Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Рәфыйк Мөхәммәтшин: «Исламның универсальлеге җирле уңай гадәтләрне үзенә сеңдерергә мөмкинлек биргән»

Урта Идел буенда исламның таралуы турында безнең хәбәрчебез Россия ислам институты ректоры белән әңгәмә кора.

Рафик Мухаметшин
Рәфыйк Мөхәммәтшин, ТР мөфтие урынбасары, Россия ислам институты ректоры. Сәясәт фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы
– Ислам безнең территориягә моннан мең ел элек килеп, асылда күпме халыкның яшәү рәвешенә әйләнгән. Катгый кануннарга ия дөнья религиясе үз традицияләре, үзенчәлекле мәдәнияте булган җирдә төп дингә әверелгән. Бу ничек шулай була алган?
– Монда исламның төрле карашларны рөхсәт итә һәм төрледән-төрле милли һәм төбәк элементларын сеңдерә алган чагыштырмача түземлелеге төп рольне уйнаган. Идел буе – моңа мисалларның берсе. Төбәкнең географик урыны кайбер мөселман йолаларын үтәүдә аерым үзенчәлекләрнең буласын күз уңында тота. Мәсәлән, Багдад хәлифәсе Җәгъфәр әл-Мокътәдир илчелеге сәркатибе Ибне Фазлан 922 елның җәендә Идел буе Болгарына килгәч, классик кануннар буенча биш вакыт намаз уку мөмкинлеге булмавына бик гаҗәпләнә: кыска җәйге төннәрдә мөселманнар ястү намазын ахшам белән бергә укырга тиеш була.
Әмма төп үзенчәлекләр, һичшиксез, географик факторларга бәйле булмый. Шунысын аңлау мөһим: Көнчыгыш Европада, шул исәптән Идел буенда, исламны тарату мөселман дөньясы кысаларын территориаль яктан киңәйтүне генә аңлатмый. Беренче чиратта универсаль дини мохитне формалаштыру, аның сыйфат ягыннан башка халәткә күчүе дәвам итә. Ислам цивилизациясе үз чикләрен киңәйтү процессында гарәп телле дөнья чикләреннән һәм офыкларыннан чыга. Өстәвенә, әлеге процесс ислам Идел буена үтеп кергәнче үк башлана. Ислам фарсы-һинд, төрки (Урта Азиядә) мәдәни ареаллары казанышларын үзенә сеңдерә, һәм мөселманнар инде уртак мәдәни шартларда яши кебек. Шуңа күрә төрки дөньяда исламның таралуын алга таба да мәдәни һәи рухи экспансиянең чагылышы буларак карарга мөмкин. Ислам кайбер традицияләрне канунлаштыра, ләкин шул ук вакытта шундый зур киңлектә мөселманнар тормышын бөтенләй унификацияләү турында сүз дә була алмый. Мөселман җәмәгатьчелеге исламга кадәр яшәп килгән күп кенә җирле гадәт һәм йолаларны танырга мәҗбүр була.
– Кайбер гадәт һәм йолалар барыбер мәҗүсилек системасына карамый. Мәҗүсилеккә мөнәсәбәт гомумән алганда шулай ук лояль буламы?
– Мәҗүсилек белән исламның көрәше, башка барлык урта гасыр дәүләтләрендәге кебек үк, аяусыз була. Идел буе Болгар дәүләтендә мәҗүсилек культына каршы көрәш бирегә ислам үтеп кергәннең беренче көннәреннән үк башлана. Ибне Фазлан Болгар хакиме Җәгъфәр бине Габдуллаһның үз кардәшләре арасында исламны тарату өчен иң кискен адымнарга әзер булуына игътибар итә: «Чыннан да, кодрәтле һәм бөек Аллаһ Тәгалә миңа исламны һәм дин кардәшләрем белән хакимлек итүне тапшырды, һәм мин, Аллаһ колы, үземә йөкләнгән эшне башкарырга тиеш. Һәм бу юлда миңа каршы килгәннәрне хәнҗәрем белән җиңәчәкмен».
Мәҗүсилек һәм аның нәтиҗәләре белән көрәш бер генә гасыр дәвам итми әле. Җирле болгар халкы, үз бабаларының динен саклаудан бигрәк, ислам тарафыннан мәдәни мирасларының да танылуына омтылган, дип гөманларга мөмкин. Исламның универсальлеге җирле уңай гадәтләрне үзенә сеңдерергә мөмкинлек биргән. Әлбәттә, алар диннең төп кануннарына каршы килмәгән һәм үз заманының таләпләренә җавап биргән очракта.
– Диннәр тарихы шуны күрсәтә: халыкны иманга китерү һәрвакытта да тыныч юл белән миссионерлар тарафыннан гына башкарылмый. Кайбер очракта ут һәм кылыч белән мәҗбүр итәләр...
