Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Педагогка әйләнгән әни

Наталья Авдеева – үзенчәлекле бала әнисе. Үз кызын аңлау һәм аңа иң яхшы үсеш шартлары тудыру өчен, ул бик озын юл үтә. 2014 елдан бирле Наталья, логопед-дефектолог булып эшләп, башка үзенчәлекле балаларга да булыша. Аның тәҗрибәсе күп кеше өчен бик файдалы булып чыга. 2020 елда ул менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен үзенең «Пирамидка» үзәген ача, бүген анда Казанның 60лап баласы ярдәм ала.

ТЕЛЕПАТИЯГӘ НИГЕЗЛӘНГӘН СӘНГАТЬ

Ул – профессиональ педагог, бик сизгер кеше. Коңгырт-кара күзләре бу дөньяга яратып, кызыксынып һәм игътибар белән бага. Натальяның әңгәмәдәшләрен ничек бирелеп тыңлавына таң калырлык, бигрәк тә балалар белән аралашуы сокландыра.

Менталь һәм интеллектуаль тайпылышлары булган сабыйлар начар сөйләшә һәм аны начар аңлый. Бәләкәчләрнең бик кечкенә булуы да хәлне катлауландыра. Әмма Натальяның үз шәкертләре белән аралашуы һәрвакыт уңышлы булып чыга: педагог елап торган баланың күзенә карап, иңенә сак кына кагылуга һәм тынычландыра торган тонда берничә сүз әйтүгә, үзара мөнәсәбәтләр җайлана да куя. Үзара хезмәттәшлек тылсымының шаһиты булган бу мизгелләрдә педагогиканың телепатиягә нигезләнгән сәнгать булуына төшенәсең.

Балаларның үз педагогларына ышануы күренеп тора, чөнки алар үзләрен аңлаганны тоя. Үзенчәлекле балаларга кызганып түгел, бәлки һәркайсының шәхесенә зур ихтирам белән карау һәм аралашу – Натальяның төп кагыйдәсе.

– Инвалидлар кызгануга мохтаҗ түгел, алар үзләрен аңлауны һәм үзләренә булышуны гына сорый, – ди ул. – Әгәр без кызгануны аңлауга, белем һәм ярдәмгә алыштырабыз икән, барысы да яхшы булачак. Инвалидлыгы булган кешеләр начар да, мескен дә, бәхетсез дә түгел, алар бары башка, үзгә генә. Алар да безнең кебек үк яши, әмма бераз башкарак дөньяда. Һәм әгәр без бу дөнья белән аралашканда шуны аңлап эшлибез икән, бөтен кешегә дә яшәү җиңеләер иде. Минемчә, безгә, гадәти тормыш алып баручыларга да, җиңелрәк булыр – игелек, миһербанлык күренешләре күбәер иде.

– 2019 ЕЛДА ГИМНАЗИЯДӘ ДАУН СИНДРОМЛЫ БАЛАЛАРНЫ МӘКТӘПКӘ ӘЗЕРЛӘҮ БУЕНЧА ҮЗ ПРОГРАММАМ НИГЕЗЕНДӘ ЭШЛӘГӘНДӘ, МИН АЛАРДА ДӨРЕС ЭМОЦИЯЛӘРНЕҢ БУЛМАВЫН КҮРДЕМ, ЯГЪНИ ЭМОЦИОНАЛЬ-ИХТЫЯРЫЙ ӨЛКӘГӘ ЗЫЯН КИЛГӘН, АЛАР ТӘРТИП КАГЫЙДӘЛӘРЕН ҮТӘМИ. Ә БУ БАЗАДАН БАШКА НИНДИ ДӘ БУЛСА МАТЕРИАЛНЫ ӨЙРӘНҮ ҺӘМ КАБУЛ ИТҮ МӨМКИН ТҮГЕЛ. ШУЛ УК ВАКЫТТА МИН БУ БАЛАЛАРГА НӘРСӘ ҖИТМӘВЕН ЯХШЫ АҢЛЫЙ ИДЕМ. МЕНӘ ШУЛ РӘВЕШЛЕ ҮЗӘК АЧУ ИДЕЯСЕ ТУДЫ. ШУЛ ИДЕЯНЕ ТОРМЫШКА АШЫРУ ӨЧЕН ҖАВАПЛЫЛЫКНЫ ҮЗЕМӘ АЛЫРГА ӘЗЕР БУЛУЫМНЫ АҢЛАДЫМ.

МИҢА ТИЗ АРАДА ӨЛКӘНӘЕРГӘ ТУРЫ КИЛДЕ

Наталья ачык холыклы, әмма конкрет та – ул кешеләр белән мөнәсәбәтләрендә тиешле киртәне куя белә. Һәм бу ихтыяр көче педагогик эшчәнлек, үзәктәге балалар һәм аларның ата-аналары каршында җаваплылык тәэсирендә генә формалашмаган. Язмышындагы ике вакыйга  аның бүгенге холкын формалаштырган:

– Әнием исән вакытта мин бернәрсә өчен дә җаваплылык тоймаган инфантильрәк кеше идем. Ул минем бик зур ярдәмчем булды. Мин күбәләктәй сөенеп очтым гына, чөнки теләгән бөтен нәрсәм тормышка ашырыла килде. Һәм менә 25 яшемдә, бөтенләй көтмәгәндә, бер төн эчендә мин әнисез калдым. Барысы да кинәт булды – инсульт. Һәм менә иртәнге сәгать 5 тә әнием белән соңгы тапкыр хушлашып урамга чыккач, тормышны бөтенләй белмәвемне аңладым. Ничек яшәргә инде миңа хәзер? Кулымда биш яшьлек кызым калды. Һәм бүтән беркемем дә юк. Беркемем дә. Җирләгәндә, аннары бераз аңыма килгәнче, туганнарым ниндидер ярдәм күрсәтте билгеле. Әмма, табигый ки, күпмедер вакыттан соң алар барысы да үз тормышларын дәвам итте. Минем исә торырга урыным да, эшем дә юк, бәләкәй кызым гына бар. Һәм миңа тиз арада өлкәнәергә туры килде. Бусы – беренче җитди вакыйга. Һәм бу 2006 елда булды.

2008 елда исә мин үсешендә үзенчәлекләр булган, ярдәмгә бик мохтаҗ кызым – Полинаны таптым. Мин бөтен психологик стадияләрне дә үттем: ачу, үпкә, язмышыма күнү. Хәзер инде, «Наташа, тагын бер кат бу юлны үтә алыр идеңме», дип сорасалар, анык кына «әйе» дип тә, «юк» дип тә әйтә алмыйм. Үзенчәлекле бала әниләренә мондый сорауны бирүләрен еш ишетәм. Күпләр җиңел генә: «Әйе, мин шундый бәхетле! Мин бу юлны тагын бер кат үтәр идем. Бала ‑ бит ул бәхет», – ди.

Юк шул. Үзенчәлекле бала тәрбияләү – бик кыен. Матди яктан да, физик яктан да, әхлакый яктан да. Бик катлаулы. Шунлыктан мондый сорауга кистереп җавап бирә алмыйм. Әмма, язмышыма туры килгән әлеге ике авыр вакыйгага карамастан, үземнең бүген һәм хәзер яшәвем, язмышымны кабул итүем һәм һәр яңа көнгә сөенүем белән горурланам.

Наталья дәрестә. «Әни мәктәбе» – иң бәләкәйләр өчен оештырылган, алар кабул итү, моториканы үстерүгә, сөйләмне аңлауга юнәлтелгән.

СЫНАУЛАР КӨЧ БИРӘ

Наталья еш искә алырга ярата: бала – атаанасының чагылышы ул. Һәм аның кызы моңа дәлил булып тора: Полинага «баш миенең органик зарарлануы» диагнозы куелган. Үз диагнозы өчен ул акыл ягыннан көчле бала. Үсеше сизелеп тора – монда әнисенең зур хезмәте күренә. Полинага да, әнисе кебек үк, язмыш сынауларына бирешмәс өчен көчле булырга туры киләчәк. 

– Полина туганда үлгән иде, – дип, хәтер йомгагын сүтә Наталья. – Аны хәтта исән калдырырыга да тырышмадылар. Тугач ук, одеялга төрделәр, барысы да чыгып китте. Минем бер тапкыр бәби тапканым бар иде бит инде, аның борынын чистартырга, үпкәсе ачылсын өчен, әйләндерергә кирәклеген беләм. Әмма бәбинең бер тавышы да чыкмаганга, калдырдылар да киттеләр. Мин, билгеле инде, еладым да, кычкырдым да, карауларын, аңлатуларын, булышуларын таләп иттем...

Урынымнан тора алмыйм бит әле. Һәм менә бик күп вакыт үткәннән соң мин баламның төчкергәнен ишеттем! Әкрен генә, песи баласы кебек кенә! Мин тагын кычкырырга тотындым: «Ул төчкерә! Зинһар өчен, килегез, карагыз инде, ул төчкерә бит!» – дим. Шуннан соңгы хәлләрне акрынайтылган фильмдагы кебек хәтерлим: табиблар йөгереп килде, бәби одеялын ачтылар да тикшерергә тотындылар.

Минем ерактан күзем начар күрә, шуңа башта аңламадым да әле – үлчәүгә ниндидер кап‑кара бәбине салдылар. Зәңгәр дә түгел, кара. Мин аның башы кайсы якта икәнен дә аңламадым, әмма әкренләп тәненең кызара башлавын күрдем, ниндидер алсу таплар чыкты. Минем мондый хәлне беркайчан да күргәнем юк иде – гаҗәп бит! Нинди көчле минем кызым – төчкереп, ул үз борын тишекләрен үзе чистартты!

Казан Яшь тамашачы театры сәхнәсендә спектакльдән соң (уртада – Полина, сулдан уңга: Реназ, Даня, Леня һәм Максим)

ТОРМЫШКА ӘЗЕРЛӘҮ КИРӘК

Үзенең үзәгендә Наташа гаилә мохитен сакларга тырыша. Кешеләр арасындагы дөрес мөнәсәбәтләрнең мөһимлеген һәм кадерен онытмаска куша. Һәр педагог һәм ата-ана үз баласын аңлый һәм кабул итә. Һәркайсы баласы куелган бурычларны үти алсын, аларны кызыксынып башкарсын, дип тырыша.

Натальяның ата‑ана һәм педагогларга биргән киңәшләре тирән фикерле, нәфис сурәтле һәм җете образлы булуы белән аерылып тора. Ул эмоция һәм хисләрне шулай тапшыра ала ки, аның сүзләре, ниндидер гамәлгә этәреп, тормышка, проблемаларга караш формалаштырырга мөмкинлек бирә. Бу аралашу бигрәк тә үзенчәлекле бала тәрбияләүдә үзләрен ышанычсыз тоткан ата-аналар өчен мөһим.

Натальяның әйтүенчә, реабилитациянең уңышлы булуы – ата-ананың үз баласын кабул итүенә, ә кабул итү исә аның шәхесен аңлауга бәйле. Баланың ихтыяҗларын исәпкә алмыйча тәрбияләү дә дөрес түгел.

– Күп кенә Көнбатыш илләрендә балада социаль-көнкүреш күнекмәләрен үстерүгә зур игътибар бирелә. Анда иң мөһиме – мондый баланы мөстәкыйль яшәргә һәм гаиләсенең хәлен аңларга, проблема түгел, бәлки ярдәмче булырга өйрәтү, чөнки ата‑ана картая бит, көч кими, шуңа мондый күнекмәләр бик кирәк санала.

ХӘЛКАДӘРИ ТЫРЫШУ ЗАРУР

– Бездә ата-аналар ни өчен иртә сүрелә? Чөнки алар барысы да ниндидер социаль нәтиҗәгә ирешергә омтыла – аның баласын җәмгыять танысын. Шуңа күрә алар бөтен көчләрен куеп тырыша. Бездә бит кешене берәр нәрсәгә ирешсә, әйтик, яхшы рәссам, футболчы, җырчы булса гына күрәләр, кадерли башлыйлар. Бу очракта үзенчәлекле бала да таныла ала. Ә боларның берсен дә эшли алмаганын еш кына өметсез дип саныйлар.

Ә чынлыкта исә һәр бала шәхес. Һәм, ихтимал, аның профессиональ футболчы буласы килмидер. Галерея өчен махсус картиналар язу да аңа кызык булмаска мөмкин. Биисе килсә, сәхнәдә бию мәҗбүри түгел – бию түгәрәге бар. Ягъни шөгыльләр – аның тормышының нигезе түгел, бәлки, үсеш өчен кирәкле нәрсәләр генә. Бала боларны үзенең бу дөньяда барлыгын тою өчен генә эшли. Безнең менталитетның Көнбатыш илләрендәгедән аермасы нәкъ менә шунда: алар баладан әллә нинди казанышлар көтми, аны ничек бар, шулай кабул итә.

Һәм мин ата-аналарга һәрвакыт әйтә киләм: баланы вакытында тәрбияләмәсәгез, аңа социаль-көнкүреш күнекмәләрен вакытында бирмәсәгез, олыгайган көнегездә бик авыр хәлдә калырга мөмкинсез. 7 яшьлек бала белән 30 яшьлек баланың идәндә аунавы – икесе ике хәл. Бездә һаман тәрбияләргә түгел, берәр яктан лидер ясарга омтылалар. Ә иң кирәге – аның тормышка яраклашуы өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләү, бала үзен‑үзе карый алырлык булсын.

ИЛҺАМ ЧЫГАНАГЫ – НӘТИҖӘ

Натальяда шәхеснең һөнәр белән шулкадәр яхшы ярашуы сокландыра. Аның башка мавыгулары юк: бары тик бер генә нәрсә – үзенең үзәге белән янып яши, аны өе урынына күрә, вакыты да күбрәк шунда үтә. Илһам чыганагы булган нәтиҗә дә эшендә күренә.

Үзәктә үсеш динамикасын конкрет бала буенча да, төркем буенча да күзәтергә мөмкин. Мәсәлән, Ренат исемле малай (Даун синдромы) сентябрьдә бөтенләй мөстәкыйль булмый. Февральгә исә малай көзен эшли алмаган нәрсәләрне башкарырга өйрәнә, аның беренче академик уңышлары да күренә. Коррекцион педагогикада үсешнең мондый темплары шактый яхшы дип санала.

Мәктәпкә әзерлектән тыш, үзәктә балаларның психоэмоциональ адаптациясе өчен кирәкле иҗат юнәлешләре дә эшли: вокал, рәсем ясау, хореография, актерлык осталыгы. Балалар анда да үзләрен бик актив күрсәтә. Мәсәлән, актерлык осталыгы түгәрәге үзәктә 2020 елның ноябрендә оеша, ә 2021 елның сентябрендә анда катнашучылар – барысы да үзенчәлекле балалар – Казан Яшь тамашачы театрының зур сәхнәсендә чыгыш ясый. Анда барысын да өлкәннәр ярдәменнән башка үзләре башкара. Менә шундый нәтиҗәләр Натальяны илһамландыра да инде.

– Үз эшемне бик яратам, ул тормышым белән аерылгысыз бәйләнгән. Һәм мин моңа бер дә уфтанмыйм. Бер дә. Полина мин шәхес булып җитлеккәндә туды. Акыл утыра башлагач (моны башкача әйтеп булмый инде), үземнең инфантиль чорымдагы тормышымны тамырдан үзгәрттем. Кеше бу дөньяга аны танып белү, рәхәтләнеп яшәр өчен туа. Иң авыр чакларда да яхшыга өметләнергә кирәк. Гомерем эшем белән тыгыз бәйләнгән булса да, миңа бер дә кыен түгел. Бу тормышымны да, эшемне дә бик яратам. Ә иң рәхәте – моны мин ихластан әйтәм – балаларның, укучыларымның үсешләрендәге уңышларын күрү. 

Юрий Блинов

Фотолар автордан алынды

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: