
Партизан отрядында күперләр шартлатучы
Илле ел элек булган кинохроника кадрлары Орша тимер юл вокзалында шагыйрь һәм язучы Зәки Нурины каршы алу мизгелләрен саклап калган. Барысы да беркетмәдә каралганча: ипи-тоз, чәчәкләр... Ләкин барысы да шулкадәр ихлас, болай җитәкчеләрне түгел, бәлки якын дусларны гына каршы алалар. Күпләргә ул чыннан да дус, якын гына түгел, сугышчан дус була. Белоруссия дә аның өчен күптән Татарстан кебек үк якын...
28 мая 2025
Зәки Нури (Зәки Шәрәфетдин улы Нуретдинов) 1921 елның 24 декабрендә Татарстанның Буа районы Татар Төкесе авылында (хәзер – Чүпрәле районына керә) туа. Шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Орша шәһәренең Мактаулы гражданины. Фронтовик, Константин Заслоновның партизаннар берләшмәсендә сугыша. 1944–1946 елларда – Орша шәһәр башкарма комитеты рәисе урынбасары. 1971–1974 елларда – ТАССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе, РСФСР Язучылар берлеге идарәсе Президиумы әгъзасы (1970–1975). 1961–1968, 1974–1978 елларда ТАССР Югары Советы депутаты. 30 дан артык китап авторы. Язучының иҗади мирасында Янка Купала, Якуб Колас һәм башка белорус шагыйрьләренең татарчага тәрҗемәләре аерым урын алып тора. 70 тән артык милләт халыклары иҗаты энҗеләрен җыеп, татар телендә «Азәрбайҗан шагыйрьләре шигырьләре», «Белоруссия шагыйрьләре шигырьләре», «Казахстан шагыйрьләре шигырьләре» җыентыкларын бастырып чыгара.
Беренче тапкыр сугышның ни икәнен 19 яшьлек чик сакчысы Нуретдинов 1941 елның июнендә Белоруссия җирендә күрә. Аннары алар әле күп булачак: сугышы да, камалыш та, торган саен Көнбатышкарак чигенгән фронт сызыгы да. Котылу мөмкинлеге биргән партизан отряды да. Монда чик сакчысы Нуретдинов башта күпер, эшелоннарны, немец техникасын шартлатучы буларак хезмәт итә. Аннары командиры – атаклы Константин Заслонов төпле, ышанычлы Зәкине атлы разведка командиры итеп билгели. Отряд та ул вакытка инде зурая – партизаннар бригадасына әйләнә…
Нуретдинов партизан бригадасында Белоруссияне азат иткәнче сугыша, Ватан сугышы орденына һәм «Ватан сугышы партизанына» медаленә лаек була, гәрчә партизаннарга бүләкләр сирәк тәтесә дә. Ә аннары элеккеге шартлатучы Орша шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары вазыйфасында җимерелгәннәрне торгызуда катнаша. Туган ягына ул сугыштан соң ике ел үткәч кенә кайта. Урманнар белән шөгыльләнә (сугышка кадәр урман-техника техникумын тәмамлаган була) һәм шигырьләр яза. Ә Белоруссия аның белән мәңгегә кала: Татарстанга Зәки партизан отрядында ук танышкан Валясын да алып кайта.
Тиздән Зәки Нуриның беренче шигырьләр җыентыгы басыла, ул профессиональ язучы булып китә. Күп шигырьләре, әлбәттә, сугышка багышлана. «Үлгәннәр дә үч алды» әсәре дә сугыш турында. Белорус урманнарындагы партизан тормышына, сугышчан дусларына багышлап яза ул үзенең бу әсәрен. Геройларның исемнәре дә чын диярлек, төп персонаж – Константин Заслонов. Разведка башлыгын гына автор Мансур дип атаячак, ә полкташлары бу геройда Зәкине күрә.
Партизан отрядындагы дуслык гомерлеккә әйләнә. Оршада Заслонов отряды геройларына мемориал төзергә уйлагач, ярдәм сорап Татарстандаяшәүче разведка башлыгына мөрәҗәгать итәләр. Зәки Нури, ул вакытта инде танылган шагыйрь, депутат, Белоруссия ССР җитәкчелегенә хат яза. Минск үтенечне җавапсыз калдырмый – ярдәм кулын суза.
Кинохроника кадрлары Зәки Нуриның 1972 елда ветеран-партизаннар очрашуына килүен чагылдыра. Менә алар барысы бергә урманда, кайчандыр сугыш вакытындагыдай учак тирәли утырышканнар. Тик гимнастёрка һәм телогрейкадан түгел, ә бәйрәм костюмнарын кигәннәр, орденнарын такканнар. Менә алар мемориаль стелага чәчәкләр салалар. Ә менә җирле мәдәният йортында чыгышлар бара: Зәки Нури үзенең «партизан» шигырьләрен укый, яшьләр кул чаба... Өч елдан соң, 1975 елда, Зәки Нурига Орша шәһәренең Мактаулы гражданины исеме бирелә.
Добавить комментарий