– Идел буенда ислам тыныч юл белән тарала. Әмма процесс катлаулы була, озакка сузыла. Мәсәлән, Урта Идел буена күченгәнче болгарлар яшәгән Дон буендагы кайбер иң яңа археологик ачышлар халыкның шактый иртә мөселманлашуын раслый. «Мөгаен, 737 елгы вакыйгалардан соң ук – гарәп гаскәрие Мәрванның хәзәр җирләренә ясаган уңышлы хәрби яулары нәтиҗәсендә каганны һәм аның яраннарын яңа динне кабул итәргә мәҗбүриләгәннән соң алар исламда булганнардыр. Шул рәвешле IX гасыр ахыры – X гасыр башындагы күченеп утыруларның икенче куәтле дулкыны нәтиҗәсендә Урта Идел буена килгән болгарларның бер өлеше шактый дәрәҗәдә мөселманлашкан булу ихтималын да инкарь итеп булмый».
Чыганакларга һәм тикшеренүләргә таянып, Идел буе төбәгендә исламны таратуның ике төп факторын аерып күрсәтергә мөмкин: гарәп миссионерлары эшчәнлеге һәм көнчыгыш дәүләтләре, беренче чиратта VII–VIII гасырларда формалашып килүче мөселман цивилизациясенең төп өлешенә әйләнгән Иран һәм Урта Азия илләре, белән күпьеллык сәүдә-икътисадый һәм мәдәни хезмәттәшлек.
– Һәм әлеге факторларның кайсысы өстенлекле булган?
– Һичшиксез, икенчесе. Исламның таралуына озак еллар дәвамында болгарлар һәм Көнчыгыш илләре арасындагы элемтәләр ярдәм иткән. Процесс үз заманына туры килә: болгар җәмгыяте инде сыйфат ягыннан башка халәткә күчәргә әзер була. Исламны кабул итү идеологик һәм мәдәни тормышта тамырдан үзгәрешләр белән бергә бара. Шул ук вакытта үсешенең югарырак баскычына күтәрелеп, болгарлар үзләренең үзенчәлеген дә югалтмый, алга таба үсү һәм камилләшү өчен этәргеч тә ала.
принятие ислама_Эскиз ВАЛИУЛЛИН ФАРИТ РАШИДОВИЧ(1)
Болгарларның ислам динен кабул итүе. Ислам мәдәнияте музее. 2012 ел. Фәрит Вәлиуллин.
– Шулай да, сез әйткәнчә, исламны кабул итү процессы катлаулы була, озакка сузыла. Бу нәрсәләрдә чагылыш таба?
– Кайбер тикшеренүчеләр беренче вакытларда аксөякләр даирәсендә ислам христианлык белән көндәшлек итә, ярыша, дип гөманлый. Дон янындагы Бөек Болгарның беренче ханнары – Органа, Кубрат һәм аның уллары православие динендә була. VIII гасыр башыннан Хәзәр дәүләте Идел буенда яһүд динен тарату үзәге санала. Әле 1920 нче елларда күренекле татар тарихчысы Газиз Гобәйдуллин (Г. Газиз) язганча, «VIII гасырда Урта Азиягә ислам үтеп керү сәбәпле, төрки халыклар гарәп мәдәниятенә якыная. Нәтиҗәдә төркиләр арасында ислам идеологиясе таралыш ала, төрки тел ислам мәдәниятенең өченче теленә әйләнә, төрки дәүләтләр ислам идеологиясенә нигезләнгән монархия булып формалаша. Шулай итеп, шаман һәм мәҗүсиләргә бәйле иске идеология урынына алар мохитенә, бер яктан, буддачылык, икенче яктан, зороастризм калдыклары, өченче яктан, несторианлык һәм манихейлык дулкыннары, ә Идел буе төркиләренә – бер үк вакытта яһүд идеологиясе дә һәм, ниһаять, ислам тәгълиматы үтеп керә башлый».
– Ислам Урта Идел буена Урта Азия аша керә башлаган булып чыгамы?
– Нәкъ шулай. Сәүдә багланышлары нәтиҗәсендә мөселман традицияләре һәм дини мәктәпләр (шул исәптән хәнәфи мәзхәбе) белемнәре акрынлап Урта Идел буенда да тарала. Сакланып калган иң борынгы чыганак – Андалусиядән гарәп сәүдәгәре һәм дипломаты Әбү Хәмид әл-Гарнати хезмәтендә болай дип хәбәр ителә: «Болгар әмире исламны бер Бохара фәкыйһе тарафыннан дәваланганнан соң кабул итте». Безгә килеп ирешкән соңгырак тарихи язмаларда әлеге сюжет тулырак итеп тасвирлана. Болгарлар арасында исламны таратуны Мөхәммәд пәйгамбәрнең Болгар дәүләтенә шәхсән үзе җибәргән өч сәхабәсе эшчәнлеге белән бәйлиләр. Алар өч ел дәвамында Болгар шәһәрендә халыкны дин нигезләренә һәм шәригать кануннарына өйрәтә, Җәмигъ мәчете төзетә, мәдрәсә ача, имеш... Дөрес, галимнәрнең әлеге тарихның риваять кенә булуында шиге юк.
Шул ук вакытта болгарларның үзләренең «Идел буена исламның Урта Азия һәм Бохарадан килүен һәм күп гасырлар дәвамында болгарлар өчен нәкъ менә шул дини элемтәләрнең актуаль булуын» төгәл һәм туп‑туры атауларын танымый мөмкин түгел. Әлеге хәлгә Ибне Фазлан да игътибар итә. Ул хәтта кайбер дини йолаларны үтәүгә үз төзәтмәләрен кертергә тырышып карый. Әйтик, ул «...мөәзин, намазга чакырганда, камәтне, ягъни азанның бер өлешен ике тапкыр яңгырата. Ә болай эшләү хәлифә сараенда кабул ителмәгән», дип, Болгар әмиренә әлеге очрак буенча үзенең канәгатьсезлеген белдерә.
Эш шунда ки, Багдад хәлифәсе илчелегенә «җаваплы, ахыр чиктә сәяси бурыч – Болгар ханлыгында исламны гына түгел, Урта Азия йолалары урынына Багдад мөселман йолаларын кертү дә йөкләнә».
– Йолалар һәм сәясәт. Монда нинди бәйләнеш бар?
– Урта гасыр мөселман Көнчыгышында теге яисә бу мәзхәбкә карау кайбер шартларда теге яисә бу хөкүмәткә хәерхаһлык күрсәтүне аңлата, чөнки төрле мөселман хөкүмәтләре мәзхәбләрне алыштыруда зур роль уйный. Шулай итеп хаким теоретик яктан караганда Багдад хәлифәсе файдасына сайлый алган. Өстәвенә, бу дәүләтне исламлаштыруның әле башлангыч этабы гына булган.
Әгәр югарыда аталган камәткә бәйле прецедент әле Ибне Фазлан чагында ук булганны күз уңында тотсак, хан мөәзингә «ул (Ибне Фазлан – Р.М.) сиңа әйткәнне эшлә, аңа каршы килмә» дигән икән, Идел буе Болгар дәүләтенең рухи (һәм сәяси) тормышында вакыйгаларның башка борылышы да ихтимал булырга мөмкин. Әмма, А.П. Ковалевский сүзләренә караганда, «хан Багдад мөселман йолаларын кабул итүдән баш тарта һәм Урта Азиянекендә кала… Урта Азия илләре белән тыгыз сәүдә һәм мәдәни элемтәләр яшәп килгәнгә, болгар ханлыгы өчен хәнәфи йолаларын сакларга кирәк була».
Шунысы мөһим: нәкъ шул вакыттан башлап, дип саный тикшеренүчеләр, дөньяның сәяси картасында Идел буе Болгары пәйда була. Илчелекнең килүе яңа ислам дәүләтен дипломатик яктан рәсми рәвештә тану ролен башкара. Шулай итеп, IX гасыр ахыры – X гасыр башы Идел буе Болгар дәүләте өчен дәүләтчелекнең дә, дини-хокукый системаның да торгызылуы чоры санала.
Әгәр X гасыр ахырында бөтен мөселман дөньясында казыйларның Коръән, сөннәт, Пәйгамбәр сәхабәләренең индивидуаль яки бертавыштан кабул иткән хәдисләре белән билгеләнмәгән сораулар буенча хөкем чыгаруда шактый ирекле булуын күз уңында тотсак, әлеге дәүләттә исламны массакүләм һәм рәсми рәвештә кабул итү белән генә әлеге процесс тәмамланмаган дигән нәтиҗә ясарга була. Башкача фикерләү һәм төрле халыкларда исламга кадәрге чорда барлыкка килгән җирле гореф-гадәтләрне киң куллануга чагыштырмача түземлелек күрсәткән хәнәфи мәзхәбе, ихтимал, әлеге процессның тиз арада тәмамлануына ярдәм итмәгәндер.
Сакланып калган чыганаклар һәм галимнәрнең тикшеренүләре Идел буе Болгар дәүләтендә дини‑сәяси җитәкчелекнең бурычы хак дингә күчү генә түгел, шулай ук илдә тәртип, иминлек һәм тынычлыкка ирешү булгандыр дигән фаразларны расларга мөмкинлек бирә. Төрле конфессия вәкилләре, төрле мәзхәб дин галимнәре, төрле суфичылык җәмгыятьләре яшәгән Идел буе Болгары өчен бу гаять мөһим була.
Әңгәмәдәш: Әскәр Сабиров
Фото: Александр Ефремов

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: