы, Яшел Үзәндә эшләгән «Дубровчанка» кухня җиһазлары, «Ока» яисә «Мир» суыткычлары алырга мөмкин иде. Әмма мондый талонга ия булу лотереяда отуга тиң шул.
Сүз уңаеннан, чыннан да аларны кайчак лотереяга уйнаталар: йөз кешегә бер суыткыч… Товар бүлүнең гаделрәк вариантлары да бар иде. Талон алганда сугыш ветераннары, әфганчылар, алдынгы хезмәткәрләр һәм җәмәгать активистлары өстенлеккә ия була.
Әмма, һәрхәлдә, кухня җиһазлары, төсле телевизор, бигрәк тә «Жигули» автомобиле сатып алу өчен айлар, еллар буе чиратта торырга туры килә. Әмма сез партия өлкә комитетында, башкарма комитетта һичьюгы вахтер яисә машина йөртүче булып эшлисез яисә аеруча сирәк белгечлеккә ия икәнсез, чиратыгызны тизрәк тә итәргә мөмкин.
Добавить комментарий